Максим Горькийның әдәбиятны һәм сәнгатьне кеше күңелен өйрәнү турындагы фән дип атавы, ә язучыларның, рәссамнарның бурычы кеше тәрбияләүдән гыйбарәт дип санавы юкка гына түгел.
Әдәби әсәр тормышчанлыгы, танып-белү кыйммәтенә ия булуы белән укучының рухи дөньясын баета. Тормышны бөтен тулылыгы, катлаулылыгы һәм төрлелеге белән, авырлыклары һәм каршылыклары белән, драматик ситуацияләре белән сурәтләү – язучының төп бурычы. Тамырында “әдәп” сүзе яткан әдәбият үзенең чишмә башыннан ук кешелекне тәрбияләү максатын йөкләгән. Нәрсә ул начар һәм нәрсә ул яхшы икәнен без бала чактан ук әкиятләрдән укып төшендек. Тугрылык, әхлаклылык идеалларын да татар әдәбияты гомер-гомергә югары тотты. Әдәбиятыбыз нәкъ менә башкалар өчен яшәүче, чын бәхетне, яшәеш ләззәтен шуннан табучы саф күңелле, югары әдәп-әхлак принципларына тугрылыклы затларны данлау өчен хезмәт итәргә тиеш дип уйлыйм мин.
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле чиксез зур. Аның ярдәмендә без баланы тормышка әзерлибез. К.Д.Ушинский “үле булмаган, максатсыз булмаган һәр төрле укыту баланы тормышка әзерләүне күздә тота”, -дип язган.
Әдәбият фәне - иң тормышчан фән. Ул үлә алмый. Аны тормышның бернинди фаҗигасе дә яшәүдән туктата алмый. Шулай булгач, әдәбият – мәңгелек.
Бүгенге көндә матур әдәбият белән кызыксынуыбыз юк дәрәҗәсендә, мәктәп программасыннан тыш китап уку – ул сирәк күренеш. Күбрәк безнең вакытыбызны компьютер ала. Соңгы вакытта бу җәмгыятебезнең төп проблемаларының берсенә әверелеп бара. Шуңа күрә минем тикшеренү эшемнең темасы да шуны исәпкә алып сайланды.
Эзләнүләремнең төп максаты - әдәби әсәрләрнең укучыларда әхлакый яктан формалашкан шәхес тәрбияләвен өйрәнү.
Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
● әдәби әсәрләрнең әхлакый шәхес тәрбияләүдәге йогынтысын күрсәтү;
● әхлак тәрбияләүдә алыштыргысыз булган язучыларның әсәрләренә күзәтү ясау;
Эш структурасын шушы бурычлар билгели.
Фәнни хезмәтнең өйрәнү предметы- татар әдипләренең иҗатында әхлак темасы. Бу теманы татар әдипләренең иҗатлары мисалында тикшерү- эзләнүнең өйрәнү объекты.
Татар әдәбиятының һәм язучыларның төп максаты булып, укучыларында әхлак сыйфатлары тәрбияләү, җәмгыятьнең кешелеклелеккә нигезләнүен тәэмин итү тора. Эш барышында мин күп кенә язучыларның иҗатларына, әсәрләренә күзәтү ясадым. Төп чыганак - язучыларның әхлакый әсәрләре. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә нигезләнгән әсәрләрне тикшерү һәрберебезгә матур әдәбиятның, әдәби әсәрләрнең кеше тормышында зур роль уйнавын, укыган китапларның кеше күңеленә тирән йогынтысын, үз-үзеңне тәрбияләүдә, уңай якка үзгәртүдә, характер формалаштыруга ярдәм итүен аңларга этәргеч булыр дип уйлыйм.
Вложение | Размер |
---|---|
ezlnu_eshe_ahmetov.docx | 77.76 КБ |
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
Укучыларның фәнни-гамәли конференциясе
Тема: «Әхлак тәрбиясе бирүдә алыштыргысыз әсәрләр»
Исергәп урта гомуми белем мәктәбенең
8 сыйныф укучысы Ахметов Азат Салават
улының фәнни-тикшеренү эше
Фәнни җитәкче: татар теле һәм
әдәбият укытучысы Хәбирова Миләүшә Сафуан кызы
3
Эчтәлек
Кереш........................................................................................4-5
I бүлек. Әхлак тәрбиясе бирүдә татар әдәбиятының роле......6
II бүлек. Әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан шәхес тәрбияләү................................................7-12
Йомгаклау..............................................................................13-14
Файдаланылган әдәбият...........................................................15
4
Кереш
Максим Горькийның әдәбиятны һәм сәнгатьне кеше күңелен өйрәнү турындагы фән дип атавы, ә язучыларның, рәссамнарның бурычы кеше тәрбияләүдән гыйбарәт дип санавы юкка гына түгел.
Әдәби әсәр тормышчанлыгы, танып-белү кыйммәтенә ия булуы белән
укучының рухи дөньясын баета. Тормышны бөтен тулылыгы, катлаулылыгы
һәм төрлелеге белән, авырлыклары һәм каршылыклары белән, драматик
ситуацияләре белән сурәтләү – язучының төп бурычы. Тамырында “әдәп”
сүзе яткан әдәбият үзенең чишмә башыннан ук кешелекне тәрбияләү
максатын йөкләгән. Нәрсә ул начар һәм нәрсә ул яхшы икәнен без бала
чактан ук әкиятләрдән укып төшендек. Тугрылык, әхлаклылык идеалларын
да татар әдәбияты гомер-гомергә югары тотты. Әдәбиятыбыз нәкъ менә
башкалар өчен яшәүче, чын бәхетне, яшәеш ләззәтен шуннан табучы саф
күңелле, югары әдәп-әхлак принципларына тугрылыклы затларны данлау
өчен хезмәт итәргә тиеш дип уйлыйм мин.
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле чиксез зур. Аның ярдәмендә без баланы тормышка әзерлибез. К.Д.Ушинский “үле булмаган, максатсыз булмаган һәр төрле укыту баланы тормышка әзерләүне күздә тота”, -дип язган.
Әдәбият фәне - иң тормышчан фән. Ул үлә алмый. Аны тормышның бернинди фаҗигасе дә яшәүдән туктата алмый. Шулай булгач, әдәбият – мәңгелек.
Бүгенге көндә матур әдәбият белән кызыксынуыбыз юк дәрәҗәсендә, мәктәп программасыннан тыш китап уку – ул сирәк күренеш. Күбрәк безнең вакытыбызны компьютер ала. Соңгы вакытта бу җәмгыятебезнең төп проблемаларының берсенә әверелеп бара. Шуңа күрә минем тикшеренү эшемнең темасы да шуны исәпкә алып сайланды.
Эзләнүләремнең төп максаты - әдәби әсәрләрнең укучыларда әхлакый яктан формалашкан шәхес тәрбияләвен өйрәнү.
Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
5
● әдәби әсәрләрнең әхлакый шәхес тәрбияләүдәге йогынтысын күрсәтү;
● әхлак тәрбияләүдә алыштыргысыз булган язучыларның әсәрләренә күзәтү ясау;
Эш структурасын шушы бурычлар билгели.
Фәнни хезмәтнең өйрәнү предметы- татар әдипләренең иҗатында әхлак темасы. Бу теманы татар әдипләренең иҗатлары мисалында тикшерү- эзләнүнең өйрәнү объекты.
Татар әдәбиятының һәм язучыларның төп максаты булып, укучыларында әхлак сыйфатлары тәрбияләү, җәмгыятьнең кешелеклелеккә нигезләнүен тәэмин итү тора. Эш барышында мин күп кенә язучыларның иҗатларына, әсәрләренә күзәтү ясадым. Төп чыганак - язучыларның әхлакый әсәрләре. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә нигезләнгән әсәрләрне тикшерү һәрберебезгә матур әдәбиятның, әдәби әсәрләрнең кеше тормышында зур роль уйнавын, укыган китапларның кеше күңеленә тирән йогынтысын, үз-үзеңне тәрбияләүдә, уңай якка үзгәртүдә, характер формалаштыруга ярдәм итүен аңларга этәргеч булыр дип уйлыйм.
