Татар җыры
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_zhyry_ivanov_vyacheslav.docx | 11.08 КБ |
Татар җыры.
Без сыйныф белән “Көйле, моңлы татар җыры” конкурсында катнаштык. “Якын дустым” һәм “Бәйрәм бүген” җырларын җырладык. Сыйныфыбызда укучыларның күбесе рус милләтеннән булуга карамастан, җырларны бик тиз истә калдырдык. Татар теле һәм җыр дәресләрендә аларны кабатладык. Миңа бигрәк тә “Якын дустым” җыры ошады. Мин аны өйдә хәзер дә җырлап йөрим. Минем әти-әнием мине тыңлап, сөенеп елмаялар.
Без башка мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясадык. Барыбыз да татар киемнәре кидек. Сәхнәгә, яхшы чыгыш ясаячагыбызга ышанып, чыктык. Минемчә, бик матур җырладык. Укытучыларыбыз безне мактадылар. Концерттан соң сыйныфыбыз белән фотога төштек. Бу фотобыз хәзер сыйныф стенасында эленеп тора. Без анда шундый матур, шат һәм бәхетле.
Иванов Вячеслав
Зимняя сказка
Знакомимся с плотностью жидкостей
Швейня
Мост из бумаги для Киры и Вики
Любимое яичко