Шигырьләр җыентыгы
Вложение | Размер |
---|---|
chishm.docx | 356.24 КБ |
Татарстан Республикасы МБ “ ЛМР “
“ Ленингорск шәһәре 5нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” МАББУ
Шигъри тәлгәшләр
Аскарова Алинә шигырьләре
Гүзәл калам.
Гүзәл шәһәр - Лениногорск,
Мәңге яшь булып кала.
Аерылып киткән чакта,
Сары сагышка сала.
Сагындырып һәрчак каршы ала,
Моңсу озата һәрбер юлчыны.
Синдә генә күңелем ләззәт таба,
Онытамын кайгы – борчуны.
Горурланып яши халкым бүген,
Дан тотасың тирә – якларда.
Мәңге яшә, калам! Исемең
Яңгырасын дәртле җырларда.
Газиз әниемә.
Изгеләрдән - изге кем дисезме?
Ул бит минем - газиз әнием.
Кайгы, борчу баскан йөрәгемне
Юатырга җитә бер сүзең.
Төшләремдә куркып уянганда,
Яннарыма килә әнием.
Чәчләремнән назлап сыйпаганда,
Тынычлана минем күңелем.
Күпме сөю, назын бүләк итә,
Кояш кебек балкый күңелдә.
Бар баласы аңа рәхмәт әйтә,
Ә урыны йөрәк түрендә.
Ходай сиңа саулык насыйп итсен,
Кылган өчен җирдә изгелек.
Ә йөзеңдә гел елмаю булсын,
Бәхет юлдаш булсын мәңгелек.
Бөек Тукай.
Ямьле язлар алып килде,
Безгә горур Тукайны.
Аның шигырь, әкиятләре,
Куандыра һәрбер баланы.
Тукай дигәч килеп баса
Бөек шагыйрь,зур кеше.
Бүгенгәчә сакланган бит,
Шигырьләренең көче.
Кечкенәдән күпне күргән :
Җәберләү, хурлау, золым.
Ә бүген илем олылый
Үзенең данлы улын.
Шигырендәге һәрбер сүзе
Йөрәккә барып тия.
Искә алып халкым аны,
Олылап башын ия.
Саримова Назилә шигырьләре
Ангина
Кич буе чана шудым,
Сеңлем Айзилә белән.
Тирләп- пешеп уйнагач,
Ятам ангина белән.
Соң гына йокыдан уяндым,
Мәктәпкә дә бармадым.
Өйдә беркем дә калмаган,
Барысын сагынып еладым.
Тышка карыйм әле диеп,
Тәрәзәгә күз салсам-
Бернидә күрә алмадым,
Аны буран каплаган.
Ярар, бу юлы терелгәч,
Шарфны мин урармын.
Күп тапкыр, сеңлем белән,
Чана шуып уйнармын.
Дус кызым Алия
Дус кызым бар- Алия,
Аның әнисе Галия,
Ул безгә коймак пешерә,
Онын или Талия.
Талия- Алиянең апасы,
Пешерә тары ярмасы,
Шуннан кыстыбый ясый,
Барыбызны да сыйлый.
Алиянең әтисе,
Әле эшсез утыра.
Ул комбайнер, җәйләрен
Кырда иген суктыра.
Китәм кайтып авылга.
Каникуллар җитәр тиздән,
Мин аларны бик көтәм.
Әти рөхсәтен бирсә,
Авылга кайтып китәм.
Бакча утыйм мин анда,
Керләр юам улакта,
Тавыкларны ашатам,
Мин йомырка яратам.
Күрше кызлары белән,
Су керергә барабыз.
Әрәмәдә төрле чәчәк,
Һәм җиләкләр җыябыз.
Авылда җәен ямьле,
Чишмә суы да тәмле,
Кайтмас идем шәһәргә,
Тусам монда әгәр дә.
Шаярган төнен буран.
Нинди матур бүген тышта,
Җил дә исми, кар ява.
Дөнья түгел, әкият бу,
Зиһеннәрем чуала.
Әйтерсең лә әнә теге,
Кар өеме уяныр.
Ул кар көрте генә түгел,
Ак койрыклы куяндыр.
Ә агачтагы кар өеме,
Бүре башына охшаган.
Бүре күрәмсең саташып,
Шунда оя ясаган.
Ә капка янындагы өем,
Дөю пәрие өе.
Аның да яраткан нәрсәсе бар,
Патша кызлары көе.
Менә шундый күренешләр,
Көтә безне урамда.
Шаярган бит балалардан,
Төнлә кышкы буран да.
60 яшен тутырган,
Минем горур мәктәбем.
Алтын белән бизәгән,
Чал тарихлы дәфтәрен.
Күпме кеше монда укып,
Уздыргандыр көннәрен.
Мәктәп уты янып торган,
Кичен түгел, төннәрен.
Бөек шәхесләр утырган,
Шушы парта артында.
Инженеры, табибы да
Укыганнар бары да.
Диварлары гел бизәлгән,
Төрле матур бизәккә.
Мөгаллимнәр нур чәчә.
Барда яхшы теләктә.
Горурланам мәктәп белән,
Мин дә аның шәкерте.
Алдынгы булсын дәүләтем,
Артсын аның кодрәте.
Аскарова Әлфия Ядкаровна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Уйланулар...
Тормыш сукмакларын үткән саен,
Искә төшә узган гомерләр.
Беркайчан да кабатланмас инде
Синдә булган матур мизгелләр.
Мәктәбемнең һәрбер баскычында,
Уелып калган яшьлек эзләре.
Хәтерләрдән бер дә китми икән,
Укытучының әйткән сүзләре.
Зур залыңда бүген бәйрәм чыңы,
Дәртле көйләр яңгырый күңелдә.
Укытучы, мәктәп, сабакташлар,
Һәрчак булыр күңел түрендә.
Юбилеең белән бүген сине котлый,
Яше – карты, олы – кечесе.
Гөрләп, шаулап яшәвеңне тели,
Шәһәремнең һәрбер кешесе.
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Крутильный маятник своими руками
Огонь фламенко
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Пчёлы и муха