Укучылар иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
yuldash.docx | 16.16 КБ |
Юлдаш
Көз. Алтын көз. Тирә-як сихри тынлыкка чумган. Агачлардан алтын тәңкәләр коела. Туган якларыннан аерыласы килмичә, акрын гына әйләнеп - тулганып төшәләр алар ...
Менә шул матур көннәрнең берендә Актай авылында көчекләр дөньяга килде. Алар мамык йомгагыдай йомшаклар, ә күзләре ... күзләре кеп-кечкенәләр, хәтта күренмиләр дә. Көчекләр бишәү иде. Шулар арасыннан иң аерылып торганы аклы-каралы эт кызы иде. Әниләре ала көчекне бүтәннәреннән аерып йөртте: аны күз уңаеннан җибәрмәде, гел шуны ялап кына торды. Шуңа күрә дә аклы-каралы бүтәннәреннән зурлыгы, матурлыгы белән аерылып торды.
Көннәрдән беркөнне иркә көчекне ниндидер бер кеше алып китте...
Көчек, йокысыннан уянганда, җылы гына бер ояда утыра иде. Кырыенда ашавы да тора. Шулвакыт карлыгандай кара күзле бер малай йөгереп килде.
Нинди матур көчек бу!- диде ул, сокланып. Аның янында мыеклы бер кеше тора иде. Әйе, мине төнлә үзе белән алып киткән кеше шул иде. Малайның әтисе елмайган, йөзендә канәгатьлек хисе сизелә иде. Шулай булмый ни, улына бу көчекне ул алып кайтты бит. Кара, улы ничек шатлана, көчекне кочагыннан чыгармый да. Йомшак җылы кулы белән сыртыннан сыйпый.
- Әти, бу көчек Юлдаш булыр, яме,- диде малай шатланып, - ул һәрвакыт минем белән булыр .
-Яхшы, улым, бик матур исем куштың син. Исеме җисеменә туры килсен, чын дустың булсын. Әйдә, китик, улым, көчегең яңа урынга ияләнә торсын.
Иртә. Кояш үзенең көләч нурларын мул итеп җир өстенә сибә. Кошлар бөтен тавыш мөмкинлекләрен күрсәтергә теләгәндәй, чут - чут итеп сайрыйлар. Марат, ашап-эчеп тә тормыйча, көчек янына чыкты. Алар көне буе икәү уйнадылар. Ниләр генә кыланмадылар алар! Су буенда да йөгерделәр, балыкка да йөрделәр, басу-кырларны да иңләделәр.
Шулай көн артыннан көн үтте. Җәй буена Юлдаш буйга шактый зурайды, йоннары да катыланды, күзләренә җитдилек иңде. Бөтен кеше Юлдашка сокланып карады. Бигрәк тә мәһабәт кыяфәтле шул ул: гәүдәсе дисеңне, шомырттай мөлдерәп торган күзләреме... Ә тавышы... этләр көнләшерлек иде. Кеше акыллары бар үзендә. Тик рәхәт көннәр сизелми дә үтеп киттеләр.
Беркөнне әтисе Маратка велосипед бүләк итте. И шатланды да инде малай! Юлдаш аның белән бергә сөенде, малайга сырпаланып, куанычын уртаклашуын белдереп велосипед тирәсендә бөтерелде. Тик Марат кына үзгәрде. Марат аны куалап кына җибәрде. Аяк астында буталма әле,- дип аягы белән дә кизәнде. Юлдаш гаҗәпләнде : "Ни булган моңа?" Ниндидер эчке тойгы йөрәген авырттырып, пешереп үтте. Тик барысы да алда иде әле.
... Юлдаш ана булды. Аның берсеннән-берсе матур көчекләре туды. Эт үзенең балаларын шундый яратты, аларны ничек кадерләргә дә белмәде, хәтта ашау да онытылды. Шатлык белән бергә күңелен ниндидер борчу да кимерә башлады. Юкка булмаган шул аның сизенүе ...
Беркөнне Юлдаш, тамагы кибеп, оясыннан чыкты. Суын эчкәч, капка төбендә эт тавышларын ишетеп, куркыныч янамыймы икән дип, урамга атлады. Бу йортсыз этләрнең, чираттагы җәнҗаллары иде . Үзләре йолкыш кыяфәтле, күзләреннән усал очкыннар чәчри, берсен-берсе өзгәләп ташларга да әзерләр. Кеше килеп чыкса, аны да кызганмаслар иде , мөгаен. Кешеләргә ачулы иде алар... Юлдаш үз тормышы, балалары өчен куанып куйды. Әле ярый ул алар арасында түгел, балалары да үз янында. Уйлары шул урынга җиткәч, Юлдаш тиз генә борылып, оясына кереп китте. Тик газизләре анда юк иде. Бичара ана бөтен җирне эзләп чыкты, юк бит балалары, юк! Тамагына төер утырды. Чиләккә үрелгән иде, ни күрсен : сулы чиләктә аның нәни йомгаклары ята. Йөрәге өзелгәндәй булды аның. Чиләктән балаларын алып, оясына ташыды. Тик көчекләр кыймылдамадылар да. Юлдаш шул вакытта гына көчекләренең үлгәнлеген аңлады. Сыкранды, бик сыкранды ул. Түзә алмады, күзеннән эре - эре яшьләр тәгәрәде. Гаҗәп, әмма этләр дә елый икән шул. Алар да балалары өчен кайгыралар, югалту ачысын тоялар. Монда кеше белән хайван аермасы юк икән.
... Кичен Маратның әтисе көчек балаларын капчыкка тутырды. Эт шыңшый - шыңшый, җирне тырный-тырный, аларны бирмәскә теләде, гаҗизлектән дымланган күзләрен инәлеп хуҗасына төбәде. Тик аның Юлдашта эше юк иде.
Бу төнне ычкындыруларын ул түземсезләнеп көтте. Аның онытылырга теләп, чабасы, иркен табигать кануннарына сыенасы килә иде...
Зимний лес в вашем доме
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Сказка "Морозко"
Разноцветное дерево
Есть в осени первоначальной...