Әкиятләрнең тәрбияви роле зур. Алар башкаларга карата игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Яхшылык яхшылык булып кайта. Комсызлык бик начар гадәт, ул үлемгә китерергә дә мөмкин.
Вложение | Размер |
---|---|
kiyatlr.docx | 14.63 КБ |
Эшләпәсез гөмбә.
(Әкият)
Яшәгән ди бер бабай белән әби. Бабайның исем Абдулла, ә әбинең исеме Зөлфия булган. Аларның балалары булмаган.
Менә бер кояшлы көнне әбинең гөмбә ашыйсы килгән.
-Абдулла, урманга барып гөмбә җыеп кайт, әле,- дигән әби. Бабай башына эшләпәсен киеп кулына кәрзинен алган да урманга чыгып киткән. Менә бабай урман эченә килеп кергән һәм елаган кебек тавыш ишеткән. Агач артына иелеп караса, анда бәләкәй бер гөмбә елап утыра икән.
–Ник елыйсың ?- дигән бабай.
- Бөтен гөмбәләрнең эшләпәсе бар,ә минем эшләпәм юк. Кешегә күренергә дә оялам ,- дигән гөмбә.
- Бер дә борчылма, гөмбәкәй, мин сиңа үземнең эшләпәмне бүләк итәм.
Гөмбә бик шатланган.
- Рәхмәт сиңа, бабакай! Мин урмандагы бөтен җәнлекләргә әйтермен, сиңа берәү дә тимәс, кирәк булса ярдәм дә итәрләр.
Бабай кәрзинен тутырып гөмбә җыеп өенә кайтып киткән. Кайтып җиткәч әби әйтә икән:
- Рәхмәт , Абдулла, гөмбәләрең өчен. Ә синең эшләпәң кайда соң?
Бабай урманда булган хәлләрне сөйләп биргән. Әби аны бу эше өчен мактаган һәм бик матур ак эшләпә бүләк иткән.
Күз яшьләре.
(Әкият.)
Борын- борын заманда яшәгән ди бер ир белән хатын. Боларның бер кызлары булган. Аны бер аждаһа урлап киткән булган. Әти- әнисе кызны елга бер генә барып күрәләр икән. Бу ир белән хатын бик хәерче булганнар.
Быел да әниләре кызлары янына барганнар. Кыз аларны күргәч, бик сөенгән, аның күзләреннән яшьләр тамган. Ни хикмәт, кызның күз яшьләре алтынга әйләнгән. Алтын күргәч, аждаһа комсызланып аны ашамакчы булган. Әмма алтын аның тамагына тыгылган, ул тончыгып үлгән. Кыз, алтыннарны алып, әти- әнисен җитәкләп, өенә кайтып киткән.
Ситдыйкова Лиана, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле сыйныфлары булган 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы
Шелковая горка
На берегу Байкала
Мать-и-мачеха
Фильм "Золушка"
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский