Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaratkan_ukytuchym.docx | 17.27 КБ |
Минем яраткан укытучым
Барыбызга бер генә,
Белмимен ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле.
Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул-минем укытучым.
Х.Халиков
Укытучы һөнәре – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җаваплы.Ул балаларны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, тормыш нигезләренә беренче ташны сала.
Безнең мәктәптә дә зур ихтирамга лаеклы укытучылар бик күп. Шулар арасыннан минем иң яраткан укытучым- Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы. Ул безгә татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Ни өчен мин аны яратам дигән сорауга мин бик җиңел җавап бирәм. Чөнки мин- татар баласы. Мин татар телен яратам. Ул - минем әби-бабам теле. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы үк бүтән. Фәнүзә апаны яратуымның да сәбәбе менә шунда, чөнки ул татар телен укыта.
Ул үз һөнәрен бик яхшы белә һәм ярата. Дәрестәге темаларны бик яхшылап аңлата , аңламаучыларга кабат-кабат аңлатырга да вакытын кызганмый.
Башка укучылар да аның дәресен бик яратып укыйлар. Бу – талант, чөнки дәресне балаларга мәҗбүриләп аңлатып булмый, бары тик аңлата белү сәләтең белән генә укучылар күңеленә үтеп кереп була.
Ул безне гел яхшылыкка өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Кирәк чакта әниләр кебек мактый, ә кайчак ачулана да белә. Тикмәгә генә бит мәктәп – икенче йорт, ә укытучы – икенче әни димиләр.
Укытучы – ул дөньяны танып белүгә тәрәзә. Укытучы биргән белем аша без күп нәрсәләрне беләбез, өйрәнәбез. Безгә тиешле белем бирү өчен Фәнүзә Рафаэловна купме физик һәм рухи көчен сарыф итә. Ул безгә белем бирү өчен көчен кызганмый. Дәресләрдән соң өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә, тугәрәкләр оештыра, атналыклар үткәрә. Кыскасы, ул шулай итеп уз фәненә мәхәббәт уята. Без бары тик аның дәресләрендә генә татар теленең бөеклеген, телнең киләчәк буын өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлыйбыз. Ул бездә телгә, фәнгә карата гына мәхәббәт уятмый, матурлыкны да танып белергә өйрәтә, чөнки ул һәрвакытта да матур итеп киенә, матур, сөйкемле итеп сөйләшә. Бары тик матур сөйләм аша гына кешеләрдә үзара ихтирам уятып була. Фәнүзә Рафэловна бик түземле, башкалар белән дә бик җиңел аралаша.Ул чын дус,якын кеше дә безнең өчен
Фәнүзә Рафаэловнаның барлык сыйфатлары да миңа бик ошый. Мин аны хөрмәт итәм һәм безгә белем биргәне өчен бик рәхмәтлемен.
Мәктәптә алган белемнәребез безгә киләчәктә дә тормыш ишекләрен ачып керергә ярдәм итсен иде инде.
Җир йөзендә иң матур теләкләрне,
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.
Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма, дияр идем, башым иеп.
Гүзәл Насыйрова, Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче класс укучысы.
Смекалка против Змея-Горыныча
Что такое музыка?
Астрономический календарь. Май, 2019
Как нарисовать портрет?
Волшебные звуки ноктюрна