Кечкенә Куян малае турында әкият.
Вложение | Размер |
---|---|
kuyannyn_kolaklary_nichek_ozynaygan.docx | 12.77 КБ |
Куянның колаклары ничек озынайган?
Борын-борын заманда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булган заманнарда, зур кара урманда куян малае Кызыл Күз белән тиен кызы Йомгак яшәгән. Бик дус булган алар. Бергә уйнаганнар, яшел чирәмдә бергә аунаганнар. Йомгак Кызыл Күзне чикләвекләр белән сыйлаган. Дуслыклары шундый көчле булган, әти-әниләре дә аларның дуслыкларына чиксез шатланганнар. Тик ничек кенә дус булсалар да, Йомгакның күбрәк агач башында сикереп йөрисе килгән шул. Ничек рәхәт бит агач ботагында атынып утырулары. Хуш исле яшел яфраклы каен агачының ботагына утырасың да, рәхәтләнеп атынасың. Эх, ничек күңелле! Йомшак җил битне иркәли, хуш исләр борынны кытыклый. Ә агач төбендә, күзләрен мөлдерәтеп, Кызыл Күз утыра. Көннәр буе өскә, кояшка карап, аның күзләре кызарып бетә. Аның да агач ботагында бик атынасы килә. Бик кызыга ул Йомгакка. Әнә бит Йомгак ничек җитез генә менеп китә агач башына. Өйрәтеп тә карады инде ул Кызыл Күзне. Булмый гына бит. Йомгакның койрыгына ябышып та менеп карады инде ул. Булмый гына шул. Аның каравы Йомгак хәзер үзенең озын койрыгы белән әнә ничек масаеп йөри. Килешеп тә тора үзенә. Кызыл Күз асылынып тора торгач шулай озынайды ул. Агач башына менеп киткәндә, ялтырап койрыгы гына күренеп кала. Ә беркөнне Йомгак озын бау табып кайткан. Кызыл Күзнең колагына бәйләп, ул бауны озак тартты Йомгак. Тарткан саен куян малаеның колаклары гына озыная барды. Бик авыртты шул аның колаклары. Өстәвенә кечкенә генә, матур колаклары урынына озын, шыксыз колаклар калды. Бик үпкәләде ул Йомгакка. Дуслыклары да бетте. Менә шул көннән соң куяннар озын колаклы, кызыл күзле, ә тиеннәр озын койрыклы икән. Хәзер инде куяннар колаклары өчен борчылып, һәр тавыштан куркып, качып кына йөриләр, ди.
Сказки пластилинового ослика
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Рисуем осень: поле после сбора урожая
На горке
Какая бывает зима