Әбекәем
Вложение | Размер |
---|---|
bekem_fayzulin_mir.docx | 11.98 КБ |
Әбекәем!
... Әниемнең әнисе –
Әбием була минем,
Әби генә түгел әле,
Ул – минем дәү әнием...
Әбекәй... Күпме мәгънә салынган әлеге кечкенә сүзгә. Андагы булган сабырлык, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек, сихәтлелек, назлылык... Бер кеше эченә шуның кадәр сыйфатлар сыеп бетә аламы икән? Минем әбиемдә бу сыйфатларның барысы да чагылыш таба. Кирәк чагында сабыр, нинди йомыш белән килсәләр дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тора. Әбекәемнән шәфкатьлерәк кеше күргәнем юк әле, аның сихәтле куллары һәм назлы сүзләре җаннарны эретә...
Минем әбиемнең исеме Кәдрия. Ул Түбән Кама районының иң гүзәл авылларыннан саналган Кызыл Чапчак авылында туып үскән. Техникум тәмамлагач, Шин заводына эшкә урнаша һәм гомер буе шунда хезмәт итә, күп кенә грамоталар белән бүләкләнә. Хәзер исә лаеклы ялда. Әбекәемнең җәй буе төрле-төрле матур чәчәкләргә күмелеп утыра торган бакчасы бар. Без анда ял итәргә яратабыз. Ул әле оста бакчачы гына түгел, бик оста пешекче дә. Аның алтын куллары берсеннән-берсе тәмле татар халык ашлары пешерә.
Киңәш кирәк булса, әбекәебезгә мөрәҗәгать итәбез. Без әбекәебезгә барысы өчен дә рәхмәтлебез. Һәрвакыт безне шулай сөендереп яшәсен. Ул безгә бик кирәк. Мин аны чиксез яратам.
Файзулин Әмир,
Басня "Море и река"
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Свадьба в Малиновке
Девчата
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью