Һәрбер кешенең яраткан укытучысы була. Минем иншам да минем өчен иң якын булган кешем-укытучым турында. Аңа булган бөтен рәхмәтләрем минем язмамда урын алган.
Вложение | Размер |
---|---|
fayzkabirova_alfina_firdusovna.doc | 29 КБ |
Минем яраткан укытучым.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап язасың,
Өмет тулы күпме күзләргә син
Яшәү чаткылары саласың.
Балачакның сабыр әнкәсе Син,
Бала өчен янып яшисең
Укытучы ул җәмгыятькә күп файда китерүче, иң кирәкле һәм иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Укытучыга балалар белән эшләү бик авыр. Алар һәрбер балага игътибар, наз, белем бүләк итәләр. Укытучы булу өчен түзем, сабыр булырга кирәк. Укучы күңелен аңлау җиңел түгел. Бары үз эшен яратучы, балалар күңеленә ачкыч таба алучы гына чын укытучы була ала.
Һәр баланың яраткан укытучысы булган кебек, минем дә яраткан укытучым бар. Ул- Яруллина Идея Мөнир кызы.Ул мине беренче сыйныфтан бирле укыта. Идея апа инде өченче ел безгә белем өләшә. Беренче сыйныфка кабул иткән көне әле дә хәтеремдә. Ягымлы елмаеп каршы алган апабызны күргәч, күңелләрдә җылылык урнашты. Шул көннән башлап ул безнең икенче әниебез дисәк тә , ялгыш булмас иде. Чөнки ул безне һаман яхшыга гына өйрәтә, авырсак безне кайгырта, кирәк вакытта ярдәменнән ташламый, ялгышлар җибәрсәк, хатабызны төзәтеп җибәрә. Апабыз без кайгырсак кайгыра, шатлыкларыбыз булса бергә шатлана. Аның һәрбер дәресе күңелле үтә. Ул дәрес аңлатканда аны игътибар белән тыңлыйбыз. Апа дәрестә генә түгел, тәнәфес вакытларында безгә төрле- төрле уеннар оештыра, кызыклы әңгәмәләр үткәрә, безне белем дөньясына кертеп җибәрә. Шул ук вакытта ул безне ял да иттерә, безне төрледән –төрле түгәрәкләргә йөртә. Класстан тыш чараларда да зур тырышлык куя.Төрледән- төрле чаралар үткәрә: җыр, бию,шигырьләр өйрәтә. Төрле конкурсларда катнаштыра. Безнең сыйныфны бердәм итеп туплап тора ала.
Ул безнең эшләребез, гаиләдәге мөнәсәбәтләр белән кызыксынып тора. Өйләрдә булып, әти-әниләр белән даими аралаша, үзенең төпле киңәшләрен бирә .
Тормышта нинди генә хәлләр булса да ярдәменнән ташламый. Безне бер караштан аңлый.
Идея апа иртән кояш кебек балкып керә. Аның елмаюы безгә укырга дәрт , көч бирә, кәефләребез күтәрелеп китә. Дәресләре дә җанлы үтә. Заманча технологияләр кулланып дәресләр бирә, без аңардан төпле белем үзләштерәбез. Аның канаты астында без үзебезне нык хис итәбез.Дәрестән соң әле мәктәптән кайтасыбыз килми. Ул чисталыкны ярата. Матур гөлләр, чәчәкләр үстерә. Безне дә матурлыкны күрә белергә, чиста, пөхтә булырга өнди. Гаиләсендә үрнәк әни. Өч кыз тәрбияли. Балаларына да ,безгә дә өлге булып тора. Ул таләпчән, игътибарлы, ярдәмчел, йомшак күңелле, кайгыртучан. Укытучы апабыз барлык көчен безне тәрбияләүгә багышлый. Аны эшендә ихтирам итәләр. Балалар да аны үз итә, үзе дә укытучы гаиләсендә туган укытучым-чын укытучы дияр идем. Көнен дә, төнен дә кызганмыйча, бөтен тормышын балаларга багышлаган укытучыма чиксез рәхмәтле.
Мин аның белән горурланам.Киләчәктә дә аның безне сөендереп, укучыларының рәхмәтләрен тоеп яшәвен телим.
Весёлые польки для детей
А теперь — мультфильм
Рисуем акварельное мороженое
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью