Тукай Кырлай авылына экскурсиягә бару, аннан алган кичерешләр.
Вложение | Размер |
---|---|
shurled_kunakta.docx | 659 КБ |
Без җәйнең килүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Җылы матур көннәр, рәхәтләнеп ял итү, яңа дуслар табу, туйганчы табигать кочагында булу...
Быелгы җәй безнең өчен тагын да истәлеклерәк башланып китте. Без классыбыз белән Г.Тукай яшәгән Кырлай авылына экскурциягә бардык. Автобустан төшүгә, безне Тукайның Кәҗә белән Сарыгы каршы алды. Алар безне, шагыйрь эзләре калган сукмаклар буйлап, әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча сораулар бирделәр, безнең белән уйнадылар, шаярдылар.
Берзаман каршыбызга Шүрәле килеп чыкмасынмы?! Бераз шүрләп тә кадык. Шүрәле безнең көчне сынап карады. Ул күрсәткән бүрәнәне безнең Рүзәл белән Инсаф берече булып кисеп бетерделәр.
Бергәләп юлыбызны дәвам иттек. Су буена төштек. Анда су анасы моңаеп утыра: тарагын югалткан. Иске Чүриле мәктәбеннән килгән бер җитез кыз аны тиз генә табып та бирде. Су анасы безгә шуның өчен Г.Тукай музеена экскурция бүләк итте. Бөек Тукаебыз турында без бик күп истәлекләрне яңарттык, яңа фактлар белдек, экспонатлар карадык.
Аннан соң без Сәгъди абзый өенә юл тоттык. Нәни Апуш белән бергә бөтен җирне карап чыктык. Күпме истәлек саклана бу йортта!
Бергәләп чәй эчеп алгач, кайтырга чыктык. Арыган идек без, ләкин килүебезгә үкенмәдек.
Данара Мортазина
Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.
Самый главный и трудный вопрос
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Заяц-хваста
Сверчок
Ребята и утята