Сочинение Советлар Союзы герое П.м.Гаврилов истәлегенә багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 29 КБ |
БРЕСТ КРЕПОСТЕ КАҺАРМАНЫ
Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Гаҗәеп халык ул – татар халкы. Горур да ул, эш сөючән дә, талантлы да, батыр да ул. Кемнәр генә юк алар арасында. Бөтен дөньяга танылган галимнәр, табиблар, артистлар һәм спортсменнар да бар. Кайсы өлкәдә генә эшләмәсеннәр, алар үз вазифаларын намус белән яратып башкаралар. Аларга карап үз халкың белән горурлану хисләре кичерәсең. Минем сезгә якташым Петр Михайлович Гаврилов турында сөйлисем килә. Гаҗәеп кеше ул! Кечкенә генә татар авылында туып-үсүенә карамастан, ул тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән кеше. Аның көчле ихтыярына, туган илгә булган мәхәббәтенә карап сокланмый һәм горурланмый мөмкин түгел. Ничек инде шундый якташың булу белән горурланмыйсың ?!
1941-елның 22-июнь таңы. Иртәнге сәгать дүрт. Каһәр төшкән Гитлер илбасарлары илебезгә бәреп керәләр. Майор Гаврилов Брест крепостендә беренче бомбалар һәм снарядлар шартлауга полк штабына чаба. Штаб исә дөрләп яна. Бинага үтеп керергә мөмкин түгел. Гаврилов берничә дистә солдат белән Көнчыгыш фордка урнаша. Ул саклый торган төньяк капкалар – шәһәргә керү өчен дошманның бердәнбер юлы. Шунлыктан фашистлар ударның иң көчлесен Гаврилов отрядына юнәлдерәләр. Өч танкны юк итүгә ирешәләр алар. 7 көн һәм 7 төн ут эчендә. Күп солдатлар батырларча үлә, күбесе каты яралана. 29-июньдә гитлерчылар Брестны саклаучыларга ультиматум белдерәләр: бер сәгать эчендә коралларны ташларга, әсирлеккә бирелергә кушалар. Тик совет сугышчылары соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшәчәкләре турында ант итәләр.
Фашистлар хатын-кызларны, балаларны әсир иткәндә, майор Гавриловны таба алмыйлар. “Атылып үлгән,”- дип сөенәләр алар. Әмма крепость һаман бирешми. Майор Гаврилов атылып та үлмәгән , әсир дә төшмәгән. 44-полк командиры исән, ул әле тагын 20 көн дәвамында крепостьны саклаячак. Өч тәүлек буе абзарда тирес өеме астында качып ятарга туры килә аңа. Фашистлар ат абзарына кереп йөрсәләр дә, тирес өеменә игътибар итмиләр. Ачлыкка түзәр хәле калмагач, ат азыгы белән тукланырга мәҗбүр була ул. Канаудагы суны эчеп сусавын баса. Алтынчы көндә ул бөтенләй хәлсезләнә, авырый, аңын югалта. Ыңгырашу авазына абзарга гитлерчылар килеп керә. Бу вакытта ул күзләрен ачкан була. Гаврилов алар өстенә ике граната ташлый, пистолеттан ата. Батыр командир яраланып аңын югалта. Сугыш башлануның 32 көнендә була бу хәл.
Петр Михайлович Гаврилов – минем якташым. Ул Питрәч районының Әлбәдән авылында туып үсә. Якташыбызның батырлыгын мәңгеләштереп туган авылында аның хөрмәтенә музей ачылды. Музейдан кеше өзелми. Каникул вакытында мәктәп укучылары бу музейның еш кунаклары. Шулай ук Брест шәһәрендә дә, геройларның тиңдәшсез батырлыгын мәңгеләштергән музей бар. Музейга аяк басу белән, Советлар Союзы Герое майор Гавриловның бронза сыны каршылый. Милләтебезнең шундый батыр уллары булу белән мин чиксез горурланам. Ул – безнең өчен батырлык үрнәге. Аның үрнәгендә без туган илнең бар нәрсәдән дә өстен икәнлеген аңлыйбыз. Соңгы көченә кадәр ул шәһәрне саклый, үзе артыннан йөзләгән солдатларны әйди. Алар өчен батырлык үрнәге булып тора. Бу батыр сугышчылар өчен гомерләре берни түгел. Алар өчен иң мөһиме: туган ил азатлыгы, туганнарының, авылдашларының, якташларының бәхете.
Иң сөенечлесе, бүгенге көндә дә без батыр кешеләр турында газета-журнал битләренннән еш укыйбыз, телевизор экраннарыннан алар турында фильмнар карыйбыз. Шушы көннәрдә генә телевизордан шундый батыр офицер турында күрсәттеләр. Ул үзенең гомерен аямыйча, яшь солдатларны күкрәге белән каплап, батырларча үлә. Батырлык өчен, билгеле, һәрвакыт урын бар. Тик бар кеше дә батырлык эшләргә сәләтле түгел. Ә шулай да, минем уйлавымча, батыр, кыю кешеләр безнең арабызда күбрәк.
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Сила слова
Без сердца что поймём?
Попробуем на вкус солёность моря?
Крутильный маятник своими руками