Без – XXI гасыр балалары – бүгенгесе көн мәгълүматлары белән хәбәрдар, дөньякүләм интернет челтәрләрдә “ йөзүче “, мәгълүмат белән эш итүче, эзләнеп нәтиҗә ясаучы балалар. Шуңа күрә дә XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятының күренекле вәкиле Г. Тукай иҗаты белән кызыксыну, аны өйрәнү аерым бер тырышлык, тарихи эзлеклелек, мәгълүмати аклык сорый.
Г. Тукай үз шигырендә:
“ ... Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсын барын,
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”, – дип яза. Әйе, нинди генә эшкә тотынсаң да, Тукайда булган гадилек, гаделлек, тырышлык, мәгърифәтлелек, халыкны яратучанлык һәм үз кыйблаңа булган тугрылык кирәк, минемчә.
Габдулла Тукай укулары буенча кабул ителгән “ III республикакүләм Габдулла Тукай укулары нигезләмәсе” белән укытучым таныштыргач, мин күп уйландым. Безгә тәгъдим ителгән 5 юнәлеш тә бик актуаль. Ә мин шулардан “ Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы” юнәлешен сайлап алдым. Чөнки Тукай чорлар агылышында югалырга тиеш түгел. Бу юнәлеш буенча эшләгәндә мин үз алдыма түбәндәге бурыч һәм максатларны куйдым:
1. Габдулла Тукайның иҗади мирасын һәм,аңа бәйләп, хәзерге заман әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау;
2. Үземдә фәнни – тикшерү күнекмәләре формалаштыру;
3. Халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксынуны үземдә тәрбияләү;
4. Фәнни эзләнүдә иҗадилыкка омтылу;
5. Бөек язучының иҗат мирасына карата үз карашымны булдыру.
Эшемне башкарганда Тукайның иҗатын электрон һәм язма вариантта өйрәнү алымнарын, архив материаллларын өйрәнүне, аның турында телевизион тапшырулар архивын өйрәнүне, язучыларның Тукай турында хатирәләрен өйрәнүне һәм аерым бер сестемага салуны күз алдында тоттым.
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_ukulary_rfis_.doc | 90 КБ |
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
Аксубай муниципаль районы
“М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”
Тукай укуларына фәнни – тикшеренү эше
“Тукай иҗаты һәм бүгенгесе көн укучысы”.
(Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы секциясе).
Башкаручы: Зартдинова Рәфисә Рәфис кызы,
10 нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Мостафина Илһамия Мингали
кызы,I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2014 нче ел
Эчтәлек
I. Кереш………………………………………………………………........... 4 бит
II. Төп өлеш:
2. 1. Тукай – сәнгатьтәге олуг урынга лаек шәхес...................5 – 11 битләр
2. 2. Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы......................................12, 13 битләр
III. Йомгаклау.............................................................................................14 бит
IV. Искәрмәләр……………………………………………………………15 бит
V. Әдәбият исемлеге……………………………………………………16 бит
Кереш өлеш.
Без – XXI гасыр балалары – бүгенгесе көн мәгълүматлары белән хәбәрдар, дөньякүләм интернет челтәрләрдә “ йөзүче “, мәгълүмат белән эш итүче, эзләнеп нәтиҗә ясаучы балалар. Шуңа күрә дә XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятының күренекле вәкиле Г. Тукай иҗаты белән кызыксыну, аны өйрәнү аерым бер тырышлык, тарихи эзлеклелек, мәгълүмати аклык сорый.
Г. Тукай үз шигырендә:
“ ... Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсын барын,
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”, – дип яза. Әйе, нинди генә эшкә тотынсаң да, Тукайда булган гадилек, гаделлек, тырышлык, мәгърифәтлелек, халыкны яратучанлык һәм үз кыйблаңа булган тугрылык кирәк, минемчә.
