Безнеңчә, Алабуга халкының горурлыгы булган Фазыл Шәех (Фердинант Галиәскәр улы Шәехов) поэзиясе образлар дөньясы, шигъри сурәт тудыру үзенчәлеге ягыннан әлегә өйрәнелмәгән диярлек. Шуңа күрә бу тема бик актуаль дип уйлыйбыз. Әлбәттә, бер эш кысаларында гына шагыйрь тудырган образлар галереясын ачыклап, аларга бәя биреп бетерү мөмкин түгел. Шул сәбәпле тикшеренү эшендә аерым бер юнәлеш сайланды, шагыйрьнең лирик шигырләрендә табигать образларын барлау, яратып кулланган образларын ачыклау һәм, шулардан чыгып, шагыйрьнең күңел халәтен чагылдырган образларны билгеләү максаты куелды. Шагыйрьнең иҗатын әнә шулай ваклап, детальләп тикшерергә, һәр яңалыгын, үзенә генә хас табышларын барларга кирәк дип уйлыйбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
zhirle_yazuchylar_izhaty_enikeeva_sosh_no10_-_kopiya.doc | 73 КБ |
Фазыл Шәех исемендәге региональ фәнни- практик конференция
Секция: Җирле язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты.
ЯЗЛАРГА ГАШЫЙК ШАГЫЙРЬ
(ФАЗЫЛ ШӘЕХ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ТАБИГАТЬ ОБРАЗЛАРЫ)
Эшне башкарды:
Еникеева Айшә Мөнир кызы,
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
«10нчы урта гомуми белем мәктәбе » МББУнең
9 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Зәйнуллина Эльвира Тимерҗан кызы,
Алабуга муниципаль районы
«10нчы урта гомуми белем мәктәбе » МББУ нең
югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Алабуга 2016
Эчтәлек
Кереш
Кемнәр көзгә, кемнәр кышка гашыйк,
Ә мин язга гашыйк, туганнар!-
дип яза Фазыл Шәех үзенең “Яз баласы мин” дигән шигырендә. Шушы шигырь юллары безне фәнни эзләнүгә этәрде. Шигъри матур сүзләр генәме болар, яз көнендә дөньяга килгәненә ишарәме, әллә шагыйрьнең күңел халәтеме? Гомумән, шагыйрь иҗатында вакыт төшенчәсе ничек ачыла? Безнеңчә, Алабуга халкының горурлыгы булган Фазыл Шәех (Фердинант Галиәскәр улы Шәехов) поэзиясе образлар дөньясы, шигъри сурәт тудыру үзенчәлеге ягыннан әлегә өйрәнелмәгән диярлек. Шуңа күрә бу тема бик актуаль дип уйлыйбыз. Әлбәттә, бер эш кысаларында гына шагыйрь тудырган образлар галереясын ачыклап, аларга бәя биреп бетерү мөмкин түгел. Шул сәбәпле тикшеренү эшендә аерым бер юнәлеш сайланды, шагыйрьнең лирик шигырләрендә табигать образларын барлау, яратып кулланган образларын ачыклау һәм, шулардан чыгып, шагыйрьнең күңел халәтен чагылдырган образларны билгеләү максаты куелды. Шагыйрьнең иҗатын әнә шулай ваклап, детальләп тикшерергә, һәр яңалыгын, үзенә генә хас табышларын барларга кирәк дип уйлыйбыз.
Фаразлау. Шагыйрь үзен “яз баласы” дип атый икән, димәк, аның иҗатында яз образы өстенлек итәргә, башка ел фасылларына караганда яратыбрак сурәтләнергә тиеш. Фаҗигале язмышын, сукыраю сәбәпле караңгылыкта яшәргә дучар булуын белгәнгә, иҗатында яктылык: таң, кояш, көн образлары караңгылыкка каршы куелырга тиеш дип тә уйлыйбыз.
Бурычлар:
Эзләнү алымнары:
Фәнни эшнең практик әһәмияте: конкрет мисаллар ярдәмендә үз фаразларыңны тикшерергә, дәлилләргә, текст белән эшләргә өйрәнү.
Тикшерү объекты булып Фазыл Шәехнең шигъри иҗаты, аерым алганда, “Дала тулпары”, “Егет сүзе”, “Туган якның бер талы” китаплары тора.
Фәнни эшебезгә теоретик нигез булып, “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”, Т.Галиуллинның “Әдәбият – хәтер хәзинәсе” хезмәте кулланылды.
Тикшерү методлары – күзәтү, анализ һәм синтез, математик исәпләү юлы белән фаразны исбат итү, нәтиҗә ясау.
