Инша "Болгар шәһәрендә"
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_bolgar_shhrend.docx | 14.89 КБ |
423450, Альметьевск, ул. Шевченко д.174
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «СОШ №25
им.70 летия нефти Татарстана»
Директор-Загрутдинова Резида Котдусовна
Моя поездка в древний Болгар
Автор Научный руководитель
Абзалетдинова Гульназ Фандасовна, Аюпова Айсылу Гумаровна
Ученица 7 Г класса преподаватель татарского
423450, Альметьевск, языка и литературы
Ул. Чернышевского, д. 45-9 МБОУ «СОШ №25 им.
70 летия нефти Татарстана»
Тел. (8-8553) 44-13-34
Сот. 89173903622
Альметьевск - 2016
Инша
Минем Болгар шәһәренә сәяхәтем.
Болгар... Бу шәһәрдә безнең дә булган бар...
Һәр ел диярлек, без, гаилә белән бу тарихи, матур шәһәргә барабыз. Юлда кызу буласын, озак барасын белсәк тә, әтинең тәкъдименә бик тиз ризалаштык. Чөнки алдагы елларда да барганыбыз бар иде. Бик канәгать булып, чамадан тыш тойгылар белән тулып, юл буе беребезне беребез бүлдерә-бүлдерә кайтканыбызны да сизмәдек. Шунысы да кызык: билгеләнгән урынга бару озак, ә кайту күпкә тизрәк булып тоелды.
Без июнь аенда барырга уйладык. Барганда, юлларда зур ремонт эшләре бара иде. Нәкъ Болгар шәһәренә бара торган юлны киңәйтеп, яхшылап ясыйлар иде. Барып җиткәч, без бәхәсләшә башладык, чөнки төрлебез төрле урынга барырга теләде. Шуннан, бер карарга килеп, барасы урыннарны чиратка салып, барысына да йөреп чыктык. Бу-сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел! Моны үзеңә күрергә кирәк!
Беренче барган урыныбыз-урта куллы татар йорт-музее булды. Бу шулкадәр кызык! Монда татар халкының бөтен мәдәниятен, тарихын бергә җыеп куйган кебек тоелды. Килеп керү белән ишегалды тулы хуҗалык мал, кош-корт. Бу хайваннарны без дә, башкалар да тотып карарга хаклы. Йорт кырыендагы келәттә төрле-төрле культуралы үсемлекләр, алар шуннан ерак түгел, бакчада, үсеп тә утыра әле.
Шуннан кердек йортка. Безне ишек төбендә татар киемнәренә киенгән матур гына хатын-кыз каршы алды. Ул манекен булып чыкты (чып-чын кебек). Өй эче матур-матур чигүле чаршаулар, япмалар белән бизәлгән, савыт-саба, хуҗалыкта кулланма әйберләр, барысы да барысы да үз урынында тора. Монда килеп кергәч, үзеңне элекке татар-мөселман өендәге кебек хис итәсең.
Бу йортның нәкъ кырыенда, икмәк йорты урнашкан. Икмәк йортында бөтен игенчегә кирәкле эш кораллары. Хәтта стенада экраннар да беркетелгән. Анда борын заманнан алып бүгенге көнгәчә икмәкнең ничек безнең өстәлгә килеп эләгүе, нинди авыр юл узуы турында фильм күрсәтелә бара. Ә икмәкнең нинди генә төрлеләре юк икән! Теләсәң, ерак түгел генә үзең теләгәнен күзалдында пешереп тә бирәләр. Эх, телеңне йотарлык яңа гына пешкән һуш икмәк!
Шулай итеп, без тамакны туйдырып, алдагы урынга чыктык-Ак мәчеткә. Монда килеп җиткәч, үзебезне бер гарәп илендәге кебек хис иттек. Бу-ап-ак зур матур мәчетне күреп аһ иттек! Урам якта язылган кагыйдәләрне укып, эчкә кердек. Азан әйтер вакыт җитү сәбәпле, без, хәзрәтнең бөтен Болгарга ни рәвешле азан җиткерүен тыңлап, карап тордык. Күңелләр чистарып, белгән догаларыбызны укып, тышка чыктык. Мәчет кечкенә сулык-фонтаннар, кырый-кырыйлары чәчәкләр белән бизәлгән, һәм иң истә калганы- бөтен җир ап-ак гөлчәчәк белән уратылган. Чынлап та, шундый саф чиста пакь урын, башка төсле булуы бик дөрес булмас иде...
Менә кич тә авыша башлады, без, юлга алган ризыкларыбызны капкаладык та, янә кайтырга чыктык. Бу сәяхәтебез безнең күңелләрдә бик озакка сакланыр, һәм безне ел саен үзенә чакырып, көтеп торыр.
Простые новогодние шары из бумаги
И тут появился изобретатель
Бабочка
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
У меня в портфеле