6
I бүлек. Әхлак тәрбиясе бирүдә татар әдәбиятының роле.
Мәктәптә безне яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз – үзен ничек тотарга өйрәтүче башка фән, минемчә, юктыр. Моңа бары тик әдәбият кына өйрәтә ала. Бары тик ул гына тормыш – чынбарлыкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз – үзен тотышын күрсәтә, әдәби геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә – тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүләрен аңлата. Бары тик әдәбият кына кешене сәнгатьле итеп сөйләргә, киң итеп фикер йөртергә, үз карашын төгәл итеп әйтеп бирергә өйрәтә. Безнең татар әдәбияты – бай, күпкырлы әдәбият.
Яшь буынны тәрбияләүгә әдәбиятыбыз зур өлеш кертә. Ул укучыны игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтә. Әдәби әсәрләрдә кешелекнең тормыш тәҗрибәсе, рухи эзләнүләре, фикер, акыл байлыгы саклана. Әсәргә тиешле бәя биреп, нәтиҗә ясарга өйрәнәбез. Без, үз чиратыбызда, матур әдәбиятның яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышуын онытмаска тиешбез.
Димәк, әдәби әсәрләр зур тәрбияви көчкә ия. Әсәрләрдә сурәтләнгән әхлакый сыйфатлар укучыга уңай тәэсир итә, анда уңай характер сыйфатлары тәрбияли, яшәү мәгьнәсен аңлата, тормышка әзерли дигән нәтиҗәгә киләп.
7
II бүлек. Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш та, әдәби әсәрләр аша, укучыларда әхлакый яктан формалашкан шәхес тәрбияләү.
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,
әхлагы да шул рәвештә булыр.”
(Ризаэддин Фәхреддин)
Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим
проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-
ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу
проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе. Мәгълүм ки,
кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге,
намуслылыгы саклый. Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына көтелгән
нәтиҗәләргә ирешә ала. Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына
аеруча йогынты ясый. Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур
әдәбиятның үзенә генә хас матурлыгы бар.
Яшәеш, яшәү принциплары, сәясәт үзгәреп торса да әдәби мирасына кер кунмаган, тәрбияви әһәмиятен, актуальлеген югалтмаган, халкыбызның кадерле җәүһәре булырлык хәзинәләр бар. Шуларның берсе – һичшиксез, Әмирхан Еники иҗаты. Әдипнең һәр әсәре әдәбиятыбыз күгендә йолдыз сыман балкый. Аларның берсен генә дә күрмәү мөмкин түгел! “Матурлык”, “Саз чәчәге”, “Рәшә”, “Йөрәк сере”, “Әйтелмәгән васыять” – һәммәсе гаять тирән һәм беркайчан искерми торган, һәрчак кешеләрне дулкынландыра торган эчтәлек! Һәммәсендә синең бөтен барлыгыңны, рухи дөньяңны тетрәтә торган сәнгатьчә тәэсир көче!
“Әмирхан Еники иҗаты халкыбызны шаулы егерменче гасырда да адаштырмый торган якты йолдызлар кабызды. Һәрбер әсәре белән бер якты йолдыз кабызды ул халкыбызның мәдәният күңелендә! Һәм әнә шул
8
йолдызлар, ил, халык тормышында адаштыручы томан аеруча куерган вакытларда да кешеләргә күңел күзләрен текәп бару өчен рухи, әхлакый маяк булдылар! Күңелләрдәге, яшәештәге томанны таратырга булыштылар”[1]
Әмирхан Еники кешеләрдәге хисләр байлыгын күп әсәрләре өчен үзәк мәсьәлә итеп куя. Чөнки хәзер вакытта нәкъ әнә шул эчке байлык кими башлады. Шуңа күрә дә әйләнә-тирәбездә әхлаксызлык артты.
Бүгенге көннең кискен актуаль проблемасы – милләтне, аның телен, йолаларын саклап калу.
Ә зирәк акыллы әдип Ә. Еники бу проблеманы ярты гасыр диярлек алдан күреп, үзенең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән чаң суккан иде инде.
“Әйтелмәгән васыять” повестенда Ә. Еники халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрде, рухи бушлыкны, әхлакый, мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьләде.
“Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзәгендә Акъәби образы тора. Аның әсәрдә тойгы-кичерешләре, үтә кешелекле һәм җитди уй-фикерләре тасвирланган. Бу образда халык рухы, милләтнең борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Бик тыйнак, сабыр, тыныч холыклы, киң күңелле карчык ул. Тормыштан, кешеләрдән бер дә күп нәрсә таләп итми, кирәксенми, барына канәгать, булып, сабыр гына, күбәләктәй тыныч кына яши бирә. Ул хәзер балалары, оныклары шатлыгы белән көн итә. Аларның җәй көне авылга бер кайтып күренүләре, атна-ун көн кунак булып китүләренең шатлыгы карчыкка бер елга җитә, ул аларның алдагы кайтуларын көтеп куанып яши. Акъәби - гомере буена хәләл көче белән көн күргән киң күңелле хезмәт кешесе, ягъни зур хөрмәткә лаеклы, җәмгыятьнең төп терәген тәшкил итүчеләрнең берсе. Анда үзе өчен яшәү, үзен кайгырту омтылышының эзе дә юк. Акъәбинең улы Суфиян марҗага өйләнә. Оныклар – бер сүз татарча аңламаган урыслар.
9
Кызы Гөлбикә әнисен ярата, ихтирам итә кебек, ләкин ул да әнисеннән читләшкән, авыру ана янында утырырга, анасының күңелеңдәгесен тыңларга вакыт та, теләк тә табылмый. Әби әҗәле якынлашуын сизеп, ничә тапкырлар кызына соңгы васыятен җиткерергә талпынып карый. Үзе үлгәннән соң гәүдәсен мөселманча җирләүләрен тели: “Инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да, анысын эшләмәсәләр дә ярый. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде, аннары берәр карттан гына булса да Коръән укытсыннар иде... Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит газиз аналарының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?!”[2]
Ләкин кызы Гөлбикәсенең әнисенең соңгы васыятен тыңларга вакыты табылмый. Әби гомер буе җыйган халкының рухи байлыгын, изге васыятен үзе белән кабергә алып китә. Иң тетрәндергәне – Акъәбинең соңгы көннәре җиткәнен сизенеп, больницага илтеп салу, аның шунда ялгыз җан бирүе, больницадан гына табутка салып күмелү күренеше. Янәсе, өйдә үлсә, балалар куркыр. Мөселманча күмәргә мулла чакырырга кирәк булачак, мөселманча булсын дип кенә әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирына бер дә китерәсе килми аның. Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләр. “Мәшәкатьле эш бит” дигән сүзләр дә берничә тапкыр кабатлана. Үз җаннары өчен генә борчылырга өйрәнгән бу балаларга ана хәтере, ана гозере һәм, ниһаять, ана васыяте берни тормый. Әбинең гомере буе җыйган ата-бабадан калган милли мирасын да кабул итмичә, театр гардеробына илтеп тапшыру шушы фикерне раслый.
Телгә, милли-йолаларга карата тискәре карашта булган, һәркемнең фикерен уңай якка үзгәртерлек, күңел төпкелләренә үтәрлек вакыйга .
10
Фатих Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендә шулай ук әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Салих бабай үзенең тәмле, шаян теле белән балаларны үзенә карата. Укымышлы бабай тормышчан хикәяләре белән балаларны тәрбияли. Начар гадәтләргә өйрәнмәскә чакыра.”Чир китә, гадәт кала,”- ди. Хикәядә бәхет мәсьәләсе күтәрелә. Аның фикеренчә, тәрбияле, укымышлы, динле кеше бәхетле була ала. Бәхет тагын да тулы булсын өчен, яман гадәтләрдән сакланырга кирәклеге дә әйтелә. Салих бабайның хикәясен тыңлаган балалар үзләрендә аның яхшы сыйфатларын булдырырга тырышырлар кебек. Ә үрнәк алу өчен матур сыйфатлар шактый. Бүгенге көндә хатын-кызларга хөрмәт белән карау, кеше белән күркәм аралаша белү, дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булу,
вәгъдәңдә тора белү кебек сыйфатларны алга куя. Ул рухи байлык, дөрес тәрбия үрнәге бирә.
