Солабаш – минем туган ягым
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym_-_solabash.doc | 198.5 КБ |
“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта
гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Фәнни-эзләнү эше
Эш юнәлеше: “Туган якны өйрәнү”
Солабаш – минем туган ягым
Эшне башкарды: 11нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Алсу Ленар кызы
Укытучы: Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2016 нчы ел
Эчтәлек
1.Кереш өлеш 3 бит
Казан артының чишмә башы – Биектау районы
2.Төп өлеш.
Биектау төбәге тарихы
а) 17 – 18 нче гасыр авыллары; 4 бит
ә) Солабаш атамасы; 6 бит
б) тарих битләре; 7 бит
в) туган төбәгемнең табигате; 8 бит
г) төбәгебезнең күренекле шәхесләре; 10 бит
д) беренче мәктәбем; 13 бит
е) “Хәят” мәчете; 15 бит
ж)Авыл көне – олы бәйрәм. 16 бит
3. Йомгак 18 бит
4. Кулланылган әдәбият 19 бит
5.Кушымта 20 бит
Кереш
Казан артының чишмә башы – Биектау районы
Ватаныбызның, туган ягыбызның узганын белмичә һәм өйрәнмичә, алга карап яшәү мөмкин түгеллекне тормыш һәрвакыт безнең исебезгә төшереп тора. Татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу, алга таба үсү перспективаларын билгеләү өчен, ата-бабаларыбызның бай тарихи-мәдәни мирасын өйрәнергә һәм үзебезнең тормышыбызда файдаланырга кирәк. Үзебезнең халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен без үзебездән соң килгән буыннарга исбатлап калдырырга мөмкинбез. Төбәгебезнең тарихын өйрәнү күп вакыт, көч һәм түземлек, эзләнү таләп итә. Гасырлар буе тупланган тарихны бер көндә генә язып чыгып булмый.
Мин - Шәрәфетдинова Алсу - Биектау районының Солабаш авылында тудым, Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Һәрбер кешенең туып – үскән җире турында күбрәк беләсе киләдер. Андый теләк миндә инде күптәннән уянды. Төрле китаплардан укып, үземнең укытучыларымнан сораштырып, мин күп кенә материал да тупладым. 2011 нче елны Солабашта мәктәп ябылу аркасында, мин күрше Дөбъяз авылы мәктәбендә укый башладым. Дөбъяз мәктәбендә “Туган якны өйрәнү” музее бар. Бик бай, эчтәлекле музей. Музейдагы материаллар белән танышу үзебезнең Солабаш авылы тарихы, аның байлыклары, танылган шәхесләре белән башкаларны таныштыру теләген тагын да ныгытты. Музейда үзебезнең төбәк тарихын туплаган материаллар шактый күп табылды. Материалларны барлап, үземнең эзләнү эшенә нигез итеп алырга уйладым.
Төп өлеш
Биектау төбәге тарихы
17 – 18 нче гасыр авыллары
Биектау районы Урта Иделнең уникаль һәм бай табигатьле җиренә урнашкан. Биредә борынгы чорлардан ук төрле мәдәниятләр һәм диннәр тыгыз элемтәдә булганнар. Шуңа күрә дә безнең һәм күрше районнарның территорияләрендә күпләгән уникаль археологик, тарихи, архитектура, эпиграфика һәм этнография һәйкәлләре сакланып калган.
Татарстанның төньяк-көнчыгышында иң зур районнарның берсе булган Биектау районы турыдан-туры Казан шәһәренә барып тоташа. Аның гомуми мәйданы 170 мең гектар, район территориясендә 45652 кеше яши, шул исәптән татарлар 25565 (56%), руслар – 18260 (40%) һәм башка милләт вәкилләре 1827 (4%).[1]
Безнең якларга кешеләр 15 нче гасырның икенче яртысында килеп урнаша. Бу Казан ханлыгы барлыкка килгән чорга туры килә. Казан ханлыгы яулап алган вакытларда Биектау төбәге сугыш мәйданына әйләнеп китә. Татар халкы Биектауның үзендә дә ныгытма корып каршылык күрсәтергә тырыша, ләкин ул озакка бармый.