Габдулла Тукай укулары буенча кабул ителгән “ III республикакүләм Габдулла Тукай укулары нигезләмәсе” белән укытучым таныштыргач, мин күп уйландым. Безгә тәгъдим ителгән 5 юнәлеш тә бик актуаль. Ә мин шулардан “ Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы” юнәлешен сайлап алдым. Чөнки Тукай чорлар агылышында югалырга тиеш түгел. Бу юнәлеш буенча эшләгәндә мин үз алдыма түбәндәге бурыч һәм максатларны куйдым:
Эшемне башкарганда Тукайның иҗатын электрон һәм язма вариантта өйрәнү алымнарын, архив материаллларын өйрәнүне, аның турында телевизион тапшырулар архивын өйрәнүне, язучыларның Тукай турында хатирәләрен өйрәнүне һәм аерым бер сестемага салуны күз алдында тоттым.
II. Төп өлеш.
2.1. Тукай – сәнгатьтәге олуг урынга лаек шәхес.
Татарларның йөзек кашы булган Габдулла Тукай XX гасыр башында кинәт балкып чыга. Тукайның каләм тибрәтү осталыгы кебек осталык әле беркемдә дә очрамый. Аңардагы талантның зурлыгы ягыннан ул – милли әдәбиятта тиңнәрне белмәс олуг шәхес. Ул әдәбиятка караңгы төндә якты ай булып килеп керә. Аның фәлсәфи фикер белән сугарылган иҗаты ул вакытлардан алып бүгенгесе көнгә кадәр актуаль һәм игътибар үзәгеннән төшми.
Шагыйрьнең иҗаты халык күңеленә темаларның төрлелеге, сурәтләү чараларның байлыгы, гаделлеге һәм темаларның халыкчанлыгы белән үтеп керә. Аның иҗатында бала – чага да, изелүче һәм изүчеләргә каршы көрәшүче яңа – җитәкче катлам да үзенә кызыксыну һәм киңәш, тугры юл таба. Ул әсәрләрендә балаларны үз күреп сөйләшә, киңәшләшә; ул чордагы хакимиятне тәнкыйтьли, гади изелүче катлам проблемаларына битараф түгеллеген аңлата, аларга юл күрсәтә.
“ ... Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмый.
Язам, юк, туктамыйм мин һич,
Алардан бердә кот чыкмас.
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмый “ , - дип яза ул “ Сорыкортларга” шигырендә.
Темалар төрлелеге дә Тукай иҗатында бик зур урын алып тора.
Г. Тукай кечкенә вакытыннан ук бик тырыш, күзәтүчән һәм белемле кеше булган. Аңын турында хатирәләр дә шул турыда сөйли.
“Гадәттә Тукайның хәтере тиз калучан иде... Бала чагында ул бик уйчан иде... Күргән кешеләрнең күбесе: “ Бу бала туган илен сагына торгандыр” , - ди торганнар иде. Шулай тәрәзә төбенә утырып китап уку гадәте дә бар иде.
Габдулла кече яшьтән зурлар арасына кереп, зур мәсьәләләр хакында сөйләргә ярата, шулар эчендә дин мәсьәләре дә кузгала иде...
Яшьрәк чакларында Габдулла безгә еш килә иде. Бара – тора, зураеп эшкә кереп киткәч, килүе дә сирәгәйде... Кайчакларда анасын сораша торган иде. Мин дә исемдә калган кадәресен әйтеп, буе фәләнгә охшаган, ак чорайлы, кашы – күзе кара, дип сөйли идем... Зурая төшкәч, язган шигырләрен миңа килеп укый торган иде. Миңа иң беренче укыган шигыре - Сафи абзый белән Фатыйма апа турында иде. Ул шигырен укыгач мин : Моны син чыгардыңмы, әллә Камил (1) иҗатымы?” – дидем. “ Аларның тормышын Камил кайдан белсен, мин яздым. Мин аларга барып йөри идем ич”, - диде ...
