Татар халкының мәгарифе, әдәбияты, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Габдулла Тукай премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Вахит Иамамов тормышы һәм иҗади эшчәнлеге хакында сүз әйтү гаять җаваплы.Аның иҗатына бәя бирергә гаять авыр. Ләкин язмыйча кала алмыйм,чөнки татар әдәбияты тарихында Вахит Имамовның таланты белән яулап алынган үз урыны бар.
Вложение | Размер |
---|---|
vahit_imamaov_-tatar_tarihyn_oyrnuche_shhes.doc | 69 КБ |
Камил Вәлиев исемендәге III Республика фәнни-гамәли конференциясе
Вахит Имамаов -татар тарихын өйрәнүче шәхес.
Фәнни эшне башкарды:6 нчы Б сыйныф укучысы
Закирҗанова Алия Илгизәр кызы
Фәнни эш җитәкчесе:Васильева Раушания Әһлулла кызы
беренче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2016 нчы ел
Тикшерү эшемнең темасы: Вахит Имамаов -татар тарихын өйрәнүче шәхес.
Теманың актуальлеге: Татар халкының мәгарифе, әдәбияты, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Габдулла Тукай премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Вахит Иамамов тормышы һәм иҗади эшчәнлеге хакында сүз әйтү гаять җаваплы.Аның иҗатына бәя бирергә алыну өчен минем тәҗрибәм дә,теоретик әзерлегем дә, интеллектуаль дәрәҗәм дә җитми. Ләкин язмыйча кала алмыйм,чөнки татар әдәбияты тарихында Вахит Имамовның таланты белән яулап алынган үз урыны бар.
Фәнни эзләнү эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тоттым:
1. Олы шәхеснең иҗади эшчәнлеген өйрәнү.
2. Өйрәнелгән материаллар белән туганнарымны, сыйныфташларымны таныштыру.
3. Вахит Имамов иҗатын тирәнтен өйрәнүне пропагандалау.
4. Тикшерү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан,чыгарган китапларыннан,язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән,интернет челтәрдән файдалану.
Эчтәлек.
1.Теманың актуальлеге,максаты, тикшерү методлары.
2.Кереш өлеш.
3.Төп өлеш.
4.Йомгаклау.
5.Кулланылган әдәбият исемлеге.
6. Тикшерү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан,чыгарган китапларыннан,язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым.
Кереш өлеш.
Вахит Имамов “Сәет батыр” һәм “Татарлар Пугачев явында” дигән саллы әсәрләр авторы. Болар, фәкать архив документларына, гасырлар буена безнең күздән яшереп куелган тарихи мәгълүматларга нигезләнеп язылган һәм шуның белән алар безнең өчен аяз көнне яшьнәгән яшеннән дә хәвефлерәк, дәһшәтлерәк иде. Вахит Имамов бу еллар эчендә Рәсәйнең дистәләгән архивларында казынырга өлгергән, ул беркадәр гомерен, нәкъ Әбугалисина мәгарәгә качкан төсле, тарихи гыйлем туплауга багышлаган икән. Моңа чаклы без бабаларыбызның 15-20 ел саен милли-азатлык яулары кузгатып, Казан ханлыгын кабат торгызу өчен кан коюларын да, аларның күпчелеген Теләкәй, Күчем, Акай, Габдулла кебек бер нәсел каһарманнары җитәкләвен дә белми идек. Аларның исемнәре белән батырлыгын татар халкына Вахит Имамов кайтарып бирде. Шул ук Вахит Имамов безгә 50гә якын Пугачев генералы һәм полковнигы исемнәрен кайтарды. Тулы бер институт башкарырга тиешле эшләрне Вахит Имамов берүзе фидакарьлек белән ерып чыга алды.
Аннары инде В.Имамовның бер-бер артлы тезелешеп киткән “Татар яугирләре”, “Казан дастаны”, “Тозлы яра”, “Япон татары”, “Уфалла арбасы” кебек әсәрләрен уку безнең өчен әллә никадәр яңа ачышлар да, зур ләззәт тә булды. Никадәрле каһарманнарыбыз һәм никадәр вакыйгалар безнең күздән яшереп яткырылган?! Шушы әсәрләр үткән тарихыбызны өр-яңадан ачты, без милләтебезнең азатлык өчен каһарманнарча көрәшен бәяләргә, ерак бабаларыбызның бөеклеге һәм асыл рухы белән горурланырга өйрәндек.
