Ученик 4 класса Асылгареев Ильяс посвятил свое сочинение своему дедушке, которому в начале войны едва исполнилось 17 лет.
Вложение | Размер |
---|---|
konkurs.asylgareev_ilyas.docx | 23.77 КБ |
Дистанционный Республиканский конкурс
«Живое слово»
для обучающихся 1-11 классов
“Минем дәү әтием белән горуланам”
(“Я горжусь дедушкой”)
Асылгәрәев Ильяс,
3 нче сыйныф,Бишбүләк районы
Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе,
Ает авылы.
Җитәкчесе: Гатауллина Хәния Гайса кызы,
башлангыч сыйныф укытучысы.
Асылгареев Ильяс,
3 класс, МОБУ СОШ
имени Фатиха Карима с.Аитово,
Бижбулякский район,с.Аитово.
Руководитель: Гатауллина Хания Гайсиновна,
учитель начальных классов
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 елллыгын билгелибез. Бу сугышта минем дәү әтием, әниемнең әтисе, Асылгәрәев Сәйфулла Сәйфетдин улы катнашкан. Бөек Ватан сугышы турында аның сөйләгәннәреннән һәм китаплардан укып беләм.
Минем үземнең дәү әтием турында язасым килә. Ул 1926 нчы елның 3 нче октябрендә Ает авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа унбиш яшь тә тулмаган була. Дәү әтием бу дәһшәтле көнне бик яхшы хәтерли иде.
1941 нче елның 22 нче июне. Якшәмбе. Бишбүләктә бу көнне Сабантуй – авыл халкының көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәме була. Сәйфулла картәти ике колхозчы хатынны – эш алдынгыларын - арбалы атта Сабантуйга алып барган. Сабантуй ул - сабан бәйрәме, шатлык һәм күңел ачу, җыр һәм биюләр, ат чабышлары, уеннар. Зур казаннарда тәмле аш пешерелә. Бу көнне дә шулай булган.
Тик ... «Сугыш башланган» дигән куркыныч хәбәр килгәнче генә... Күңел ачулар шунда ук курку тавышлары, төшенкелек, кайгы һәм күз яшьләре белән алмашынды. Шулай итеп, бәйрәм дә, тыныч тормыш та бетте.
Картәтием чакыру кәгазен 1943нче елның 6 нчы ноябрендә алган. Аңа ул вакытта яңа гына 17 яшь тула. Ә 1943нче елның 7нче ноябрендә безнең районның 20 егете Ырымбур шәһәренә җибәрелә. Аннан аларны хәрби частьларга билгелиләр. Дәү әтием Орск шәһәренә эләгә, кече авиацион белгечләре мәктәбендә укый. Монда ул хәрби һөнәренең нигезләрен өйрәнә. Аларны аякка чолгау һәм чорналма урарга өйрәтәләр. Винтовкалардан мишеньгә атканнар. Дәү әтием ярыйсы гына аткан. Тәҗрибәле егетләрне аптыратып, беренче атудан ук , мишеньгә тигән.
Укулар дәвам иткән. Самолетның кораллануын, пулеметның пушкасын өйрәнгәннәр, аларны сүтеп кире җыйганнар. Детальләр исемен истә калдырганнар. 1943нче елның 31нче декабрендә Сәйфулла картәти Ватан тугрылыгына ант биргән. Бу мизгелдән ул – тулы хокуклы солдат! Аны фронтка җибәргәннәр. Алар Калининград өлкәсенә килеп төшәләр. Картәтиемнең ялан почтасының номерын мин дә яхшы беләм – 64321. Фронт сызыгына, Белоруссиягә кадәр, солдатларга машина белән поездда гына түгел, җәяүләп тә барырга туры килгән.
Дәү әтием авиацион полкта 3 нче Белорусс фронтында сугышкан. Ул яуга әзерләнүдә авиакораллау мастеры булган. Пушка һәм пулеметларның төзеклеген тикшергән. Самолетларны хәрби очуларга төнлә әзерләгәннәр. Иртән алар хәрби йөкләмәгә очып киткән. Кызганычка каршы, югалтулар да булган, кайбер самолетлар кире кайтмаган. Немецлар һәр төн диярлек безнең позицияләргә бомба ташлаган. Сәйфулла картәтием Белоруссияне фашистлардан азат итүдә, крепость - шәһәр Калининградны алганда катнашкан. Шулай ук аның часты фашист Германиясенең башкаласын штурмлауда катнаша.
Каһарманлык һәм батырлык күрсәткән өчен дәү әтием 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән, «Белоруссияне азат итү өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң картәтиемне Германия җирендә хезмәткә калдырганнар. Туган йортына 1951 нче елның җәендә кайтып керә. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, күп еллар буе «Дим» колхозында баш инженер булып эшләгән. Ул Ает авылы мәчетендә озак еллар имам-хатыйб вазифасын башкарды.
Кызганычка каршы, быелгы Җиңү язын картәтиемә күрергә насыйп булмады.
2015 нче елның 28 нче февралендә аның йөрәге тибүдән туктады.Мин үземнең картәтиемне бик яратам. Ул минем өчен бар нәрсәдә дә өлге булып торды. Җиңү көнен чүкегән батырлар истәлеген кадерләп сакларга өйрәтте. Әйе, ветеран сафлары елдан - ел сирәгәя. Исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтеп калу - безнең мөкатдәс бурычыбыз.
Күпме бәла – каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.
Выбери путь
Зимняя сказка
Калитка в сад
В поисках капитана Гранта
Стеклянный Человечек