Без 8 сыйныф укучылары белән берлектә Фатих Хөсни әсәрләре буенча Сабантуй обраларын тупларга булдык.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-ezlnu_eshe.doc | 152.5 КБ |
Татарстан Республикасы
Питрәч муниципаль районы
Ленино-Кокушкино гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни-эзләнү эшенең темасы:
“Фатих Хөсни әсәрләрендә
Сабантуй образлары”
Башкарды: 9 сыйныф укучылары
Миндубаева Ләйсән, Мирзаҗанова Алинә
Җитәкче: 1 категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән
Таһир кызы
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы, 2015
Эчтәлек
Кереш
Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли үзаң тәрбияләү - хәзерге буынның киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле иң зур бурычы.
Ватаныбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында мәгълүматлар туплау; аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу бала өчен буыннар чылбырының нигезе дип уйлыйбыз. Туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләми торып, яшьләрне үз туган җирләрендә калдыру мөмкин түгел. Төпләнеп калу өчен, беренче чиратта, туган туфрагыннан, нигезеннән аерыла алмау кирәк. Моның өчен яшьләрне туган җиреңнең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, аларны шул җирлектә тәрбияләү шарт. Халкыбызныз яме булган, бөтен дөньяга үзенең матурлыгы белән танылган милли йолаларыбызның берсе – Сабан туе.
Сабантуй — татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Ул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй — татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, – иң яраткан бәйрәме дә. Бу бәйрәмдә бар халык берләшә, күмәкләп төрле уеннарда катнаша. Монда уен-көлке, җыр-биюдән мәйдан гөрләп тора. Бер кеше дә читтә калмый. Һәрберсенең йөзендә елмаю, үзара теләп аралашалар. Шушы күренештән, ирексездән уйлап куясың: һәр халык үзара гел шулай, Сабантуйдагыча, тату яшәсен иде.
Бу уңайдан, Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш. Шәймиевнең сүзләрен китерәсе килә:
Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.
Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә.
Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр.
Сабан туе күренешләрен язучылар үз әсәрләрендә бик теләп кертеп җибәрәләр. Татар халкының мөһим бәйрәмнәренең берсе булган сабантуй Фатих Хөсни әсәрләрендә зур урын алган.
Фатих Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Русиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм яңа ачылган совет мәктәбендә ала.
Гаскәри хезмәт хезмәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли
Ватан сугышы чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакяр батырлыклары теге яки бу формада әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында «Йөзек кашы» исемле повесте аеруча игътибарга лаеклы.
Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Без Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”повестен, “Сабантуй”, “Сипкелле малай”, “Кичке дога“ хикәяләрен укып, аларда сабантуй образларын барларга булдык.
Фатих Хөснинең “Кичке дога”, “Сипкелле малай”, “Сабан туе” хикәяләрен, “Йөзек кашы” повестен укыганнан соң, бу әсәрләрдә безнең өчен кадерле бәйрәм булган Сабан туе мизгелләренең бик күп сурәтләнеш тапканын һәм аның гади халыкчан итеп тасвирланышын күрдек. Ф.Хөснинең үзенең әсәрләрендә авыл сабан туйларының башлануыннан тәмамлануына кадәрге вакыйгаларны тәфсилләп сурәтләве бездә кызыксыну уятты. Югарыда саналып узган әсәрләрдән Сабантуй күренешләрен җыярга булдык.
“Сабан туйлары гел шулай: элек башлап җибәрә алмыйча сузалар, аннары бетерә алмыйча теңкәләре корый. Югыйсә бу кечкенә авыл инде үзе, сөлге-тастымаллары һәм башка бүләкләре кичтән үк җыелган, яшләре - үзләренеке дә, кунакка кайтканнары да - тыпырдашып торалар. Сызгыр гына, шундук мәйдан корып, көрәшә башларга әзер кебек күренәләр иде.” - дигән сүзләрдән башланып китә “Сипкелле малай” хикәясе.
Әлбәттә, һәр җирдә дә Сабан туена хәзерлек бүләк җыюдан башлана бит: “Өч сандык сөлге-тастымал, биш кәрзин күкәй җыелган, диләр. Белмим, кая гына куеп бетерерләр ул хәтле малны, - диде кичке салкында капка төбендә җыелып утырган картларның берсе.” – диелә “Сипкелле малай” хикәясендә. Хәзерге заман буыны сандык тулы сөлге-тастымал, кәрзин күкәй җыю күренешләренә сирәк тап булганга, гореф-гадәтләрнең инде күпмедер дәрәҗәдә үзгәрүен күрәбез хәзер.
“Йөзек кашы” повестенда җыеннар, сабантуйлары “...кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда, борынгы гадәт буенча башланып китә. Яшь киленнәр чүпләмле сөлгеләрен әзерлиләр...” - дип искә алына.