Беренче балаларым ике ул иде. Бер көнне шулай Габдулла шуларга карап : “ Апай! Мин бу балаларыңны укытырмын. Үзем белгәнне белдерермен; укырга кайсы җәптәшерәк булыр икән”, – диде.... .”.... Апай мин сине бер көнне клубка алып барам әле, “ бу нинди татар хатыны килгән” , - дип, халыкның исе китсен”, - дип тә куйгалый иде.
Вакытлыча торган өйләребезнең берсендә хуҗабызның Ольга исемле буе җитеп килгән кызы бар иде. Габдулла безгә килсә: “ Энеңне карыйм әле” , - дип керә торган иде. Ләкин аның кергәнен Габдулла бер дә яратмый : “ Апай, шул кызыңны кертмәсәнә”, - ди иде. Мин аңа бер көнне Ольга: “Синең энең бер дә сөйләшми”, - дип әйтә, дидем. “ Апай! Ул кыз тәрбиясез, надан кыз, аның белән нәрсә хакында сөйләшим; мин укыган кеше булганда, поп булса да сөйләшер идем, - диде.” (2).
Бу истәлекләрдән Тукайның балачакта нинди булуын күзаллау кыенлык тудырмый. Ул, үз яшенә карата тапкыр, белемле, тәрбияле, алдынгы фикерле булган. Хәтта апасын, ул чордагы яшь хатынны, халык арасына чыгаруны да гаепкә санамаган. Димәк, ул кечкенәдән ук татар дөньясын үзгәртергә, мәгърифәтле итәргә теләгән.
Кечкенә Апуш тормыш авырлыкларына сыгылмаган, тормыш киртәләрен җимерә белгән, нинди генә авырлыкта калса да, халыкка үпкә сакламаган. Ул халыкны үзен үстерүче итеп атый. Бу сүзне, минемчә, 2 төрле мәгънәдә аңлап була. Беренчедән, чыннан да халык аның әтисен дә әнисен дә алыштыра; икенчедән, халык - аның өчен иҗат чишмәсе булып тора.
Аның балачак дөнъясын чагылдырган, балаларга әкият итеп сөйләнелә торган әкиятләрендә, шигырьләрендә күпме мәгънә, күпме серлелек яшерелгән. Бер карасаң , “ Шүрәле”, “ Су анасы” , “ Кызыклы шәкерт” , “ Сабыйга” , “ Сарык белән кәҗә” әкиятләре, шигырьләре аша балалар кешелек сыйфатларына: бердәмлеккә, сакчыл булырга, табигатьне яратырга, мәгърифәтле булырга, тырышлыкка өйрәнә кебек. Икенче яктан анализласак, бу шигырьләрдә, әкиятләрдә бөтенләй башка мәгънә дә күреп була, минемчә.
Бу әсәрләрдә, әйтерсең, ул чордагы сәясәткә бәя бирелеп, Тукайның ул чордагы халыкның наданлыгы, мәгърифәтсезлегенә борчылуы, бу караңгылыктан чыгу юлы күрсәтелә. Ул чордагы халыкның сабый күк булуы, изүче сыйныфка берсүзсез куркып буйсынуы Тукайны борчыган.
Мәсәлән “ Сабыйга” шигырен генә карыйк:
“ Һич сине куркытмасыннар, шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер.
Җен – фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйрәнә ялган ул.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”.
Әлеге юллар белән Тукай кешене бала чактан аң – белемле булырга чакыра. Кечкенә чактан ук көрәшче образын тәрбияли. Яки “ Шүрәле “ әсәренә күз салыйк. Бер карасаң, балаларга сөйләнергә тиешле кызыклы тылсымлы әкият төсле. Әйтерсең, әкияти урманда әкият герое Шүрәле Батыр белән очраша. Ә бит күңел бу әсәрне башкача анализлый. Тирә - юньдәге урман ул- чор сәясәте. Ә Батыр – шушы чордагы көрәшче. Язучы һәр киселгән агачны җиңүгә илтүче яңа баскыч итеп күзаллый күк. Шүрәле исә куркыныч, надан “ урман сарыгы” ничек тә булса Батырны туктатырга тырыша. Ахырдан барыбер Шүрәле җиңелә, ә Батыр юлын дәвам итә, үз максатына ирешә.
