Разил Вәлиев исемендәге иҗади эшләр бәйгесенә әзерләнү вакытында Лена апа Шагыйрьҗанның әлеге юллары белән танышырга насыйп булды. Лена апа әлеге мәкаләсендә сүзнең никадәр бөек көчкә ия булуы турында бик оста итеп әйтеп биргән. Нәкъ шул юлларны үземнең эшемә эпиграф итеп алуымның сәбәбе дә, беренчедән, бу юллар мине тәэсирләндергән булса, икенчедән, Лена апа миңа апа тиешле кеше. Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова минем әбием Флүрә Сәлимҗан кызы Шакирҗанова белән ике туган балалары. Шуңадыр, Лена апаның иҗаты белән танышып барырга тырышам.
Мин, Гыйзәтуллина Алинә Илдар кызы, Түбән Кама шәһәрендә 1998 елның 16 маенда туганмын. Алмагачлар чәчәк аткан вакытта тугангадыр, мин кояшны, җәйне-язны, болын-күлләрне, гомумән, табигатьне һәм, әлбәттә инде, авылны өзелеп яратам. Шәһәрдә туган булсам да, мин үземне авыл кызы дип саныйм. Ял көннәрен, каникул вакытларын һәрдаим гаиләбез белән авылда уздырабыз. Хыялым да бар минем: киләчәктә авылда яшәргә телим мин.
Шәһәребезнең иң яхшы уку йортларының берсе булган Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә укуым белән чын мәгънәсендә горурланам, кая гына барсам да үземнең гимназиям турында мактап сөйлим. Иң яхшы сыйныфташлар белән укыйм мин, иң яхшы укытучылар безгә белем бирә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бик яратам, бу фәннәр буенча төрле бәйге, конкурсларда бик теләп катнашам.
Бик сирәк кенә тигән буш вакытларымда, кулыма каләм алып, хисләремне кәгазь битләренә теркәп калырга ашыгам. Язылган шигырьләрем Лена апаныкы кебек күп булмаса да, Сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым. Эшләрем тупланган әлеге җыентыкны “Күңел дәфтәрем” дип атадым.
Вложение | Размер |
---|---|
alina_shigyrlre.docx | 15.26 КБ |
Изге сүзләр.
“Әти”, “әни” дигән сүзләр –
Изге сүзләр бит алар.
Күңелемнең иң түрендә
Күптән урын алганнар.
Беркайчан да, һичничек тә
Аера алмыйм мин сезне.
Җылы хисләр белән бәйләп
Кулланам бу сүзләрне.
“Әти” – дисәм, “алтыным” – дим,
“Әни” – дисәм, “җимешем”.
Сезгә гел яхшылык кына,
Тели минем күңелем.
Бүләк.
Тиздән әниләр, апалар
Һәм әбиләр бәйрәме.
Котлау өчен күптән әзер
Минем чәчәк бәйләме.
Бу бәйләмгә кушып үрдем,
Йөрәктәге хисләрне.
Бүләкләр ясап үткәрдем
Озын кышкы кичләрне.
Тормыш яме.
Ни соң ул тормыш яме? – дип,
Бирдем сорау үземә.
Гомеремнең бу мәлендә
Телим җавап бирергә.
“Тормыш яме” дигәннәре,
Бик четерекле икән.
Уйламыйча, эзләнмичә,
Җавап бирерсең микән?
Утырып – утырып уйлангач,
Тормыш яме турында,
Эзләнүләрем тукталды,
Минем шундый уйларда:
Әти - әниең канаты,
Сине гел сыендырса,
Туган – тумачаң яныңда
Син диеп гел җан атса,
Сукмагыңда очыраса,
Сиңа насыйп сөйгән яр,
Тормыш ямең булып янда
Бөтерелсә балалар -
Тормыш ямен тоярсың син,
Бары тик шунда гына.
Ул бәхетне китерер сиңа,
Күңел кояшың гына.
Кечкенә “йолдызлар”
Гимназия тулы йолдыз:
Рәссамы бар, кем җырлый...
Ә кемнәрдер гыйлем өсти,
Галим булырга уйлый.
Алардан һич калышмыйбыз,
“Нәүрүз” кызлары бит без.
Бәйрәмнәрдә сәхнә түзсен,
Тыпырдатып биибез.
Әби-бабам ял вакытын
Күңел ачып үткәргән,
Дәртле халкым биюләре-
Кайтавазы үткәннән.
Табын күрке сый булган күк,
Сәхнә яме ул – бию.
Күңелләрне җилкендерә,
“Татар кызы мин” дию.
Бәхет
Акбаемны ияртеп мин,
Бәхет эзләргә чаптым.
Йөгерә-уйный бара торгач,
Зур күлгә килеп чыктым.
Күлнең читенә бастым да,
Төбенә карап бактым:
“Кем бар анда һәм ни эшли?”
дигән уйларда башым.
Күрдем мин балыкларның
Ничек тыныч яшәвен.
Эш кушучы, җәберләүче
Күрсәң иде берәвен.
Бик тыныч, бик бәхетле
Яши бит балык, диеп,
Өйгә кайтып барганда,
Балыкчы алдым күреп.
Балыкчыны туктатып
Бирдем аңа бер сорау:
“Нигә соң балык тотасың?
Тап үзеңә бер һөнәр!”
“Һөнәрем минем – балыкчы,
Аннан башка нишләрмен?!
Дөньясы шулай корылган,
Балык аулау – эшләрем”.
Һәркемнең үзенә тигән
Бәхете һәм рәхәте.
Хак Тәгалә бүлеп куйган
Бар дөньяның михнәтен.
Миңа тормыш бәйли...
Йон җепләрдән миңа тормыш бәйли...
Җан җылысын кушып күзләргә.
Язмышның җилләре искәндә,
Ныклык бирсен диеп, түзәргә.
Ефәк җептән миңа тормыш бәйли...
Ак бәхетләр юрап күңелдән.
Бизәк булып ихлас яшьләр тама,
Иман сораганда Тәңремнән.
Төсле җептән миңа тормыш бәйли...
Яшәү матурлыгын күрсәтеп.
Гомере үтсен диеп алга таба,
Караны акларга үзгәртеп.
Җепне кайдан ала?
Сер бирми ул, түзә...
Миңа тормыш бәйли...
Үзенекен сүтеп...
Әбием бүләге
Бик яратам әбиемне:
Ул минем шундый уңган.
Туган көнемә бүләккә
Оекбаш бәйләп куйган.
Шул бүләкне киеп куйгач,
Аякларым җылынды.
Йөрәгемә шатлык тулды,
Күңелемдә җыр туды.
Үземнең дә әбиемә
Бүләк бирәсем килде,
Бәйләргә дә, тегергә дә
Мин бит өйрәндем инде.
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең
10б сыйныфы укучысы Гыйзәтуллина Алинә
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Пчёлы и муха
Знакомимся с плотностью жидкостей