Гомәр Бәшировның «Туган ягым-яшел бишек» әсәре халыкның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Язучы халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да күрсәтә. Автор татар халкының бәйрәмнәрен яратып яза. Болар: Сабантуй, Каз өмәсе, Тула өмәсе, киндер тукмау, урак уру, чәчүгә, печәнгә төшү, яңгыр боткасы һ.б. Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар. Ат саклауларны алсак та, нинди генә әкият-риваятьләрне ишетмиләр монда малайлар! Һәрбер гаиләдә балаларны олыларга хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр. Моны алар үгет-нәсихәт юлы белән түгел, шәхси эшләре белән күрсәткәннәр. Гомәрнең әтисе Бәшир абзый бервакытта да тик утырмый, ул һаман эштә. Балалары да аңа охшарга тырышалар. Бәшир абзый балаларының укуы белән дә кызыксына. Кычкырып китаплар укыта, китаплар алып кайта. Гаиләдә кечеләрнең олыларны хөрмәтләү, рәхмәт әйтә белүләренә
11
игътибар ителгән. Табынга утыргач, ашка иң беренче булып өлкән кеше сузылган. Һәр эшләнгән эш өчен рәхмәт әйтүгә басым ясалган. Әтисенең үләр алдыннан Гомәрне чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыруы, улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыруы - буыннар бәйләнешенең гүзәл үрнәге. Һөнәрле кешеләр күз алдында булганнар. Аларга һәркем хөрмәт белән караган. Яшьләр алардан үрнәк алганнар. Шулай ук укымышлы кешеләрне дә хөрмәт иткәннәр.
Авыл халкы уңмаган, булдыксыз, юньсез кешеләрне яратмаган, аларга карата үзенең ризасызлыгын белдергән. Үзенә ошамаган, ямьсез эш кылучыларны, үлгәч, зиратка да күмдермәгән. Кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтле булу күренешләренә дә зур урын бирелгән. Алар барысы да кешенең рухын тәрбияләүгә, күңелен бизәүгә корылганнар.
Хәсән Сарьян “Бер ананың биш улы” әсәре. Баланың вакытсыз үлеме – ата-ана өчен иң зур хәсрәт. “Бала хәсрәте күрсәтмәсен Ходай”, -диләр бит. Маһисәрвәр апа имәндәй таза, арысландай көчле өч улын җирли. Күз яшен күрсәтми, сабыр булырга тырыша. Маһисәрвәр апа бик күп матур сыйфатларны үзенә туплаган. Тормышны тавыш-тынсыз, җай гына алып баручы сабыр холыклы, булдыклы, бөек Ана булып истә тора. Эчүчелекнең яман гадәт булуын без язучы Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” повестендагы Раббани образында күрәбез. Эчкән кеше- беткән кеше. Х.Сарьян эчкечелекнең бу чиргә тарыган кешегә генә түгел, тирә-яктагыларга да, җәмгыятькә дә зур зыян китерүен әйтергә тели. Сугышларда йөреп ныгыган Мирза улы укучы күңеленә аеруча якын. Милиция хезмәткәре булганы өчен түгел, кешеләргә яхшы теләктән бүтәннәр бәхетен, тынычлыгын кайгыртып яши. Аның үлеме дә олы мәгънәгә ия- кеше гомере хакына фаҗигале төстә һәлак була. “Батырлыкта- матурлык” дигән әйтем Мирза кебек фидакярләргә карата әйтелгәндер, мөгаен.
12
Бүгенге көндә дә кешеләр гомере хакына, үз гомерләрен биргән кешеләр очрап тора. Без аларны тирән ихтирам белән искә алырга тиешбез.
Фатих Хөсни “Йөзек кашы”әсәрендә Госман, Айдарның дусты булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп, көнләшү хисләре кичерә. Җае туры килгәндә, аңа нинди дә булса этлек эшләми калмый. Сабантуйда Айдарның атына сугып артта калдырмакчы була. Андагы көнчелек, мәкерлек, хөсетлек шул дәрәҗәгә җитә – Айдарга Вәсилә турында ялган сүз әйтә. Айдардагы кызулык, Госмандагы мәкер, хөсетлек ике кешенең тормышын, бәхетле киләчәген, мәхәббәтен җимереп ташлый.
Фатих Хөсни Госман образы аша кешеләргә: “Госман кебекләрдән сак булыгыз, алардан читтә йөрегез!” – дип кисәтә кебек. Аның кебек булдыксыз, мескен кешеләр тормышта гел очрап торалар. Мондыйлар кешенең аз гына йомшак ягын, кечкенә генә җитешсезлеген күрсәләр дә, аннан үч алырга тырышалар, шуннан тәм табалар, канәгатьлек кичерәләр.
Айдарга карата “Минем холкым- минем язмышым” дигән әйтем бик хаклы рәвештә туры килә. Аз гына тирә- ягына аек акыл белән күз салса, ул үз бәхетенә үзе балта чапмас иде.
Бу повесть безне матурлыкны күрә белергә, уйлап эш итәргә, тәвәккәл булырга һәм мәхәббәтне сакларга өйрәтә. Үскән саен, үз холкыңа игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк.
Ф.Хөснинең әсәре безгә тормышны, кешеләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.
Шулай итеп, әдәбият дәресләре әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, укучыларның дөньяви күзаллауларын, аңлау-фикерләү сәләтен үстерә, әхлакый тәрбия бирә дип нәтиҗә ясадым
13
Йомгаклау
Фәнни-тикшеренү эшен язу дәверендә мин бары тик дүрт-биш язучының
әсәрләренә генә тукталдым. Әдәбиятыбызда танылган бик күп
язучыларның әсәрләре турында язарга мөмкин булыр иде. Мәсәлән:
Мөхәммәт Мәһдиев, Мирсәй Әмир, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин
әсәрләре үзләре әхлак тәрбиясенең нигезе булып тора.
Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга
хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда әдәбият дәреслекләрендә
бирелгән әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә,
аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә
әдәбият мөһим җирлек булып тора.
Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына аеруча йогынты ясый.
Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур әдәбиятның үзенә
генә хас матурлыгы бар, әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле,
шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең
уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатен яклардай кеше итеп
тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган дигән фикергә
килдем.
Риза Фәхреддиннең “Балама нәсихәт” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Иң беренче, кеше белән
Исәнләш үзең.
Чытык булма,борын чөймә,
Балкысын йөзең.
Беркайчан да, балакаем,
Кешедән көлмә.
14
Тыңлый да бел, сөйләгәндә
Сүзен бүлдермә.
Яман сүз белән күңелгә
Җәрәхәт салма.
Хәрәм малга кулың сузып,
Оятка калма.
Туганнарың, дустың белән
Ризыгыңны бүл.
Ятимнәргә, гарипләргә
Мәрхәмәтле бул.
Кешеләргә беркайчан да
Итмә явызлык.
Ялгыз булырга тырышма,
Кыен ялгызлык.
Вөҗданыңны, намусыңны
Беркайчан сатма.
Кырын эш белән чуалып,
Тормышың ватма.
Авырлыклар килгән чакта
Тагын шул сүзем:
Кирәк, балакай, өйрән син
Булырга түзем.
Игътибарыгызга рәхмәт!
Файдаланылган әдәбият
2002, 3 – 5 битләр.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуга программа уку-укыту бурычлары белән беррәттән түбәндәге тәрбияви бурычларны куя:
1) Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр- музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру.
2) Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Аңлашыла ки, бу бурычлар аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру белән бергә бәйләп алып барыла.
Программага бу-әдәби образ, аның рухи дөньясы, сурәтләү чаралары.
Әдәби әсәрне бөтен тирәнлеге, сәнгатьлелеге, каршылыклары белән өйрәтергә кирәк. Һәр дәрес ул укытучының иҗади эше. Дәреснең нәтиҗәлелеге өчен укытучы белән укучы арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек булуы да мөһим.
Һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам. Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китаплары инде менә ничә еллар минем өстәл китапларыма әйләнде. Укучылар белән, әсәр өстендә эшләп, төп теманы ачканнан соң, “Әхлак дәресләре” китабыннан шушы темага караган берәр мәсьәләне чишүне үзем ә төп максат итеп куйдым. Укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, дәлилләргә өйрәтәм. Еш кына “Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Мондыйларның күңелендә начарлык булмас” яки “Кайда гына булсагыз да, нинди генә эшләр эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз. Хөрмәт казанып яшәргә хәзердән әзерләнегез” дигәнрәк фикерләрем белән укучыларның күңелләрен күтәрәм, канәгатьлек хисләре тәрбияләргә тырышам.
Әдәбият дәресләре әсәрләр өйрәнү белән беррәттән халык авыз иҗаты әсәрләре, халкыбызның җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате өлкәсендә мәгълүмат бирүне максат итеп куя.
Шушы максаттан чыгып татар әдәбияты укытучысы һәрвакыт эзләнүдә, яңа алымнар, формалар кулланып,һәр дәресен укучыларның күңелләрендә уелып калырлык итеп оештырырга тиеш.
Бу өлкәдә мин эзлекле рәвештә максатчан эш алып барам. Театр артистлары белән уздырган катнаш дәресләр моның ачык мисалы. 11нче сыйныфта Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасын өйрәнүне без Г.Камал исемендәге театрга сәяхәттән башладык.Спектакльне караганнан соң театрның мәшһүр артистлары Фәнис Җиһаншин һәм Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловалар белән катнаш дәрес ое штырдык. Нәкъ шушы артистларны сайлавымның сәбәбе: күп еллар буе бу артистлар Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасында төп рольләрне башкардылар. Сыйныф икегә бүленде: 1 якта журналистлар, 2 нче якта – тәнкыйтьчеләр. Артистларыбыз драманың көн кадагына сугылган проблемалары күтәрелгән өзекләрне уйнап күрсәттеләр, бәхәс һәм фикер алышулар аша драмада күтәрелгән актуаль проблеманы чишүгә ирештеләр, төрле тәрбияви мәсьәләләр яктыртылды. Бары тик намуслы хезмәт, үз эшеңә, профессияңә бирелгәнлек белән генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булганлыгына укучылар тагын бер тапкыр инандылар.
8 нче сыйныфта программа буенча “Татар театрының тарихы” дигән тема өйрәнелә. Бу дәреснең нәтиҗәлелеге югары булсын өчен без Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова белән түгәрәк өстәл янында әңгәмә оештырдык. Фирдәвес ханым театрның үткәне һәм бүгенге тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, бик күп кызыклы мәгълүмат бирде.Төрле образларның тарихы белән таныштырды. Дәресебез ахырында Фирдәвес Әхтәмова тудырган образлар буенча музыкаль викторина оештырылды.
5 нче сыйныфлар белән Фатих Кәримнең “Үлем уены”поэмасын үткәндә фронтовик-шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән очрашу, бөек композитор Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган дәресне Г. Камал театрының халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Фоат Әбүбәкеров, Илсөя Төхфәтуллиналар белән оештыру, 8 нче сыйныфлар белән Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасын Муса Җәлилнең музей-фатирында, 7нче сыйныфлар белән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен Тукай-Кырлай авылындагы музеенда өйрәнү укучылар күңелендә бу шәхесләргә карата чиксез зур хөрмәт, ә иҗатларыларына кызыксыну хисләре тәрбияләде. Бу кабатланмас очрашу мизгелләре укучыларга милләтебез белән горурлану хисләре уятты.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүнең тагын бер нәтиҗәле формасы – ул әдәби түгәрәкләрдер. Менә инде күп еллардан бирле мин мәктәбебездә түгәрәк эше алып барам. Башта түгәрәк күп еллар буе “Мирас” исемен йөртте. Халкыбызның бай мирасы, якты үткәне турында киң мәгьлүмат биргәннән соң аның исеме “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән исем белән алышынды. Башта укучылар белән сәхнә әсәрләрен мәктәп күләмендә оештырдык. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, һәр ел саен район күләмендә оештырыла торган театр фестивалендә катнашып, призлы урыннар яуладык. Безнең түгәрәккә йөрүчеләр бербөтен булып, чын мәгънәдә тату, бер-берсенә ярдәмчел коллектив булып тупландылар.
Менә шундый юллар, чаралар, формалар аша укучыларымда намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләргә тырышам мин. Инде сүземне барыгызга да уңышлар теләп, әдәбият дәресләремнең гимнына әйләнгән “Балама нәсихәт” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Иң беренче, кеше белән
Исәнләш үзең.
Чытык булма,борын чөймә,
Балкысын йөзең.
Беркайчан да, балакаем,
Кешедән көлмә.
Тыңлый да бел, сөйләгәндә
Сүзен бүлдермә.
Яман сүз белән күңелгә
Җәрәхәт салма.
Хәрәм малга кулың сузып,
Оятка калма.
Туганнарың, дустың белән
Ризыгыңны бүл.
Ятимнәргә, гарипләргә
Мәрхәмәтле бул.
Кешеләргә беркайчан да
Итмә явызлык.
Ялгыз булырга тырышма,
Кыен ялгызлык.
Вөҗданыңны, намусыңны
Беркайчан сатма.
Кырын эш белән чуалып,
Тормышың ватма.
Авырлыклар килгән чакта
Тагын шул сүзем:
Кирәк, балакай, өйрән син
Булырга түзем.
Игътибарыгызга рәхмәт!
Китапта күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләсенә карата әйткән мәгънәле, кызыклы фикерләре китерелә.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә
Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренең роле
Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак
ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә
бигрәк артка калып яши.
Борынгы грек философы Сенека
Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары җәмгыятьтәге үзгәрешләр барәбәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле җәмгыятьне үзгәртәләр.
Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.
Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.
Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясене роле зур булуын истә тотып, аңа җитди игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фэхреддин хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. Ул әхлак мәсьәләсенә шулкадәр игътибар биргән ки, китапларының исемнәрен дә әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән атаган: “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” һ.б. Шулай итеп, мәгърифәтче галим яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.
Ризаэддин Фәхреддин, мәктәп белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә баланы әдәп-әхлак ягыннан да тәрбияләргә бурычлы дип санаган. “Әдәби тәгълим” исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп, ул: “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”, - дип яза. Анда: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – и кирәкле бер эш булачактыр”, - дигән юллар да бар.
“Тәрбияле бала” әсәрендә Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннын да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр; ни сораса да, бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”, - дигән
Кече яшьтәге балалар өчен язылган “Шәкертлек әдәбе” дигән дәреслегендә галим этика, эстетик тәрбия белән бергә әхлак төшенчәсен дә киң һәм тирән яктырткан. Китапта күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләсенә карата әйткән мәгънәле, кызыклы фикерләре китерелә.
Ризаэддин Фәхреддиннең олы бер хәзинә дип атарлык “Нәсыйхәт” китабы укучыларны әхлак турында уйлауга этәрә, әби-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын үзләштерергә ярдәм итә. Ул җитешсезлекләрне бетерүдә, тәртипкә өйрәтүдә, әхлак тәрбиясе бирүдә отышлы.
Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләребезнең мирасын барлап, җентекләп өйрәнү, алар белән укучыларны таныштыру – төп бурычларыбызның берсе. Моннан күп еллар элек язылган ул рухи байлыклар, әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары бүген дә үз кыйммәтләрен югалтмаган. Алар татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану өчен кирәкле һәм файдалы материал булып торалар. Без, укытучылар, укучыларыбызны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын һичшиксез әхлаклы, миһербанлы булып үсәр!
Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан шәхес тәрбияләү (чыгыш)
2011-05-07 |
Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәтче, гыйлем иясе.
Әхлакый тәрбиягә ныклы нигезе гаиләдә салына. Ләкин шәхес гомер буе ата-ана канаты астында гына яши алмый. Шунлыктан энциклопедик гыйлем иясе Р. Фәхретдин "Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буе җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", – дип яза.
Шәкертләргә әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне. Р. Фәхретдин бу хакта: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, – дип язды.
