Без дә үзебезнең фәнни хезмәтебездә түбәндәге максатны билгеләдек:
Өйрәнү-тикшерү объекты итеп сугыш чорында язган шигырь-поэмаларын алдык.
Шушы максаттан чыгып , алга бурычлар куелды:
1. Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы турында фәнни хезмәтләр барлау,аның турында канатлы сүзләр.истәлекләр туплау.
2. Шагыйрьнең шигырь-поэмаларында сугыш фаҗигасенең бирелешен ачыклау
3. Шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация булдыру.
Фәнни эшебез барышында иң беренче Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәндек. Моның өчен шәһәр һәм район китапханәләрендә утырдык. Архивтан файдаландык .
2.
Өйрәнү барышында олы шәхескә тагын да хөрмәтебез дә, аның иҗаты белән кызыксынуыбыз да арта барды.
Безгә кадәр яшәп киткән олуг шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү бик мавыктыргыч икән. Шундый каһарманнары булган халкың һәм үзеңнең дә татар булуың белән тагын да горурлана төшәсең.
Фәнни хезмәтебез ахырында, Бөек Ватан сугышында иҗат иткән язучыларыбызның иҗат һәм тормыш юлын тирәнтек өйрәнеп, эчтәлеген халыкка тагын да якынайту безнең бурыч икәнлегенә тагын беркат инандык..
Нәтиҗәне түбәндәге тармакларга бүлеп карарга мөмкин:
3.. Фатих Кәрим- сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын тирәнтен ачып бирүчеләрнең берсе.
4. Шагыйрьнең ялкынлы әсәрләре кешелек дошманнарына карата бүген дә иң тирән, иң олы нәфрәт хисе белән сугарылган чын патриотның йөрәк тавышы булып ишетелә.
5. Аның иҗаты, бүгенге тормышның кадерен белеп, үткәнне хөрмәтләп яшәргә чакыра.
Хезмәтебез ахырында шуны әйтәсебез килә: өйрәнсәң, эзләнсәң язучыларыбыз иҗаты бик бай, тирән. Аларны өйрәнү синең тормышка карашыңны киңәйтә, дөрес яшәргә өйрәтә. Күңелеңдә милләтең белән горурлану хисләрен уята.
Әйе, Ф. Кәрим поэзиясе – якты, саф hәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы. Аның батырлыгы, шигырьләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Вложение | Размер |
---|---|
respublikanskaya_nauchno-prakticheskaya_konferentsiya_shkolnikov_im.fatiha_karima.ya_.docx | 39.65 КБ |
Республика фәнни - гамәли конференция
Татарстан язучылары тормышы һәм иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышы
Фәнни- тикшеренү эше.
”Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасе”.
Башкарды:
Скворцов Дамир
Түбән Кама шәһәре, муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия, 10 сыйныф.
Җитәкче:
Хаҗиева Зилия Гали кызы Iкв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Түбән Кама-2014
Эчтәлек
1.Кереш……………………………………………………………………..1
2.Төп өлеш
2.1 Шагыйрь һәм солдат…………………………………………………..3
2.2 Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасе
2.2а Шигырьләрендә – сугыш ачысы…………………………………......5
2.2б Поэмаларында – фаҗигале кеше язмышлары………….....................7
3.Йомгаклау………………………………………………………………....9
4.Файдаланылган әдәбият…………………………………………………10
5.Кушымта………………………………………………………………….11
1.
1. Кереш
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә бик аз вакыт калып бара. Кызганыч, әмма вакыт рәхимсез: сугыш еллары бездән ерагайган саен, ул дәһшәтле чорның тере шаһитлары, җиңүне якынайту өчен фронтта һәм тылда фидакарьлек күрсәткән хөрмәтле өлкәннәребез елдан-ел кими бара
Әйе, хәзергә әле илебезнең иң авыр, ләкин мактауга лаек елларын искә төшереп торучы (Түбән Кама социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча шәһәребездә якынча 50, ә районыбыз авылларында һәм поселокларында 150)* хөрмәтле ветераннарыбыз бар.
Вакыт үтә... Тормыш аяусыз. Ә киләчәк буын бу аяз күкнең, тыныч матур тормышның хәрби көчләрдәге 8 млн. 668 мең кешене югалту, 18 млн. кеше оккупацияләнү һәм фронтка якын урыннарда һәлак булу, шуларның 8 млн. 500 меңе элеге урыннарда ачлыктан. бомбага тотулар, артиллериядән атулар, түзә алмаслык авыр тормыш шартларыннан, көч җитмәслек авыр хезмәттән үлү, Германиядә мәҗбүри хезмәттә 2 млн. 165 мең,фашист төрмәләрендә һәм концлагерьларында 7 млн. 420 мең кеше һәлак булу, кыскасы, якынча 50 млн.* кеше гомере бәрабәсенә яулап алынып, аларга тапшырылуын каян белер? Сугыш аркасында тумый калган балаларның балалары өчен дә үрнәк яшәү кирәклеген каян төшенер?