Ул чорда бәлки Тукай нәкъ шушы образлар системасы аша халыкны көрәшкә чакыргандыр.
Тукай фикеренчә, кешелек үз бәхетен тату, дус булганда, куелган максатка бердәм барганда гына таба ала. Бу хакыйкәтьне ул 1908 нче елның 30 нчы сентябрендә басылып чыккан “ Яшен” газетасындагы “ Йокы “ шигырендә күтәрә. “ Әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса да иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде”, - ди. Ул татарларны уянырга, берләшергә чакыра. Бу өндәүне ул “ Татар кошы сайрый” шигырендә дә дәвам итә. Ләкин әле бу вакытта татарны уятыр өчен күп көч, күп “агарту” кирәклеген ул аңлый. Шуңа күрә дә шигьрият шушы эшнең үзәге булып торырга тиешлеккә ышана.
Тукай шушылай ук сәясәт темасында гына түгел, ә мәхәббәт лирикасында да кабатланмас язучы. “ Хәсрәт чигүче мин түгелме?” шигырен укып чыккач, без, чыннан да, лирек геройның шактый моңлы күңел дөньясы белән танышабыз, лирик геройның хаклы булуына инанабыз. Мәхәббәт хисе – олы хис. Ул кешенең бөтен барлыгын биләп ала, аны матурлый, затлы итә. Аннан башка яшәү яме шактый тонык булыр иде. Шуңа күрә гашыйк булган затны югалту кеше өчен күңел газабыплары алып килә. Ләкин Тукай мәхәббәт турында язганда да, җирдән аерылмый, серлелеге белән омтылдырып торган күккә ашыкмый. “Хур кызы” шигырендә ул оҗмахтагы хур кызының гүзәллегенә соклалануын күрсәтә. “ Шулай да җир кызы синнән сөйкемлерәк “ , дигән нәтиҗә ясап калдыра . Оҗмах кызы! ... Ул я бар, я юк. Ә җир кызы менә монда, янәшәдә. Аның матурлыгын күреп тә, гүзәллегенә сокланып та була.
Мәдрәсәдә белем алганда ул иң элек Көнчыгыш әдәбияты белән танышкан. Фирдәүси, Хаям, Низами, Хафиз кебек борынгы шагыйрьләрнең әсәрләрен дә яхшы белгән.
Шул ук вакытта төрек, әйзербайҗан шагыйрьләренең иҗатыларын да игътибар үзәгендә тота. Рус әдипләре һәм шагыйрьләре А.С. Пушкин, М.Ю. Лермантов, Л.Н. Толстой, Н.Некрасов кебек олуг шәхесләрнең иҗатын да үзенә өлге итеп ала. Көнбатыш әдипләре Шекспир, Байрон, Шеллер, Гете әсәрләрен дә укыган, өйрәнгән. Бу турыда аның чордашлары да яза. Шуларның берсе:
“ Мәрхүм шагыйребез рус шагыйрьләреннән Пушкин белән Лермантовны вә аларга иярүче поэтларны сөя иде. Пушкин белән Лермантовның инглиз шагыйре Байронга ияргән шигырьләре Тукаев гыйндендә бигрәк кадерле иделәр. Димәк,Тукаев та Лермантов белән Пушкиндагы шикелле җөзьи байронизм рухы бар иде. Бу исә аның күп мөнтәхәб шигырьләреннән аеруча күренмәктер.