Төп өлеш.
Вахит Имамовның “Татарларның Ватан сугышы” һәм үзе үк шуны рус телендә язган “Запрятанная история татар” китапларын әйтеп үтик. Болар инде “сабын күбеге” түгел, алар белеме бар һәр татарны сискәндерә, сызландыра һәм уята торган саллы хезмәт. Атаклы Миргазыян ага Юныс сүзләре белән әйтә калсаң, бу ике китап “Татар халкының милли-азатлык көрәшендә асыл байрак булырлык җитди әсәр иде”. Җитмешенче мәртәбә Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәргә җыенабыз.Ничә еллар үтсә дә,халкыбыз кичергән югалтулар йөрәкне телә.Хөкүмәт даирәсендә әле булса да өзеп әйтүче юк, ә кайбер галимнәр язуынча, Бөек Җиңү бәрәбәренә совет халкы 27 миллион кешесен корбан иткән.Илебез күгендә инде 70 ел буе дошман самолетларының пәйда булганы юк,танклар бәреп керми, таңнар тыныч, ә сугыш кайтавазы һаман тынмый. Смоленск өлкәсендәге сазлык эченнән самолет калдыклары табыла,ә Новгород өлкәсендә, элек Волхов фронты үткән сазлыклардагы күмеләсе мәетләрнең исәбе-хисабы юк.Бөек Суворовның “соңгы мәет күмелмичә торып, сугышны тәмамланган дип исәпләргә хакыбыз юк”, дигән гыйбрәтле сүзләре һәр кешегә мәгълүм.Димәк,безнең өчен дә Бөек Ватан сугышы тәмамланган, һәр батырлык кешелек тарихында үз урынын алган , дип күңел тынычландырырга иртәрәк әле.“Бөек Җиңүнең 65 еллыгына совет чоры генералларын санап чыккан “Военная элита России”дигән энцеклопедия китабын карап чыктым. Нишләптер, Гани Сафиуллин, Якуб Чанышев, Зәки Кутлин, Миңлегали Шәйморатов , Петр Новиков кебек татар генералларының берсенең дә фамилиясе анда телгә алынмый. Мәскәү җурналистлары оештырган тапшыруларда бары тик урыс милләте кичергән югалтулар һәм алар кылган батырлыклар гына искә алына.Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Александр Матросовның-татар улы Шакирҗан Мөхәммәтҗанов ,Украинаның Ровно урманнарында атаклы партизан булып танылган Николай Орловның Актаныш егете Гатаулла Минаев икәнлеген дистәләгән галим язып чыкты.Ә тарих дәреслекләренә Шакирҗанның исеме үтеп керә алмый”- дип яза ул “Татар батырлары кайтсыннар!” хезмәтендә.
Татар милләтенең Бөек Ватан сугышына 750 меңгә якын ир-егет озатып,шуларның яртысы яуларда һәлак булуын да,татарларның 175 Советлар Союзы Герое үстереп ,урыс, украин һәм белоруслардан кала барча “олуг” милләтләр арасында –дүртенче,”нацменнар” арасында беренче урын яулавын да исәпкә алучы юк.
Сүземне раслау өчен югары дәрәҗәгә ирешкән генерал-керәшен татары Алексей Иннокентьевич Антонов турында әйтеп үтәм.Ул 1896 нчы елгы. 1919 нче елда мәҗбүриләп Кызыл Армиягә алынган.Революциягә кадәр берникадәр вакыт Петроград университетында укыган бик үткен булган,Перекопны һәм Кырымны акгвардиячеләрдән азат итү өчен яуларда катнашып,1920 нче елда укчы дивизиянең штаб башлыгы дәрәҗәсенә ирешә. Гражданнар сугышыннан соң да корпус һәм дивизияләрнең штаб башлыгы булып хезмәт иткән. Фрунзе исемендәге һәм Генераль штаб каршындагы хәрби академияләрне тәмамлаганнан соң, 1937-1940 елларда Мәскәү хәрби округының штабын җитәкләгән.
Бөек Ватан сугышы башлануга, Антоновны Көньяк фронтның штаб башлыгы итеп бигелиләр. Ростов-на-Дону шәһәре янында үткәргән уңышлы операция өчен ул генерал-лейтенант дәрәҗәсендә лаек була. 1942 елның июль аенда аны Төньяк Кавказ фронтына штаб башлыгы итеп күчерәләр.
11 декабрьдә А.Антонов нәкъ менә шул оператив идарә башлыгы итеп Мәскәүгә чакыртыла. Генерал-полковник дәрәҗәсе бирелеп, ул бер вакытта Генераль штабны Советлар Союзы Маршалы Александр Василевский җитәкли. 1943 елның маенда А.Антоновны инде Василевскийның беренче урынбасары итеп билгелиләр, ул армия генералы дәрәҗәсенә лаек була. 1945 февралендә А.Василевский Өченче Украина фронтның командующие итеп билгеләнгәннән соң, А.Антонов Генераль штаб башлыгы булып кала, Верховный Башкомандующий Иосиф Сталинның урынбасары булып та исәпләнә. Иң югары штабта әшләү дәверендә А.Антонов Сталинградны, Кавказ, Украина, Белоруссия, Европа илләрен азат итү, Берлинны яулау, Ерак Көнчыгышта япон армиясен тар-мар итү операцияләрен әзерләүдә катнаша, ә кыскача әйткәндә, барча сугыш барышы өчен җавап бирә. Сталин белән бергә ул Ялта һәм Постдам конференцияләрендә дә катнаша.
Сүз дә юк, А.Антонов үзенә тапшырылган югары постны да, үзенә бирелгән хәрби дәрәҗәләрне дә йокысыз төннәр, бертуктаусыз хезмәт һәм табигый талант белән аклый, шуҗа күрә Сталин тарафыннан ышаныч һәм хөрмәт казана. Барча совет генераллары арасыннан бердәнбер кеше буларак, А.Антонов Җиңү орденына лаек була.Маршал Георгий Жуковның сугышчан даныннан һәм халык арасындагы абруеннан көнләшә башлаган Сталин,1945 елның 20 нче июньнәре тирәсендә чакырып Антоновка 24 нче июньдә Кызыл Мәйданда узачак Җиңү парадын кабул итәргә тәкъдим ясый.”Син –Генераль штаб башлыгы,Кызыл Армиядә миннән кала икенче кеше,Җиңү парадын кабул итәргә һичшиксез лаек”,-ди “халыклар атасы” безнең Антоновка.
-Синең ниятеңчә , рапортны миңа Жуков тапшырырга тиеш була. Ә ул – маршал, мин генерал гына бит. Маршал кеше ничек генералга рапорт бирсен инде? – дип, Антонов авыр йөкне үз җилкәсеннән төшерергә әзерләнә.
- Менә, минем Указ әзер. Татарлыгыңнан баш тартсаң, шул минутта маршал дәрәҗәсе бирү турындагы Указга кул куям, - дип, Сталин кысрыклавын дәвам итә.
- Син грузин булып калган көенчә дә Генералиссимус дәрәҗәсенә лаек булдың, - дип каршы чыга Антонов. – Ә татар кешесе, милләтен сатмаса, маршал исеменә лаек тугелмени?...
“Халыклар атасы”сы белән сөйләшү менә шушы урында төгәлләнә. Бөек Җиңү парадын бөек милләт Маршалы кабул итә. Ә Антоновны Кавказ арты хәрби округын җитәкләргә “сөргенгә” озаталар. 1955 еда яңа падишаһ Хрущев дистәләгән генералга маршал дәрәҗәләрен өләшеп яраса да, ул исемлеккә тискәре татар эләкми. А.И.Антонов 1962 елда армия генералы булган көенчә үлеп китә.
