Туфан...
Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым. Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та, олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш...
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh.docx | 22.75 КБ |
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган
укытучыларның һәм укучыларның
II республика конференциясе
Фәнни-иҗади эш
Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге
Номинация: Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр.
“Үзем сайлаган язмыш”
Эшне башкарды:
Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми
белем учреждениесе
«Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе»нең
10нчы сыйныф укучысы
Миннеханов Рөстәм Илнур улы 25.08.1998
Фәнни җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы.
2015 нче ел.
Эчтәлек
I. Кереш өлеш ________________________________________________3
II.Төп өлеш:
-Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге________4-5
-иҗатының үзенчәлеге________________________________________6-7
III.Йомгак___________________________________________________8
IV.Кулланылган әдәбият исемлеге_______________________________9
I.Кереш
Туфан...
Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым. Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та, олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш...
Фәнни-иҗади эшнең максаты:
1.Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге турында төрле чыганаклардан файдаланып, күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.
2.Иҗатында милләт язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү.
3.Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлары:
1.Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге турында материалларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мөмкин кадәр гамәли куллану.
2.Язучының милли рухны чагылдырган әсәрләрен уку.
Мин сайлаган тема бик актуаль дип уйлыйм, чөнки Туфан Миңнуллинны иң борчыганы татарның үз ана теленең киләчәгенә битарафлыгы, гамьсезлеге, алай гына да түгел татарның бүгенге көнгә яраклашып, ана теленә хыянәт итүе, балаларын-оныкларын шундый мирастан мәхрүм итүләре. Публицистикасының күп өлешендә, хәтта әдәби әсәрләренең дә кайберләрендә бу мәсьәлә махсус куела.
Чынлыкта Туфан Миңнуллин язучы-публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе дип йөртелсә дә, халык аңында ул киң колачлы шәхес, чын мәгънәсендә халык язучысы булып берегеп кала. Ул менә шушы фәнни һәм гамәли юнәлешләрдә җентекләп өйрәнеләчәк. Бу тәрбияви мирас бай рухлы, татар җанлы, чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен озак елларга кирәк булачак.
II.Төп өлеш
Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге.
Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге уйланулар, көндәлекләр, фикерләүләрдән гыйбарәт.Тормыштагы теге яки бу вакыйгаларга булган мөнәсәбәтләрен, көтелмәгән очрашулардан туган тәэсирле хатирәләрен теркәп барып, язучы, тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны табигый һәм тормышчан итеп укучыга җиткерә белә. Башкалар өчен гадәти булып күренгән күренешләргә язучы күзе белән карау, гадәти хисләрне тирән эчтәлекле фәлсәфи вакыйгага әйләндерү осталыгы хас аңа. “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталарында, “Сөембикә”, “Мирас”, “Казан утлары” журналларында чыккан язмалары аша ул кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять һәм үз алдында җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, үз халкының үткәне һәм хәзергесенә ихтирамы һәм киләчәккә ышанычы турында тирән фикерләр әйтә. Милләт язмышы, телебезне саклау, милләтара дуслык, хуҗасыз авыллар, укучысыз калган мәктәпләр, ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләр, гаилә, яшьләр һәм башка бик күп проблемаларны “утырып уйлар уйлаган” атлы булып, яйсә “кызыл дәфтәр”енең бер кисемтәсе итеп, укучыга җиткерә белә.
Уйланулар дип гади генә атаса да, үткен теле, ихлас җанлы публицист, язмаларында үзе генә уйланып калмый, укучының үзенә фикер йөртергә, уйланырга мөмкинлек калдыра. Әле генә авыл абзые белән тормыш хәлләре турында сөйләшә, әле 18 яшьлек кыз образына кереп, яшьләр тормышында кайный, укытучылар белән бәхәсләшүләр, җитәкчеләр белән даулашулар, хәтта оныгы белән чүп утаганда да ул нәкъ үзе – туры сүзле, гадел, чын милләт улы булып кала белә. “Милләт язмышы – язучы язмышы, - ди Туфан абый. Әгәр без янмасак, яндырырга теләүчеләр шактый булса да, үзләре янарга теләүчеләр күп күренми. Милләткә аның проблемаларын аңлатырга тырышу, шул проблемаларны җанына, вөҗданына сүз аркылы уздыру – ул да көрәшү юлы. Милләт бәхетле булмаганда, язучы да үзен бәхетле саный алмый”.
Кем ул татар? дигән соравына үзе үк : “Үз җирендә яшәп тә, үз илен сагынып, үзен-үзе эзләп йөрүче халык”,- дип җавап бирә. Күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак, әдип дәүләт күләмендәге сәяси проблемаларга битараф түгел. Йөрәген әрнеткән вакыйгаларга мөнәсәбәтен курыкмыйча әйтә, җитешсезлекләрне бетерелүен таләп итә.
Иҗатының үзенчәлеге.
