Работа про жизнь и творчество великого татарского писателя и драматурга Карима Тинчурина
Вложение | Размер |
---|---|
krim_tinchurin.doc | 73.5 КБ |
Каюм Насыйри исемендәге XIV Төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшерү укулары
Фәнни-тикшерү эше.
Татар филологиясе
“Кәрим Тинчурин – сәнгать остасы”
Камалиева Илзиля
Апас районы Биеш урта гомуми
белем бирү мәктәбе,
9 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Миләүшә Әнвәрша кызы
Казан 2016
Эчтәлек.
Кереш өлеш
Кәрим Тинчуринның 127 еллыгына багышланган конкурста авторның “Сүнгән йолдызлар” драмасы белән катнаштык. Иң беренче эш итеп әсәрне укып чыктык. Әлеге әсәр шулкадәр йөрәкләргә үтеп керде, иптәшләремә дә укырга тәкъдим иттем. Конкурста без районда җиңеп чыктык, беренчелекне алдык. Әллә конкурста җиңүебез, әллә әсәрнең миңа нык тәэсир итүе булды, минем Кәрим Тинчуринның башка әсәрләрен дә укып чыгасым, әдипнең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге белән тагын да якыннанрак танышасым килде. Һәм эшемне башлар алдыннан үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:
Татарстаннан читтәге күп кенә төбәкләрдәге кебек үк, Пенза өлкәсендә дә татарлар байтак яши. Анда Аккүл исемле авыл бар. 1887 елның 15 сентябрендә биредә Гали ага гаиләсендә бер малай дөньяга килә, аңа Кәрим дип исем кушалар. Бу – татар драматургиясе һәм театр өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырачак Кәрим Тинчурин була. Ләкин, әле иҗат кешесе булганчы, аңа шактый кыен юл үтәргә туры килә.
Хезмәт халкы арасыннан чыккан талант иясе – Кәрим Тинчурин, язмышка баш бирмичә, мәгърифәт өсти, яңалыкка омтыла. Тинчуринның дөньяга карашы да каршылыклы шартларда формалаша. Ул туры сүзнең, каләмнең, язма сүзнең көченә нык ышана, шул чорда язган Тукай, Камалларны укып рухлана. Әнә шулай беренче хикәяләр, пьесалар языла, театр сәхнәсе, китапханә кебек үк, изге урынга әйләнә, тормышы милли сәхнә язмышы белән бәйләнә.
Кәрим Тинчурин пьесалар яза, артист булып сәхнәдә уйный, режиссерлык сәнгатенә өйрәнә. Бу һөнәрләр бер-берсенә тирән бәйле, шул ук вакытта аларның һәрберсе икенчеләренең серен белергә, төшенергә ярдәм итә. Актерлык аңа сәхнә характерын төзү осталыгына төшенергә булышса, режиссерлык бөтен пьесаның серен, драматург өчен аеруча мөһим булган үзенчәлекләрен аңларга мөмкинлек бирә.
Язылыш ягыннан Кәрим Тинчурин әсәрләренә сәхнәчәнлек хас, фикерне сәнгатьчә, театр чаралары белән, актер уены аша бирү осталыгы нык сизелә. Алар арасында хәзергәчә сәхнәдә сакланып калган, хәзер дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләре күп. Кәрим Тинчуринның халык иң яраткан, татар театрының визит карточкасы - “Зәңгәр шәл” әсәре дип әйтсәк бер дә хата булмас. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, берничә дистә еллар рәттән, 1926 елда беренче тапкыр куелган бу спектакль белән театр сезонын ача һәм тәмамлый.
Инде ничә дистә еллар дәвамында аның иҗаты рухи тормышыбызны якты йолдыз булып,
3
нурландырып җемелди, вакыт узган саен әлеге яктылык көчәя, куәтләнә бара. Татар сәнгатенең һәр ирешкән уңышында без Тинчурин кабызган учакның бәрәкәтле җылысын тоябыз. Күпме күренекле шәхесләребезнең җаннарын җылыткан, рухларын ныгыткан, барыр кыйблаларына маяк булып балкыган учак ул. Моның сәбәбе: Кәрим Тинчурин иҗатының үзәгенә халыкка хезмәт итү, халык бәхете өчен көрәш идеясен алуында. Ул татар халкы тормышының хасиятен аңларга һәм әсәрләрендә милләттәшләренең уй-хыялларын, теләк-омтылышларын чагылдырырга тырышкан.
