Россия тарихында минем якташларым.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
М.Җәлил
Якташларымның сугыш чорындагы тормышлары белән якыннан танышкач, үземнең шул як баласы булуыма бик шатландым. Туган ягыма соклану һәм аның халкына ихтирамым тагын да артты.
Тормышта һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклегенә төшендем. Иң мөһиме: беренчедән, кеше җиргә яшәр өчен туа, ә яшәү - тормыш, көрәш, һәрвакыт биеклеккә омтылу, тарихта үз эзеңне калдыру икәнен аңладым. Икенчедән, якташларым илебезнең иң авыр чор тарихы битләрендә,бөек шагыйребез Муса Җәлил әйткәнчә,”тарихларда укып ятларлык” исемнәрен, тирән эзләрен, мактаулы эшләрен калдырганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Бу турыда мин, горурланып, иншамда бәян итә алдым.
Вложение | Размер |
---|---|
rossiya_tarihynda_minem_yaktashlarym.docx | 32.82 КБ |
Россия тарихында минем якташларым.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
М.Җәлил
Без Татарстаныбыз тарихын, без Россия тарихын дәвам итүчеләр! Ләкин күптәннән сыналган чынбарлык – тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, үткәнне белмичә торып, киләчәкне корып булмый дигән гыйбара бар. Алдагы тормышыбыз өметле, киләчәк буын ышанычлы булып үссен дисәк, без халкыбызның үткән юлын тирәнтен өйрәнергә бурычлы. Ә илебезнең үткән юлы әле ачылып бетмәгән бер китап.Ачасы да ачасы бар.
Россия дәүләте – Евразиянең гаять зур державасы. Аның территориясендә төрле телләрдә сөйләшүче бихисап күп халыклар яшәгән һәм яши. Аларның тарихи үсеш юллары бер-берсе белән нык үрелеп, бүгенге тормыш – яшәешләре дә үзара тыгыз бәйләнештә бара. Россия дип аталган җирләрдәге вакыйгалар бу халыкларның үсешенә, шул исәптән татар халкы язмышына да зур йогынты ясаган һәм ясый.Алар ,руслар белән беррәттән,мөһим вакыйгаларда катнашканнар,илнең мәдәният үсешенә сизелерлек өлеш керткәннәр.Аларның кайгы- шатлыклары да, казанышлары да уртак. Төрле милләт халкы арасындагы какшамас дуслык, татулык һәм бердәмлек – Россия дәүләтенең төп көче.
Ә һәр халыкның Россия тарихына алтын хәрефләр белән язарлык эшләре, макталырлык урыннары бар. Алар турында томлап-томлап китаплар язарлык. Ышанам, киләчәктә язылыр!
Илебез тарихы битләренә күз салсак,аның бер өлешен Бөек Ватан сугышы чоры алып тора.
Укытучым инша темасын тәкъдим иткәч тә, мин Туган ягым – Мөслим халкының сугыш чорындагы тарихи эзләре буйлап сәяхәт кылырга һәм, горурланып, якташларымның сугыштагы батырлыклары, тылдагы фидакарьлекләре турында язып, аларның да Россия тарихында мактаулы тирән эз калдыруларын бәян итәргә булдым.
Менә тагын Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәргә бик аз вакыт калып бара. Кызганыч, әмма вакыт рәхимсез: сугыш еллары бездән ерагайган саен, ул дәһшәтле чорның тере шаһитлары – Җиңүне якынайту өчен фронтта һәм тылда фидакарьлек күрсәткән хөрмәтле өлкәннәребез – елдан-ел кимеп бара.