Җөмләдән бер могтәриза. Бер вакыт мин Габдулла Тукаевка “ Мә, моны укып кара әле” дип инглиз драматургларыннан Шекспирның “ Тимон Афинский” исемле фаҗигасен кертеп бирдем. Тукаев башта иренеп йөрсә дә, бу фаҗигане ике - өч тапкыр укып чыкканлыгын миңа соңыннанрак сөйләде. Бу фаҗиганең мәгънәсе Тукаевның үз гомерендәге тәэсиратыннан иң куәтлесе идекен үз сүзләреннән аңладым. Шуннан соң “ Тимон Афинский” шикелле галиҗәнап булсаң иде , диеп сөйләгәнен мәрхүмнең үз авызыннан берничә тапкыр ишеттем”.(3).
“ Бер вакыт ул миңа Н.В. Гогольнең рус телендәге әсәрләренең тулы җыелмасын бүләк итте һәм укып чыгарга кушты. “ Бу яхшы язучы” , - диде ул миңа. Некрасовны да ул ярата һәм миңа аны укырга киңәш итә иде.(4).
Көнчыгыш әдәбиятында гасырлар дәвамында килгән романтизм һәм Көнбатышның кырыс реализмы кискен каршылыкта торып һәм бергә үрелеп Тукайга нык тәэсир ясый. Реализм һәм романтизм бергә үрелеп, әдипнең әсәрләрендә яңа сыйфатлар китереп чыгара. Шагыйрнең “ Көзге җилләр” шигырен алып карасак, реализм белән романтизмның кискен контраста булуын күрергә була. Шигырнең нигезе булып көзге җил җылый сүзләр тезмәсе тора. Шулай ук автор һәр ике строфа саен җылый сүзен кулланган. Бу шигырьдә кульминацион нокта беренче строфада ук бирелә.
“Көзге төн. Мин йоклый алмыйм.
Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркуыннан ил җылый.”
Тукай җил җылый сүз тезмәсе белән ил җылый сүз тезмәсен кискен контраста күрсәтә. Бу кешенең хәсрәтен уртаклашу җил җылавын романтизм итеп кабул итәргә була. Җил җылавын автор гипербола алымы нигезендә ил җылый, җир җылый, нечкә бил җылый, Газраил җылый дәрәҗәсенә күтәрә. Ә газраил исә - үлем фәрештәсе. Автор моның белән кеше хәсрәтенең ни дәрәҗәдә тирән булуын аңлата. Бу романтизм киңлекләрен тагын да киңәйтә. Иксез– чиксез, бетмәс җылауларның сәбәбе – ач үлем. Ә бу - шигырьдәге реализм булып тора. Менә шундый иҗат җимешләре үзенә күрә башка, ике кушылмадан торган үзенә үзгә бер мәдәниятне тудыра. Тукай башка әдәбиятлардан сүз сәнгатенең асылын, үзенчәлекләрен, сурәтләү чараларын, тормышка, чынбарлыкка карата карашларын өйрәнгән һәм аларча кабатламыйча яңа биеклектәге әсәрләр тудырган.
Тукай – сатира остасы да. Әгәр хатирәләргә кабаттан күз салсак, Тукайны без башка яклардан да ачабыз. Ул сатирик һәм бик зирәк кеше. Вафа Бәхтияровның “ Тукай турында кайбер истәлекләр” язмасына күз салсак, ул болай дип яза:
“ Тукай кечерәк буйлы, ябык, сул күзенә беленер - беленмәс кечкенә генә тап бар иде. Куллары унөч – ундүрт яшьлек кыз балалар кулы кебек кечкенә һәм йомшак иде. Аз сүзле, сүзне бик үлчәп кенә сөйли. Аз сүздән тирән мәгънә аңлана. Сөйләүгә килгәндә, Тукай оста дипломант иде. Уйлаучан, уен беркемгә дә белдерми. Ялган сөйләү, алдау гадәте юк. Һәр нәрсәне ачыктан сөйли. Сакланып тору, рия, икейөзлелек, аңарда юк. Һәр нәрсәне ерактан күрү, тирәнтен аңлау аңарда бик көчле иде. Үзе яраткан кешеләр белән сөйли, сөйләнә, көлә, көлдерә. Яратмаган кешеләре яки бер дә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү түгел, якты йөз дә күрсәтми иде”.