Һичшиксез, шул чорда яшәп, сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән һәм кичергән Ф. Кәрим, М. Җәлил, А. Алиш, Х. Мөҗәй, Р. Саттар кебек бик күп язучыларыбыз әсәрләре аша белерләр. Шуңа күрә дә бүгенге көннән үк күренекле һәр әдибебез иҗаты галимнәр тарафыннан төрле яктан тирәнтен өйрәнелергә тиеш дип уйлыйбыз без. Үзенең әсәрләрендә сугыш фаҗигасенең ачысын тирәнтен чагылдыра алган солдат һәм шагыйрь Ф. Кәрим иҗаты бигрәк тә.
Әйе, кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел.
---------------------------------------------------------------------------------------------------------
1*.В. Борисов “Җиңү көне якынлаша”, “Туган як” г, №72 2013 ел
2*.Ф. Ибраһимов “Мәңгелек батырлык”, Казан, Мәгариф җ,№5 2009.3-4б.
2
. Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен киләчәк буыннарга да сөйләп бирергә бурычлы. Ә зур Җиңү бәйрәме алдыннан бу темага сөйләшү бигрәк тә кирәк дип уйлыйбыз, шуңа күрә фәнни хезмәтебезнең актуальлелегенә шигебез юк. Сүз юк, галимнәр, тел билгечләре Ф.Кәримнең иҗат һәм тормыш юлының төрле якларын өйрәнәләр.
Мәсәлән, Зәет Мәҗитов "Ф. Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы", "Шагыйрь һәм солдат", "Үлемсезлек" мәкаләләрендә язучы иҗатына гомуми күзәтү ясый.
Тел галиме, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин "Сабыйлар күз яше”, “ Вөҗданым таза...", "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." исемле язмаларында Ф.Кәрим тормышының кайбер билгесез сәхифәләрен ачып сала. Ә. Шәрифуллинаның "Әллә инде артык яратканга?" исемле ике мәкаләсендә Ф.Кәримнең хәләл җефете Кадрия
һәм аның гаиләсе турында мәгълүматлар бар. Без дә үзебезнең фәнни хезмәтебездә шагыйрьнең иҗатында сугыш фаҗигасе чагылышын тикшерергә булдык. Өйрәнү-тикшерү объекты итеп аның сугыш чорында язган шигырь-поэмаларын алдык.
Түбәндәге максатны билгеләдек:
I. Ф.Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасе чагылышын өйрәнү.
Шушы максаттан чыгып , алга бурычлар куелды:
1. Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы турында фәнни хезмәтләрне өйрәнү.
2. Шагыйрьнең шигырь-поэмаларында сугыш фаҗигасенең бирелешен ачыклау.
3. Ф.Кәрим турында канатлы сүзләр, истәлекләр туплау.
4. Шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация булдыру.
Фәнни эшебез барышында иң беренче Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәндек. Моның өчен шәһәр һәм район китапханәләрендә утырдык.
Архивтан файдаландык. Өйрәнү барышында олы шәхескә тагын да хөрмәтебез дә, аның иҗаты белән кызыксынуыбыз да арта барды. Безгә кадәр яшәп киткән олуг шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү бик мавыктыргыч икән.
3
2. Төп өлеш
2.1. Шагыйрь һәм солдат.
Үзенең күпсанлы каләмдәшләре кебек Фатих Кәрим дә Бөек Ватан сугышында шагыйрь булып кына түгел,содлат булып та катнаша. 1941 елның ахырыннан алып 1945 елның 19 февраленә, батырларча һәлак булуына кадәр, Ф.Кәрим Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын үз поэзиясендә соклангыч шигъри көч белән гәүдәләндерә.
Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында катнашуын намус эше, дан эше итеп саный.. Бер хатында Ф.Кәрим фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүе турында әйтә:”Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионнаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның ,синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын да ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...” Шул ук омтылыш, шул ук ялкынлы хис Ф.Кәримнең сугыш чоры лирикасында да үзәк урынны ала:
Мин ант итәм: соңгы тамчы каным,
Күкрәгемнең соңгы сулышын-
Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм,
Ватанымның изге сугышы!-
дип белдерә ул беренче тапкыр яралангач язган шигырендә.
Ф. Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте.Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 прозаик повесть, "Шакир Шигаев" исемле зур драма әсәре иҗат итте.Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнде.
Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң яңадан сугышка омтыла. Оста сугышуы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, 1945 елның 6 февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
4
1945 елның 18 февралендә Фатих Кәрим үз взводы белән соңгы сугышка керә. Ул җитәкчелек иткән взвод, дошманның көчен сындырып, мөһим биеклекне яулап ала.Ф.Кәрим шушы сугышта һәлак була. Соңгы батырлыгы өчен аңа икенче орден - Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.
Әйе, Фатих Кәримнең шигьри иҗаты да, солдат буларак батырлыгы да, батырларча үлеме дә үлемсезлеккә әверелде. Шагыйрьнең батырлыгы, шигырьләр һәм поэмаларга күчеп, аның гомерен дәвам итә.
Шагыйрьнең батырлыгы онытылмады. Батырның үз сүзләре белән әйткәндә:
Шулай үлде Ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Сагынган саен без аны
Бик биеккә, зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.
5
2.2. Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасе.
2.2.а Шигырьләрендә - сугыш ачысы.
Ф.Кәрим сугышның беренче көннәреннән үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итә. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышыныч, фашизмга чиксез нәфрәт ,Туган илгә мәхәббәт яңгырый. Шагыйрь гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә һәм үзенең поэзиясендә фашизмны фаш итә.
1942 нче елда язылган "Бездә яздыр" шигырен генә алыйк.
Фашист илгә үлем китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!-
дип яза шагыйрь. Ф.Кәрим - кешелексезнең вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул илебезнең барлык солдатлары сафында фашизм белән, үлем китерүче белән бугазлаша. Ә исемсез бер шигырендә:
Офыкларда шәфәкъ булып яна
Кайнап аккан каннар шәүләсе,-
дип сугыш афәтен күз алдына китереп бастыра.
Менә 1942 нче елда язган "Иптәш" шигыре:
Илле фашист исән йөрер иде әле,
Мин бирегә килеп үлмәсәм.
Ә бит сугыш булмаса, ул да тормышның рәхәтен күрер, балалар үстерер иде.
"Халык үче" шигырендә Фатих Кәрим фашистларның чын йөзен ача.
Кеше үтерүче фашист Мюллер,
Сабыйларны утка салучы.
Аналарның намусларын таптап,
Халык милкен талап алучы,-
дип яза ул,әрнеп.
6
Сугышның тагын бер фаҗигасе шунда: ул шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, композитор Фәнис Яруллиннарны кулларына үлем коралы-мылтык алырга мәҗбүр итә.
Әйе, Ф.Кәримнең шигырьләрендә сугышның кешелек өчен афәт, матурлык,яшьлек өчен фаҗига икәнлеге даими ассызыклана.
Япь-яшь иптәшне күмәбез,
Беркем берни сөйләми,
Көзге төндә яңгыр гына
Сибәли дә сибәли.
("Сибәли дә сибәли")
Яшь нарат төбенә япь-яшь солдатны күмү күренеше вәхшәтне тагын да көчәйтеп җибәрә, күңелләрне тетрәндерә.
7
2.2б Поэмаларында – фаҗигале кеше язмышлары.
Ф.Кәримнең поэмаларында сугыш фаҗигасе, кешенең илбасарларга
карата сүнмәс нәфрәте тагын да тирәнрәк яктыртыла.
“Партизан хатыны” поэмасын гына алыйк . Әсәрнең лирик герое
Ватан азатлыгы өчен көрәшүче партизанга мөрәҗәгать итеп сөйли. Ул
шигырьдә партизан хатыны образы аша хатын-кызларның авыр сугыш
елларындагы сабырлыгын,сафлыгын,намуслы булуларын гәүдәләндерә
Партизан хатыны туган җиренә,иренә,Ватанга тугрылыклы булып кала.
Ул – иленең вөҗданлы,ир йөрәкле кызы.Мәнсез немец партизан хатынына
әйтеп-аңлатып булмый торган фаҗига китерә: ул,сабыйның күкрәгенә
хәнҗәр кадап,ана кулыннан каерып ала.
Ул күтәрде аны югарыга,
Үзәк өзгеч бала тавышы
Сискәндереп күлне дулкынлатты,
Йөрәген калтыратты аккошның,-
дигән юлларда ана һәм бала өстенә төшкән фаҗиганең никадәр дәһшәтле
булуы аңлашыла.Бу хәл партизан хатынын тетрәндерә,ул баласына таба
үрелә.Аның күзләрендә-үч,ачу.Никадәр авыр булса да,хатын сатулы
хурлыгына төшми,намуслы үлемне сайлый,төнбоеклар арасында,улы янында
җан бирә.
“Гөлсем” поэмасында фашистлар Гөлсемне төрлечә мәсхәрәлиләр:
доктор улының канын суыртып ала,аннан соң баланың тиресен туный,
ахырдан офицер буйсынмас Гөлсемнең озын чәч толымнарын кисеп ала.