Уз хәлеңне ишетеп, укып белү бер нәрсә, ә аны сәхнәдән күреп, артистларның уеныннан гыйбрәт алу, фикер йөртү – бу инде бөтенләй икенче мәсьәлә. Театр сәнгатенең әлеге асыл сыйфатын К.Тинчурин бик тирәнтен аңлап иҗат иткән дип уйлыйм.
4
Кәрим Тинчурин – оста комедиограф
Кәрим Тинчурин татар сатирик комедия жанрын формалаштыруда күренекле урын тота. Ул комедия жанрында күп еллар эшләп, аны югары баскычка күтәрә. Инкыйлаб таңында язылган яки сәхнәгә куелган беренче үзенчәлекле әсәрләр – “Тутый кош”, “Сакла, шартламасын!..” һәм “Йосыф белән Зөләйха” – Тинчурин әсәрләре.
“Йосыф белән Зөләйха” әсәренең эчтәлеге аеруча кызыклы. Ул инкыйлаб чорын эченә алып, бик әһәмиятле, актуаль мәсьәләләрне яктырта, дошманнарны фаш итүдә автор көчле сатира алымы куллана. Әсәрнең исемендә үк ирония яшеренгән, һәм спектакльне карарга килгән тамашачы моның шулай икәненә тиз төшенә.
Кәрим Тинчурин бу жанрда туктаусыз эшли һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешә. “Назлы кияү” комедиясендәге персонажлары халыкка хезмәт итү, көрәш, эш турында сөйлиләр.
Үзәк герой Рәшит эштә булдыксыз, Казанга өйләнергә дип бер ел элек кайткан булса да, һаман теләгенә ирешә алмый. Аның бу хәленнән күпләр файдалана, бар акчасын сыгып бетерәләр. Автор аны мал колының сатирик образы буларак тасвирлый. Ул – заманының яңа сатирик тибы. Рәшит культурадан, бөек идеаллардан ерак тора. Әмма үзен алдынгы кеше дип саный. Шуңа күрә ул көлке хәлдә. Ахыр чиктә үзенең асравы Гайнигә өйләнеп кайтып, дусларын, танышларын гаҗәпләндерә.
Бу әсәр К.Тинчуринның оста комедиограф булуын раслый, чөнки повестьтагы комик конфликт һәм образлар, тирән мотивлаштырылып, логик эзлеклелектә ачыла. Әсәрдә комик эффектның күп алымнары оста кулланыла.
Озак еллар дәвамында сәхнәдә уңыш казанып килгән детектив сюжетлы “Сакла, шартламасын!” комедиясе контрастлык, күчемлелек, хәрәкәтчәнлеге белән аерылып тора. Әсәрдәге комик вакыйгалар, улының әтисен талау өчен ясалма бомба куллануы, асылда заманнның үзенчәлекле якларын ача. Татар байларының әхлагы, тормышы, ришвәтчеләр яшәеше күрсәтелә.
К.Тинчуринның “Американ” комедиясендә көлүнең төсмере, интонациясе үзгәрә, ул инде җиңү шатлыгы, хөрлек тавышы булып яңгырый. Автор өстенлекне замана яшьләренә бирә. Әсәрдәге студентлар – сатирик типлардан көлүче яңалык вәкилләре. Автор сатирик объект итеп яңалыкка, үзгәрешләргә дошман бер төркем интеллигенция вәкилләрен, спекулянтларны ала. Һәм аларның чын йөзләрен ачу өчен, үткен интригалы сюжет сайлый. Кыйммәтле тарихи документларны спекулянт байдан алып, яңадан халыкка кайтарыр өчен хәйлә коралар. Әлеге әсәр татар тормышының конкрет бер тарихын, үзенчәлекле якларын чагылдыруы, типик милли характерлары белән аннан нык аерыла, оригиналь татар сатирик комедиясе буларак дөньяга
5
килә. Ә әсәрнең финалы тәмам фаш ителгән сатирик типларның катастрофасы белән тәмамлана.
