Ф. Шәех иҗаты буенча эзләнү-тикшеренү эше. Шигырьләренә анализ.
Вложение | Размер |
---|---|
f._sheh_izhatynda_ak_hm_kara_syyfatlarynyn_kullanylyshy.doc | 80.5 КБ |
Алабуга муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “1 нче гимназия”
Фәнни эш
Ф. Шәех иҗатында “ак” һәм “кара” сыйфатларының кулланылышы
Башкарды:
1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф
укучысы Дәүләтшина Регина Нияз кызы
Фәнни җитәкче:
1 нче гимназиянең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Ильдарханова
Зимфия Миннәхмәт кызы
Алабуга, 2016
Эчтәлек
Фазыл Шәех – татар әдәбиятында Н.Островскийлар батырлыгын дәвам иттерүче, көчле рухлы, фидакарь шагыйрь. Аның иҗаты белән танышкан, бер генә булса да шигырен укыган кеше ул әсәрләрдән бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета. Чыннан да, шагыйрьнең һәр әсәре үзенчәлекле, алар якты нур, тормыш-яшәешкә чиксез мәхәббәт, киләчәккә өмет белән сугарылганнар. Ул шигырьләр укучының күңеленә килеп керәләр дә, үзләреннән һәрвакыт нур чәчеп торалар.
Фазыл Шәех поэзиясендәге бу кабатланмас үзенчәлекләрнең чыганагы шагыйрьнең биографиясендә һәм ул туып-үскән төбәк табигатенең гүзәллегендә, әти-әнисе күңеленнән күчкән күркәм сыйфатлардадыр, мөгаен.
Ф. Шәех авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Алабуга районына кайтып, механик, укытучы булып эшли. Берничә елдан Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә.
Тик язмыш сынаулары аны алда көтеп торган икән: типсә тимер өзәрлек, энергиясе ташып торган егетнең күзе сукырая. Аны дөм караңгылык чорнап ала. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл була ки, шагыйрь хәтта югалып кала. Язмышым шушыдыр инде дип, язмышка буйсынып, кешеләр ярдәмен көтеп, күңел төшенкелегенә бирелергәме? Әллә сукыр булу никадәр генә кыен, ачы, үкенечле булса да, түзәргә, башыңа төшкән шушы фаҗига белән һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә, бирешмәскәме?
Әлбәттә, Ф. Шәех бирешмәскә, көрәшергә карар кыла. Әгәр дә син яшисең икән, синең йөрәгең ярсып тибә, фикерең чиксез ераклыкларга омтыла икән, кулыңны кушырып, күңелеңне төшереп утыру ул – хыянәт. Һәр кеше табигать тарафыннан бирелгән бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга, һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә тиеш түгелмени? Фазыл Шәех тә менә шулай уйлый. Ул үзен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла – иҗат итә башлый.
Шагыйрь иҗатында күп төрле темалар яктыртыла, порблемалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, замана мәсьәләләре, һ.б. Бу темаларның барысы да Фазыл Шәехка гына хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык белән сугарылып ачылалар.
Фәнни эшемнең темасы итеп, Ф. Шәех иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнеп, аның иҗатында “ак” һәм “кара” сыйфатларының кулланылышын өйрәнүне алдым.
Бу тема кызыклы дип уйлыйм, чөнки “ак” һәм “кара” сыйфатларының мәгънәләре күп төрле. Ф. Шәех шигырьләрендә бу сыйфатларның бирелешен ачыклау эшемнең төп максаты булып тора. Максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар куйдым:
- Ф. Шәехнең иҗатын тирәнтен өйрәнү;
- исемнәрендә “ак” һәм “кара” сыйфатлары кергән шигырьләрне барлау;
- “ак” һәм “кара” сыйфатлары кергән шигырьләрнең мәгънә үзенчәлекләрен өйрәнү.
Фәнни-тикшеренү эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият өлешеннән гыйбарәт.
2. Төп өлеш. Ф. Шәех иҗатында “ак” һәм “кара” сыйфатларының кулланылышы
Татар әдәбиятына гомуми күзәтү ясасак, “ак” һәм “кара” сыйфатлары бик еш кулланыла. Гадәттә, бу төсләрне язучы - әдипләребез төс, геройларның холкы, илдә барган вакыйгаларны ачып бирү өчен куллана. Табигать күренешләре, кешенең эчке дөньясын сурәтләгәндә дә язучы-шагыйрьләр әлеге сүзләргә еш мөрәҗәгать итә. Чыннан да, нинди генә әсәрне алсаң да, әлеге сыйфатларның бик күп мәгънә үзенчәлекләре ачыла. Бер карасаң, гади генә, бер-берсенә антоним булган сүзләр. Тик менә әсәрнең эченә кергән саен, бу сыйфатларның, чыннан да, игътибар итәрлек үзенчәлекле яклары ачыла.