Казан алынып берничә дистә еллар үткәч, Биектау төбәгенә Тау ягыннан йомышлы татарлар килеп, патша администрациясеннән рөхсәт алып, хуҗасыз калган җирләргә урнаша башлыйлар. Шулай ук Тау ягыннан качып килеп утыручылар да булганлыгы хакында да хәбәрләр бар.
17 гасырда Дөбъяз төбәгенең халкы йомышлы татар һәм “ясаклы чуваш” дигән катламнарга бүленгән. “Ясаклы чувашлар” дип ул чорда яшәгән традицион игенчеләр аталган. 17 гасыр урталарында безнең якларга Тау ягыннан морзалар нәселләре качып киләләр. Әлдермеш, Сая, Уразлы, Чүрчиле, Ташсу һ.б. авылларда тау ягы морзаларының җирләре була. Алат авылында йомышлы татар Корманай Килдербишевның җирләре була. Корманай морза бу җирләрне 16 гасыр азагы-17 гасыр башларында биләгән.
Казан өязенең 18 гасыр башындагы тасвир кенәгәсендә безнең төбәкнең Урта Алат, Солабаш, Кече Алат, Алат каласы, Айбаш, Битаман, Өбрә, Юртыш, Кавал, Мәмдәл, Кече Сая, Таршна, Кондырлы, Чувашиле, Чыршы авыллары тарихка кергән.
Солабаш атамасы
Солабаш атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш кабатлана. Сола суы ярына утырган Солабаш авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Казан өязе теркәү кенәгәләрендә (1600-1603) Солабаш атамасы телгә алына. Зур Солабаш авылы зиратында 16 йөзнең беренче яртысында мөнәсәбәтле өч кабер ташы табылган.
Авылларны исәпкә алган исемлекләрдә Зур Солабаш Олы Алат дип тә аталып йөртелә. Кече Солабаш кешесе Габдрахман абый түбәндәгеләрне әйткән: “Элек Зур Солабаш авылы Ашыт үзәнендәге Алат авылы янында булган. Рус Алатына килеп урнашкан руслар аларны күченеп китәргә мәҗбүр иткәннәр.” Менә ни өчен ул тагын Алат исеме белән аталган. Димәк, авыл халкы тарихи яктан руслар килеп утырганчы оешкан, Алат ханлыгы, Алат авыллары халкы белән бәйләнешле булган. Тикмәгә генә ул Олы Алат дип аталмаган.[2]
Зур Солабаш урманы ягыннан агып төшүче Сула елгасының ярларына моннан бик күп еллар элек кешеләр килеп урнаша башлый. Без ул кешеләрнең кайсы яклардан күчеп килгәннәрен белмибез. Тиздән елга буенда авыл үсеп китә. Бүгенге көндә Сула елгасының элек аккан урыны үзгәргән. Шуңа күрә авылыбызның борынгы урыны икенче урында булгандыр. Авыл, хәзер без яши торган җирдән, артъякта, каенлык зираты тирәсендә яшәгән булган. Бу җирләр элек олы юл кырыенда булган. Авыл халкы шуннан зур зыян күргән һәм шуңа күрә башка урынга күчә башлаган.
Яңа урыннарга күченгән халык ике авыл хасил иткән. Сула елгасының югары ягындагысы Зур Солабаш һәм елганың читтәрәге Кече Солабаш авыллары.
Авылыбызның исеме елга исеменнән алынган булырга тиеш. Солабаш һәм Сула елгасы. Күрәсең, еллар узу белән “у” хәрефе “о” хәрефе белән алышынып Солабаш дип исемләнә башлаган.
Тарих битләре
Тарихта булган вакыйгалар туган авылны да урап узмый. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, буйсындырылган халыкны көчләп чукындыру сәясәте башлана. Бу сәясәттән Зур Солабаш авылы халкы да зыян күрә. 1866 нчы елның 6 июнендә Зур Солабаш авылында Акулина Павловна вафат була. Аның ире, Максим Федоров (татарчасы Ишимяр Ишимов), хатынын күршедәге рус авылы Алат зиратына күмдермәс өчен, үз ишегалдында җирли. Килгән тикшерүчеләр, мәетне алып китәргә теләгәч, авыл хатын-кызлары кабер өстенә куелган такталарга яталар. Кире исламга кайту өчен көрәш көчле була. Төрмәгә утыртулар, чыбык белән суктырулар, сөргенгә сөрүләр гадәти хәлгә әверелә.