“Казан сөлгесе”ндә К.Тинчуринның шул замандагы идея-эстетик принциплары тулы гәүдәләнә. Пародия рәвешендә башланган бу әсәр дингә каршы пропаганда көчәйгән елларда иҗат ителә, кеше рухы хөрлеге проблемасын күздә тота. Автор әсәрендә Җир әйләнә, ди. Тарихи алга барышны һәртөрле юл белән тоткарларга омтылу – көлке. Димәк мөәзиннең ике кызын бикләп тоту да инде мөмкин түгел.
К.Тинчурин әлеге әсәрендә сатирасын искелеккә ябышып ятучыларга юнәлтә. Яңа заманның алдынгы яшьләре – шәкертләр кешенең табигый хисләрен, хөрлеген чагылдыручылар буларак гәүдәләнә. Шәкерт тормышын үз башыннан кичергән автор бу образларны тирәнтен белеп, оста үткенәйтеп иҗат итә.
Кәрим Тинчурин – драматург
Кәрим Тинчуринның драматургиясе идея яңалыгы һәм киң колачлы гомумиләштерүләре белән әһәмиятле. Театрча җиңел, хәрәкәтчән пьесаларында әдип бөек идеаллар, кешелеклелек, олы мәхәббәт кебек төшенчәләр турында фикер йөртә, эгоизм, наданлык кебек сыйфатларга нәфрәт белдерә. Драматург шул төшенчәләрне иңләрлек сәнгать чаралары таба.
Драматургның иң популяр әсәрләреннән булган “Зәңгәр шәл” , “Сүнгән йолдызлар” әсәрләрендә кеше рухы проблемасы үзәккә куела, кеше концепциясе кешелекле, заманча сыйнфый принципиаль хәл ителә. Халык фикерләве, халык эстетикасы әдип иҗатының үзәгендә тора.
“Сүнгән йолдызлар” драмасы тарихи вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Автор шул мотивны файдаланып, халык һәм кеше язмышы, яшәү һәм бәхет мәсьәләсен үзәккә куя. Һәркемнең гомере бер генә, олы бәхете дә берәү генә. Кешенең шуңа омтылышын, яшәүгә хокукын кисү – зур җинаять, димәк сугышны кузгатучылар – җинаятьчеләр. Сугыш афәтендә төрле шәхесләр төрле фаҗига кичерә. Драманың сюжеты кинаяле романтик-фантастик детальләр белән башлана, тетрәндергеч вакыйгалар эченә алып керә. Геройларын катлаулы тарихи шартларга куя. Алар язмышында халык язмышы ачык чагыла.
Әсәр “кешенең бәхете нидән гыйбарәт?”, “кешегә бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?” дигән сорауларга җавап эзләү рәвешендә үстерелә. Сәрвәр ике мөмкинлек, сайлау алдында. Кыз ирекне, яраткан кешесен сайлый.
“Сүнгән йолдызлар” – К.Тинчурин эстетикасының “театр кешене тетрәндерергә тиеш” дигән принципларын эзлекле һәм ачык чагылдырган әсәрләренең берсе.
Драматургның иң популяр әсәрләреннән булган “Зәңгәр шәл” пьесасы инде озак еллардан
6
бирле илебезнең күп санлы татар театрлары сәхнәсеннән төшми. Ә беренче тапкыр әлеге әсәр 1926 елның 20 декабренда сәхнәгә куелган була. Халык тормышына тирәнтен үтеп керү, яхшылыкның яманлыкны җиңүенә ышаныч, романтик пафос спекткальгә озак еллар буена зур уңыш китерә. Әлеге әсәре К.Тинчуринны иң яхшы драматурглар сафына чыгарды.