Әйе, вакыт үтә ... Тормыш аяусыз. Ә киләчәк буын бу аяз күкнең, тыныч тормышның хәрби көчләрдәге 8 млн. 668 мең кешене югалту, 18 млн. кеше оккупацияләнү һәм фронтка якын урыннарда һәлак булу, шуларның 8 млн. 500 меңе әлеге урыннарда ачлыктан, бомбага тотулар, артиллериядән атулар, түзә алмаслык авыр тормыш шартларыннан, көч җитмәслек авыр хезмәттән үлү, Германиядә мәҗбүри хезмәттә 2 млн. 420 мең кеше һәлак булу, кыскасы, якынча 50 млн. кеше гомере бәрабәсенә яулап алынып, аларга тапшырылуын каян белерләр? Сугыш аркасында тумый калган балаларның балалары өчен дә үрнәк яшәү кирәклеген каян төшенерләр?
Шуңа күрә без, яшьләр, ветераннарыбыз белән еш очрашырга, ачы тарихыбызны алардан ишетеп калырга, бу өлкәдә эзләнү эшләрен күбрәк алып барырга тиешбез дип уйлыйм мин.
Әйе, Җиңү җинел генә килмәгән. Һәр халыкның тылдагы фидакарьлеге, сугыштагы батырлыгы аркасында килгән ул.
Һәр төбәкнең олысы-кечесе авырлыкларны иңгә-иң терәп бергә тартканга, җиңүгә ныклы ышанычта, тыл белән фронт, бербөтен зур көч булып, дошман явына каршы торганга килгән ул безгә Җиңү!
Бу шатлыклы да, моңсу да көннәр алдыннан һәр гаилә, һәр як үзенең йөрәк төбендәге яраларны кузгатыр, олылар күргәннәрен, яшьләр ишеткәннәрен тагын беркат күңелләрендә яңартыр.
Тарихыбызның бу битләре онытылырга тиеш түгел!
1941 елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы районымда яшәгән барлык халыклар язмышы аша уза. Бу хактагы шомлы хәбәрне ишеткәч, район үзәге һәм авылларда эшче хезмәткәрләр белән колхозчылар катнашында митинглар үткәрелә. Митинг билгеләнгән вакытка халык төгәл килә, 700 дән артык кеше катнаша. Анда катнашучылар агрессорга тирән нәфрәт белдерәләр, бердәм рәвештә Ватанны сакларга әзер булуларын раслыйлар. Сугышның беренче көннәреннән үк йөзләгән фидакарь егетләр һәм кызлар ирекле рәвештә үзләрен Ватан сакчылары сафына алуны сорап гариза бирәләр. Фашизмга каршы көрәшнең 1418 көне һәм төне авыр михнәт йөге булып районыбыз халкы җилкәсенә дә төшә, 8140 кеше фашизмга каршы көрәш фронтларына китә. Хәтта ирләр белән бергә үзләренең теләкләре буенча да, мобилизацияләнеп тә бик күп хатын-кызлар сугышка озатыла. Мәсәлән, Яңа Усы Советы буенча гына да 8 хатын-кыз фронтка алына.
Тарихта тиңе булмаган көчле һәм мәкерле дошманны җиңү өчен барган авыр сугышларда райондашларым сынатмыйлар. Түбәндәге дәлилләрне якташларым батырлыгыгына соклану, алар истәлегенә баш ию белән язам.
1941 елның декабрь аенда ук Бүләк авылы егете Илдар Маннановка фронттагы тиңсез батырлыгы өчен , Татарстанда беренчеләрдән булып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу мактаулы исемгә Исәнсеф авылыннан Гыймазетдин Вәҗетдинов, Шуган авылыннан Петр Днепров лаеклы булалар. Дусай авылыннан Бадыйк Салиховның батырлыгы I, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән билгеләнә. Вәрәшбаш авылыннан Миргарифан Гәрәев фронтта күрсәткән батырлыклары өчен II, III дәрәҗә Дан ордены һәм күп кенә башка орден-медальләр белән бүләкләнә.