Тагын бер керәшен татарын искә алсак, анысы да гаделлек дигәненә 1957 елда гына ирешкән бит. 1941 елның 22 июненнән бирле Брест крепостен бер ай буена дошман дивизияләренә бирми тоткан полк командиры Петр Гавриловны, яралы килеш әсирлеккә эләккән өчен, 1946 елда совет концлагерьларына илтеп тыкканар. Ун елга якын газап чиккәннән соң гына ирек алуга һәм нибары 1957 елда гына батырлыгын танытуга ирешкән. Әле ярый, концлагерь газапларын исән-имин көе ярып чыккан, башын ашап әрәм итмәгәннәр. Андыйлар да бар бит. Татар каһарманы Гази Заһитвны район үзәгеннән кайткан чакта, 1953 елда машина белән таптатып үтергәннәр. Югыйсә, аның Рейхстаг өстенә иң беренче булып Җиңү байрагын кадаган батыр икәнлеген күптән белгәннәр бит. Үзенә буйсынучы сугышчылар М.Минин, А.Лисименко, А.Бобров белән бергә өлкән сержант Г.Заһитов Җиңү байрагын инде 30 апрель кичендә үк Гитлер канцелярисенең түбәсенә элгән. 1 май иртәсендә барча Мәскәү фотохәбәрчеләре җыйналышып һәм булачак Геройлар дип танып, аларны инде совет гаскәрләре тарафыннан тулысынча яуланган Рейхстаг алдындагы мәйданда рәсемгә төшергән.Әмма шул ук 1 май көнне 14 сәгатьтә Рейхстаг яныа рус егете Михаил Егоров белән грузин Мелитон Кантарияне китереп җиткергәннәр дә, тегеләре, спектакль уйнаган шикелле, ерткыч оясының түбәсенә менгән, рәсемнәргә төшкән. Һичбер батырлык кылмаган урыс белән грузин – тарих битләренә, газиз канын койган татар егете, оныттырылыр өчен, гүр эченә кергән. Моны Рәсәй башындагы һәр зыялы белә, әмма татар егетенең исеме тарих дәреслекләрендә урын ала алмый.
Кырым татары батыры Әмәтхан Солтанның исеме дә күп меңнәргә таныш. Бөек Ватан сугышы елларында немец фашистларының 72 самолетын бәреп төшергән тиңдәшсез очучы ул. Шушы батырлыгы өчен нибары ике мәртәбә генә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Ә 59 самолет бәреп төшергән Алесандр Покрышкин белән 61 самолетны “чукындырган” Иван Кожедуб Герой исемен өчәр мәртәбә эләктергән. Генерал дәрәҗәсендә булган Евгений Савицкийга 1944-1945 елларда хәтта 24 фашист самолетын бәреп төшергән өчен дә ике тапкыр Герой исеме эләккән. “Олуг милләт” вәкилләренең өчесе дә соңыннан авиация маршалы дәрәҗәсендә тикле үсеп җиткән, ә Әхмәтхан сынаучы –очучы булудан өскә үтә алмаган.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән чиксез горурланабыз, ә аның белән бер үк сәгатьтә фашист гильотинасы астында газаплап үтерелгән 10 каһарманыбызга Герой исемен бирдертүгә ирешә алганбыз юк. Фашист концлагеренда боз белән катырып үтерелгән генерал Дмитрий Карбышев соңыннан Герой исеменә лаек булды, ә нәкъ шундый ук язмышка дучар ителгән подполковник Хәйретдин Мөҗәйнең батырлыгы бик азларга мәгълүм, аңа вафатыннан соң Герой исеме тугел, медаль дә бирелмәгән. Шулай, Мәскәү безгә карата гарипләрчә сукыр, татар өчен күк капусы түбән. Ичмаса, инде үзебез уяурак һәм батыр милләтәшләребез каршында хәерхаһлы була белсәк идек.
Йомгаклау
Я,әйтегез әле,кайсыгызның генерал Антонов, генерал Новиков, Рейхстагчы Гази Заһитов, Брест каһарманы Петр Гаврилов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әхмәтхан Солтан, фашист тоткынлыгында бозга катырып үтерелгән Хәйретдин Мөҗәй исемендәге урамнарны ишеткәнегез бар? Юк! Казан, Мамадыш,Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Камаларда дә милләт горурлыгы булырдай каһарманнар исемлеге “онытып” калдырылган. Халык мәкале: “Без үткән тарихка пистолет белән атсак, ул безгә туптан атып җавап кайтарачак”, -ди. Милләтебезнең йөзек кашларын, горурлыгын яшь буынга, тарих битләренә кайтарырга кирәк.
Файдаланылган әдәбият:
Мәйдан 2005 ел №5
Мәйдан 2005ел № 12
Тикшерү эшен язган вакытта Вахит Имамовның гаилә архивыннан,чыгарган китапларыннан,язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым.
Рисуем пшеничное поле гуашью
Смекалка против Змея-Горыныча
Муравьиная кухня
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Рисуют дети водопад