“Зәңгәр шәл” – мелодраматик ситуацияләргә нигезләнеп язылган әсәр. Ләкин аның нигезендә иҗтимагый мәсьәләләр ята. Әсәрдә ишан безнең алда азгын һәм комсыз, җирәнгеч бер тип булып күз алдына баса. Үз байлыгын арттыру өчен ул авылдан-авылга сәдака җыеп йөри, дин белән куркытып ярлыларның әйберләрен тартып ала, коръән, Алла сүзләрен үз максатына ирешер өчен ярдәмче итеп файдалана.
Драматург бу күренешләрне алгы планга куеп сурәтли һәм чынбарлыкны дөрес итеп күз алдына бастыра. Ишанны, аның хатыннарын мөмкин кадәр сатирик буяулар аша бирә.
Ирек өчен көрәш, мәхәббәтнең тантана итүе Булат белән Мәйсәрә образларында тасвирлана. Драманың исеме дә символик мәгънәдә, ул – яшьлек һәм мәхәббәт билгесе.
Заман проблемалары белән нык бәйләнгән Тинчурин тормыш таләбен үзе бик зирәк сизенә, үз алдына яңадан-яңа бурычлар куя, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Аның күңеле авылларда барган зур үзгәрешләргә тартыла, ул коллективлашу хәрәкәтен, аның үзенчәлекләрен һәм нәтиҗәләрен тирәнләп өйрәнер өчен күмәк хуҗалыкларга чыгып йөри башлый. Озак йөрүләр, күзәтүләр нәтиҗәсендә “Кандыр буе”, “Хикмәтле доклад”, “Алар өчәү иде” әсәрләрен яза. Әлегә тикшерелмәгән, замана дулкынындагы яңа конфликтларга корылган, яңа геройларны сурәтләгән әсәр иҗат итү, әлбәттә, җиңел эш булмагандыр. “Алар өчәү иде” әсәрендә заман кешесе формалашу, яңа мөнәсәбәтләр туу процессы күбрәк психологик планда ачыла.
Әсәрнең үзәгендә җәмгыять кешесенең үсеше, аның рухи дөньясындагы, әхлагындагы яңалыклар ята. Үзәк геройлар – Равил белән Гөлшат. Сүз мәхәббәт, гаилә, хатын-кызның гаиләдәге роле турында бара. Ир белән хатын арасында ниндидер аңлашмаулар бар. Шулар пьесаны интригалы итә. Авторның төп максаты – заманның яңа кешеләренә хас мөнәсәбәтләрне ачу, яңа әхлакый принципларны анализлау. Арага керүче “өченче” – яңа заман кешеләреннән аерылгысыз фән.
“Кандыр буе” пьесасы шул чорда зур үзгәрешләр кичергән авылны чагылдыруга багышланган. Драматург яңа тормышны төзүче кешеләрнең характерын, эчке дөньясын, алар арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне искелек белән яңалык көрәшендә яңалыкның җиңеп чыгуы белән күрсәтә. Тормышта һәм кешеләрнең аңында, характерларында зур үзгәрешләрне оештыручы вәкилләрнең эшен чын художестволы образ һәм башка персонажларның диалоглары аша бирә.
К.Тинчурин, татар драматурглары арасында беренче булып, күмәк хезмәтнең кешеләр
7
психологиясенә ничек йогынты ясавын, бу процесста яңа кешеләрнең ничек формалашуын күрсәтә. Заман куйган проблемаларны беренчеләрдән булып күтәреп алып, аларны уңышлы хәл итүе - драматургның тамашачы каршында популяр булуының төп сәбәбе дә шунда дип уйлыйм. Һәм, гомумән, Тинчурин драматургиясенең иң зур сере – аның төп геройларының халык вәкилләре булуында.
Халык тормышындагы һәр әһәмиятле үзгәрешне, һәртөрле матур башлангычны вакытында күреп алып, аны бөтен көче белән яклап аның үсүенә, ныгуына һәр яктан ярдәм итү, булышу – Кәрим Тинчурин иҗатының төп сыйфатларыннан берсе. Күпчелек әсәрләренең әле һәман да сәхнәдә яшәвен аның иҗатындагы әнә шул үзенчәлекләр белән аңлатып була дип .