Димәк, Тукай үз әсәрләренең мәгънәсен, идеясен цензурадан үтәрлек итеп сурәтли алган. Моңа мисал итеп “ Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын китереп булыр иде. Ул бу әсәрләре аша ул чордагы сәясәтчеләргә төгәл бәя бирә. Әлегә поэмага, беренчеләрдән булып, аның дусты Ф. Әмирхан бәя бирә. Ул үзенең дустын “ татар галәменең иң оста юмористы” дип атый.
Тукай әсәрләре аша гына түгел, ә үзе дә көрәшкә маяк була. Ул яшьләр клубында яшьләр арасында үзәктә тора, хәтта, 1905 нче елның октябрендә демонстрациягә чыга.
“ Демонстрациядә Тукай аеруча рухлана һәм һаман революция турында миңа нидер сөйли, ләкин, дөресен әйткәндә, мин ул вакытта барысын да аңлап бетерми идем әле. Исемдә: эшчеләр өчен 8 сәгатьлек эш көне ... Октябрь демонстрациясе шәһәр уртасындагы мәйданда ясалган митинг белән тәмамаланды.
... Тукай мине “ Шияпка” дип йөртә һәм моны русча “ Сашка” дигән исем дип аңлата иде. Бик бердәм яшәдек без Тукай белән, ул мине аеруча якын күрә иде. Ул бик простой, культуралы, күп укыганлыгы белән башкалардан аерылып тора иде!
Мин бу “ интелегент татар” ны ( типографиядә эшчеләр аны шулай атыйлар иде) бер вакытта да онытмам. Ул тыйнак, уйлап эш итә торган, намуслы егет иде. Эксплуататорларны дошман күрә иде” .(5).
Хатирәләрдән шулай ук Тукайның үз заманы өчен бик алдан күрүчәнлек, ярдәмчеллеге , халык өчен җаны – тәне белән көрәшкәнлеген дә күреп була.
“ Милләт өчен бер көлке журнал кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләрнең берсе Тукай иде. Ул бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелне уйлаганнан артык күтәрде. Ул бу журналга ахыргы минутына кадәр хезмәт итәчәгенә вәгъдә бирде. Һәм шуны бөтен мәгънәсе белән ифадә итте. Беренче номеры чыккач та, ул журналны үз итте. Шуннан соң искиткеч дикъкать белән журналда халык өчен хезмәт итте”. (6).
Ул шулай ук безнең якташыбыз, тумышы белән безнең авылдан булган Галиәскәр Гафуров – Чыгытай белән дә таныш булган. Алар Камил әфәнде Мотыгый аша танышканнар. Галиәскәр ага Тукайны “ Мәрхүм кәсепсез бәхеткә очрауларны, ялган шөһрәтләрне теләми вә аны уйламый иде” дип искә ала. “ Габдулла мәрхүм Тукай турында хосусый ядкарь” хатирәсендә.
Шундый шәхесне ничек онытып булсын ди?!