Бу чорда фронт белән тылның бердәмлеге аеруча нык чагыла. Фронттан снайпер Касыйм Шириев, пулеметчы Әзһәм Максутов Кызыл Армиянең 25 еллыгы уңае белән, ачык хат юллап, райондашларын котлыйлар, тылда яңа уңышлар яуларга чакыралар. Күпләре район газетасына үзләренең фронттагы батырлыклары турында язалар. Шулардан өлкән лейтенант Халит Кәримов (Түбән Табын авылыннан), кече лейтенант Шәйхеразый Фазлыев (Симәк), капитан Әзһәр Апукаев (Мөслим), өлкән сержант Закир Солтанов һ. б. үзләрен аямыйча сугышулары, дошманны жиңәчәкләренә ышанычларын белдерәләр, якташларын тылда сынатмаска өндиләр. Кызганычка каршы, архивта бу хатлар сакланмаган.
Олы Чакмак авылының мәктәп музеенда сержант Мөхәммәтдин Хөсәенов, кече сержантлар Сабир Шәяхмәтов, Салих Зариповның фронтта күрсәтелгән кыюлыгы, ныклык һәм батырлык үрнәкләре, хәрби осталыклары өчен командирлары тарафыннан бирелгән рәхмәт хатлары, беренче Украина фронты командующие маршал Коневның аларга биргән Мактау грамоталары якташларыбызның сугышчан реликвияләре буларак кадерләп сакланалар. Аларны укыгач, күзләремә яшь килде, тамагыма төер тыгылды.
Өченче Белоруссия фронты политидарәсе белешмәсендә Төйгелде егете элемтәче Сәет Насыйбуллин исеме дә макталып күрсәтелгән.
Герой очучы Гастеллоның батырлыгын кабатлаган Югары Табын авылыннан якташым Фәрдетдин Сәхәбетдиновның фидакарьлеге легендаларга тиң. Шундый батырлар үстергән яктан булуыма горурланам мин.
Төйгелде авылыннан 1943 елда Кызыл Армия сафларына чакырылган Мөхтәр Идиятуллин, Байкал арты хәрби частьларының берсендә хезмәт итеп, Япон самурайларын тар-мар итүдә зур батырлыклар күрсәтә. Идиятуллиннарның гаилә архивында танылган язучы Георгий Марковның, Мөхтәр Идиятуллин турында «На боевом посту» дигән фронт газетасында басылган очеркы саклана. Шулай ук анда кадерле истәлек - язучының аңа ядкарь итеп жибәргән "Строговы" романы. Ул аңа: “Иң изге теләкләр белән Байкал арты фронты буенча сугышчан полкташым Мөхтәр Идиятуллинга. Автордан, Г. Марков”,- дип язган.
Ул, каты яраланып, госпитальләрдә дәвалангач, кабат сугышларда катнашып, 8 елдан соң гына, бик күп орден һәм медальләр тагып, туган авылына кайта. Тыныч хезмәттә дә ул күп бүләкләргә лаек була. Кызганычка каршы, ул мәрхүм инде. Ә бабасы турындагы бу истәлекләр оныгы - Әминә апада саклана.
Райондашларымның тылдагы фидакарь хезмәте дә җиңүне якынайтуга ныклы өлеш була. Сугыш колхозларның ныгуы һәм үсешенә зур зыян китерә, авыл халкына чагыштыргысыз зур сынау була бу.
1942 елның апрелендә ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте «Шәһәр һәм авыллардагы хезмәткә яраклы халыкны авыл хужалыгы эшләренә мобилизацияләү тәртибе турында» дигән карар кабул итәләр. Бу карар нигезендә хезмәткә яраклы һәр колхозчыга сугыш чорында минимум хезмәт көне елга өстәмә рәвештә 100-150, ә колхозчы гаиләсендәге 12-16 яшьтәге һәр яшүсмергә 50 хезмәт көне эшләү мәҗбүри итеп билгеләнелә. Бу катгый чара авыл хужалыгын эшче көчләр белән тәэмин итү хаҗәтеннән күреләләр. Халык сынатмый, көнне төнгә ялгап эшли. Шул чордагы рәсми документларда 1942 елда Бөтенсоюз социалистик ярышына һәр колхоз, МТС, терлекчелек фермалары коллективлары, һәр колхозчының актив кушылып эшләүләре нәтиҗәсендә язгы чәчүне Октябрь, Калинин, Мөслим, Тымытык районы хезмәтчәннәренең республикада беренчеләрдән булып тәмамлаулары күрсәтелә. 1943 елда фашистлардан азат ителгән районнарга ярдәм фонды «оборона гектарлары»на күп колхозлар планнан тыш иген чәчәләр. Мәсәлән, «Дусай» колхозында ул - 5, «Путиловец»та - 5, «Новый путь» колхозында 7 гектар тәшкил итә.