Соңыннан Гөлсем аны шул ук толымнар белән буып үтерә.Фашистның
ерткычлыгыннан күзләргә яшь килә,йөрәкләрдә нәфрәт уты кабына.
“Идел егете” поэмасында һөҗүм итеп килгән совет гаскәрләренең
украин авылын фашистлардан азат итүе,Иделдән килгән атлы сугышчының украин кызын дошман мәсхәрәләвеннән йолып алып калуы турында тасвирлана.
8
Ә бит меңнәрнең берничәсе генә бу фаҗигадән котылу бәхетенә ирешә. Сугыш чорында күпме хатын-кыз мондый фаҗигале язмышка дучар була.
Дошман мәкерле һәм рәхимсез иде. Ул моңарчы кешелек күрмәгән явызлыкларны эшләде. Ф. Кәримнең “Өмет йолдызы” поэмасында дошманның бер авылның барлык кешеләрен сарайга ябып утта яндырырга җыенуы турында сөйләнә. Кызыл гаскәр килеп җиткәндә, сарайның тимер ишеге бикле, ә ишек төбендә чиләк белән бензин, каплы шырпы тора.
Бу вәхшилекне сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Аларның соңгы минутларын уйлап, соңгы сулыш алуларын күз алдына китерү генә дә күңелләрне айкый.
9
Йомгаклау.
Бу фәнни хезмәтебез ахырында, Бөек Ватан сугышында иҗат иткән язучыларыбызның иҗат һәм тормыш юлын тирәнтек өйрәнеп, эчтәлеген халыкка тагын да якынайту безнең бурыч икәнлегенә тагын беркат инандык..
Нәтиҗәне түбәндәге тармакларга бүлеп карарга мөмкин:
3.. Фатих Кәрим- сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын тирәнтен ачып бирүчеләрнең берсе.
4. Шагыйрьнең ялкынлы әсәрләре кешелек дошманнарына карата бүген дә иң тирән, иң олы нәфрәт хисе белән сугарылган чын патриотның йөрәк тавышы булып ишетелә.
5. Аның иҗаты, бүгенге тормышның кадерен белеп, үткәнне хөрмәтләп яшәргә чакыра.
Хезмәтебез ахырында шуны әйтәсебез килә: өйрәнсәң, эзләнсәң язучыларыбыз иҗаты бик бай, тирән. Аларны өйрәнү синең тормышка карашыңны киңәйтә, дөрес яшәргә өйрәтә. Күңелеңдә милләтең белән горурлану хисләрен уята.
Әйе, Ф. Кәрим поэзиясе – якты, саф hәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы. Аның батырлыгы, шигырьләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Сүзебезне йомгаклап, безнең: “Сугышсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!” – дип әйтәсе килә. Алдагы гасырларда яу кырында hәлак булган батырлар булмасын иде. Безгә, моңа кадәр булган каhарманнарыбызны данлап hәм хөрмәтләп, сабан тургайлы ямьле тормышта рәхәтләнеп гомер итәргә язсын иде!...
Әнә шундый якты уй-хыяллар белән тикшерү эшен йомгаклыйбыз.
Кушымта.
"Фатих Кәримнең Ватан сугышы чорында күрсәткән бәя биреп бетергесез хезмәтләре изге антын тормышка ашыру иде. Ул, утлы корал белән дә, дошманны аяусыз кырып, дусларын жиңүгә рухландырып, гел алга барды".
Мирсәй Әмир
"Фатих Кәрим - һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кульязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән."
Луи Арагон француз язучысы
"... Укыйсың да, җан чистарып, сафланып киткән төсле була. Авыр да, монсу да, ләкин ерак түгел "тавис кошы төсле" булып кояшның жилкенеп торганын күрәсең. Рәхәт булып китә."
Фатих Хөсни
"... Шигырьләреңне укыдым һәм бик яраттым. Яраттым гына түгел, блокнотыма күчереп алдым. Син чын мәгънәсендэ адәм балаларының йөрәген айкый торган лирик шигырьләр язгансың. Мин бик шат, чын күңелдән, саф күңелдән шат."
Ибраһим Гази
"Әгәр миңа сорау бирсәләр, егерменче гасырда әхлак кагыйдәсен кем язарга тиеш дисәләр, һич кенә дә икеләнмичә, ул кагыйдә олуг шагыйребез, Туган иле өчен башын салган фидаи Фатих Кәрим гаиләсе үрнәгендә иҗат ителергә тиеш, дияр идем."
Эльмира Шәрифуллина
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Три коробки с орехами
Девочка-Снегурочка
Как нарисовать черёмуху
"Не жалею, не зову, не плачу…"