2.2 Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы
Әдәбияттагы өч йолдызның берсе булып Габдулла Тукаебыз тора. Аның иҗади мирасы өйрәнелеп беткән дип әйтеп тә булмыйдыр, минемчә. Бүгенгесе көндә дә Тукайның исемен мәңлеләштерү өчен бик күп эшләр башкарыла. Тукайның иҗат мирасын дөньякүләм таныту максатыннан аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителде. “Шүрәле” поэмасы 15 телдә дөнья күрсә, “Сайланма әсәрләр” китабы әзербәйҗан теләнә тәрҗемә ителде. Шулай ук аның әсәрләренең гарәп, фарсы, удмурт, инглиз, рус телләренә тәрҗемә ителүе билгеле. Үзәкләштерелгән электрон мәгариф барлыкка килгәч, Тукай әсәрләре буенча бик күп мультфильмнар төшерелеп, электрон мәгариф сайтына урнаштырылды. Шулай ук бик күп браузерлар аша “Тукай фонды” сайты белән танышу да мөмкин. Мәгариф Министрлыгы шулай ук Татарстан китап нәшрияте белән берлектә Тукайның иҗат мирасын “Мәктәп китапханәсе” циклы астында яңа басмада укучыларга тәкъдим итте. Укучыларга аның иҗади мирасын бөтен нечкәлеге белән җиткерү максатыннан чыгып шулай ук Тукай әсәрләренә аудиокассеталар, дисклар, телевизион фильмнар, спетакльләр әзерләнде. Анда әсәрләрне Ирек Баһман, Ильдус Әхмәтҗан, Рәшит Сабир, Фәнис Җианша кебек талантлы артистларыбыз укый. Ә инде татарның һәр баласы Илдус Әхмәтҗанны “ Тукай абый” дип йөртә. Һәр ел саен республикакүләм Тукай укулары , “Илһамлы каләм” бөтенроссия конкурсы үткәрү, “Илһам”, “Иделем акчарлагы” республикакүләм конкурслар, эзләнү – тикшеренү эшләре буенча төрле конкурслар үткәрү Тукай иҗатына кызыксыну гына уятмый, ә инде аның иҗатын тирәнтен өйрәнүне сорый.
1976 елда Ибраһим Нуруллин, Риф Якупов тарафыннан, 1960 елда басылган “Тукай турында замандашлары” китабыннан соң 16 ел үткәч, бөек шагыйребез тормышына кагылышлы хатирәләрне үз эченә алган “Тукай турында хатирәләр” дип аталган яңа китап тәкъдим ителде. Китап, бер яктан, Тукайның тормыш юлын теге яки бу дәрәҗәдә тулы итеп күзалларга ярдәм итсә, икенче яктан, безгә шагыйрьнең җанлы сурәтен күз алдына бастырырга ярдәм итә.
Тукайның тормыш юлын, иҗат мирасын өйрәнергә ярдәмлек һәм күргәзмә база булып торырлык бик күп музейлар да эшли. Шулардан иң бай мираслы Арчаның “Казан арты” тарих – этнография музеен, Арчаның “Әлифба” музеен (Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының музее), Кырлайның Г. Тукай Дәүләт әдәби – мемориаль музей комплексын атап булыр иде. Шулай ук Кушлавычтагы Тукаевлар музей – йорты, Казандагы Тукай әдәби музее, Уральскидагы Тукай музейлары да үзләрендә бик күп мәгълүмат саклый.
Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Тукай премиясе булдырылуны, Төркиянең Анкара шәһәрендәге Тукай урамын (2011 ел, 26 май), Төркиянең Тарус шәһәрендәге Г. Тукай бульварын, Чуваш республикасының Шыгырдан авылындагы Тукай урамын, Татарстан Республикасының шәһәрләрендәге Тукай урамнарын, проспектларын атамыйча булмый.
Ел саен Казанда Тукай һәйкәле янында, аның туган көненә шигырь бәйрәме үткәрелә, премия лауреатлары игълан ителә. Аның һәйкәлләре шулай ук Түбән Камада, Анкарада, Чаллыда, Мәскәүдә һәм музейлар каршында урын алган. Аннан һәрвакыт чәчәкләр өзелми.
Тукай иҗатын язучыларыбыз, рәссамнарыбыз, скульпторларыбыз да бик күп өйрәнә, халыкка таныту өчен чиксез зур хезмәт башкара. “Тукай” романы, “Шүрәле” балеты, “Шүрәле” скульпты һәм башка бик күп хезмәтләр югары дәрәҗәдә Тукайны күзалларга мөмкинлек тудыра.
