Айдагы хоккей. Әкият.
Вложение | Размер |
---|---|
aydagy_hokkey_fyzulin_mir.docx | 12.6 КБ |
Айдагы хоккей.
(Әкият)
Төш булдымы бу?! Әллә чынбарлыкмы?!
Ә хәлләр болай булды. Кышкы аяз бер төндә мин үземнең йомшак, җылы урынымда йокыга китеп бара идем. Кинәт тәрәзә артында көлү тавышы ишетелде. Тавыш көчәйгәннән көчәя бара. Миңа кызык булып китте, мин башымны күтәрдем һәм шаккаттым. Тәрәзә артында бик зур галәмара кораб тора иде. Көчле яктылык нурлары корабның тәрәзәләрен яктырта. Шушы яктылык аша мин кораб эчендә тыз-быз йөгерүче кечкенә гномнарны күрдем. Шулвакыт алар да мине күреп алдылар. Бүлмәм яп-якты йолдызчыклар белән тулды. Алар әкрен генә бөтерелә башладылар. Тора-бара көчәйделәр һәм мине ниндидер көч югары күтәрде һәм мин корабта пәйдә булдым.
Күз ачып йомганчы мин зур, йомшак ак Айда идем инде. Мине Айда яшәүчеләр сырып алды. Бу кечкенә гномнар шулкадәр күп иде, хәтта мин урынымнан кузгалырга да курыктым. Әз генә кузгалсам да, аларга басармын кебек тоелды.
Монда ни өчен пәйда булганымны аңлый алмадым. Менә гномнарның берсе минем белән сөйләшә башлады. Аның сөйләгәннәреннән мин шуны аңладым: берничә көн алар минем хоккей уйнавымны күзәткәннәр һәм күрше галәмгә каршы уенда катнашырга чакырырга булганнар. Мин таң калдым. Галәмдә дә хоккей уйныйлар икән!
Тиздән бик күп күнекмәләрдән соң уен көне дә килеп җитте. Уен бик көчле узды һәм безнең, ягъни Ай гномнарының, җиңүе белән тәмамланды. Җиңүдән соң гномнар күңел ачтылар һәм миңа рәхмәт белдерделәр...
Вакыт сизелмичә дә узып китте. Миңа өйгә кайтырга кирәк иде. Өйдә әни дә борчыладыр. Без гномнар белән дус булырга, аралашырга сүз куештык. Мин аларны Җиргә кышын хоккей уйнарга чакырдым. Ә җәй көне футбол уйнарга, балык тотарга өйрәтергә вәгъдә бирдем.
Мин күзләремне йомдым һәм мизгел эчендә үземнең бүлмәмдә, үземнең җылы урынымда пәйда булдым. Күзләремне ачтым. Янымда әнием басып тора. Ул мине үбеп, тыныч йокы теләде.
Фәйзулин Әмир
Рисуем кактусы акварелью
Большое - маленькое
5 зимних аудиосказок
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Барсучья кладовая. Александр Барков