Авыл язмышын милләт язмышы белән бәйләп язган хезмәтләре дә бүгенге көн өчен бик актуаль. “Авылның бетүе татар өчен зур фаҗига, чөнки анда безнең телебез, милли йөзебез саклана”, - ди автор. “Күңелдәге эзләр” дигән язмасыннан бер өзек китереп үтәм.
“Хәзерге көндә, кызганычка каршы, авыл үзенең йөзен югалта, “дәүләт” буларак бетә бара. Авыл кешесендә “минем дәүләтем” дигән хис кимегәннән-кими. Безнең авыл егетләре, дип горурланучылар сирәгәя. Безнеке, дип әйтми башлагач, җирнең хуҗасы да югалып бара бугай инде. Хәзер җир синеке дә түгел, минеке дә, нәтиҗәдә безнеке дә түгел сыман. Авыллардан җирсез, төссез, милләтсез, авылсыз, шәһәрсез адәмнәр чыкмасмы? – дип борчыла автор.
Милләт язмышын авыл язмышы белән бәйләсә, авыл язмышын мәктәпләрнең киләчәге белән бәйли язучы. Мәктәпсез калган авыллардан яшьләр качып бетәчәк һәм авыл, шул исәптән милләт язмышына зур афәт яный, дип чаң суга ул.
Язучының заман сорауларына сизгерлеге, җәмгыять һәм халык тормышын яхшы белүе, яшәешнең өлгергән проблемаларына һәрчак игътибарлы булуы аның прозасында ачык күренә. «Мин» повестенда (1983), хикәяләрендә, «Өмет», «Кызыл тышлы дәфтәрдән», «Утырып уйлар уйладым» исемнәрендәге җыентыкларындагы парчаларында һәм юморескаларында автор каләменә хас үткенлек белән замандашлары образларын гәүдәләндерә, чоры билгеләрен чагылдыра. Бу яктан бигрәк тә «Утырып уйлар уйладым» исемле рубрика астында көндәлек матбугатта басылып килгән парча һәм хикәяләр, монолог-юморескалар характерлы.
Туфан Миңнуллин әсәрләрендә төп идея гадәттә ике компоненттан — объектив чагылган эчтәлектән һәм эмоциональ кичерештән тора. Авторның эмоциональ кичереше, иң әүвәл, үз геройларына һәм чынбарлыкка мөнәсәбәтендә чагыла. Ул бөтен әсәр поэтикасыннан оеша, аерым композицион элементлар һәм алым-чаралар ярдәмендә тудырыла.
Публицист-язучы үзенең хезмәтләрендә гаилә, ир-ат, хатын-кыз, балалар язмышы темаларына аеруча яратып яза. Хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле, гаиләне җылытучы, саклаучы икәнлегенә, гаиләдә ир кеше ир булып, хатын-кыз үз урынында булса гына төзек гаилә төзелүенә ишарә ясый. Аның әхлак темасын яктырткан “Ялгышлар һәм язмышлар”, “Ирләр кирәк, әтиләр кирәк”, “Их дөньясы, дөньясы” һәм башка күп кенә язмалары тормышта төрле хәлләр алдында калган кешеләр язмышын ача. Шушы язмалары аша ул бер-береңә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, акны карадан аера белергә өйрәтә, рәхимсезлек һәм битарафлыкка борчыла. “Ни өчен кеше туа, яши? Тәмле ашап, матур киенеп бер максатсыз яшәү өчен генә нигә туып торырга? Әти-әни, әби-бабай, нәсел-нәсәп, балалар, оныклар, туган-тумача – болар барысы да безнең асылыбыз. Шуларны онытмыйк!” - ди Туфан агабыз.
III.Йомгаклау.
Фәнни-иҗади эшемнең максаты Туфан Миңнуллинның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге турында төрле чыганаклардан файдаланып, күбрәк материал туплау һәм өйрәнү; иҗатында милләт язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү иде.
Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, Туфан Миңнуллин публицистикасының күп өлешендә милләт мәсьәләсе, милләт язмышы махсус куела. Үзенең уйлануларын гади генә уйланулар дип атаса да, үткен теле, ихлас җанлы публицист, язмаларында үзе генә уйланып калмый, укучының үзенә фикер йөртергә, уйланырга мөмкинлек калдыра. Шушы язмалары аша ул бер-береңә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, акны карадан аера белергә өйрәтә, рәхимсезлек һәм битарафлыкка борчыла.
Туфан Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятының, милләтнең сәнгатьчә фикерләвенең алдынгы сафында тора.
IV.Кулланылган әдәбият исемлеге
Әхмәдуллин А.Г. Күңелләрне уятыр: Казан: Мәгариф, 2007.-223б.
Әхмәдуллин А.Г. Татар әдәбияты тарихы : Алты томда: 6том: 60-90еллар әдәбияты. - Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001. - 544б.
Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том. Казан: Татар.кит.нәшр., 2002.-528б.
Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 10 том. Казан: Татар. кит.нәшр., 2002.-447б.
Утырып уйлар уйладым : көндәлекләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 383б.; 2001.-351б., 2003. -408б.
Повезло! Стихи о счастливой семье
Муравьиная кухня
Пчёлы и муха
Подарок
Сочини стихи, Машина