Укучы үзенең туган авылын, аның табигатен тасвирлый. Аннан чыккан күренекле шәхесләр турында яза.
Вложение | Размер |
---|---|
"Туган ягым Солабаш" презентация | 1.3 МБ |
"Туган авылым Солабаш" хикәя | 23.5 КБ |
Слайд 1
Үзем турында Минем исемем Айназ. Миңа 12 яш ь. Мин Биектау авылында яшим. 2 нче мәктәптә укыйм. Мин р әсем ясарга яратам. Буш вакытларда китап укыйм.Слайд 2
Туган авылым Солабаш!
Слайд 6
«Хәят» м әчете
Слайд 7
К үренекле шәхесләр (1863-1936) (1891-1942) Хәсәнгата Габәши Солтан Габәши
Слайд 8
Балалар мәйданчыгы
Слайд 9
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Туган авылым Солабаш
Мин Биектау районының Кече Солабаш авылында тудым. Авылымның табигате бик матур. Ул һәр яктан урманнар, агачлыклар белән уратып алынган. Җәй җитсә, җиләкләр кызарып пешә, гөмбәләр үсә. Тирә-як халкы Арсаз, Бирсаз болыннарына җыела.
Сула елгасының башы
Солабаштан башлана.
Яшәсәң дә чит җирләрдә
Авылыңны ташлама.
Ямьле дә соң Солабашым
Сирень чәчәк атканда,
Җәннәт бакчасына охшый
Сызылып таңнар атканда, -
авылыбыз шагыйрәсе Фирая апа Дәүләтшина әнә шулай дип язган.
Авылым бик зур түгел. Ул озын өч урамнан һәм яшьләр өчен төзелгән бер кыска урамнан тора. Бик матур йортлар бар. Авылыбызның уртасында иман йорты – “Хәят” мәчете ямь биреп утыра.
Бу төбәктә күренекле шәхес Хәсәнгата хәзрәт Габәши туган. Ул төрки халыклар турында бик кызыклы хезмәтләр язган. Аның улы Солтан Габәши - халкыбызның беренче профессиональ композиторы. “Сулабаш университеты” дип йөртелгән мәдрәсә эшләгән. Бу мәдрәсәдә композитор Әнвәр Бакиров укыган.
Мәчеттән ерак түгел балалар өчен мәйданчык бар. Анда балалар шау-гөр килеп уйныйлар.
Хәзерге вакытта мин Биектауда яшим. Туган авылым Солабашны бик сагынам. Мин авылымны яратам.
2 нче номерлы Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 5 “Г” сыйныф укучысы Абдуллин Айназ
Именинный пирог
За еду птицы готовы собирать мусор
Невидимое письмо
Сочини стихи, Машина
Сказка об одной Тайне