Һәр авылның үз тамашачысы, кунаклары була. Элек кунакка кайткан кешеләрне бик кадерләп, авыл буйлап кунактан кунакка йөртеп сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Фатих Хөснинең, исеменнән үк күренгәнчә, “Сабан туе“ хикәясендә сабантуй кунагының маҗаралары бик тәфсилләп сурәтләнә: “Сабан туе вакытында туган авылга кунакка кайту - ай-һай ла, рәтең “рөхсәт итсә”, моннан да хуп нәрсә бармы соң татарың өчен.” Хикәядә кунак сыйлау күренеше мавыктыргыч итеп языла: “...ун-унбиш минуттан без инде түгәрәк өйнең түрендә идек. Коймак, кабартма, салкын ит, кайнар ит... Кулыңа-аягыңа “кунак” дип атала торган тышау салынгач, үз теләгең белән йөрерсең, бар. Кичкә Латыйпның өлкән абзыйсы чәйгә чәйгә дәште. Алардан чыгуга, Латыйпның хатыны ягыннан бабалары көтә, имеш. Алардан чыгуга, шул ук Латыйпның югары очтагы кендек әбисенә... Шундый язмышка дучар булганбыз икән, нишләмәк кирәк, түзәргә килә шул. Бер йорттан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә-күчә һәм әйтергә кирәк, барысында да түр башында - иң дәрәҗәле урында утырып, булдыра алган хәтле акыллы сүзләр сөйләп... мамык түшәк белән мамык ястык түшәлгән караватка кайтып аудык.” Һәр авылның булган һәм бар шундый уңган-булган кунакчыл Латыйп һәм аның җәмәгате кебек кешеләр.
Сабан туй күренеше “Сипкелле малай” хикәяседә менә ничек сурәтләнә: “... мәйданны башлап җибәрә алмыйча аптырап беттеләр. Югыйсә бөтенесе әзер: чуктай киенешкән яшьләр, чәчәктәге көнбагыш кырыдай тирбәлеш, гармун тавышы белән транзистор бергә болганып гөрли, колга башында сөлге-тастымал, метр-метр ситсылар, өр-яңа баш яулыклары җилдә җилферди-җилферди арып беткәннәр дә колгага уралып тын калганнар”. Шушы күренешне дәвам итеп Фатих Хөснинең “Кичке дога” хикәясеннән өзекне китерәсе килә: “ Күрше авыллардан да күп килгәннәр. Казан кунаклары да җитәрлек, районның җитәкче хезмәткәрләре дә шунда - халык бик ишле, авыл уртасындагы мәйдан көнбагыш кырые кебек тирбәлеп тора иде.” Сабан туен исемен җисеменә туры китереп, кыр хезмәтчәннәрен бүләкләүдән башлап җибәрәләр: “Колхозның язгы чәчүдәге уңышлары, алдынгы кешеләре турында сүз китте. Ә бераздан алдынгыларны, берәм-берәм президиум өстәле каршына чакырып чыгарып, бүләкли дә башладылар. Бүләкләнүчеләр күп булды. Бригадирлар, гади клхозчылар, ферма кешеләре, балта осталары, механизаторлар - хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, эшләгәненә карата барысына да өлеш чыкты. Яшьләре дә, картлары да бар. Бер дә назландырып тормыйлар тагы үзләре, председатель әйтә тора, тегеләр оркестр уйнаганга тыз-тыз басып һәм күкрәкне мич капкачыдай киереп, президиум өстәле каршына чыга торалар.”
Бүләкләүләрдән соң китә төрледән төрле уеннар, ярышлар. “”Сипкелле малай” хикәясе менә ничек тасвирлый: “Мәйданны элек ачып җибәрә алмыйча сузганнар иде, ачып җибәргәч, өсте-өстенә тамаша күрсәтеп башны әйләндерделәр. Бер якта таяк тартышалар, икенче якта борыс өстендә капчык белән бәрешеп, берсен-берсе сугып төшерергә дип этләшәләр. Безнең алда гына, катыкка битләре белән чумып, татак төбеннән бер сумлык көмеш тартып чыгарырга азаплану. Ә уртада көрәш - кайсына карарга да белгән юк. Көрәш дигәннән, көрәш булса минеке инде, бүтән тамашалар күзгә тамашалар күзгә дә күренми. Әлбәттә, көрәшне элек малайлардан башладылар...” Өзектән күренгәнчә, көрәш ассызыклап үтелә. Чыннан да көрәш татар халкының гореф-гадәтләре арасында аерым урын алып тора. Русиянең татарлар күпләп яшәгән һәр почмагында гомер-гомергә Сабантуй бәйрәмнәре уздырылган, ә бәйрәмнең төп бизәге көрәш булган. Хәтта 922 елгы кулъязмаларда татар милли бәйрәм уздырылу, ә мәйдан үзәгендә көрәш оештырылу турында истәлекләр сакланган.