Йомгаклау
Олуг галимебез Ризаэддин Фәхретдин “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язып калдырган. Гасырлар дәвамында буыннан-буынга бирелгән гомумкешелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре булып, илне, Ватанны ярату, олыны олы, кечене кече итеп тану, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, изгелекле, игелекле булып яшәү һ.б. санала. Шушы идеяләр нигезендә авыллар, шәһәрләр генә түгел, хәтта дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгән, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл иткәннәр.
Әхлак нигезендә иман ята. Иман сабаклары Коръәндә тәфсир ителгән. Димәк, без үз-үзебезне ничек кенә тынычландырырга тырышсак та, дингә, иманга кайтмый торып, бер генә мәсьәләне дә уңай хәл итә алмаячакбыз. Диннең төп бурычы — баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең ачкычы булып Аллаһны тану тора. Әгәр бу ачкыч югалса, тормышта туры юлны табу балага бик кыен булачак һәм ул туры юлга зур ялгышлар, фаҗигаләр аша, авырлык белән килергә мәҗбүр булачак, бәлки, моңа гомере дә җитмәс.
Дини тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз. Риза Фәхретдин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Минем шуны ассызыклыйсым килә.
Билгеле булганча, мәктәп программасына Р.Фәхретдиновның “Әсма, яки гамәл вә җәза” романы гына кертелгән. Анысы да татар мәктәпләрендә генә өйрәнелә. Бу исә, шәһәр мәктәпләрендә укыган татар баласының милли үзаңы һәм эчке дөньясы формалашканда Ризаэддин Фәхреддин тәрбиясе, иҗади мирасы бутенләй читтә кала дигән сүз. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары моңа юл куймасак иде.
“Туган авыл” шигырендә Тукай туган авылын исенә төшергәндә балачагын искә ала. Балачак, яшьлек – hәркемнең тормыш юлындагы кабатланмас гүзәл бер мизгел. Шагыйрьнең үзенең яшьлеген матур итеп кенә күрәсе килә. “Сөям җаным, тәнем белән” сүзләрендә туган авылга булган мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә югары булуы күренә.
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Туган авыл, хәтта ямьсез булса да, hәркемгә туган як, яшәгән урын, нәрсәләргәдер өйрәнгән урын буларак, ягъни кешенең үз гомере буларак күзаллана. Аның чишмәсе дә башка авыл чишмәләре кебек, суының тәме дә башка чишмәләр тәме кебек. Ләкин ул чишмә - күп мәртәбәләр күреп күңелгә сеңдерелгән чишмә. Суы – күп тапкырлар эчеп шифа алган су.
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм.
Туган авылы матур булып шагыйрьнең хәтерендә калган, чишмә суының тәме хәтерендә сакланган. Туган авыл туган җир булганга, беренче мәртәбә белем алган урын булганга кадерле. Балачагында кызык итеп уйнавы, эшләве дә хәтерендә. Димәк, Тукайга туган авылы балачагы, яшьлеге белән тиңләшә. Авылын ул яшьлеген сагынган кебек сагына, аның матурлыгы да яшьлек матурлыгы бизәгәнгә ямьле.
Үзе исән чакта ук шигырьләре белән бергә иң караңгы татар авылларына кадәр үтеп кергән, иң зәвыклы язучы hәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан беренче шагыйрь итеп танылган Тукай үзен бәхетле хис итәргә тиеш иде. Ә ул “Гомер юлына керүчеләргә” шигырендә ачына, зарлана:
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чактан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?
Тик шулай да, минемчә, 27 яшьлек егет үз иҗатының нинди тарихи әhәмияткә ия булачагын, үзенең нинди югарылыкка күтәреләчәген, үз баласын халыкның ни дәрәҗәдә бәяләячәген алдан ук күргән. “Ваксынмыйм” шигырендәге юллар шул хакта сөйлиләр:
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә, мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч hәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиргә мин кояш булмак телим!
Тукай эстетик карашларының нигезендә фән hәм мәгърифәтнең әhәмиятен халыкка пропагандалау зур урын алып тора. Шигырьләрендә белем hәм мәгърифәтнең халыклар тормышында гаять зур урын тотканы күрсәтелә. у идея Тукайның балалар hәм яшүсмерләр өчен язган әсәрләрендә бигрәк тә көчле гәүдәләнә.
Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас - бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс hич - кеше булган кеше.
Тукай дини хорафатлардан, юк-бар нәрсәләргә ышанудан котылуның белем hәм мәгърифәт аркасында гына булачагын күрә, шул идеяне поэзиягә сала. “Сабыйга” шигырендә:
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул,
- дип яза.
Тукай эстетик карашларында хезмәтне мактау идеясе шулай ук зур урын ала. “Эш”, “Зур бәхетләр”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Иртә”, “Япон хикәясе” кебек талантлы язылган әсәрләрендә Тукай яшәешнең нигезендә хезмәт ятканын күрсәтә. Гомумән, Тукайның иң зур hәм кыйммәтле иҗат катламы– шигырьләрендә, аеруча балалар өчен язылган әсәрләрендә. Шагыйрь бала психологиясен hәм үзенчәлекләрен бик яхшы белә, сабыйларның эчке дөньясын дөрес аңлый. “Ул балалар психологиясен тирәнтен аңлый, аларның рухларына керә белә иде”, - дип яза Г. Рәхим. Бу фикерне дәвам итеп, Х.Хәйри: “Тукай – бала аңының үзенчәлеген оста аңлап, шигырьләре белән балага гаять дәрәҗәдә оста якын килә белүче шагыйрь”, - ди. Ә инде Х.Хәйринең сөекле әдибебез турында әйтелгән: “Тукай балаларга ирекле тәрбия бирергә, аларга фән укытырга, hәр яктан үстерергә өндәде hәм балаларның культуралы, эшкә сәләтле, халыкны сөюче булып үсүләрен теләде”, - дигән сүзләре Мәҗит Гафурига да бик туры килә. Аның педагогик карашлары 1902–1905 еллардагы иҗатында, иҗтимагый эшчәнлегендә киң чагыла башлый. Ул иҗатының беренче җимеше булган “Гыйлем” дигән шигырендә үк ватандашларын укырга, аң-белемле булырга чакыра. Шактый күләмле бу шигырьнең hәр юлында фән hәм мәгърифәтнең әhәмияте пропагандалана.
Гыйлемнең кадерен бел – хасыйль булса,
Һәр нәрсә кыйммәт була, асыл булса.
Шагыйрь балага дөрес тәрбия бирергә, аларны йомшаклык белән, ягъни сабырлык белән укытырга өнди.
Йомшаклыклә балаңны укыт тәртип илә.
Дөрес тәрбия бирүнең кеше тормышында нинди зур роль уйнавы хакында әйтеп бирә.
Тәрбия лазем безнең татарларга,
Тәрбиялә гыйлем капусын ачалар да;
Тәрбия – гыйлемнең юлбашчысыдыр,
Тәрбиягә гыйлемне сачарлар да.
Әдип белем hәм тәрбия бирүдә туган телнең әhәмиятле роль уйнаганын яхшы аңлый, шуның өчен дә укытуның үзәгендә туган тел торырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Ул башлангыч класслар өчен язылган “Туган тел” дәреслекләренең беренче китабына эпиграф итеп Г.Тукайның “Туган тел” шигыреннән түбәндәге юлларны алган:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!
Габдулла Тукай кебек үк , туган теленә булган мәхәббәт хисен шигъри юллар аша әйтеп бирә.
Шул тел аркылы иман, уку-язуны үгрәнәм;
Шул тел аркылы укып - белеп булырмын чын адәм.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам hәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
( “Ана теле” )
Әдипнең әсәрләре, Тукай әсәрләре кебек үк, әхлак тәрбиясе өлкәсендә файдаланырлык материалларга бай. Ул яшь буынның ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итүен, уку өлкәсендәге тырышлыкны, хезмәткә намуслы карашны хуплый, мактануны, минминлекне күралмый. Әдип кешеләрнең тыйнаклыгын, киң күңеллелеген зурлый.
