Һәркем беренче укытучысын зур хөрмәт белән искә ала. Бу иншада да Гөлназның беренче укытучысына кагылышлы истәлекләре.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaratkan_ukytuchym.docx | 21.14 КБ |
Минем яраткан укытучым.
Синең яраткан укытучың кем дип, кемнән генә сорасаң да, әлбәттә,ул,минемчә, белем дөньясына юл күрсәткән олы җанлы беренче укытучысын атар.
Мин дә,кулыма каләм алып, беренче укытучым турында язарга булдым. Шунда ук күңелгә шагыйрә Энҗе апа Мөэминованың «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» дигән шигыре искә килеп төште. Нәкъ шул шигырьдәгечә, үземнең беренче тапкыр мәктәпкә барганымны бүгенгедәй хәтерлим әле.
Ул көнне без иртүк тордык, алдан әзерләп куйган киемнәремне кидем. Әни, матур итеп чәчләремне тарап, зур ак бантиклар тагып куйды, аркама яртылаш буш букчамны асты, аннары хуш исләр аңкып торган чәчәк бәйләмен кулыма тоттырды. Безнең әни белән мәш килеп мәктәпкә әзерләнгәнне ерактан әти белән мине мәктәпкә озатырга килгән ике дәү әнием карап тордылар. Мин үземнең инде зур кыз булганымны шул- вакытта аңладым. Ә мәктәп янында бик күп җыелган балаларны күргәч, кая барырга белмичә, аптыраганга каушап калдым. Ярый әле бүген әниләр озата, ә иртәгә..., ә аннары нишләрмен дип, бөтенләй югалып калдым. Шулхәтле күп кеше арасында үземне кечкенә генә песи баласы кебек хис итә башладым.
Шул арада каяндыр минем булачак беренче укытучым Гөлназ Сөнгатулловна килеп чыкты, кулымнан тотып елмайды, хәлемне сорады, бик матур киенеп килгәнсең, әйдә хәзер минем белән дип, үзем кебек малайлар һәм кызлар янына китереп бастырды. Шунда борчылган күңелем бөтенләй тынычланды, мондый апа булганда, нәрсәдән куркып торырга соң әле, җитмәсә, янәшәмдә бергә балалар бакчасына йөргән дусларым да бар икән. Шундый рәхәт булып китте миңа шул минутларда!
Менә шул көннән башлап Гөлназ Сөнгатулловна безне икенче әни кебек һәр көнне каршы ала, дәресләр беткәч, хәтта сәдәфләребезне каптырышып, өйгә озата торган булды. Аның белән без белем дөньясына чумдык: алдык-куштык, сыздык-боздык, бүлдек-тапкырладык, рәхәтләнеп көлдек, утырып елап та алдык, ләкин мәктәпкә бармыйм дип, беребез дә әйтмәдек. Бер урында озак утырырга өйрәнмәгәнгә, без гел кыбырсынабыз, төрткәләшергә дә күп сорап тормыйбыз. Ләкин апа безгә беркайчан да тавыш күтәрмәде, тик ашарга барганда ашханә янындагы багананы дурт-биш тапкыр әйләндерә иде инде. Әле дә, зур үскәч тә, шул багана безгә шундый кадерле булып тоела, кайбервакыт, шаярышып, шул багананы кирәксә-кирәкмәсә дә урап үтәбез. Мәктәпнең укытучылары гына да түгел, хәтта баганалары да безне тәртипкә өйрәтте.
Гөлназ Сөнгатулловна безне дүрт ел укытты. Шул дүрт ел эчендә ул безнең иң кадерле кешебезгә әйләнде. Кирәк чакта мактый да, ачулана да иде. Бөтен сорауларыбызга җавап та тапты, кирәкле юнәлештә этәргеч тә бирде.
. Без күптән түгел генә шагыйрь Һади Такташның «Алсу» шигырен өйрәндек. Шундагы шигырь юллары:
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле….
нәкъ безнең Гөлназ Сөнгатулловнага багышлап язылгандыр кебек тоела.
Беренче укытучым, мин Сезгә гомерем буе бурычлы, гомерем буе рәхмәтле! Сез минем-иң яраткан укытучым!
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Цветущая сакура
Колумбово яйцо