Бу сыйфатларның мәгънәләрен өйрәнү өчен, төбәгебездә яшәп иҗат иткән Ф. Шәех иҗатына мөрәҗәгать иттек. Барлыгы 4 китабына – “Көзге күкрәү”, “Туган якның бер талы”, “Дала тулпары”, “Егет сүзе” җыентыкларына күзәтү ясадык. Исемнәренә әлеге сыйфатлар кергән барлыгы 14 шигыре өйрәнелде.
“Ак” сыйфаты кергән шигырьләр:
“Кара” сыйфаты кергән шигырьләр:
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “ак” сыйфатының барлыгы 9 мәгънәсе бирелә.[1]
Ф. Шәех шигырьләрендә “ак” сүзе еш кына төс, чиста, керсез мәгънәсендә кулланыла. Мисалга аның “Ак болытлар” шигырен алыйк. Әлеге шигырьдә лирик герой үзенең туган җирен, сабый чагын, әнисен сагына. Күк йөзендә йөзүче ак болытларга мөрәҗәгать итә:
Каурый- каурый ак болытлар,
Агыласыз кайсы якларга?
Сезнең белән йөзеп китәр идем,
Кайтыр идем туган якларга.[2]
“Ак тирәгем” шигыре үзенең кечкенә чагында якын иткән тирәгенә багышланган. Ул аның башка агачлардан өстенлеген табарга тели. Батыр, көчле булуын мактап, үзенең рәхмәтләрен юллый, җырларын бүләк итә.
Ф. Шәех иҗатында табигатькә сакчыл караш, аңа хөрмәт хисләре белән язылганнары да очрый. “Ак сиреньнәр” шигырендә автор табигатьне саклау проблемасын күтәрә. Ак сиреньнәрнең адәм баласы тарафыннан кимсетелүе, сындырылуы аның үзәген өзә. Алар – матурлык, гүзәллек билгесе генә түгел, якты язның, бакчачының хезмәте дә.
“Ак” сыйфатының иң күп кулланылган мәгънәсе – ул күчерелмә мәгънә.
Ф. Шәехнең күп кенә шигырьләрендә “ак” сүзе бәхетле, рәхәт, кайгы-хәсрәтсез мәгънәләрендә килә.
“Ак бәхетле аккош булып” шигырендә лирик герой сөйгән ярына мөрәҗәгать итә. “Их, каласы иде ак бәхетле аккош булып синең җәйләрдә, - ди ул. Димәк, автор рәхәт, кайгысыз тормышта яшәргә тели.
“Ак яктылык” шигырендә автор “ак” төсне берничә мәгънәдә куллана:
Җир йөзендә ак яктылык –
Кышкы карлар яктысы.
Шул аклыкка бәйле минем
Язмышымның яхшысы.[3]
Ак яктылык аның тормыш юлы белән бәйләнгән. Яшәү рәвешендә яхшылыклар, күңелле вакытлар “ак яктылык” белән тәңгәләштерелә. Сөт күбеге төсле карлар да аңа ак шатлык китерә. Урманнарны да автор күчерелмә мәгънәдә - ак тун кигән итеп сурәтли. Үзенең сөйгән ярына мәхәббәте - ул ак матурлык, шуңа күрә ул ак бураннар аша аның белән бергә атларга тели.
“Ак кар төсе – күңел төсе” шигырендә дә ак кар тасвирлана. Ак кар – шагыйрьнең үткәне. Ул гына аңа зур шатлык китерә. Ул гына да түгел, шагыйрь “кара кар” яумаганына сөенә.
Табигатьтә юкса җитәрлек ул
Сорылыклар, ямьсез каралар.
Малайларча мин сөенеп йөрим
Яумаганга күктән кара кар.[4]
Тик авторны борчый торган уйлар да бар: “Кайчак кара төскә керә ак кар булып яуган шатлыклар”.
“Ак Ибраһим” шигыре Сталин репрессиясенә дучар булып, көчле рухын саклап калган күренекле язучы Ибраһим Сәләховка багышланган. Шушы авыр, фаҗигале елларда илебез зур югалтулар кичерә. Күренекле шәхесләр юк ителә. Автор ХХ йөзнең изге җанлы газиз кешесе, Тукай, Туфаннарның дәвамы булган – Ибраһимга дан җырлый.
Хисләрендә балкый ул ...
Вөҗдан, намус, иман нурлары.