М.Гафури балалар өчен язган әсәрләрендә, тәрбиянең әhәмиятле чарасы буларак, хезмәтне киң пропагандалый. “Эш hәм белем” , “Эш”, “ Балалар эше”, “Нәсихәт” дигән шигырьләрендә ул хезмәткә дан җырлый.
Эш hәм белем бергә җыелсалар гына тормыш матур була ала.
Уку-язу белән коралланган
Кеше аңлы тормыш кора ала.
“Эш” hәм “Эшкә өндәү” шигырьләрен чагыштырып карыйк.
Габдулла Тукай:
– Зур бәхетләр сызганыл эшкә бирелгәннән килә.
Мәҗит Гафури:
– Якты көннәр, зур бәхетләр эшләгәнлектән килә.
Габдулла Тукай:
– Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиhад.
Мәҗит Гафури:
– Бер минут та бушка ятма, алга атларга тырыш.
Габдулла Тукай:
– Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба.
Мәҗит Гафури:
– Тыршып эшләүләр кешеләрне югары мендерә.
Шушы ике шигырьгә нигезләнеп, бөек шәхесләр арасындагы диалогны башкача да төзергә мөмкин. Ләкин ничек кенә төзесәк тә, шигырьләрдәге охшашлык юкка чыкмас, иҗатларындагы уртак мотивлар ачык күренеп торыр.
Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай кебек үк, татар hәм башкорт балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе була. Аның “Милли шигырьләр” дигән җыентыгына кертелгән шигырьләре балалар әдәбиятының нигез ташын тәшкил итә. Шагыйрь балалар әдәбиятына тормыш дөреслеге hәм яшь буынны тәрбияләү чарасы итеп карый.
Милләтебезнең бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай hәм Мәҗит Гафуриның балалар өчен язган әсәрләре, яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып, бүген дә тәрбияви әhәмиятләрен югалтмыйлар.
“Гаделлек hәм мәгърифәт җырчысы” дигән сүзләр ике әдипне дә бик дөрес характерлыйлар. Гаделлек өчен шигырьләре белән көрәш алып барган чорда аларның икесенең дә иҗади кәефләрендә өметсезлек мотивлары да сизелә. Әмма Тукайның тормыш hәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция караңгылыгына hәм капитал коллыгына каршы куелды. “Шагыйрь” шигырендәге:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
“Без китәрбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә, -
кебек мотивлар реакция килү белән куерып киткән өметсезлек уйларын кире кагалар.
Мәҗит Гафури да реакция елларын авыр кичерә. Беренче рус революциясенең җиңелүе, әлбәттә, аның көткән якты өметләрен, теләкләрен шик астына куя. Шуңа күрә шагыйрь иҗатында төшенкелек мотивларының әледән-әле сизелеп торуы да табигый. Аның алдына тормышның ачы бер хакыйкате үзенең ялангач рәхимсезлеге, объектив чынлыгы белән килеп басуын ул ачык аңлый:
Морадыңча тәгәрәмәс дөнья шары,
Нигә син хур булмыйсың моннан ары,
Дөньяның табигате таштан каты,
Тәэсир итмәс hич кешенең аhы-зары.
(“Тәэссеф”)
Гафуриның реакция чорындагы иҗаты шактый катлаулы. Аның шундый каршылык hәм кимчелекләренә карата Г.Тукай кебек алдынгы замандашлары туры, кыю тәнкыйть фикерләре әйтәләр.
Гафури - классик стиль, традицион шигырь тарафдары. Алай гына түгел, ул үзе шушы XX гасыр башында яңарган шигъри стильне тудыручыларның берсе. Яңа шигъри стиль турында сөйләгәндә ике шәхесне дә күздә тотабыз. Атаклы француз язучысы Луи Арагон хаклы рәвештә болай дип язды: “Тукай hәм Гафури поэзияләре татар совет язучыларына юл әзерләде...”
Г.Тукайның “Исемдә калганнар” һәм М.Гафуриның “Тормыш юлым” әсәрләре укучыларга патша Россиясендәге кешене эксплуатацияләүгә корылган җәмгыятьнең асылын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, изүче һәм изелүче сыйныф вәкилләренең кайбер характер сызыкларын, рухи сыйфатларын күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Алар аша укучылар иске җәмгыять тәртипләренә, андагы гаделсезлекләргә нәфрәт белән карарга өйрәнәләр, халыкның бу тәртипләргә түзеп тора алмыйча изүчеләргә каршы көрәшкә хәзерләнүләрен төшенәләр.
Хикәят- мәсәлләр – Г.Тукай иҗади эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше. Үз вакытында И.Крыловның мәсәлләрен дә файдаланып, ул “Энҗе бөртекләре” җыентыгын бастыра. Г.Тукайның прозасы кыска күләмле, бай һәм үтемле булуы белән игътибарны җәлеп итә, аның чәчмә әсәрләренә халык мәкальләрендәгечә тирән акыл, тапкырлык хас. Атап әйткәндә, “Аю мәҗлесе”, “Мактанчык куян”, “Чүлмәк илә казан”, “Чабак”, “Ташбака илә куян”, “Ике күгәрчен” һ.б. хикәят- мәсәлләрен укып балалар күпьяклы тәрбия һәм тәҗрибә алалар.
.Гафури мәсәлләр язганда тема сайлауга әдәби осталыкка И.А.Крыловтан өйрәнә. Хәтта байтак кына мәсәлләрен, “Маймыл белән күзлекләр”, “Җанварларга килгән үләт”, “Патша сайлау”, аңа ияреп иҗат итә. Кош-кортмы, хайваннармы – нинди генә образ булмасын, шагыйрь аларны кешеләр характерын һәм мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә алырлык итеп бирә. М. Гафури реакция елларында һәм аннан соң да күп кенә мәсәлләр яза: шуларның байтагында ачык әйтергә мөмкин булмаган үткен иҗтимагый фикерләрен үткәрә, социаль гаделсезлекнең четерек күренешләрен фаш итә. Менә “Әтәч белән Сандугач” дигән мәсәл. Монда тоткынлык һәм ирек мәсьәләләре куела. Сандугач көне-төне читлектә утыра, аңа җим бирәләр. Аның тамагы тук. Аңа әтәчнең иркендә чүплек башыннан җим эзләп йөрүе бик сәер тоела, һәм ул ирекле әтәчтән үзенчә көлә. Читлек эченә бикләнгән сандугач образында М.Гафури, һичшиксез, патша хөкүмәте һәм реакция тарафыннан тамак хакына, иреге чикләнгән, шушы язмышка канәгать булган, патшага яки байларга сатылган җырчыларны, яисә шагыйрьләрне күрсәтә һәм тәнкыйть итә. Ирекле яшәүчене иреген ашау – эчүгә сатып ирексез яшәүчедән өстен күрә.
Йомгаклау
Иҗат итү дәвере кыска булса да, Тукай үз гомерендә стиль ситуациясе кичерергә, яңа чорның яңа әдәби стилен тудыру ярышына катнашырга өлгерә. Иҗаты совет чорында да дәвам иткән Гафурига исә бер генә түгел, ике стиль ситуациясе үткәрергә туры килә. Әдип яңа чорда да гади кешенең йөрәгенә игътибарлы булып кала. 1902–1917 еллар арасында Мәҗит Гафури зур тормыш hәм катлаулы иҗат юлы үтә. Бөек халык шагыйре Тукай шигъри мәктәбе традицияләренә турылыклы булып иҗат итү аны чын мәгънәсендә күренекле әдип итеп танытты.
М. Гафури бервакытта да тоташ пессимизмга бирелми.Чөнки ул йөрәге белән халыкка береккән шагыйрь. Халыкка исә пессимизм – ят нәрсә. Ярлыларның хәленә ачынып, аларга бөтен йөрәк җылысын биргән, аларга азатлык бирергә хыялланып шагыйрь төшенкелеккә бирелә алмый иде. Гафури да, Тукай шикелле үк, тарихи язмышны үзенең халкы, туган иле белән бергә кичерәгәген, бары тик үзенең кайгы – хәсрәте белән генә яшәргә теләмәвен белдерде. М.Гафури халкы белән бергә булып, аның киләчәге турында кайгыртып, үткәнен күрсәтеп иҗат иткән шагыйрь һәм язучы иде. Аның геройлары һәрвакыт халык арасыннан чыккан кешеләр. Тукай әйткәнчә, аның күзе күпне күрде, колагы күпне ишетте.
Сүзне йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: үзләренең соңгы сулышынача шагыйрьләр кулларыннан каләмне төшермәделәр, илhамлы җырчы, көрәшче булып калдылар. Аларның иҗат мирасы яши hәм яшәр.
Чыгышымны мондый сүзләр белән тәмамлар идем: бер чорда яшәгән әдипләребезнең иҗатында уртак мотивларны күп табарга мөмкин, чөнки әдәбият – тормышның чагылышы.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле чиксез зур. Аның ярдәмендә без баланы тормышка әзерлибез. К.Д.Ушинский “үле булмаган, максатсыз булмаган һәртөрле укыту баланы тормышка әзерләүне күздә тота”, - дип язган.
Әдәбият фәне - иң тормышчан фән. Ул үлә алмый. Аны тормышның бернинди фаҗигасе дә яшәүдән туктата алмый. Шулай булгач, әдәбият – мәңгелек.
Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз – үзен ничек тотарга өйрәтүче башка фән, минемчә, юктыр. Моңа бары тик әдәбият кына өйрәтә ала. Бары тик ул гына тормыш – чынбарлыкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз – үзен тотышын күрсәтә, әдәби геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә – тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүләрен аңлата. Бары тик әдәбият кына кешене сәнгатьле итеп сөйләргә, киң итеп фикер йөртергә, үз карашын төгәл итеп әйтеп бирергә өйрәтә.Безнең татар әдәбияты – бай, күпкырлы әдәбият.
Яшь буынны тәрбияләүгә әдәбиятыбыз зур өлеш кертә. Ул укучыны игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтә.Әдәби әсәрләрдә кешелекнең тормыш тәҗрибәсе, рухи эзләнүләре, фикер, акыл байлыгы саклана. Әсәргә тиешле бәя биреп, нәтиҗә ясарга өйрәтү – безнең бурыч. Без, үз чиратыбызда, матур әдәбиятның яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышуын онытмаска тиешбез. Бүгенге көндә яшьләрне кешелексезлектә, битарафлыкта гаепләргә яратабыз. Бу фикер белән бик үк килешәсе дә килми. Мәсәлән, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен караган кыз һәм егетләрнең күзләрендә яшь булу – моның киресен сөйли түгелме? Лый – елый спектакль караган кыз һәм егет җинаятьче була да алмыйдыр ул?!
Бәхәссез: без һәммәбез дә, кем генә булмыйк, нинди генә тормыш юлларын үтмик, тәрбия җимеше. Тәрбиянең бөтен дөньяга, барлык халыкларга хас принциплары була. Бу безнең татар халык аыз иҗатында да чагылыш таба. Камыр батырларыбыз булса да, юләрләребез (Иван – Дурак) юк. Без бервакытта да “Эш юләрләрне генә ярата” (работа любит дураков) дип әйтмибез. Мич башында утырган килеш кенә урманга утынга барып килмибез. Киресенчә, “Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп” Баштагыча булса, татар халкы күптән юкка чыгар иде. Безнең халык тырыш. Аны шул яшәтә. Ф.Хөснинең “Җәяүле кеше сукмагы”, И.Газинең “Онытылмас еллар”, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, “Намус” романнары халкыбызның иң авыр елларда да үз намусына тугры калуы, тырышлыгы нәтиҗәсендә менә дигән балалар үстерүе турында сөйлиләр.
Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән һәм анализланган мәкаль, әйтем, табышмак, әкият, мәзәк, миф, легенда, дастаннар укучыга халкыбызның бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, аның иксез – чиксез акыл – зиһен, тел – сүз хәзинәләрен, күп гасырлар буена тудырып, туплап килгән югары әдәп - әхлак нормаларын, күркәм гореф – гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр.
Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә кайбер уйланулар һәм биремнәр укучыларга билгеле бер нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Мәсәлән, Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү барышында, без, гадәттә, балаларда хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куябыз. Ә менә башкорт Әлемгол образына аз игътибар итәбез. Шушы образ балаларда иман, кыйбла тәрбияләүдә зур урын алып торыр иде. Вакытында явызлык эшләгән, көрәшкәндә сиздерми генә Хафизны аяк чалып егуга ирешкән бу башкорт гомере буе үз – үзен битәрли. Аңа намусы тынычлык бирми. Кылган гамәлләре өчен ул Ходайдан кичерү сорый. Күрәсең, ул шәфкатьлелек, игелек дигән бөек көч алдында баш ия. Әнә шундый кылган эшләребез алдында җаваплылык хисе тою, үзанализ ясау җитми кешеләргә.
Минемчә, хәзерге тәрбиянең төп кимчелеге – аның сүзгә корылуында, ягъни тәрбияне сүз белән аңлатып чикләүдә. Ә әдәби әсәр сүздән генә торса да, кешегә турыдан – туры “болай бул, алай эшләмә” дип әйтми: аның үзенә уйланырга, нәтиҗә ясарга, карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Дөньяда матурлык белән бергә ямьсезлек тә яши гадел булмаган сугышлар бара, кеше үтерүче бәндәләр, исерек кешеләрне күрәбез. Сәнгать матурлыгының могҗизалы көче шунда ки, әнә шул ямьсезлекне күрсәтү аша да кешеләрне матурлыкка, яхшылыкка этәрә. Мондый әсәрләр кеше күңелендәге матурлыкны арттыра, ямьсез хисләрдән чистарта. Әдәбият менә шушы вазифаны башкара.
Шулай итеп әдәбият укучыларга рухи тәрбия бирә, Ватанга, туганнарына мөнәсәбәтне дә, төрле яктан белемле булуны да, милли хәзинәләргә сак карашны да, дини һәм милли йолаларны хөрмәт итүне, өйрәтүне һәм башкаларны да күздә тота.
Әдәбият – сәнгатьтәге матурлык чыганагы.
. Минһаҗева Л.И. Татар балалар әдәбияты. Казан, 2009
Агыйдел" повестенда М. Әмир герой характерын бирү остасы буларак ачыла. Аның геройлары эштә, хәрәкәттә күренәләр, бер-берсенә охшамыйлар. Геройларның шәхси кичерешләргә бай итеп бирелүе повестьны уңышлы иткән тагын бер сыйфат дип әйтергә мөмкинлек бирә.
Тулаем алганда, повесть яшьлеккә хас хыял-омтылышларны, хис-кичерешләрне, укымышлы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын, авыл халкына ярдәм итәргә тырышып йөрүләрен − җәмгыять өчен бик кирәкле, беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган сыйфатларны тасвир итә. Әсәр ягымлы, җылы, лиризмга төреп язылган, теле матур.
Әсәрдә чорның, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең драматизмы да оста чагылдырылган; гыйбрәтле, сабак булырдай фикерләр дә күренеп китә. Яшьләрнең бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре, халыкның ятимнәргә ярдәме, матурлыкка тартылуы − бүгенге көндә дә гыйбрәт алырлык күренешләр.
Шулай итеп, М. Әмирнең "Агыйдел" повесте чорның драматизмын тоярга, күзалларга ярдәм итә. "Агыйдел"дә әдип 1927 еллардагы авыл тормышын, ягъни тоташ колхозлашу башланганчы булган хәлләрне бәян итә. Повесть белән танышкач, әдәбият, сәнгатькә, бөтен җәмгыятькә көчләп тагылган чор карашларын тирәнрәк аңлыйсың. Тагын шуны да әйтергә мөмкин: автор кулакларны байлыклары өчен гаепләми, ул аларны конкрет җинаять өчен кулга алдыра. Әсәрдә, гомумән, чыннан да бай дип әйтерлек зур мөлкәт ияләре күренми.
"Агыйдел" повесте бүген дә кеше күңелендә матурлык уятучы әсәр булып кала бирә.