Тукайны мәңгеләштерү эше әле төгәлләнмәгән. Һәр ел саен Тукай белән бәйләнешле тарихи урыннар арта бара. Казанда төзелгән “Шүрәле”, “Туган авыл” комплекслары меңәрләгән кешеләрнең ял итү урыны булып тора. Аның эшләрен, аның турындагы мәгълүматларын барлау, җыйнау, фәнни яктан эшкәртү һәм, барысын бергә туплап, күләмле китап рәвешендә дөньяга чыгару – киләчәк эше.
Ш. Йомгаклау.
Эшемне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бу фәнни – тикшерү эшенә материал туплаганда мин бөек язучыбызның иҗади байлыгына, аның шәхес буларак бөеклегенә тагын бер кат инандым. Эшемне Г. Тукайның мөдәррисе, остазы булаган Мотыйгулла хәзрәт Мотыйгыйның улы Камил Мотыйгыйның “Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукай хакында хатирәләрем” нән өзек белән төгәллисем килә. Ул аның турында балачак хатирәләрендә болай ди:
“Габдулла әфәнде һәрнәрсәгә дә бик игътибар вә дикъкать берлә карарга өйрәнгән иде. Шул сәбәпле ул башка кешеләрдә булган гадәтләрне бик тиз отып ала торган иде. Куән мөхафәзәсе дә ифрат дәрәҗәсендә мәхкәм рәвештә иде, ни генә ишетсә дә ул аны бик онытмый торган иде. Җитешлекләр аңарда бик тизлек илә алга китте”.
Әйе, Тукай яшәеше ул үлгәннән соң да яңа балкыш белән дәвам итә. Тукай әфәндене ак ефәк лентага үзенең шигырьләреннән:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм, бар юнәл, кит тәңреңә!
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә!
өзеге язылган, кырые укаланган кара хәтфә ябылган табутка салалар. Аңа ленталы чәчәкләр тезелә, табут бөтенләй чәчәк илә күмелә, ул табут түгел, гүя зур чәчәк букеты булып кала. Күмгәч тә, “Табарәк” тәмам булып, дога кылынгач, Касыйм хәзрәт мәрхүмнең васыте буенча шул ук шигъри юлларны укый.
Тукайның тәне, җәсәде күмелә, ә халык өчен, безнең өчен ул мәңге өлге булып, кул җитмәс якты йолдыз булып яши бирә.
IV. Искәрмәләр
1. Камил Мотыйгый Төхфәтуллин.
2. Газизә Зәбирова “Тукай хакында истә калганнар” // “ Тукай турында хатирәләр”, Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1976 ел, 22, 23 нче битләр.
3. Солтан Рахманколый “Тукай” // “ Тукай турында хатирәләр”, Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1976 ел, 95 нче бит.
4. Александр Гладышев “ Г. Тукаев турында истәлек” // “ Тукай турында хатирәләр”, Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1976 ел, 29 нчы бит.
5. Александр Гладышев “ Г. Тукаев турында истәлек” // “ Тукай турында хатирәләр”, Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1976 ел, 31, 32 нче битләр.
6. Әхмәт Урманчев “Ялт – йолт һәм Тукай” // “ Тукай турында хатирәләр”, Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1976 ел, 114 нче бит.
V. Әдәбият исемлеге
1. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.
2. Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы / төз. Ә.Алиева, Ф.Ибраһимова, Н.Юзиев — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
3. Габдулла Тукай: фотоальбом / сост. З.Баширов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 303 б. (На татарском и русском языках.)
4. Тукай турында замандашлары / төз. С.Исәнбай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
5. Тукай турында истәлекләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.
6. Тукай турында хатирәләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.
Одна беседа. Лев Кассиль
Почта
Агния Барто. Сережа учит уроки
Повезло! Стихи о счастливой семье
Какая бывает зима