Укучылар "Яшь әдәбиятчы" түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Шигырь язу осталыгы булган укучылар да бар.
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_abyy_turynda_shigyr.docx | 15.48 КБ |
Минаҗева Алинә Рәфис кызы
«Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта мәктәбе”
Тукай абый туган көн
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай абый туган көн!
Аны бүген искә ала
Бөтен дөньяда һәркем.
Тукай абый-бөек шагыйрь,
Яши безнең йөрәктә.
Язган безгә бик күп шигырь,
Ул яшәргә өйрәткән.
Мәсәлләр дә язган ул,
Һәм безгә әкиятләр.
“Шүрәле”, “Су анасы”,
Тагын күп хикәятләр.
Һәр шигыре, әкияте
Тәрбия бирә безгә.
Дөньядагы хәлләрне
Аңлата үзебезгә.
“Туган телне” укып-җырлап,
Ачыла һәркем теле.
“Милли моңнар”ны укып,
Беләбез Әллүкине.
Алдашмаска, урлашмаска
Өйрәтә “Су анасы”.
“Пар ат” шигырендә мактый
Безнең Казан каласын.
Кирәкми зарланырга дип
Киңәш итә “Шүрәле”.
“Безнең гаилә”дә без җидәү,
Яле килеп күр әле.
Туган якны хөрмәтләргә
“Туган авыл” өйрәтә.
Әни безне йоклатканда
“Бишек җыруы”н көйләтә.
Яшьтән тырышыгыз, ди
Безгә “Кызыклы шәкерт”.
Сиңа да рәхмәт әйтер,
-Кәҗәкәйгә печән керт.
Бөтен җирне карга күмә,
Шатландыра “Ак бабай”.
Рәхәтләнеп уйный, көлә,
Ял итә “Ялкау Маэмай”.
Моңлана ялгыз башы,
Агыза күз яшен “Бичара куян”.
Тик кенә торганда каплап ала
Бар җирне кышын “Буран”.
Дәресе беткәч уйный сабый,
“Эш беткәч уйнарга ярый”.
“Кышкы кич”тә җыелып утырып,
Балалар китап карый.
Бик тырыш , хезмәт сөя,
Иренми ул “Карлыгач”.
Мәче тырнагында беркайчан
Сайрамас шул сандугач.
Җен-фәләнгә ышанмаска
Өйрәтә бит “Сабыйга”.
“Ике эт” мәсәлендә
Сөйләнә бер вакыйга.
Күпне белдек, күпне күрдек
Тукай абыйны укып.
Туган телне, милләтне
Саклыйк, һәрвакыт яклыйк.
Мөмкинлекләр бүген күбрәк,
Тырышлык кына кирәк.
Үз халкының үткәнен
Белмәгән инде сирәк.
“Бәйрәм бүген”, чыннан да,
Тукай абый туган көн!
Зур шатлык бүген дөньяда,
Татар “ үсә” көннән-көн!
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Как я избавился от обидчивости
Сторож
Развешиваем детские рисунки дома
Серебряное копытце
Комментарии
"Тукай абый туган көн" шигырь.
Иҗади уңышлар сиңа, Алинә!