Муса Җәлил турындагы уйларым, фикерләрем...
Вложение | Размер |
---|---|
sibagatullina_a._sochinenie_microsoft_word.docx | 17.02 КБ |
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас
Әй, шигырьләр, кайсын алсам
Укып туя алмыйча калам.
Моңга урап хисләремне
Җиһаныма яңгыратам.
Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең дә “Җырларым” шигыре шундый хис белән тугандыр. Шигырь бит ул уйламаганда, көтмәгәндә чишмә кебек җанның әллә кайсы почмагыннан ургылып чыга. Шушы хис - кичерешләреңне тел осталыгы, тел байлыгы белән бизәп кую гына кирәк.
Ә Муса Җәлилнең мондый осталыгына бик сокланырлык. Аның бит кайсы гына шигырен алма – алар балаларга да, олы яшьтәге кешеләргә дә аңлаешлы. Тоткында чагында да, дошманнар тарафыннан җәберләнүенә карамастан, аның шигырьләрендә Ватаныбызга, туган як табигатенә карата көчле мәхәббәте күренә. Яраткан халкы, туганнарына карата җылы хисләре яшәүне туктатмыйлар, көрәшне дәвам итәргә этәргеч булып торалар.
Нәкъ шул хисләр бөек ватандашыбызга сынмыйча - сыгылмыйча батырларча горур булып калырга булышкан. Авыр, газаплы көннәрдә яшәргә көч биргән шигырьләрен без әле һаман сокланып укыйбыз. Нинди генә авыр вакыт булмасын, кешегә Кеше булып калырга иң элек аның рухи байлыгы ярдәм итә. Ул шуларга таянып шигырьләр яза, шигырьләре аркылы якыннары, туганнары, халкы белән аралаша. Шагыйребез романтикага да, гүзәлеккә дә урын таба.
Бөек шагыйрь Муса Җәлил белән бергә дошманга буйсынмаган фикердәшләренең рухи көчен дошманнар да югары бәяли. Җәлилчеләрнең патриотик һәм әхлак сыйфатларын, горур булып калулары дошманны да куркыта.
“Тик булса иде ирек” шигырендә шагыйрьнең татлы хыяллары тасвирлана. Ул тоткынлыкта да хыяллана, Туган илен, хатынын, кызын сагына. Әмма аның олы хыялы – ирекле булу, иреккә чыгу, кулына корал алып, Туган илен саклау. Ул шушы изге юлда, данлы сугыш кырында, ирекле булып, көрәшеп үләргә дә әзер.
Татар халкының яраткан шагыйре, туган җиремнең яраткан улы – Муса Җәлил исеме ташка уелып калган. Шигырьләре аны дөньякүләм танылуга китерә. Ә бит Моабит төрмәсендә таш дивар ул аңа бары тик телсез сердәш кенә булган. Могҗиза булып, аның шигырьләре киләсе буынга кадәр сакланып кала – шигырьләре туган илебезгә әйләнеп кайта. Димәк, илһам дигән бөек хисне олы йозаклы төрмә ишекләре дә тотып кала алмаган.
Муса Җәлил шигырьләрен укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, Җәлилнең хис-тойгыларны һәм фикерләрне гаҗәеп итеп белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шуңадыр да Муса Җәлилнең шигырьләре аңлаешлы; тирән эчтәлекле; зирәк телле һәм зәвыклы. Аллаһы тәгаләдән бирелгән сәләт ярдәмендә явыз дошманга баш имичә, татар халкының горур улы булып калуы – Муса Җәлилнең батыр каһарман булуын тагын бер кат раслый. Шушындый герой шагыйрь – Муса Җәлилгә һәм аның кардәшләренә рәхмәт йөзеннән баш иямен. Аллаһы тәгәләдән “Батырларның урыны җәннәттә булсын”,- дип дога колам, үземнең авылым җәлилчеләрен дә искә алам.
Туган җирем – Карабаш бистәсе. Карабаш тарихи вакыйгаларга да бай авыл. Карабашлылар арасында Бөек Ватан сугышы вакытында, яраланып фашистлар кулына әсирлеккә эләгеп, авыр шартларда да дошманның үз тылында дошманга каршы көрәшүче кешеләребезнең берсе – җәлилче – Фәхретдинов Гарәф Кашафетдин улы да бар. Ул үзенең гомерен Муса Җәлил белән бергә ил азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә, көрәшкә багышлаган.
Җәлилче карабашлыларны халкым онытмый. Авылымның үзәк урамында куелган һәйкәл җәлилчеләрнең батырлыгын мәңгеләштереп тора. Мин шушындый каһарманнарыбыз барлыгы белән горурланам, алар алдында баш иям.
Рождественские подарки от Метелицы
Самый главный и трудный вопрос
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Хрюк на ёлке
Бородино. М.Ю. Лермонтов