Һәр кешегә дә үз туган ягы бик якын һәм кадерле. Укучылар туган авыллары турында бик матур иншалар язалар.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avyl_turynda_ukuchylar_yaza.doc | 43.5 КБ |
Әлмәт муниципаль районы Р.Г.Галиев исемендәге Сөләй гомуми төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нуретдинова Лилия Фәрит кызының эше.
Туган авыл.
Авылым — син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы.
( Р. Закиров.)
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар.
Безнең туган авылыбыз —Әлмәт районының Сөләй авылы. Моннан өч йөз еллар элек Минзәлә елгасы буендагы Теләнче авылыннан бу якларга дүрт кеше килеп утырган. Алар Әлмөхәммәт, Сөләйман, Нәдершаһ һәм Исмәгыйль исемле булганнар. Монда килгәч, бу тирәдәге җирләрне үзара бүлешкәннәр. Әлмөхәммәткә хәзерге Әлмәт җирләре, Нәдершаһка хәзерге Нәдер авылы һәм Зәйнең сулъягындагы җирләр, Сөләйманга хәзерге Сөләй җирләре, Исмәгыйльгә хәзерге Кама Исмәгыйле җирләре тигән. Бу авыллар башлап нигез салган шушы кешеләрнең исемнәре белән аталып йөртелә башлаганнар.
Сөләй авылына баштарак Урал ягыннан башкортлар килеп төпләнеп калганнар. Мәсәлән, бу авылның Төхвәтуллин Нигъмәтулла, Сабитов Ногман, Гыйззәтуллин Шәйхелислам бабайларның бабалары Урал ягыннан күчеп килгән башкортлар булганнар. Соңрак бу авылга Казан ягыннан татарлар да күчеп килгән. Кешеләр тирә-яктагы калын урманнарны кисеп төпләгәннәр һәм сөреп чәчү җирләренә әйләндерә барганнар. Элек халыкның төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган.Менә шулай авылым барлыкка килгән дә.
Хәзерге вакытта авылым табигате бик матур. Ул бик әйбәт урында да урнашкан.
Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Мәсәлән Очлы тау, Кәҗә тавы. Җәй көне анда тәмле, кып-кызыл җиләкләр пешә. Таулар өстендә, я битендә урманнар бар. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Икенче якта алтын төскә кергән басулар, кырлар тора. Авыл кырыеннан Урсала елгасы ага. Балалар анда су керә, хатын-кызлар кер дә юып ала. Елга тирәсендә болыннар урнашкан. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Чишмәләр дә бик күп. Санап та бетереп булмый. Берничәсенең исемнәрен атап язам: Фазыл тау, Марс, Улаклы чишмәләр һ.б. Шулардан чыгып безнең авыл бик бай дип әйтеп була.
Мин чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Әлмәт муниципаль районы Р.Г.Галиев исемендәге Сөләй гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ахметгалиева Лилиана Рамиль кызының эше.
Туган авылым
Мин Әлмәт районының Урсалабаш авылында яшим.Минем авылым бик матур. Аның чишмәләрендәге сулары бик тәмле. Җәй көне тауларда җиләкләр күп, җыеп бетерерлек тугел. Су буйлары бик иркен. Әле бездә бүә дә бар. Ул бик тирән. Шуңа карамастан җәй көне барысы да шунда су керергә баралар. Кыш көне тауда шуарга яратабыз. |
Әлмәт муниципаль районы Р.Г.Галиев исемендәге Сөләй гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Гүзәл Илһам кызының эше
Авылым.
Минем туган авылым- Урсалабаш. Ул тау итәгендә урнашкан. Аның таулары бик матур. Безнең авылга килгән кунаклар тауга сокланмый китмиләр. Жәен ямь-яшел күлмәген кисә, кышын ап-ак кар астында жемелдәп ята. Әллә кайдан менә мин нинди дигән сыман яшел, кызыл калай тубәләре, мәчете, балалар бакчасы белән авылым да сәлам бирә. Безнең авылда кибетләр, медпункт, шулай ук китапханә, клуб эшли. Клубта бәйрәм вакытларында концерт куялар. Авыл халкы бик яратып йөри анда. Клуб бакчасында Бөек Ватан сугышыннан Советлар Союзы Герое булып кайткан авылдашыбыз Ахмадуллин Мотыйк Мөхәммәтҗан улына бюст куелган. Бюстның ике ягындагы гранит ташка сугышта һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре уелып язылган. Һәр елны Бөек Җинү көнендә исән калган ветераннар, бабайлар, тол калган әбиләр, авылдашлар шул һәйкәл янына килеп, сугышта һәлак булган авылдашларын искә алып ,чәчәк бәйләмәләре куялар. Балалар бакчасыннан нәниләр, мәктәптән укучылар килеп шигырь укыйлар, жырлыйлар.
Һәр жомгада картлар , тезелешеп, мәчеткэ бара. Мулла Фаиз абый азан әйтеп, намаз вакытын хәбәр итә. Гает бәйрәмендә мәчет эче шыгрым тулы була.
Авылымда искиткеч кешеләр яши.Аларның хезмәт сөючәнлегенә мин үзем дә таң калам. Алар күп мал тота. Җәй буе җиләген, гөмбәсен жыя. Безнең авыл чишмәләре, мул сулы елгалары белән дә мактана ала әле ул.
Туган авылымда миңа һәр җир таныш. Аның кайсы төшендә нинди таш ятканына, нинди үлән үскәненә кадәр беләм мин. Һәм үз төсе, үз исе, үз яме өчен яратам.
Чья проталина?
Яблоко
Солнечная система. Взгляд со стороны
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Сила слова
Комментарии
"Туган авылым" теиасына укучылар язган иншалар.
Булдырасыз, укучылар! Туган авылыгызны яратыгыз!