Төрле чыганакларга караганда, К.Тинчурин драматургиядә уңай герой тудыру кирәклеген күп тапкырлар әйтә, һәм үзенең күпчелек әсәрләренең үзәгенә уңай персонажны куя, чын кеше турында үзенең уй-хыялларын чагылдырган көчле рухлы, изге эш өчен җанын да кызганмый торган кыю каһарманнарны ала. Алар алдында әллә никадәр каршылыклар, авырлыклар ята. Кемнәр җиңеп чыгар, нинди өмет-хыяллар эшкә ашмый калыр, ә кайсылары бәхеткә ирешер – моның өчен әсәрнең башыннан ахырына кадәр көрәш дәвам итә. Геройлар язмышы белән кызыксыну әсәрнең финалына кадәр кимеми.
Кәрим Тинчурин татар драматургиясенең йөзек кашы булган иң көчле, милли сәнгатебезнең иң гомерле әсәрләрен иҗат итә. Тинчуринның әсәрләрен уйнап ничәмә-ничә буын артистлар чын сәнгать мәктәбен уздылар, Ходай биргән сәләтләрен бар куәтенә ача алдылар, яшен булып яшьнәделәр, йолдыз булып балкыдылар, халкыбызның ихтирамын казандылар, күңел түрендә гомерлеккә калдылар.
К.Тинчурин – хикәя остасы
К.Тинчурин – талантлы драматург кына түгел, үзенә генә хас стиль белән иҗат иткән хикәя остасы да. Ул бу жанрда илдәге катлаулы, каршылыклы чорда иҗат итә. Шунлыктан бу чор вакыйгалары аның әсәрләрендә дә урын ала. Тирән драматизм белән сугарылган “Хәкимҗан агай”, “Искәндәр” хикәяләрендә беренче Бөтендөнья сугышы фаҗигаләре аерым шәхесләр язмышы аша эмоциональ үтемле, тетрәндергеч буяулар аша тасвирланган. Автор сугышны батырлык күрсәтү, дәрәҗәләр өстәү өчен мәйдан дип аңлатудан ерак тора, аның бу вакыйгаларга карашы ачык. Ә вакытлыча басып алынган урыннарда дошманнарның ниләр кылганын, хезмәт ияләренә нинди “ирекләр” алып килгәнен К.Тинчурин “Һиҗрәт” хикәясендә ачып бирә. Бу татар әдәбиятында шул чор вакыйгаларын чагылдырган, көннең кадагына суга торган беренче проза әсәрләреннән була.
8
К.Тинчурин – хикәя жанрында да чын комедиограф дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Бу яктан аның “Ак чирбик” , “Йөз мең”, “Юбилей” хикәяләре аеруча характерлы. Хосусый милекчелек психологиясе аша автор шушы чорның шәһәр тормышын, җәмгыятьнең артык күзгә ташланмый торган, үзләренең кысан дөньяларында мәш килеп яшәүче мещаннарның вакчыл теләкләрен ача, мәшәкать-гамәлләре җанлы итеп укучының күз алдына бастырыла.
Әдип утызынчы еллар ахырында хикәя-новеллалардан торган кысалы кыйсса формалы “Мәрҗәннәр” әсәрен иҗат итә. Ул – мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган автобиографик әсәр. Төрле эчтәлектәге новеллаларны Сөләйман шәкерт образы берләштерә, аның прототибы – язучы үзе. Сөләйман
образында төрле эзләнүләр аша халык бәхете өчен көрәш юлына баскан татар зыялысы сурәтләнә. Сөләйман образында татар интеллегенциясенең тууы, үсүе, гражданлык хисләре тәрбияләнү тарихы зур каләм остасының таланты белән җанлы булып күз алдына килеп баса. Шәкертләр хәрәкәтендә катнашуы өчен мәдрәсәдән куылган К.Тинчурин әлеге әсәрендә шул тормышны тирәнтен белеп тасвирлый.