Бик күп хатын-кызлар, фронтка киткән ирләрне алыштырып, колхозлар, бригадалар, фермалар һәм башка тармаклар белән җитәкчелек итәләр. Авыр сугыш еллары күмәк хуҗалык итүнең бәхәссез өстенлекләрен раслый. Тылда "һәр башак - җиңү өчен, һәр бөртек - дошманга пуля" дигән девиз белән эшләп, һәркем - зурысы, кечесе җиңүгә үз өлешен кертә. 1941 елның 3 нче августында Мөслим МТС коллективы районның барлык хезмәт ияләренә мөрәҗәгать белән чыга. Алар август аеннан Ватан сугышы тәмамланганчы ай саен эшләгән бер көнлек хезмәт хакын СССР Оборона фондына күчерәчәкләрен белдерәләр. Бу башлангычка күпләр кушылалар һәм фронт өчен азык-төлек, акча белән ярдәм итеп торалар.
Иң аянычлысы шул: якташларымның меңнәрчә ир-егетләре Бөек Ватан сугышыннан туган якларына кире әйләнеп кайтмый, туган илебезнең иминлеген яклап, яу кырында һәлак булалар. Районыбыздан Бөек Ватан сугышында һәлак булып, яу кырында калган 5602 кеше республикабызның Хәтер китабына кертелә (Шулардан 471 кешенең, авыллар бетү сәбәпле, кайсы авылдан икәнлеге ачыкланмаган, алар арасында Мөслим хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнган башка район кешеләре да бар).Менә алда әле күпме ачыклый торган эшләр көтә.
Минем әбиемнең әтисе дә сугышта катнашкан.Ул исән кайта,ләкин сугыштан алып кайткан яралары аны сөйгән хатыны һәм балалары арасыннан бик тиз алып китә.Шунысы кызганыч:сугыштан гарипләнеп кайтып,ул үзе һәм иптәшләре турында берни сөйли алмый.
Тылда да югалтулар чиксез була, ачлык, ялангачлык.
"1943 елның язында, кар астында калган икмәк ашап, күпләр агуланып дөнья куйдылар. Кыска гына вакытта авызыннан, борыныннан кан китеп, һәр авылда көненә 4-5 әр,ә кайчакта аннан да күбрәк кешеләр үлде. Күп кенә гаиләләрдә, берьюлы барысы да чирләп , су кертер кешеләре да калмаган очраклар булды. Колхозда язгы кыр эшләре барганда, авыл халкы күпләп септик ангина белән җәфаланды, сугыш кырында үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар турында килеп торган хәбәрләр - барысы да авыл халкының күңелен телгәләде," - дип сөйли иде әнием," - ди Ләйсирә әби.. Әнисенең сүзләрен исенә төшереп, аның күзләре яшьләнә.
Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
"Мөслим юлыннан авыруларны больницага илтүче атлар,кире кайтканда, берсе артыннан берсе мәетләр салып алып кайталар иде. Зияратта кабер казучы ирләр булмагач, бу эш тә хатын-кызлар жилкәсенә төште. Бер кабергә 3-4 мает салып җирләүләр дә булды, Һәр авылдагы мәктәп, балалар бакчасы биналарына вакытлыча авыруларны урнаштырып, анда төрле шәһәрләрдән килгән (Мәскәү, Ленинград, Казан һ. б.) табиблар аларны дәвалау белән шөгыльләнделәр. Акрынлап үлүчеләр да кими башлады. Ләкин авыл халкының хезмәткә сәләте кимеде, тормыш-көнкүреш шартлары авырайганнан авырая барды. Язгы кыр эшләре белән бергә хәрби заводларга, урман кисүгә, торф хәзерләүгә кешеләр туплап җибәрү авылда хезмәткә яраклы кешеләрнең тагын да кимүенә китерде. Авыл үзенең улларын, кызларын сугышка озату белән бергә төрле төбәкләргә эшкә яшүсмерләрне күз яшьләре белән озата торды," - дип әнисе сөйләгәннәрне искә төшерүен дәвам итте Ләйсирә әби.