Эшнең төзелеше. Тикшерү кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
2.1. Тормыш һәм иҗат юлы
Фазыл Шәех - шигърият күгендә якты йолдызларның берсе булган лирик шагыйрь. “Аның иҗаты белән танышкан, бер генә булса да шигырен укыган кеше ул әсәрләрдән үзенә бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета”[3:5]. Әсәрләреннән түгелгән якты моң, тормыш-яшәешкә чиксез мәхәббәт, киләчәккә өмет чыганагы кайда дисәң, шагыйрьнең тормыш юлына мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Фазыл Шәех (чын исеме Шәехов Фердинант Галиәскәр улы) 1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, тулы булмаган урта мәктәпне заманында мәгърифәт учагы булган Иж-Бубый авылында тәмамлый. 1955-60 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик профессиясен алып чыга. Алабуганың Сельхозтехника бүлегендә инженер, авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү мәктәбендә укытучы, арматура заводында өлкән инженер, Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер бульш эшли. 1968 елның башында, 31 яшендә, грипп белән авырганнан соң өзлегеп, сукыр кала. Әмма тормышның ачы җилләренә бирешми, Н.Островский, Ф.Яруллиннар кебек, гомерен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла. Дөресрәге, күңелендә, җанында яшеренеп яткан шигъри моң, тормышындагы кискен борылыштан сискәнеп, чишмә булып бәреп чыгадыр. Шигырьләре 1976 елда «Якты юл буйлап» дигән күмәк җыентыкта урын алса, 1993 елда «Көзге күкрәү», 1996 елда «Дала тулпары» дигән шигырь китаплары дөнья күрә, 1997 елда "Чулман язлары" күмәк җыентыгына кертелә. Үзе үлгәннән соң, 2002 елда “Сәяхәтче тиен”, 2003 елда “Егет сүзе”, 2007 елда “Туган якның бер талы” җыентыклары дөнья күрә.
Бу талантлы шагыйрь каләме тудырган шигырьләр гүзәллек чыганагы булу белән бергә, үзенең бай һәм күпкырлы тасвир чараларына таянып, чорның әхлакый – фәлсәфи юнәлешен, уй – хисләр тупланышын ачып бирә.
Фазыл Шәех иҗатында күп төрле темалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, заман проблемалары һ.б. Бу темаларның барысы да Фазыл Шәехкә генә хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык һәм шул ук вакытта тирән оптимизм белән сугарылганнар. Без исә аның лирик шигырьләрендәге образларга күзәтү ясарга, табигать белән бәйле образларга киңрәк тукталып, аларның кулланылу ешлыгын тикшерү һәм шагыйрьнең табигатьнең нинди күренешләрен аеруча яратуын, кайсы ел фасылына өстенлек бирүен ачыклау максатын куйдык. Анализ өчен, шагыйрьнең үзе туплап басмага тапшырган “Дала тулпары” китабын алдык.
Китапта авторның лирик шигырьләре, юмористик һәм сатирик шигырьләре тупланган. Тикшерү объектыбыз – лирик шигырьләре. Китапта алар барысы – 222 (махсус исәпләнгән кебек) лирик шигырь. Фаразыбыз буенча, Фазыл Шәех яз фасылын, таң, кояш, көн образларын яратырга тиеш, дигән идек. Шуңа күрә һәр шигырьгә тукталып, әлеге образларның бирелешенә игътибар иттек. Чыннан да, Яз образына шагыйрь 54 шигырендә мөрәҗәгать иткән. Язның ул төрле төсмерләрен ача, үзенчәлекле эпитетлар белән баета, әле үзенең күңел халәтен язга тиңли, әле геройларын шушы образ фонында тасвирлый. “Язгы дәрт” шигырендә авторның “туган җир язларын ямьләп гомер итәсе килә”, язы да “моңлы, нурлы яз”, “Яз баласы мин”дә язгы бөреләргә соклана, “чиксез бурычлы мин гомрем буе язгы бер көнгә” ди. “Моңсу яз” шигырендә язга “ташкынлы” эпитетын бирсә, “Үзем бәхет булыйм”да ул “яшьлек язы”на әйләнә. “Йолдыз булып” шигырендәге “якты яз” га сөенгән шагыйрь “Ләйсән яңгыры”нда “тансык, җылы, нурлы, якты” тамчыларны сурәтли. “Сыерчыклар көткәндә”дә “Язның инде урталары җитә, Сыерчыклар һаман юк та юк”, дип борчылуын белдерсә, “Кояшларым туган ягымда” шигырендә авылдашларының күз нурларының “җылы яктылыгы” аны “якты язга илтә”. “Апрель иртәсендә” шагыйрьнең “күңеле язга ашкына, “Туган-үскән җир ул”да “чәчәк исе килә языннан”, “Язлар”да алар аны “җырга илтәләр, йокымсырап ятканда уяталар”. Автор “язлар килгән саен ташу кичкән бала чагын” искә ала (“Әнием батырлыгы”), “Гомерлек язым бул!” дип сөйгәненә эндәшә, “киләчәк язларын күзләрендә күрә” (“Бәхетем синең белән”). “Кайчан киләсең, язым?” шигырендә турыдан-туры язга мөрәҗәгать итә: “Күп тә кирәк түгел, җитәр иде Бер елмайсаң, язым, миңа син, Кайтасы кош кебек көтә йөрәк чәчәк аткан хисләр дөньясын”. “Серле яшеллек” шигырендә автор ни өчен язны яратуына ачыклык кертә: “Шушы язгы яшеллеккә Яшьлегем яшеренгән”. “Яшә, күңелем!”дә үзенә киләчәккә максат билгели: “Яшә, күңлем, язлардан ямь алып, Җирдә мәхәббәтне арттырып”. Гомумиләштереп әйткәндә, әлеге җыентыкның 7, 8, 10, 11, 12, 14, 15, 16, 18, 19, 21, 25, 26, 28, 29, 32, 36. 37, 39, 41, 44, 47, 48, 52, 53, 54, 63, 68, 70, 72, 73, 74, 79, 83, 86, 96, 99, 100, 102, 104, 106, 109, 118, 130, 133, 144, 146, 148, 150 нче битләрендә яз образы белән очрашабыз [5: 7-150].