М. Мәһдиев әсәрләрен укыганда, образларның төрлелегенә, һәрберсенең үзенчәлегенә хәйран каласың. Бик күп алар: кайберләре синдә елмаю тудыра, кайберләре күздән яшьләр китерә. Ул геройлар белән бер очрашкан кеше, минемчә, аларны оныта алмый. Язучының "Без − кырык беренче ел балалары" әсәрендәге "натуралист Әркәшәсен", "шовинист Әлтәфиен", малайларны үз итеп, яратып, "ребятки" дип дәшүче Фәтхиевичне, хуш исле тәмәке өчен җанын бирергә әзер торучы география укытучысын, ата кара тараканның кан әйләнешен сорап, укучыларның теңкәсенә тигән биологны һәм Арча районының төрле авылларыннан җыелган, һәрберсенең аерылып торган үз киемнәре, гадәтләре, холык-фигыльләре булган сугыш чоры малайларын ничек яратмыйсың? "Фронтовиклар"дагы үзенең сугышчан дусларын сагынучы укытучы Рушад, балачагы ятимлектә үткән, нужаны да күп татыган Гата, югары белемле, нәзакәтле, гүзәл Нәркис, көмеш тавышлы Мостафа, әдәпле һәм ихлас Бәлкыйс шикелле геройлар синең якын дусларыңа, теләктәшләреңә әверелә. Саный китсәң, йөрәккә уелып калырлык андый герой-образларны бөтен әсәрләреннән дә табып була.
М. Мәһдиев үзе сурәтләгән геройларга үзе дә гашыйк. Менә шуңа күрә дә алар күңелгә сеңеп калалар, ышандыралар.
Язучы үз авыллары турында гына язмый. Аны олы дөнья проблемалары борчый, җир шары сулышы аның йөрәге аша уза. "Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган", − ди әдип. Минем бу сүзләр белән килешәсем килми. Чыккан. Бу авылдан татар халкының Бөек язучысы, Г. Тукай бүләге лауреаты, юморга бай тел остасы, әдәбият галиме, педагог, остаз, Т. Галиуллин сүзләре белән әйткәндә, "авылның соңгы философларының берсе, соңгы могиканы" Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев чыккан. Ул татар прозасына өр-яңа нәрсә − сагышлы юмор һәм моңлы лиризм алып килде. Ул безнең әдәбиятта шушы сагыш һәм моңы белән мәңге калачак.
Муса Җәлил. Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Аның турында шактый китаплар язылган. Үз әсәрләре томнар булып дөньяга таралган.
М. Җәлил бернинди дә мифик герой түгел, ә гап-гади кеше. Шагыйрьнең кеше буларак батырлыгы гильотина пычагы астына кергәндә елмаю гына түгел, ул елмаюга каһарман гомере буе әзерләнгән. Без аны геройның унбиш-уналты яшендә язган беренче шигырьләреннән үк күрәбез.
Теләсәләр асарлар,
без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта да
булмабыз кол!
Мусаның да яшисе килгән бит. Бу якты дөньяда яшәүдән кем туйган? Гомере киселгәндә аңа әле 38 яшь кенә булган. Ир кеше бу яшьтә дөньяның, тормышның тәмен белеп, тоеп, татып яши. Намус, воҗданына тап төшермәс өчен шулардай ваз кичүне чын ирләрнең төп бурычы дип санаган кеше генә авырлык килгәндә бөгелеп төшми. Намус, вөҗдан турында сүз барганда, тормыш белән сатулашуның хыянәткә илтүен яхшы белә шагыйрь. Шуның өчен дә ул аягында нык басып тора, еламый, сыкранмый, сукранмый. М. Җәлилнең 1943 елда язылган “Үлемгә” исемле шигыре бар. Үзен нәрсә көткәнен белеп язылган шигырь. Шагыйрь үлемгә мөрәҗәгать итә.
Синең белән ләкин тартышудан
Һич бизмәде күңлем.
Батырам дигән саен, мин упкынның
Эченәрәк кердем.
М. Җәлил үлем көткәндә дә халкы, гаиләсе, Ватаны турында уйлый. Халкына биргән антына тугрылык аның һәр шигырендә чагыла.
Байрак итеп илгә турылыкны
Утны-суны кичте бу егет,
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
Фашист тоткынлыгында үлем җәзасы көтеп ятканда шагыйрь уйлана. Аны шагыйрьнең тоткынлыктагы урыны турындагы сораулар борчый. М. Җәлил шундый фикергә килә: илгә, җиргә афәт килгәндә, шагыйрьләр, кешелекнең намусы булып, сугыш кырына беренче булып чыгалар. Тоткынлыкта исә шагыйрь − көрәшче. Ул монда шигырь язу осталыгын гына күрсәтеп калмаска, ә үз иленең патриоты, чын дус икәнен дә исбатларга тиеш.
Шагыйрь туган ягын, дусларын сагына. Муса туып үскән Оренбург далалары, Тукайлы, Сәйдәшле Казан, гөрләп торган Мәскәү шәһәре, нәни кызчыгы Чулпан − шулардай аерылсаң, яшәүнең ни кызыгы бар? Тик канатлар киселгән, язмыш хөкеме чыгарылган.
М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" − шагыйрьнең чын йөзе, батырлык үрнәге. Бу үлемсезлекнең төбендә халык рухы ята. Әгәр минем туган халкым шундый горур, батыр булмаса, Муса Җәлил кебек егетләр туар идеме икән? Халыкта шундый мәкаль бар: "Аттан ала да туа, кола да туа". Билгеле, хыянәтчеләр дә булган. Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен фашистка саткан хыянәтче җан булуын да беләбез. Андыйларны шагыйрь "Хаин" дип атый.
Юк сиңа кешечә көн итү,
Бикләдең син гомер юлыңны, −
дип, үз хөкемен чыгара. Җәлил дә исән кала алган булыр иде. Аның алдында ике юл тора: берсе фашистларга хезмәт итү бәрабәренә татлы, рәхәт тормыш, икенчесе − көрәш һәм газаплар, үлем. Шагыйрь икенчесен сайлый. "Дуска" дигән шигырендә ул:
Батырлык һәм илгә турылыкны
Шушы үлем белән белдерик, −
дигән катгый сүзен әйтә.
М. Җәлил, Германия суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителсә дә, аның башын кисүче җәллад немец милләтеннән булса да, халык белән фашизмны бутамый, немец халкына үч сакламыйча дөньядан китә. Фашизм богавы салынган немец халкына мөрәҗәгать итеп, әрнүле шигырен яза.
Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,
Кояш чыксын Алман җирендә.
Фашизм илебез халыкларын бер-берсенә каршы котырта, әсирлектәге солдатларны төрле милләтләргә аерып, легионнар төзергә маташа. Көчләп җыелган бу легионнардагы әсирләр Ватаннарына каршы сугышырга тиеш булалар. Ләкин фашизм идеологлары максатларына ирешә алмыйлар, аларның планнары җимерелә. Шагыйрьнең бу хәлгә дә җавабы әзер.
Бер ананың туган балалары −
Ташкын булып бергә кузгалдык,
Һичкайчан да, һичбер көч алдында
Җиңелмәс бу изге туганлык.
Шагыйрьне һәр адымда үлем сагалый. Аның һәрбер сүзе фашистларны котырта. Алар шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен өзгәләп атарга әзер. Җәлил боларны яхшы аңлый, һәртөрле ыгы-зыгы, ваклыкларны гаепләргә үзендә көч таба.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю −
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
"Моабит дәфтәрләре" шигырьләре − үлемнең шәфкатьсез кулыннан тартып алынган шигырьләр. "Шагыйре − үлемсез, шигырьләре − үлемсез", - дип язган иде С. Хәким.
М. Җәлил, аның көрәштәшләре, аларның иҗатлары, үлемнәре турында уйланганда, тормышның мәгънәсенә тирәнрәк төшенәсең.
[1] Мансур Вәли – Барҗылы. Күңелем кошы. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004.-Б.49
[2] Еники Ә. Әсәрләр. 5 томда; 3 том // Еники Ә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.-31б.
Цветение вишни в лунную ночь
Калитка в сад
Разлука
Новый снимок Юпитера
Самый главный и трудный вопрос