Татар әдәбиятында сабантуйлар күренешләре сурәтләнгән әсәрләр күп. Көрәшне, көрәшчеләрне матур итеп тасвирлыйлар. Ә менә Фатих Хөснинең алдагы әйтеп кителгән хикәясендә көрәшнең символы булган тәкәгә дә урын табылган: “ Көн үтә кызу, тәкә симез, “толыбы” үз өстендә, эсселектән кая керергә белми бичара хайван.
- Бар, әзрәк күләгәдә тор, хайван. Янасың бит! - дип, бәйләгән бавыннан тотып, эскәмия астына - күләгәгә этәрәм тәкәне. Ләкин тәкә, сарык затыннан бит, комиссия өстәле күргән нәстәме, тормый күләгәдә генә, чыга. Тагын пешә башлый.”
“Малай китте, мин тагын кояш астында маен кая куярга белмәгән бәйдәге тәкәне сакларга калдым.” Һәм шул “... көнозын эсселектән әлсерәгән тәкәне Җаббар җилкәсен салдылар...”
Сабантуйның тагын бер яме булган ат ярышы башланып китә. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”н, әлбәттә, искә алып китмичә булмый, чөнки повестьта ат чабышы аерым бер урын алып тора. Әсәрнең герое Айдарның ат чабышында беренче урын алуы бик җентекләп тасвирлана. “теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип, гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар:
Ә атлар ничек кенә сурәтләнми! Айдар атланган ат турында хуҗасы: ”Әнкәсен, бик чая мал, дип сатканнар ие. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, атлан да кит. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә парлы”, - ди. Ярышка чыккан “атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар. Арада бер озын торыклы байтал мине бигрәк тә куркыта. Еш-еш пошкыруыннан, башын чайкап баруыннан ук сизенәм, - чапак хайван булса кирәк.”Ат ярышы - бик мавыктыргыч ярыш. Әсәрдә ул геройның уй-кичерешләрендә чагылыш тапкан: Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин, тешләремне кысып, селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде, - үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.”
Беренчелекне алган Айдарны “ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул.”
Сабан туй көне үзенең уеннары, җырлары-биюләре, ярышлары белән узып та китә. Җыелган халык тиз генә кузгалмый. Әмма һәрнәрсәнең ахыры булган кебек бәйрәмнең дә ахыры җитә. “Сабан туе булгач - сабан туе. Йоласын китерделәр, башкалар кыланганны ук кыландылар, арттырып җибәрү дә булмады, калышмадылар да” – дип яза Фатих Хөсни “Кичке дога” хикәясендә.
Сабантуй кичен дә дәвам итә. “Сабан туе уңае белән филармония артистлары да килеп чыккан иде авылга. Кичен клубта аларның конерты булды, халык яратып тыңлады. Аннары яшләр клуб сәхнәсе белән рәттән, ләкин тышкы якта, такта җәеп эшләнгән ачык мәйданчыкта парлап уйнап торган баян көенә тәмам гарык булганчы биеделәр. “Ай-һай ла, тузан туздырасыз!” – дип эч пошырып торучы булмады, тузган тузан һавага оча барды .”
Фатих Хөснинең әсәрләре йөгерек укылышлы, халыкчан. Ә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе күренешләрен сурәтләве аның әсәрләренә тагын бер баш өсти. Чөнки әдәби әсәрләр - халык хәтере, ул югалмый. Шундый әсәрләр тудыручыларга без бик зур хөрмәтлебез.
Үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклыйк, хөрмәт итик. Җиренә җиткереп, бер милли төсмерен дә җуймыйча, буыннан-буынга тапшырыйк!
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Галимуллин Ф. Иҗат биеклеге . - Казан утлары, 1988.- № 2.
2. Сверигин Р. Фатих Хөсни феномены: Фатих Хөснинең тууына 100 ел.- Казан утлары, 2008.- № 2.
3. Хөсни Ф. Адәм балалары: хикәяләр һәм повесть .- Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.
4. Хөсни Ф. Сайланма әсәрләр. - Казан: (мәктәп к-ханәсе; XIII).
5. Хөсни Ф. Бер яшьлектә, бер картлыкта: (төрле еллар, төрле җырлар): повестьлар, хикәяләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1988.
6. Хөсни Ф. Мәйдан: повестьлар.- Казан: Татар.кит.нәшр, 1977.
7. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? - Казан: Татар.кит.нәшр., 1974.
8. Хөсни Ф. Минем тәрәзәләрем.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1965.
9. Хөсни Ф. Йөзек кашы. 3 нче басма.- Казан: Татар кит.нәшр.,1960.
10. Әдәбият белеме сүзлеге.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990.
Рисуем ананас акварелью
Волшебная фортепианная музыка
Горячо - холодно
Цветущая сакура
Два морехода