Гомумән, хикәя жанрында да К.Тинчурин үзен сюжет кору, калку образлар тудыру остасы итеп тасвирлый. Аның хикәяләре еш кына ачык төсләргә, контрастларга бай, калку образлы һәм эмоциональ.
Йомгаклау
К. Тинчуринның иҗаты искиткеч бай һәм күпкырлы. Ул – матур телле хикәяче , сәнгать белгече , оста комедиограф һәм драматург, үзенчәлекле режиссер, талантлы актер, театр эшлеклесе. Аның күпкырлы иҗаты бөтен татар культурасы үсешенә тирән эз калдырды. Менә бер гасырга якын К.Тинчурин пьесалары бик күп сәхнәләрдә куелып килә.
Нинди генә темага язса да, Кәрим Тинчурин тормышны, андагы вакыйгаларны һәрвакыт халык карашыннан чыгып бәяләгән, халыкка аңлаешлы формаларда чагылдырырга тырышкан.
Әдипнең әсәрләре чорның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәреп, тирән тормышчан образлары белән тарихка кергәннәр. Безнең язучыларыбыз һәм театрларыбыз хәзер әнә шушы традицияләрне дәвам иттерәләр. Бу гүзәл традицияләр замандашларыбызның мәһабәт образларын сәхнәгә күтәрү өстендә армый-талмый эшләргә чакыра.
Кәрим Тинчурин үзе дә әнә шул юлны сайлаган һәм бары шул юлда гына сәнгатебезнең гүзәл сәхифәләренә кергән классик әсәрләр иҗат итеп калдырган.
Үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап Татар дәүләт академия театры үзенең һәр
9
яңа сезонын диярлек драматургның мәшһүр “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрә. 1989 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелүе шулай ук халыкның драматургка булган ихлас мәхәббәте һәм аны олылавы турында сөйли.
К.Тинчуринның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре, үзләренең тематик киңлеге, тасвирланган чынбарлык күренешләре һәм кеше образларының тормышчанлыгы, тел-стиленең камиллеге җәһәтенән аларны тудырган вакыт чикләрендә генә йомылып калмыйча, заман үткән саен тагы да тирәнрәк мәгънә төсмере ала баралар һәм сәхнәдә тулы җанлы тормыш белән яшәүләрен дәвам иттерәләр. “Беренче чәчәкләр”, “Сүнгән йолдызлар”, “Американ”, “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл” кебек әсәрләр, татар әдәбиятының классикасына әверелде, бүген дә театр тамашачысына көчле тәэсир ясый, аны уйландыра, дулкынландыра һәм сокландыра. К.Тинчурин әсәрләрендәге тетрәндергеч вакыйгалар, аларның музыкальлеге, актуальлеге, экспрессивлыгы сәхнә өчен отышлы. Шундый сыйфатлары белән К.Тинчурин театр эстетикасы татар сәхнәсендә яңа дулкын булып килеп керә, аның иҗат көчләре үсешенә зур йогынты ясый, үзенең тылсымлы көчен сиздереп тора.
Бүген дә театрларыбызда К. Тинчурин тәрбияләгән артистларның шәкертләре эшли. Сәхнә йолдызлары аның әсәрләре аша зур чыныгу ала. К.Тинчурин кабызган якты утлар буыннан-буынга күчерелә бара.
10
Файдаланылган әдәбият
1. Библиографик белешмәлек. Әдипләребез. Казан. Тат.кит.нәшр., 2009, 294б.
2. Исмәгыйль Рәми. Әдәби сүзлек. Казан.Тат.кит.нәшр., 2001, 326б.
3.Татар әдәбияты тарихы. 4том. Казан.Тат.кит.нәшр. 1989, 598 б.
4. Тинчурин К. Драмалар, комедияләр,хикәяләр. Казан. Тат.кит.нәшр.2007, 504б.
5. Тинчурин К. Сайланма әсәрләр. ТаРИХ – 2003,497б.
6. Тинчурин К. Драмалар һәм комедияләр. 1 том. Казан. Тат.кит.нәшр. 1986.342б.
11
Петушок из русских сказок
Калитка в сад
Городецкая роспись
Сочини стихи, Машина
Горка