Чагыштыру өчен: җәйне ул 12 урында тасвирлый [5:15, 32,42,76,80,84,108,120], кыш образы 8 әсәрдә урын ала [5:9,11,32,48,101,151,152,153], көзгә исә 9 тапкыр мөрәҗәгать итә һәм ул “карлы, бозлы, салкын”, “кара” эпитетлары белән бирелә [5:9,13,16,32,57,138,139,142,148].
Шагыйрьнең көн эчендә яраткан вакыты – таң, аяз иртәләр, “кояшлы” иртәләр. Төн образы да шактый еш кулланыла. Ләкин ул таңга, якты көнгә каршы куела. Йолдызлы күк, аяз төн, яшен дә шагыйрь поэзиясендә яратып кулланылган образлар. “Үземчә үз итеп күрәм йолдызлар яктылыгын” [5:42]дисә дә, “Юлны һаман кояш баешына түгел, Сайлыйм һаман таңнар ягына”[5:26] дип таңнарны үз итүен белдерә.
Тикшерү барышында Ф.Шәехнең нинди кошларга өстенлек бирүенә дә игътибар иттек һәм, тургай - авторның иң яраткан кошы, дип әйтә алабыз (18 тапкыр яратып тасвирлана). Икенче урында сандугач, былбыл. Шулай ук лирик шигырьләрендә карлыгач, сыерчык, күгәрчен, аккош, күке, торна, киек казлар образ буларак килеп керә, саескан белән чыпчыкка да урын бирелә.
Агачлардан каен, усак, имән, тупыл, тал, шомырт, сәрби, балан, миләш, тирәк, сирень шигырьләрдә үз урынын ала. Ә шулай да иң күп искә алынганы – тал. Юкка гына 2007нче елда Рәис Кашапов төзеп чыгарган китабы “Туган якның бер талы” дип аталмый икән. Бу агач Ф.Шәехнең яктыга, җылыга сусаган күңел дөньясына күбрәк туры киләдер шул.
Йомгаклау
Гомумән, Фазыл Шәех табигать күренешләрендә төсләр уенына, ачык буяуларга, күзгә бәрелеп торган бизәкләргә өстенлек бирә, шулар аша кеше кичерешләре дәрьясына юл ала.
Дәлилләребезгә таянып, Фазыл Шәехнең яраткан ел фасылы яз дип әйтә алабыз. Башкача булырга мөмкин дә түгелдер. Яз бит аның яшьлеге, тормышка якты күз белән карап, киләчәккә планнар корган вакыты! Бәлки, нәкъ менә язларны яратуы аны иҗатка китергәндер, гомере буе караңгылыкны җиңеп яшәргә дучар булса да, күңелен гомеренә җитәрлек яктылык, таңнар балкышы, тургайлар моңы белән тутыргандыр.
Фазыл Шәехнең яратып сурәтләгән табигать образлары галереясында шулай ук таң, иртәләр, кояш, йолдызлар, аяз күк, таулар, җил, яшен образлары күп төрле төсмерләр белән бирелә һәм алар, әлбәттә, туган җир белән бәйләнгән.
Туып үскән җир, туган табигать турындагы шигырьләрнең күбесе җирсү хисе белән өретелгән. Алар әйләнә-тирәбезнең гүзәллеген аңларга, тормышны яратырга өйрәтәләр.
Файдаланылган әдәбият
"Портрет". Н.В. Гоголь
Золотой циркуль
Рисуем домики зимой
Учимся ткать миленький коврик
Весёлая кукушка