Хикәя "Мәшәкатьле дус"
Вложение | Размер |
---|---|
ilham_galiullina_.doc | 40.5 КБ |
Фамилия, исем: Галиуллина Алинә Фәнис кызы
Туган елы: 2002нче ел
Район: Биектау районы
Авыл: Солабаш авылы
Мәшәкатьле дус
- Нишләргә инде миңа хәзер?!
Парта өстендә утырган Камил өметле күзләре белән үзенең дустына карады. Аңа Олегның шоколад төсендәге күзләре текәлде.
-Белмим.
Рус малае булса да, татар авылында инде унбиш ел - туганнан бирле яшәгәч, татарчаны әйбәт белә иде Олег. Малайларның сөйләшүен кыңгырау туктатты. Камил парта өстеннән төшеп, парта артына утырды. Укытучы Фирдәвес абый керде. Бу - карт кына, кечкенә, тыныч абзый. Акрын гына үз урынына утырып, Фирдәвес абыйлары тарих китабын ачты, дәресне аңлата башлады. Арткы партада утырган Камилнең башында Пётр беренче түгел, ә беренче мәхаббәте турындагы уйлар иде. Менә кичә ул тагын, инде ничәнче тапкыр, йөргән кызы Алсу белән кычкырышты. Үзенең дөрес түгел икәнен аңлап та, вакытында туктый алмыйча, Алсуга начар сүзләр әйтә торган гадәте бар аның. Монысында да шулай булды. Әле ярый дусты Олег бар. Ул һәрвакыт Камилгә булышып килде. Менә бүген дә ул нәрсәдер уйлап тапкандыр? Камил шыпырт кына Олегка дәште.
Олегның Камилгә ачуы килсә дә, дустына булышмый булдыра алмый иде.
- Ни эшләргә?.. Ни эшләргә?.. Гафу үтенергә кирәк!
Камил үзе дә сизмичә кычкырып җибәрде, сыйныфтагы уналты күз аңа карады, шуларның икесе - Фирдәвес абыйныкы.
- Ахматов, тынычланыгыз!
Бер Олегның гына моңа исе китмәде, ул болай да дустының шулай кычкырасы икәнен белә иде. Камил беркайчанда, хәтта үзе гаепле булса да гафу үтенми, ул аны түбәнлек дип кабул итә. Олег бу очракта Алсу ягына басты. Камил аркасында Алсуның ничә тапкыр “ике”леләр алганы, аны яклыйм дип, кыен хәлләргә калганы бар, ләкин бервакытта да гафу сүзләрен ишеткәне булмады. Олег Камилгә гафу үтенергә кушты. Нишләр аның дусты? Ул үзенең сары чәчле дустына күпме карап утырса да, бу сорауга җавап таба алмады.
Тиздән дәрес бетүе турында хәбәр итеп, кыңгырау да шалтырады. Фирдәвес абый тактага өй эшен язып, акрын гына кабинеттан чыгып китте. Балалар да җыена башлады. Алда - рус теле дәресе. Камил җыенып чыгып китте, ә Олег Алсу белән сөйләшеп алырга булды. Кабинетка сигезләр керде, Алсу сыйныфы. Сары чәчле, соры күзле, сылу кызны әллә кайдан күреп алды ул:
Коридор буенча акрынлап кына барып, Олег әйтеп куйды:
Олегка әйтеп бетерергә ирек бирмичә, кыз аны бүлдерде:
- Кайгырса, гафу үтенсен!
- Мин дә аңа шулай дидем үзе, ләкин син аның нинди кеше икәнен үзең дә беләсең бит.
Алсу белә иде.
Олег рус теле кабинетына китте, үзенең яраткан арткы партасына дусты янына килеп утырды. Камил нидер уйлана иде. Бу Олегны тагын да борчуга салды. “Тизрәк дуслаштырырга кирәк боларны, югыйсә, Камилнең укуының тагын рәте-чираты калмый, “икеле” гә төшеп бетәчәк, - дип уйлап куйды ул.
Кыңгырау шалтырады, сыйныф бүлмәсенә яшь кенә укытучы Наталья Павловна керде. Укучылар аны Наташа апа дип кенә йөртәләр. Наташа апа гел елмая, балалар аны “иң яраткан укытучы” дип йөртәләр, өй эшен аз гына бирә торган гадәте бар иде аның. Татарчаны да, русчаны да яхшы белә ул. Берәр укучы җавап бирә алмаса, “Ты менә расстроил” дип әйтүдән ерак китми. Сыйныфка кереп, Наташа апа балаларга елмайды. Дәфтәрләрне өләшеп, яңа теманы аңлата башлады. Камил генә аны тыңламады.
Берсе артыннан берсе дәресләр үтте... Җиденче дәрес бетү белән, Камилгә “Алсу янына барырга кирәк” дигән фикер килде. Инде ишектән очып чыгып китәм дигәндә, аны Олег тавышы туктатты.
Камил авыр сулап, сумкасына китапларын тутырып, аны җилкәсенә асты да кабинеттан чыгып китте. Олег ни уйларга да белмичә басып калды.
Бу минутта Алсу нәкъ бер кат астарак иде. Кабинеттан чыгуы булды - аны Камил каршы алды.
- Камил!
- Алсу!... Минем сиңа әйтәсе сүзем бар... Монысы сиңа...
Ул кулындагы шоколадны Алсуга сузды.
- Алсу, мин синнән гафу үтенмәкче идем... Мин хаклы түгел...
Алсу елмаеп куйды, Камилнең кулындагы шоколадны алды, беразын аңа да бүлеп бирде. Камил шатлыгынан ни эшләргә дә белмәде, ул Алсуның сумкасын кулына алды:
Алсу көлеп җибәрде. Ничек ярата Камил аның көлүен!
Камил Алсуны өенә кадәр озатты, аннары үзләренә таба борылды. Өенә кайтып җитеп, сумкасын бүлмәнең бер почмагына ыргыткач, кулына телефон алды. Олегның номерын җыйды, күңелле тавыш белән:
- Оле-е-е-г! Мин Алсу белән дуслаштым! Гафу да үтендем! - диде.- Рәхмәт киңәшең өчен. Карале, малай, менә син миңа һаман булышасың, ә үзеңнең яраткан кызың да юк. Нишләп шулай бу, ә?
- Белмим инде, - трубкадан көлү тавышы ишетелде,- бәлкем, синең проблемаларны чишә-чишә, үземә вакыт та калмыйдыр?
- Ярар инде, гафу ит, Олег дус.
Олег аптырап калды: Камил гафу үтенде. Болай булса, эш алга бара, хаталарын төзәтергә көч табачак Камил дә.
Лиса Лариска и белка Ленка
Сочини стихи, Машина
Лист Мёбиуса
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Проказы старухи-зимы