Укучылар дәрес һәм дәрестән тыш вакытта бик теләп иҗат эше белән шөгыльләнәләр.
Вложение | Размер |
---|---|
poeziya._fahrtdinov_a.a.docx | 19.54 КБ |
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
“Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Ак җилкән” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсы
Номинация: поэзия
Башкарды:
Фахртдинов Альфир Алмас улы,
6 нчы сыйныф укучысы
Тикшерде:
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2016
Яраткан шагыйребез
Яши йөрәгемдә шагыйрь,
Яратам шигырьләрен.
Исемен сорасагыз,
Тукай абый диярмен!
“Шүрәле” һәм “Су анасы”н
Барыбыз да беләбез.
Былтырның алдаганыннан
Чын күңелдән көләбез.
Син язган шигырьләрне
Беркайчан онытмабыз.
Яраткан шагыйребез-
Син Тукай абыебыз!
Кыстыбый
Эх, кыстыбый, кыстыбый,
Ашатам кыстый, кыстый.
Телне йотарлык тәмле ул,
Бәрәңгеле, майлы ул.
Пешерергә бик жинел:
Камыр җәеп куямын,
Эх, күтәрелә күңел!
Бәрәңгесен төямен,
Сылыйм, майлыйм, пешерәм,
Мичтән аны төшерәм.
Өстәлемә куям аннан,
Тәлинкәләргә салам,
Ярата аны гаиләм!
Герой авылдашым
Туган авылым бик матур,
Таулары биек тагын.
Ир-егетләре-батыр,
Сугышта булган аның.
Мотыйк абый сугышта
Зур батырлык эшләгән.
Бөтен сугыш буена
Сапер хезмәтен үтәгән.
Башта ул Карелия
Фронтында хезмәт итә.
Аннан Днепрны үтә,
Украинага җитә.
Молдавиядә була,
Елга-сазлыклар кичә.
Миналанган кырларда
Бик күп юлларны “чишә”.
Днепрны кичкән өчен
“Кызыл Йолдыз” бирәләр.
Ә ул һаман алга бара,
Дәүләт чиген үтәләр.
Дунай аркылы чыкканда
Күрсәтә зур батырлык.
Советлар Союзы Герое
Исеменә ул лаек.
Орден- медальләре белән
Күкрәге тулып кайта.
Мәктәбебез музеенда
Истәлекләре байтак.
Безнең өчен зур горурлык,
Ул бит безнең авылдаш.
Аны беркем дә онытмас,
Туган авылы-Урсалабаш.
Пешерергә яратам.
Татар халкы борынгыдан
Аш-суга оста булган.
Бәйрәм табыны ризыклары
Төрледән-төрле булган.
Чәкчәк, бәлеш, гөбәдия,
Әллә ниләр бар тагы.
Көндәлек тормышта-коймак,
Белен, кабартма, кагы.
Пешерергә мин дә оста,
Ай-һай, бик тә яратам.
Күрше кызларын үземә
Сыем белән каратам.
Өчпочмак
Ачы камыр куйдым әле
Менә дигән ак оннан.
Ясамадым бер дә аны
Ашыгып аннан-моннан.
Җылы суга бераз сөт,
Чүпрә, шикәр куштым.
Эретелгән маргарин
Кушып җибәрдем тагын.
Каймак кебек булды камыр,
Аннан аны куерттым.
Өстен каплап, җылы җиргә
Мин менгереп утырттым,
Шуннан аны ачыттым.
Бер күпереп менгәч тагы
Баскалап куйгаладым.
Бер-ике сәгать дигәндә
Әзер булды камырым.
Өчпочмаклап бөктем аннан
Эчлек салган камырны.
Менә дигән булып чыкты,
Кулым гына камырлы.
Чиста, майланган табага
Тезеп куйдым аннары.
Бик кызу булган мичкә
Тыгып куйдым булганны.
Кайнар шулпа салып куйдым
Утыз-кырык минуттан.
Бөке белән каплап куйдым,
Пешсен диеп шул чуттан.
Үзе кайнар, үзе сусыл
Булып пеште өчпочмак.
Беркемдә дә юк андый,
Бик тәмле ул -өчпочмак.
Эх, өчпочмак, өчпочмак,
Тәмле дә синнән коймак.
Тәмле булса да коймак,
Туймый аңардан тамак.
Авыз итегез, дусларым,
Сыйланыгыз, барчагыз.
Бик оста бит минем халкым,
Өчпочмагын ашагыз !
Снежная сказка
Прекрасное далёко
Агния Барто. Сережа учит уроки
Денис-изобретатель (отрывок)
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Комментарии
Мин шигырьләр язарга яратам.
Афәрин, Альфир! Тагын яңадан-яңа шигырьләреңне көтеп калабыз!