Укучым Сабирова Эльвираның әнисе турында язылган иншасы. Әниләр көненә багышланган чарага җибәрелгән материал.
Вложение | Размер |
---|---|
sabirova_elvira_9_syynyf_8_nche_gimnaziya.docx | 12.26 КБ |
Инша авторы: Сабирова Эльвира, 9 сыйныф, 8 нче гимназия, Казан шәһәре
Укытучысы: Геловани Гүзәл Фәндүс кызы
Әнием - бәгърем, җан кисәгем...
Уку елы башында без әдәбият дәресендә Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигырен укыган идек. Шул вакыттан башлап, мин әниемә карата икенче караш белән карый башладым. Өстәвенә, шигырьдән соң Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәндек. Дөрес, моңа кадәр дә әнием минем өчен дөньяда иң кадерле кеше иде. Ләкин бу ике әсәрдән соң ул миңа тагын да якынайды. Чөнки алар, әйтерсең, икесе бер әсәрнең эчтәлеген үз эченә алган һәм икесе дә җиһанда һәркемгә иң газиз, иң якын булган кеше – әни турында, аның баласына карата булган җан җылылыгы турында сөйли. Кечкенәдән бала нинди генә булмасын, кайда гына йөрмәсен, ана, иң авыр хәләттә дә, аның турында уйлый, кайгырта, иминлеге турында Алладан ялварып, догалар укый. Халык дөрес әйткән: “Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада”, - дип.
Минемчә, бала кеше, үзенең балалары булгач кына, алар дип, көне-төне йокламый башлагач кына, әни кадерен аңлый башлый. Их, иртәрәк аңлый башласак иде без шуны. Әнинең: “Тугызга кайтып җит”, - дигән сүзләренә үпкәләмичә, идәнне яисә савыт-сабаны яңадан юдырткан өчен ачуланмыйча, бу сүзләрен безне, безнең киләчәгебез турында кайгыртуы дип аңласак иде...
Безнең телебез “әни” дип ачыла, авыр чакта да без “әни” дип елыйбыз, шатлыгыбызны иң беренче әни белән уртаклашабыз.
Әни... Әнием... Бәгърем минем. Синең җылы карашың, назлы сүзләрең мине яшәтә, дәрт, киләчәккә ышаныч бирә. Күзләреңә карап, “әни” дип дәшә алуыма мин нинди бәхетле! Җирдәге бөтен балаларның әниләре булса иде, бер бала да “әни” дип әйтергә тилмермәсен иде. Әниләре булган балалар, аның кадерен белеп яшәсеннәр иде. Әни кадерен белгән бала гына хөрмәткә һәм бәхеткә лаек була.
Флейта и Ветер
Мальчик и колокольчики ландышей
Сказка об осеннем ветре
Сочные помидорки
Ералаш