Зур Солабаш авылы халкына чукындырылганнан соң бирелгән ирләр һәм хатын-кызлар исемнәре дә китапларда теркәлеп калган: Максим Федоров (Ишимяр Ишимов), Яков Алексеев (Тимергали Халитов), Федосья Семенова (Бибимәдинә Тахтарова),Акулина Семенова (Бибилатыйфә Халитова), Ирина Иванова ( Бибифатыйма Халитова).
Колхозлаштыру чоры вакытында Солабаш авыл советыннан Шипшиек авылында « Беренче укчы татар полкы» дигән колхоз оештырыла ( исеме соңыннан « Чапаев» дип үзгәртелә). Торнаязда « Яңа юл», Кече Солабашта «Чурнаеш», Зур Солабашта «Спартак», Таршнада «Киңышна» да шул вакытта килгән колхозлар.
70 еллар ахырында Дөбъяз совхозы районда иң эре хужалыклардан санала. Совхозга кергән Кече Солабаш авылында - 58 йорт, Зур Солабашта -44, Торнаязда - 24, Таршнада - 14 хуҗалык исәпләнгән. Бу авылдагы халыкларның күбесе совхозда эшләгән.
Туган төбәгемнең табигате
Солабаш авылы тирәсе элек калын урманнар белән капланган булган. Билгеле инде урманлы җир елга-күлләргә бай була. Заманында бу тирәдәге чиста сулыкларга аккошлар да килгән, дип сөйлиләр. Авылдагы Гариф абый сөйләвенә караганда, якында гына Барамык исемле урман булган. Урман эченнән Сула елгасы аккан. Сула елгасына күп кенә вак елга инешләр, чишмә кизләүләр койган: Ак чишмә, Диңгез күзе чишмәсе, Чәчле каен чишмәсе, Салкын кизләү, Келәнче чишмәсе.[3]
Халыкның сөйләвенә караганда, моннан 100-150 еллар элек авыл тирәсендәге зур урманнар киселеп бетә. Хәзер шул урманнар үскән урыннарда үсеп чыккан урманлыклар бар. Аларны халык Олы урман, Кече урман, Шекәтә урманы дип исемләгән.
Авыл халкы ул дәверләрдә игенчелек белән шөгыльләнгән. Күпчелек урыннар урман белән капланганга күрә, аларга урманнарны кисеп,төпләрен йолкып җир әзерләргә дә туры килгән. Болын, үзәнлекләргә бай булган җирләр халыкка терлек асрарга да мөмкинчелек бирә. Солабаш авыллары печәнлекләре белән бүген дә башка авыллардан өстен торалар.
Безнең Солабаш авылы бик матур табигатьле. Ул чишмәләргә, болыннарга бай. Авылыбызның тау астында чишмәләре бик күп. Менә алар: Матый чишмәсе, Әюп чишмәсе, Бәдихан коесы, Муса чишмәсе, Амыя коесы. Бу чишмәләрне элек бай кешеләр караткан. Шуңа күрә чишмәләребезнең күбесе шул кешеләрнең исемнәре белән бәйле. Кече Солабаш авылында дүрт кое булган: Җиһанша коесы( чәй коесы), Каю коесы, Гаделша коесы, Шәрип коесы. Һәр кое үзенчә бер матурлыкка хас булган. Бер-берсеннән суының тәмлелеге, чисталыгы белән аерылган. Кызганычка каршы, хәзер авылыбызда коелар ташландык хәлдә. Урамнарга тимер торбалар аша су китерелгәч, аларның халыкка кирәге калмагандыр.
