Сочинение “Иң кадерле газиз кешем”
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_in_kaderle_gaziz_keshe.docx | 12.89 КБ |
Әлмәт шәһәре 25 нче номерлы мәктәбе
7 Г сыйныф укучысы
Арсланов Ильнарның
иншасы
“Иң кадерле газиз кешем”
“Әни”,-дип кемгә эндәшәләр? Әни –ул иң кадерле, газиз, ягымлы, яхшы, иң әйбәт сүз, ләкин бу сүзләрне тагын да матур сүзләр белән дәвам итәргә мөмкин. Чөнки әни бөтен кешегә иң якын һәм кирәкле кеше. Әлбәттә, әниләр безне тудырдылар, безне яклап-саклап үстерделәр, төнге йокыларын йокламыйча, бишек янында утырдылар. Алар хәзер дә безне карыйлар, без төчкергәндә дә кереп җитәләр...
Әни турында күп-күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, җырлар, мәкальләр һәм башка фольклор жанрларда, язмаларда язылган. Мәсәлән, Ибраһим Салаховның Колыма хикәяләрендә “Ана тавышы”нда үзенең баласы өчен, ана, нәрсә генә эшләмәс иде, ләкин мылтыклы солдатларга каршы нәрсә генә эшли алсын?! Шушы кайгыга түзә алмаган ана, икенче көнне асылынган була... Ана, баласы белән мәңгегә аерылышуны кичерә алмый, башка чара күрми.
Ана белән бала турында тагын бер мисал итеп, А.Алишның “Куян баласы”н китерәм. Анда анасы үзенең куяны өчен итекләр алып кайтып, “балам кышкы суыкларда өшемәсен, җылыда йөрсен”,-дип яңа итекләр кигезә. Ләкин баласы анасын тыңламады, яланаяк йөреп, авырый башлады. Соңыннан гына әнисе сүзләрен исенә төшерде, итекләрен алып киде. Шулай шул, әни сүзен тыңларга кирәк дип юкка гына әйтмиләр бит!
Менә шулай безнең әниләребез безгә киңәшләре белән, бер дә булмаса, яныбызда иңнәребезне кочып торырга, “канатлар биреп торырга” һәрчак кирәк. Шуның өчен әниләребезне кадерләп, үзебезнең җайлы-җайсыз сүзләребез белән кыерсытмыйча, яратып яшәргә кирәк.
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Пятёрки
Тупое - острое
Почему Уран и Нептун разного цвета
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью