Шиһапов Айрат - 5Б сыйныф укучысы.Буш вакытында әкиятләр яза. Айрат табигатьне ярата, күзәтүчән.
Вложение | Размер |
---|---|
kar_suze_kaydan_kilep_chykkan.docx | 18.52 КБ |
Кар сүзе ничек барлыкка килгән? (әкият)
Борын-борын заманда, биек таулар, диңгезләр артында яшәгәннәр ди кошлар. Ниндиләре генә булмаган аларның: аклары, каралары, чуарлары, зурлары һәм кечкенәләре.... Ә ничек матур сайраганнар алар. Аларның җырларын биек таулар, диңгез һәм күкләр бик яратып тыңлаганнар. Дуслык, татулык булган бу җирләрдә.
Кошлар оя корганнар, бала чыгарганнар. Бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Ризык эзләп тә ерак араларга очасы юк. Ризык мулдан булган, көннәр дә җылы торган. “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуган”. Кошлар бик матур яшәгәннәр.
Ә көннәрдән бер көнне таулар артыннан, диңгез ягыннан йөрәкләрне өшетерлек салкын җил искән. Җилнең салкынлыгыннан агач яфраклары шаулашып, ыңгырашып алган. Су өсләре караңгыланып киткән.Зәп-зәңгәр күк йөзендә шомлы аксыл болытлар барлыкка килгән.Алар ашыга-ашыга кошлар иленә агылган.Кояш та болыт астында калган.Бәргәләнгән, өзгәләнгән, нурлары калын болыт катламын үтеп чыга алмаган. Көн караңгыланган. Кошлар кая да булса кереп качу ягын караган, балаларын барлаган. Озак көттермәгән, күктән йолдызларга охшаган ап-ак , эре бөртекләр ява башлаган. Җир өсте ап-ак булган. Дөнья яктырып киткән.
Тиктормас Кара Карга иң биек агач башына очып менеп утырган.Тирә-якка күз салган.Матурлыктан, аклыктан башы әйләнеп киткән. Сокланып кычкырып җибәргән: “Кар-р-аг(к), кар-р-р, каррр...”. Карагыз дигән сүзне дә әйтеп бетерә алмаган. [ Г ] авазы да әйләнә –тирәдәге гүзәллектән саңгырауланып калган.
[ К ] авазы булып ишетелгән. Кара Карга тагы телгә килгән: “Кар-рр!” Иң эре бөртек аның томшыгына кунган.Әйтәсе килгән сүзләрен тагы әйтеп бетерә алмаган. Бөртек җылы томшыкта эреп юкка чыккан. Кара Карга янә телгә килгән:”Кар-рр.., карр..., каррр..” Аның сүзләре тау кыяларына килеп бәрелгән. Кайтаваз булып Кошлар илендә дә ишетелгән. Кошлар ояларыннан чыккан.Беренче ишеткән сүзләре “Кар!” була, күргәннәре – аклык. Кара Карга авызыннан чыккан беренче сүз белән атаганнар бу явым-төшемне. Кар дип исем биргәннәр. Аңа ак сүзе дә килеп кушылган. Ак кар!
Болыт Кошлар иле өстеннән узып киткән.Җир өсте аклыкка төренеп калган. Ләкин озакка түгел. Ялтырап кояш чыккан, җылы җил искән.Көн дә җылынып киткән.Кар да эреп юкка чыккан. Агач яфракларының яшеллеге, чәчәкләрнең төсләре күз явын алырдай булганнар. Табигать яшәреп калган. Кошлар җырына ярату, табигать могҗизаларына соклану өстәлгән.
Кошлар илендә озак гәпләшкәннәр кар турында. Көлешкәннәр, сайрашканнар.
Хәзер дә карны көтеп алалар ,ди.
Шиһапов Айрат Рамилевич,
МБОУ”СОШ №143”
учащийся 5 “Б” класса
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Флейта и Ветер
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Рисуем осенние листья
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"