Кече Солабаш авылы бигрәк тә болыннарга бай. Авыл халкы бу болыннарда җәй көне җиләк җыя, печән чаба. Печән чаба торган болыннар: Чирчи болыны, Атау, Балавыз, Тегермән арты болыны, Бирсаз, Арсаз, Бичура, Пәри шәһәре, Диңгез күзе, Хәмит елгасы.
Авыл тирәсендә күлләр, сазлыклар юк. Авыл янында моннан 100 еллар элек әби-бабаларыбыз буып калдырган буа гына бар. Анда да су язын һәм җәен генә була. Шуңа күрәдер дә аны халык “Хыял” буасы дип атаган. Авылдан бер чакрым чамасы ераклыкта елга буенда су тегермәне төзелгән, шунда тегермән буасы буылган. Авыл халкы су көченнән уңышлы файдаланып яшәгән. Хәзерге вакытта тегермәннең нигезе җир белән тигезләнгән, буа урыны су белән юылган инде.
Төбәгебезнең күренекле шәхесләре
Кече Солабаш авылы үзенең яшәү чорында төрле вакытлар кичерә. Ул бигрәк тә 19 йөздә нык үсә. Гасыр урталарында авылда 7 урам 300 гә якын хуҗалык була. Борынгы вакытта авыл үзенең зурлыгы белән генә түгел,ә анда яшәгән кешеләре белән дә башкаларга билгеле булган.
19 гасырда Дөбъяз төбәгенең уңдырышлы туфрагы татар халкына бик күп күренекле шәхесләр бирә. Алар безнең төбәктә туып–үсәләр һәм олы тормыш юлына чыгалар, фән, мәдәният өлкәләрендә танылалар. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе телче-галим Мөхәммәтгали Мәхмүдов (1824-1891) Сөләнгәр авылыннан, Кече Кавалдан күренекле дин галиме, тарихчы Галимҗан Галиев (Баруди) (1857-1921), Кече Солабаштан татар халкының фән, мәгърифәт һәм мәдәниятында лаеклы урын тоткан аталы-уллы Хәсәнгата Габәши (1863-1934), Солтан Габәши (1891-1942), Ташсу авылыннан чыккан Әхмәтһади Максуди (1868-1941), Садрый Максуди (1879-1957) халкыбызның телен, тарихын һәм мәгарифен үстерүдә зур өлеш керткән галимнәр.
Күренекле мәгърифәтче, тарихчы һәм рухани Хәсәнгата Габәши Кече Солабаш авылында 1863 елның 11 гыйнварында дөньяга килә, ул мулла гаиләсендә туа. Уку-язу, шәрекъ телләре һәм Коръән нигезләре буенча башлангыч дәресләрне ул заманның зыялылары булган бабасы Гобәйдулладан һәм әтисе Мөхәммәт хәзрәттән алган. Гобәйдулла Габәши ХIХ гасыр башында ”Фатыйма-намә” поэмасын иҗат иткән.
1875 елда Хәсәнгатаны әтисе Казанга, Әҗем мәчете каршындагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Гомеренең унбиш елын Х.Габәши әлеге мәдрәсәдә уздыра. Ул анда башта шәкерт, аннан соң мөгаллим була. Бу чорда ул зыялы булып өлгерә һәм киләчәккә үзенең юлын билгели. Яшь галимне халкының үткәне кызыксындыра һәм тарих дөньясына чума, гарәп-фарсы чыганакларын өйрәнә, К.Насыйри, Ш.Әхмәтов, һ.б. галимнәр белән тыгыз элемтәдә тора. Туганнан-туган абыйсы Ш.Мәрҗани аның остазы була. Казанда беренчеләрдән булып, Х.Габәши, яңа алым (җәдид) буенча укытуга күчә, “Гаффария” мәдрәсәсендә һәм балалар йортында мөгаллимлек иткәндә төрле фәннәрне укыту буенча методик һәм дидактик әсбаплар, кулланмалар, дәреслекләр язып нәшер итә. ХIХ гасырның 90 нчы еллары башында инде Хәсәнгата Габәши исеме Казаннан еракларга мәгълүм була. 1889-1890 елларда гына да ул үзенең 5 китабын дөньяга чыгара. Аларның икесе (“Тәрбияле бала”, “Басыйрәт”) балаларны тәрбия кылу һәм укыту, милли мәктәпне үзгәртеп кору, берсе (“Саглык”) шәхси гигиена мәсьәләләренә багышланган.
Хәсәнгата Габәши Кече Солабаш авылының мулласы була. Аның көче белән авылда мәчет салына. Мәчеттә һәм мәдрәсәдә халыкка белем вә дин тәгълимәте бирелә. Хәсәнгата Габәши безнең төбәктә беренче дөньяви мәктәп ача. Бу мәктәптә дин тәгълимәте белән беррәттән арифметика, биология, география, тарих, рус теле һ.б. фәннәр дә укытканнар. Халык телендә ул мәктәп “Хәсәнгата университеты” дип йөртелгән. Дөрестән дә мәктәпне бетергән шәкертләр күп мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә мөгаллим булып эшләгәннәр. Хәсәнгата Габәшинең эшчәнлеге турында авыл халкы гына түгел, бөтен татар халкы белә. Авылда аның исеме белән бәйле урыннар бар: иске мәчет бинасы, мәктәп.
Хәсәнгата Габәшинең улы Солтан да Солабашта дөньяга килә. Солтан Габәши татар профессиональ музыкасына нигез салган шәхес. Композитор күп яшь талантларны үстергән, алар исә татар һәм башкорт милли музыка сәнгатен алга җибәрүгә үзләреннән өлеш керткәннәр. Солтан Габәши иҗат иткән “Аккош”, ”Фатыйма”, ”Хәбибҗамал”, ”Зәй буе” кебек әсәрләре ул елларда халыкның яраткан җырларына әверелә. Композитор төрле юнәлештәге эш алып бара: татар һәм башкорт җырларын өйрәнү, халык көйләрен җыю, татар музыкаль мәдәниятен һәм авылларда була.Татар музыкасының башлангычы һәм милли татар операсы барлыкка килү дә Габәши исеме белән бәйле.
Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин 1911 елның 7 февралендә Биектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Шуман авылында бер ел русча укый һәм Казанга килеп җидееллык белем ала, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ләкин авыру сәбәпле аны тәмамлый алмый, 1931-1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакцияләрендә эшли. Шул елларда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен шигырьләр яза.
Беренче мәктәбем
Солабаш авылының икесе дә элеккеге матур традицияләрне саклыйлар. Зиратлар тәртиптә тотыла, урамнар чиста. Яшьләр тыйнак, олыларны олылый белә. Халык иманлы һәм эшчән.[4]
Кечкенә авылларда мәктәпләр хәзер бик сирәк очрый. Аларны ябып бетерделәр инде. Элек Кече Солабаш мәктәбе 4 классы булган. 1950 елда Шипшиектагы мәчет бинасын һәм Сираҗи байның йортын сүтеп алып, Кече Солабаш мәктәбен зурайталар. Бу мәктәпнең беренче директоры Нәбиуллин Габбас абый булган. Мәктәп зурая һәм 50 елларда җидееллык мәктәп булып исәпләнә башлый. Авыл халкы Габбас абыйның эшләгән эшләре турында: “Таш йөрәкле, курыкмыйча Казаннан машиналар яллап, шушы эшкә тотынган”, - дип сокланып сөйләгәннәр.
1960 нчы елда мәктәп директоры булып Хәсәнов Г.Х. кала. Чыгышы белән ул Алат авылы кешесе була. Бу елларда мәктәптә укучылар саны күп була. Класста 15-20 шәр укучы укый. 1960 елларда колхоз берләшкәч, Кече Солабаш мәктәбе сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. Хәсәнов Г.К. 1984 елга кадәр мәктәп директоры булып эшли.
1986 елда Кече Солабаш мәктәбенә директор булып Зарипов Хатыйп абый килә. Ул 1979-1986 елларда район мәгариф бүлегендә хезмәт инспекторы булып эшли. 19 ел эш дәверендә мәктәптә бик күп үзгәрешләр була. Мәктәп бинасы зурайтыла. Мәктәпкә кушып спорт залы салына, пар белән җылыту системасы оештырыла. Мәктәпнең түбәсе, идәне алыштырыла. Контора бинасы ашханә итеп үзгәртелә, су кертелә, канализация эшләнә. 1987-1992 елларда мәктәп ашханәсе өчен хайван асрала. Балаларны бу елларда Ленинград, Волгоград, Мәскәү шәһәрләренә экскурсияга алып баралар. Мәктәпкә газ кертелә.
1991 елда мәктәп бинасының бер почмагында С.Габәши музее ачыла. Көзнең матур кояшлы көне – 4 нче октябрь. Кече Солабаш авылы Дөбъяз зонасында яшәүчеләр өчен тартылу ноктасына әверелә. Кешеләр тууына йөз ел тулган көнне беренче татар композиторы, музыка белгече Солтан Габәшине искә алу өчен җыелалар. Мемориаль такта ачылу тантанасына бик күп кунаклар җыела. Алар арасында композиторның көрәштәшләре һәм туганнары, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары, республиканың мәдәният минстры һәм аның урынбасары һ.б. була. Бүгенге көндә мәктәп ябык хәлдә. Аның бер канатында балалар бакчасы урнашкан иде, узган елны аны да яптылар. Солтан Габәшинең музей материалларын Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбенең музеена тапшырдылар.
Бүген авыл зур түгел. Кече Солабашта 2 урам, 64 хуҗалык. Элеккеге кебек авыл халкы тырышып иген үстерә, терлекләр асрый.
“Хәят” мәчете
Барыбызга да билгеле булганча, Кече Солабаш күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы һәм педагог Хәсәнгата Габәши һәм аның улы, композитор Солтан Габәшинең кече туган иле. Солабаш авылында бүгенге көнгә кадәр мәчет булмый. 2012 елның 13 июлендә Кече Солабаш авылында “Хәят” дип исемләнгән мәчет ачылды. Мәчет авыл мулласы Хәсәнгата Габәши яшәгән йорттан бераз гына читтәрәк төзелгән. Яңа мәчет ачылу хөрмәтенә чыгарылган брошюрада мондый юллар бар: “1929 нчы елда Солабашта мәчет ябыла һәм Хәсәнгата хәзрәт яраткан эшеннән мәхрүм кала”. 13 нче июльдә яңа мәчет ачылышында, мөгаен, авыл кешеләре генә түгел, мулла Хәсәнгата Габәшинең рухы да куангандыр. Яңа “Хәят” мәчетендә җомга көнне беренче өйлә намазы укылды. Шушы көннән башлап, авыл өстендә азан яңгырый.[5]
Авылыбыз көчерәйсә дә, ул үсүгә юл тота.
Авыл көне – олы бәйрәм
Солабаш авылы табигатьнең матур бер почмагында урнашкан. Монда урман да, саф сулы чишмәләр дә, елга да, чәчәкле болыннар да, таулар да – барысы да бар. 2012 нче елдан бирле авылыбызда “Авыл көне” уздырыла башлады. Бу – халык өчен күркәм, олы вакыйга булды һәм хәзер дә булып килә. Җыенга якын-тирә авыллардан да кешеләр бик агыла. Бала-чагадан башлап, өлкән буын кешеләренә дә боегып утырырга туры килми: бәйрәмебездә төрле халык уеннары да, ярышлар да үткәрелә. Әлеге бәйрәм үзенчәлекле үтә, чөнки аның һәр елгы җыены аерым бер тематикага багышлана. Бер елны ул шушы төбәктә туып-үскән атаклы шәхесләргә багышлана, икенче елны - халкыбызның батыр улларына (Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле). 2014 нче ел Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу елны җыенда Дөбъяз урта мәктәбендә белем алган Клара Хәйретдинова чыгыш ясады, үзенең таланты белән халыкны сокландырды; якташыбыз – республикада танылган үзешчән җырчы Ренат Сабирҗанов, “Татар моңы” гран-при иясе Илнар Сабирҗанов авылдашларны үз тавышлары белән таң калдырды. 2015 нче ел рәсми рәвештә – Әдәбият елы итеп игълан ителде. Бу елны Солабашта туып-үскән шагыйрь, Муса Җәлилнең гаилә дусты Галимҗан Мөхәммәтшин һ.б. искә алынды. Әдәбият елы булу тагын бер тематикага юл ачты. Ул – халык авыз иҗатын туплау. Бәйрәмдә танылган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Радалия Кашшаф кызы авыл кушаматлары турында сораулар, биремнәр белән халыкны тагын да җанландырды. Бу елны бәйрәмнән кешеләр үзебезнең Солабаш авылының электән килгән кушаматын да, һичшиксез, исләрендә калдыргандыр. “Әвен кадәр кыяр” дигән кушамат була безнең. Сәбәбен дә язып китим инде. Бу авылның бер ире кибет янында (бик нык арыган булгандыр инде) “әвен кадәр кыяр булсын иде дә, шул кыяр эченә утырып кына тау башыннан Дөбъязга тәгәрәп төшеп китсәң иде”, дип сөйләнеп торган, имеш. Әлеге авыл белән Дөбъяз авылы арасы өч чакрым, авылларыбызны бик биек тау тоташтыра. Кем белә: ул җәяү йөреп җәфалангач, котылу юлы турында хыяллангандыр бәлки. Менә шундый ул минем туган авылым, туган халкым!