Ак Ибраһим, ак пәйгамбәр булып,
Күңел офыкларын нурлады.[5]
Шагыйрь иҗатында “бәхет” төшенчәсе күбесенчә ак карга төрелеп, көмеш төсле ялтырап, язмышны бизәүче әһәмиятле сүз итеп бирелә. “Ак бәхет” шигыре – моның ачык дәлиле.
Өр яңа ак карлар ява,
Нур ява сафлык булып.
Язмышыбыз юлларына
Ак бәхет, шатлык булып.[6]
Ф. Шәех иҗатында, чыннан да, “ак” сыйфаты шагыйрьнең эчке дөньясын, тормыш яшәешен, табигатькә, туган җиренә мөнәсәбәтен чагылдыруда әһәмиятле урын алып тора.
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “кара” сыйфатының барлыгы 12 мәгънәсе бирелә.[7]
Ф. Шәехнең “Кара күмер” шигыренең исеме, беренче карашка, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндәге “кара” сыйфаты белдергән 1нче мәгънәгә туры килә кебек. Тик шигырьнең эченә кергән саен, аның күчерелмә мәгънәдә кулланылуына игътибар итәсең. “Мин үзем дә кара күмер, янмаганда йөрәгем”, - ди автор.
Көнчелек – кешедәге иң яман сыйфатларның берсе. Шагыйрь иҗатында да бу сыйфат читтә калмаган. Мисалга “Кара көнче” шигырен алыйк. Автор андый кешеләрнең уйлары да, хисләре дә, йөзләре дә кара булуын искәртеп үтә. Ул гына да түгел, аларның намусы да таплы, пычрак, ди.
“Кара көзләр” шигырендә лирик герой үткәндәге яшьлек елларына әйләнеп кайта. Күңелендә йөрткән гүзәлләрен сагына, яшьлек язларын саклап торган альбомнарын кадерли. Тик шулай да авторның киләчәккә дә өметләре юк түгел: гомеренең кара көзләрен нурлаучы булыр әле, ди.
Кара күзләренең күз карасы
Кара елан булып уралган.
Йөзләренең шома каралыгы
Тора төсле шомлы нурлардан.[8]
“Кара лидер” шигырендә лирик герой “кара” сүзе белән бергә еланны янәшә куя. Ул аңа үзенең үтенечен әйтергә дә, аннан шәфкать көтәргә дә, аңа өмет баглап барырга да шикләнә.
Ф. Шәехнең тагын бер үзенчәлекле шигыренә тукталасы килә. Ул “Кара фәрештәләр” дип атала. Автор үзеннән көлгән фәрештәләрне тырышлыгы, сабырлыгы, югарыга омтылуы аша үзгәртүе турында яза. “Җырларым тауларга юл алды, ә фәрештәләр мосуланып агарды”, - ди ул.
Гомумән, Ф. Шәех шигырьләрендә “кара” сыйфаты төс, керле, пычрак, явыз, мәкерле мәгънәләрендә актив кулланыла.
Фазыл Шәех – киң диапазонлы шагыйрь буларак танылды. Шигырьләренең формасы, темасы, үзенчәлекле бирелеше ягыннан да ул зур ихтирамга лаек. Аның йөрәгеннән ургып чыккан сүзләр тормыштагы гаделсезлекләрне, караңгылык, ваклык-түбәнлекләрне үтеп, ноталар моңга әверелеп, таңга, яктылыкка таба омтылалар. Кешеләргә яктылыкның, яхшылык-изгелекнең, тормышның кадерен, ямен аңлатыр өчен, кешеләр хәтерендә якты истәлек булып калыр өчен, үлемсезлек яулап алыр өчен югарыга, биеккә омтылалар.
Фазыл Шәехнең көчле ихтыяры, көчле рухы үзенең укучысын да курыкмыйча алга әйдәр, биеклекләргә күтәрер, ак бәхет кенә теләр!
Кулланылган әдәбият
[1] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I том. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979. - 31 б.
[2] Шәех Фазыл. Егет сүзе. Шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 119б.
[3] Шәех Фазыл. Егет сүзе. Шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 42 б.
[4] Шәех Фазыл. Егет сүзе. Шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 42 б.
[5] Шәех Ф. Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 162 б.
[6] Шәех Ф. Г. Дала тулпары. Лирик һәм сатирик шигырьләр. - Чаллы: Мәгърифәт кит. нәшр., 1996. – 153 б.
[7] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II том. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979. - 48- 49 б.
[8] Шәех Ф. Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 109 б.
О путнике
Рисуем акварельное мороженое
Лавовая лампа
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Сказка об осеннем ветре