Фронтта булсын, тылда булсын - бу корбаннар безнең өчен, киләчәк буыннар хакына бирелгән бит.Мондый фаҗигаләрне, халкыбыз җилкәсенә төшкән бу олы сынау елларын онытырга безнең хакыбыз бармы ?! Халкыбыз батырлыгы, халкыбыз сабырлыгы , фидакарьлеге - безгә тапшырылган изге әманәтләрнең берседер ул, минемчә.
Уйласаң, күңелләр тетерәп китә.Күпме ана баласын, яшь кызлар сөйгәннәрен югалта, ә җир йөзенә күпме нарасый тумый кала! Без, сугыштан кайтмый калган яшь солдатлар, тумый калган балалар өчен дә яшәп, икеләтә изге эшләр кылырга тиешбез дип уйлыйм мин.
Ниһаять, 1945 елның 9 нчы мае, түземсезлек белән көтеп алынган Җиңү көне килә!
"Зур корбаннар бәрабәренә килгән шатлыклы да, кайтарып ала алмаслык югалтуларның ачы үкенечен дә үзенә сыйдырган бу данлы көн замандашларыбызның олы батырлыгы, сынмас ихтыяры, тиңдәшсез ватан - пәрварлыгы һәм рухи бөеклегенең мәңгелек символы ул", - дип язган иде М. Ш. Шәймиев ветераннарны олуг 9 нчы Май бәйрәме белән котлаганда. Моның белән кем генә килешмәс ?!
Әйе, ниһаять, халкым өчен тыныч таңнар, иртәләрнең куанычлы нәтиҗәләре буларак дәртләнеп, илһамланып һәм янып эшләү чоры, районым тарихында яңа зур бер этап - киеренке хезмәт, хезмәт батырлыгы сәхифәсе башлана. Халкымның бу чоры – үзе тарихыбызның аерым ядкаре!
Бүгенге көнебез тыныч һәм мул тормышлы. Сугыш турында без әдәби әсәрләрдән, сөйләгән сүзләрдән генә белүебез белән бәхетле. Чөнки безгә андый мәхшәрне күрергә туры килмәде һәм килмәсә иде. Моның өчен без ветераннарыбызга бурычлы. Әйе, без аларга гомеребез буе рәхмәтле булып яшәргә, башка мондый сугышлар булмасын өчен, һәр нәрсәнең җаен белеп, дус булып, килеп чыккан каршылыкларны тыныч юл белән генә хәл итәргә өйрәнергә тиешбез.
Якташларымның сугыш чорындагы тормышлары белән якыннан танышкач, үземнең шул як баласы булуыма бик шатландым. Туган ягыма соклану һәм аның халкына ихтирамым тагын да артты.
Тормышта һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклегенә төшендем. Иң мөһиме: беренчедән, кеше җиргә яшәр өчен туа, ә яшәү - тормыш, көрәш, һәрвакыт биеклеккә омтылу, тарихта үз эзеңне калдыру икәнен аңладым. Икенчедән, якташларым илебезнең иң авыр чор тарихы битләрендә,бөек шагыйребез Муса Җәлил әйткәнчә,”тарихларда укып ятларлык” исемнәрен, тирән эзләрен, мактаулы эшләрен калдырганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Бу турыда мин, горурланып, иншамда бәян итә алдым.
Лиса Лариска и белка Ленка
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Золотая хохлома
Компас своими руками