Йомгак
Илебез, гүзәл Татарстаныбыз картасындагы барлык төбәкләр кебек үк, Биектау төбәге дә үзенең улларын-кызларын үстереп, укытып, матур тәрбия биреп, төрле почмакларга очыра. Алар халык хуҗалыгының барлык тармакларында да тырышып эшлиләр, язмыш җилләре илтеп ташлаган җирләрдә тормыш итеп яталар. Әмма һәрберсенең күңелендә туган авылы, туган төбәге турында матур хатирәләр саклана. Мөмкинлеге булганнар, авылда туганнары яки дуслары яшәгәннәре сирәк кенә булса да авылга кайтырга тырышалар.
Әйе, туган яклар сагындыра инде ул, чөнки аның белән балалык хатирәләре, яшьлек җилбәзәклеге, тормыштагы беренче адымнар бәйләнгән.
Һәрбер кеше үзенең туган ягы белән горурланып яшәргә тиеш. Мин үземнең Солабаш авылын бик яратам. Аның матур, гүзәл табигате, бер-берсенә гел ярдәмгә ашкынып торучы кешеләре, Солабаш авылының данын еракларга алып китүче мәшһүр шәхесләре бар. Әлеге хезмәтем бушка китмәс дип уйлыйм. Бу хезмәтемне укыган кеше безнең туган төбәгебезгә сокланып карасын иде. Һәр авылның горурланып әйтерлек сүзләре була. Мин дә үз авылым турында : “Солабаш авылы бетми, ул үсә, үл зурая, ул алга таба бара, ул яшәрә!” – дип әйтәсем килә. Авылыбызда мәчет ачылу, авыл көннәре уздыру авылыбызның киләчәге бар икәненә ишарә итеп тора.
Кыр казлары кичке һаваларда
Каңгылдашып очып киттеләр.
Кошлар моңы хыялымда мине
Туган якка алып киттеләр.
Галимова Г.Х.
Кулланылган әдәбият
1. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан.- Казань: Изд.-во “Мастер Лайн”, 1999.
2. Ф.Г.Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары.-Казан: Мәгариф, 2005
3. Биектау районының Кече Солабаш халкы үз мәчетләрен булдыру теләге белән яна. С.Шакирова. Биектау хәбәрләре
4. Олы Солабаш. Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
[1] Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан.- Казань: Изд.-во “Мастер Лайн”, 1999.
[2] Ф.Г.Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары.-Казан: Мәгариф, 2005
[3] Ф.Г.Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары.-Казан: Мәгариф, 2005
[4] Ф.Г.Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары.-Казан: Мәгариф, 2005
[5] Биектау районының Кече Солабаш халкы үз мәчетләрен булдыру теләге белән яна. С.Шакирова. Биектау хәбәрләре
Девчата
Весенняя гроза
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Простые летающие модели из бумаги
Как нарисовать осеннее дерево акварелью