7Б сыйныфы укучысы үзенең язган әкияте белән " Илһам" бәйгесендә катнашты.
Вложение | Размер |
---|---|
Әкият "Дуслык" | 20.38 КБ |
Дуслык
( әкият)
Борын-борын заманда түгел, ә безнең көннәрдә диярлек бер калын-кара урманның чәчәкле-гөлле аланы читендәге йөзьеллык карт имән төбендә үзләренең туксан тугыз катлы, тагын да күбрәк ишекле сарайларында кырмыска ыругы яшәгән. Бу ыругта әллә ничә мең кырмыска булган – ничә мең икәнен алар үзләре дә белмәгән. Әмма алар һәрберсе дә бик тырыш булганнар, шуңа күрә аларның сарайлары да биек, киң, төзек, тамаклары тук булган.
Менә шушы сарайның җитмеш җиденче катында яшәүче кырмыска гаиләсендә үсеп килүче кырмыска малае Кырмый эшләргә яратмаган, әти-әнисен тыңламаган. Иртән кояш чыкканчы ук бөтен кырмыскалар җыелышып эшкә алынганда ул әллә кая югала. Үзенең мең төрле соравына җавап эзли башлый икән. Ул тиктормас, тымызык. Аңа һәрнәрсә мавыктыргыч, кызык. Хыялый малай булган ул. Еш кына кичләрен аны әллә кайлардан эзләп табып алып кайталар икән.
Беркөнне Кырмый өйдәшләреннән аерылып китеп, бүген ни эшлим икән инде, дип уйланып торганда аның башына гаҗәп мавыктыргыч фикер килгән – менә шушы карт имәннең иң очына меним әле, аннан дөнья матуррак күренәдер! Менеп җитә ул имәннең очына. Йомшак җилдә әкрен генә тибрәлеп торган яфрак өстенә сузылып ята да, зәңгәр күккә бага. Ә анда берсеннән-берсе матуррак ак болытлар салмак кына йөзеп бара. «Эх, менә шуларның берсенә утырып китеп, бөтен дөньяны әйләнеп кайтасы иде бер!» дип уйлый ул һәм шул хыялын кычкырып әйтеп тә сала. Аның сүзләрен шушы ук имәннең бер ботагында чикләвек чертләтеп утырган тиен Тыпый ишетеп ала да, «Әй юләр, ул болытларга менәргә синең белән минем канатларыбыз юк шул!»,- дип Кырмыйның хыялыннан пырхылдап көлеп, ботактан-ботакка сикерә-сикерә китеп бара. Ә арыган, ачыккан Кырмый шул яфракка яткан килеш йоклап китә.
Тиздән кинәт кенә җитез җил килеп чыга, ул үзе белән кара болытлар алып килә, яңгыр ява башлый. Җитез җил Кормый яткан яфракны өзеп очыртып алып та китә. Шулай итеп кич тә килеп җитә. Эштән арып-талып кайткан әти-әниләре Кырмыйны эзли башлыйлар. Әмма ул юк. Аның елап утырган әнисен күреп, инде өенә кайткан Тыпый аның янына килә һәм:
- Ни булды сиңа, күршем, нигә болай елап утырасың? – дип сорап куя.
- Ничек еламыйм соң, минем бик матур, тиктормас хыялый улым бар иде. Менә кич җитте, ә ул юк та юк, ни эшләргә дә белмибез, - ди Кырмыйның әнисе яшь аралаш.
- Тукта, тукта, - ди Тыпый, - мин ул хыялый малайны күрдем бит. Менә бу имәннең иң очында, ак болытка утырып дөнья гизәргә хыялланып бер яфрак өстендә ята иде ул. Хәзер дә шунда ятадыр, карап килим әле, - ди һәм сикергәләп имәнгә менеп китә. Озак та үтми төшеп тә җитә ул.
- Теге яфрак та, синең улың да анда юк. Мөгаен, ул яфракны синең улың белән бергә җил өзеп алып киткәндер. Инде нишләргә?.. Тукта, тукта, моннан ерак та түгел тагын да юанрак имән үсә. Аның куышында минем дустым тукран Тукый яши. Ул азык эзләп көненә берничә мәртәбә бөтен урманны әйләнә. Шуңа күрә урман хәлләре белән бик тә таныш. Ул белми калмас, - дип Тыпый сикергәләп китеп тә бара. Тукыйның ишеген шакый ул.
- Кем йөри анда кич белән мине борчып? – дип зарлана-зарлана аннан Тукый килеп чыга.
- Зарланма әле, менә минем күршем кырмысканың улы югалган. Әти-әнисе бик борчыла, ярдәм итәсе иде бит. Мин күргәндә ул мин яши торган имәннең бер яфрагында хыялланып ята иде. Хәзер ул яфрак та, кырмыска малае да юк, - ди аптыраган кыяфәт белән Тыпый.
- Карале, мин бит аны күрдем. Яфракка бик тә каты ябышып утырган бер кырмыска менә бу якка таба очып бара иде… Һм-м-м, нишләргә соң? Болай итик – моннан ерак түгел бер инеш бар. Аның ярындагы талга ел саен кайтып оя кора торган минем дус сандугачым бар, ул күргән булыр, аннан сорап карыйк әле, - ди тукран.
Сандугачның кичке концертын башларга әзерләнгән вакытына туры киләләр болар. Хәлне аңлаткач, сандугач Чүт-чүт:
- Күрдем мин ул кырмыска малаен! Җил ул утырган яфракны бөтереп-бөтереп алып килде дә, инешнең уртасына салды. Инешнең суы яңгырдан соң шактый арткан иде. Кырмыска малае шул яфракка ябышкан килеш агып китте. Нишләргә соң?... Әһә, менә бу инештә бүген минем белән концертта катнашачак бака Бакылдык яши. Бәлки ул безгә ярдәм итәр. Киттек Бакылдык янына! – дигән сандугач Чүт-чүт.
Тиз арада болар концертка әзерләнеп тамагын көйләп бакылдап яр кырында ятучы Бакылдык янына килеп тә җитәләр. Боларны күргән Бакылдык куркып суга ук сикерә.
- Сез нишләп чабышып-пырхылдап йөрисез әле монда мине куркытып, - дип ачуланып каршы ала ул боларны. Бер-берсен бүлә-бүлә хәлне аңлаталар кунаклар Бакылдыкка.
- Әһә, аңладым. Бу инешнең моннан ерак түгел бер борылышы бар. Инеш өстендәге һәрбер чүп әнә шунда җыйнала. Шунда боргаланып йөридер сезның Кырмыегыз. Сабыр итегез! – дигән Бакылдык һәм суга чумган.
Күп тә үтми Кырмый елап утырган яфракны аркасына салып Бакылдык килеп тә җиткән. Чыннан да, Кырмый бик туңган, ачыккан, елап беткән. Тыпый, Тукый, Чүт-чүт һәм Бакылдык аны юаталар. Тукый аны канаты астына алып җылыта, кечкенә балаларына дип тамак төбенә чәйнәп салып куйган азыкны биреп ашата. Чүтчүт бик матур бишек җыры җырлап җибәрә, аңа тыйнак кына Бакылдык кушыла. Ышанычлы дуслар кулына эләгүне сизгән Кырмый тынычланып йоклап ук китә.
Коткаручылар бергәләп оча-сикерә әлеге аланга юнәләләр. Ә анда чарасыз булып Кырмыйның әнисе белән әтисе кайгыга батып утыралар. Болар Кырмыйны уятып алар алдына бастыралар. Ул әти-әнисен кочаклап ала һәм елый-елый бүтән әти-әнисенең сүзеннән чыкмаска, үз ыругыннан читләшмәскә сүз бирә. Ә Тыпый, Тукый, Чүт-чүт һәм Бакылдык аларның сөенечен күреп, үзләре дә чиксез куаналар. Кырмыйның һәм аның әти-әнисенең олы рәхмәтләрен алып өйләренә таралалар.
Менә бит ул Дуслык нинди изге нәрсә - һәркемгә бары тик шатлык-сөенечләр генә китерә! Әйдәгез, барыбыз да якын дуслар булыйк, бер-беребезгә игелекләр генә эшләргә тырышыйк – шулай итсәк барыбыз да бәхетле булырбыз!
Рисуем домики зимой
Как нарисовать небо акварелью
Иван Васильевич меняет профессию
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Сказка об осеннем ветре