Һәр кеше дә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүен, беренче тапкыр хәреф танырга һәм язарга өйрәткән укытучысын хәтерли торгандыр.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaratkan_ukytuchym._fahrtdinov_a.a.docx | 17.53 КБ |
Фахртдинов Альфир Алмасович
Минем яраткан укытучым.
Әле кайчан гына мин тәүге тапкыр мәктәпкә укырга килгән идем. Әнием мине озата килде. Борчылуым, куркуым йөземә чыккан булгандыр инде, ул да бераз каушый төште, мине юатырга тырышты. Югыйсә, беренче баласын укырга илтми бит инде. Ни кызганыч, әти генә малайларының мәктәпкә укырга барганнарын күрми калды. Белмим, нигәдер бу уйлар миңа тынгылык бирмәде. Уйларыма уралып, бөтен куркуларымны, дерелдәүләремне җиңеп, мәктәп бусагасын атлап кердем. Бар дөнья гөрли, мәш килә. Күңелле музыка яңгырый, бар җирдә гөлләр, шарлар, матур костюм-чалбар кигән малайлар, ак алъяпкыч кигән кызлар. Борынга хуш исле чәчәк исе килеп бәрелде. Үземне әкияткә эләккәндәй хис иттем. Шулвакыт кызлар, егетләр арасыннан, елмаеп, бер апа килеп чыкты. Ул миңа шундый ягымлы итеп карады. “Хуш киләсең, Альфир, әйдә түрдән уз. Мин синең укытучы апаң булам. Исемем Хәлимә”, -дип әйткән сүзләреннән читенсенеп киттем. Бөтен битемә алсулык йөгерде. Оялып кына укытучы апам белән исәнләштем. Әни белән сөйләшеп алгач, укытучы апам мине җитәкләп алды һәм сыйныф бүлмәсенә алып керде, башка укучылар белән таныштырды. Шул көннән апам миңа икенче әни булды... Әйе, арттырып әйтүем түгел. Хәлимә апа балаларга чын аналык назы белән эндәшә. Ул аларны үзенең уллары һәм кызлары кебек якын күрә. Тыныч, сабыр, йомшак күңелле, тырыш, акыллы, игелекле, гадел, итәгатьле минем укытучы апам. Беләсезме, аның яхшы сыйфатларын санап чыгарга сүзләр дә җитмәс кебек. Кулларын ипләп кенә җилкәгә куйганда, ниндидер җылылык тоям мин. Беренче тапкыр хәреф танырга да, язарга, укырга, санарга да Хәлимә апабыз өйрәтте. Бөтен тырышлыгын, сабырлыгын куеп өйрәтте ул безне. Мин аның бер генә тапкыр да укучыларга тавыш күтәреп эндәшкәнен хәтерләмим. Аның белән шундый рәхәт, тыныч иде. Апабызның кул эшләренә нинди оста икәнлеген белсәгез иде сез! Бөтен якка да сәләтләре булган укытучыларның берсе иде ул. Үзе җырлый, үзе бии, үзе оста итеп сөйли, җитмәсә, тегә, чигә, бәйли. Безгә әллә нинди матур-матур җырлар, төрле-төрле биюләр өйрәтте. Курчаклар тегеп, театрлар да күрсәттек. Мәктәптә “Оста куллар” түгәрәге оештырып, укучыларны да бик күп төрле һөнәрләргә өйрәтә Хәлимә апабыз. Ә сез менә безнең сәйләннән ясаган чәчәкләребезне, гөлләребезне күрсәгез, хәйран калыр идегез. Апабыз безнең спортны да бик ярата. Кыш җитсә, чанада, чаңгыда, тимераякта шуа, ә җәен исә велосипедта җилдерә генә. Без дә аңардан калышмыйбыз инде. Сыйныф белән бергәләп тауга да, шугалакка да йөрибез. Җитмәсә кызыклы экскурсияләр дә оештырып торабыз. Авылыбызның тауларына, урманнарына да бардык. Хәтта узган уку елында Казан шәһәрендә һәм Болгарда да булдык. Укытучы апабыз безнең мәктәп тормышын кызыклы итү өчен бик зур тырышлык куйды. Ул бездә игелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләде. Көчле рухлы, тәртипле, акыллы, гадел булырга өйрәтте. Мәктәпкә барасы килеп торганда, рәхәт инде ул! Хәлимә апабыз үзе дә дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кызганычка каршы, күптән түгел юл һәлакәтендә олы малаен югалтты. Шулай булса да, үзенең кайгысын бер дә күрсәтмәде. Һәрвакыт елмаеп сыйныфка керә, көне буе күтәренке кәеф белән йөри. Әле бит апаның өендә дә беләсезме күпме эше?! Сыерлары, бозаулары, сарыклары, тавыклары... Алар да аның кайтканын сагынып көтә торганнардыр инде. Ничек җитешә икән безнең апабыз?! Шаккатырсың! Кызганычка каршы, без инде быел бишенчегә күчтек. Дүрт ел буе әниебез кебек саклап үстергән Хәлимә апабыз белән аерылышырга туры килде. Ләкин бит без еракка китмәдек. Апабызны көн саен күреп торабыз, янына кереп, хәлен беләбез. Апа да безне сагына бугай. Ай-яй усал аның быелгы берләре. Безгә бер дә охшамаганнар. Менә шундый минем яраткан укытучым- Хәлимә апам. Үземнең остазыма сәламәтлек, хәерле гомер, бәхет, акыллы һәм тырыш укучылар теләп калам. Апабызның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырбыз!
Выбери путь
Четыре художника. Осень
Щелкунчик
Акварель + трафарет = ?
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Комментарии
"Минем яраткан укытучым"
Иҗади уңышлар!