Шиһапов Айрат - 5Б сыйныф укучысы, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ярата. Китаплар укырга ярата, үзе дә әкиятләр яза.
Вложение | Размер |
---|---|
ala_kargalar.docx | 22.45 КБ |
Карга нигә ала?(Әкият)
Белмим өнемдә, белмим төшемдә бик гыйбрәтле бу вакыйга турында әллә күрдем, әллә ишеттем. Хәзер сәзгә дә шул хакта сөйләп узыйм әле.
Җәйге матур бер көн. Күктән кояш елмая.Үзенең җылы нурлары белән җирне иркәли.Салмак кына искән җилдә чәчәкләр иркәләнеп, тирә - якка хуш ис тарата. Чишмәләрдән агып чыккан салкын сулар инешләргә килеп кушыла, ашыгы-ашыга диңгез ягына юл ала. Гүзәллектән күзләр камаша.
Әнә елга яры буйлап ике Карга атлый. Алар икесе дә чем каралар, матурлар. Әни белән бала. Әни Карга ягымлы тавышы белән үз телендә баласына сөйли. Сөйләмен җәйге йомшак җил минем тарафка юнәлтә.Мин аларның сөйләмен бик ачык ишетәм.
Моннан бик күп гасырлар элек бу якларда җәй генә булган.Туган якларында кошлар бик бәхетле , тату яшәгәннәр. Көтмәгәндә бәхетсезлек ишек шакыган. Көчле җил чыккан, күк йөзендә куркыныч аксыл болытлар барлыкка килгән. Җир белән күк йөзе тоташкандай булган. Бик аз вакыт эчендә җир йөзе калын кар капламы астында калган. Кошлар куркуга төшкән. Ризык табулары авырлашкан.Алар җыелышып сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. Туган якларны калдырып, ризык мул булган җылы якларга китәргә карар кылганнар. Бик-бик авыр булган кошларга туган илләре белән саубуллашу.
Озак, ерак очкан алар җылы якларны эзләп.Ниһаять, килеп җиткәннәр, урнашканнар.Оя корып яши башлаганнр. Бала Каргалар көннәр буе уйнаганнар, шаярганнар, үскәннәр. Яңа урынга ияләшү әти-әни Каргаларга бик авыр булган. Алар тынычлап ашый , йоклый алмаганнар. Көндез уйларында йөрткәннәр, ә төнлә төшләрендә туган якларын күргәннәр.Куе яшел үләннәр, мул сулы елгалар, зәп-зәңгәр күк йөзе, чәчәкле болыннар....Йомшак җылы җил иркәләп, яратып сыйпап уза.Кояш күңелләрне җылыта. Урманнар Кошларны сагынып, кайтуларын көтеп тын гына шаулыйлар.Алар Кошларның ярдәменә мохтаҗ. Яфракларның серле тибрәнүләреннән: “Көтәбез! Тизрәк кайтыгыз!!!”- дигән чакырулары ишетелә.
Уянып, күзләрен ачсалар, тагы шул чит-ят җирләр.Туган якларга кайту теләге аларга көч биргән.Тиздән, бик тиздән алар туган җирләрен күрәчәк!
Каргалар арасында туган җирләрдән аерылуны авыр кичерүчеләр дә булган. Юксынудан чем кара каурыйларын ак төсләр каплаган. Баш, канат, койрык өсләре генә кара килеш калган. Суда үзенең шәүләсен күреп куркып калган. Кем бу? Кем карап тора? Үзе таныш та кебек?! Кем син? Янына иптәш Каргасы килеп баскач кына суда үзенең сурәте булуын аңлаган. Тынып калган. Каурыйларының аклыгы төссезләнеп киткән.
-Кайгырма, дускай. Тышкы кыяфәт кенә үзгәреп, син Карга булудан, дустыбыз булудан туктамыйсың.Мин сине элеккечә яратам, хөрмәт итәм. Без гомерлек дуслар - Каргалар. Кара Каргалар – Ала Каргалар. Син ялгыз түгел. Әнә, агачта утырган Каргаларны күрәсеңме? Анда да бар синең кебекләр, дигән
- Рәхмәт, дустым. Сүзләрең күңелемне тынычландырды.
Таң аткан, кояш баткан. Көн артыннан көн үткән. Иртәнге таң җиле матур хәбәр алып килгән:”Юлга җыеныгыз. Туган якларыгызга яз килде. Сезне көтәләр!”
Кошлар бик шатланганнар. Җыелышып киңәшләшкәннәр.Ерак юлга чыгарга карар кылганнар, җыена башлаганнар. Озак көттермәгәннәр, юлга кузгалганнар.
Озак очкан алар туган якларына. Аруны да, ачлыкны да сизмәгәннәр. Әнә аларның туган җирләре. Туган җирләренә сәлам биреп, һавада берничә түгәрәк ясап очканнар да җиргә төшкәннәр. Җиргә баш игәннәр. Биек агач башларына кунып, тирә-юньгә тагы бер кат сәлам биргәннәр. Кардан арчылган җирдән горур атлап үткәннәр.Тормыш дәвам иткән.
Таң аткан, кич булган. Көннәр берсе артыннан берсе уза торган.Туган яклар белән саубуллашыр вакытлар җиткән. Кошлар җыелышып сөйләшкәннәр һәм китәсе көнне билгеләгәннәр. Ала Каргалар туган якта калулары турында белдергәннәр. Аларны ап-ак карлар , салкыннар куркытмаган. Аларның бит ак туннары бар.Ала Каргалар кешеләр янына, каралты-кура тирәсенә сыенганнар. Ә Кара Каргаларга хәерле юл теләп озатып калганнар, ди.
Хәзер дә Ала Каргалар дусларын көтеп алалар. Кара Каргалар дусларын сагынып, беренче булып туган якларына ашыгалар. Дуслык көч бирә, тормышларны матур итә.
Шиһапов Айрат Рамилевич,
МБОУ”СОШ №143”
учащийся 5 “Б” класса
Ребята и утята
Шелковая горка
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Заяц-хваста