"Мин ришвәтчелеккә каршы" исеме белән үткәрелгән иҗади эшләр конкурсына язылган шигырь.
Вложение | Размер |
---|---|
utyryp_uylar_uyladym.docx | 14.97 КБ |
Мин ришвәтчелеккә каршы
Утырып уйлар уйладым ...
Яз җитүгә дөнья яшелләнә,
Күренә бөре куак, агачта,
Ришвәтчелек язны көтеп тормый,
Ул чәчәктә, яшел һәрчакта.
Кем гаепле, ничек үсә дибез
Бүген ришвәтләрне алучы?
Син дә, мин дә, ул да - һәркайсыбыз
Шул әкәмәткә көч бирүче ...
Кем үстерә аны, кем су сибә?
Бу сорауга җавап авырмы?
“Балык баштан чери” дигән мәкаль
Туры килә, бик тә урынлы.
Газетадан укып хәйран калдык:
Зур түрәләр ай-һай баеган.
Акчалары капчыкка да сыймый,
Машинага төяп куелган...
Һәрбер кеше яшәргә тырыша,
Әле кирәк монысы, тегесе,
Я табибка чират, я яслегә –
Кемгә генә бераз “төртәсе”?!
Бер карасаң, бары да җайланган –
“Электрон запись” дип кенә буламы?...
Бүген авырып киткән әби – бабай
Бер айдан соң исән каламы?..
Бу дөньяда һәр һөнәр иясе
Алырга мөмкин бераз ришвәт.
Бирүче, алучы үзебез булгач,
Гаепледер һәркем, менә вәт!
Алмый - бирми, гадел булып яшик,
Халкыбыз һәрчак булсын үрнәк
Менә шунда, менә шулчагында
Тормышлыр барыр шаулап-гөрләп.
Усманова Регина,11 нче сыйныф укучысы
Ветер и Солнце
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Швейня
Почта
Невидимое письмо