Таң ата да, кич була...
Катнашалар:
Бабай – Шакирҗан атлы бер карт, 78 яшьләрдә. Бераз сүлпәнлек хас.
Әби – Камәр атлы карчык, корырак характерлы. Шакирҗанның хатыны, 74-75 яшьләрдә.
Сәгыйть – Шакирҗан белән Камәрнең улы, 30-35 яшьләрдә.
Алия – Сәгыйтьнең хатыны, 25 яшьләрдә.
Радик – Сәгыйть белән Алиянең уллары, 4-5 яшьләрдә.
Мәрзыя.
Шәфкать туташы.
Үлеп барган авыл... Әби белән бабайның өйләре бик иске, буялмаган, такталары каралып беткән. Сул ягы киртә белән терәтеп куелган. Коймаларының берничә “ теше төшкән”. Йорт тирәсе, капка төбе куе чирәм.
Вложение | Размер |
---|---|
ilham_ruzil_drama.doc | 88.5 КБ |
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә катнашучының анкетасы
(драма номинациясе)
1. Катнашучының фамилиясе , исеме: Әмирова Рузилә Талип кызы
2. Кайчан туган : 01.10.1996
3. Гомуми белем бирү учреждениесе : Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы “М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта гомуми белем мәктәбе”
4. Бик кыска биографик мәгълүмат : Мин, Әмирова Рузилә Талип кызы, 1996 нчы елның 1 нче октяберендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туганмын. 2004 нче елның 1 нче сентябрендә беренче сыйныфка укырга кердем. Мин кечкенәдән үк татар теле һәм әдәбият белән кызыксынам: китаплар күп укыйм. Аеруча яратып шигырьләр укыйм, үзем дә языштырам. Бик теләп иҗат эшләрен башкарам. Бу эшләр мине рухландыра, яшәргә көч бирә, күңелемә дәва була, җан тынычлыгы тудыра.
Кечкенә күләмле шигырьләрне кечкенә сыйныфлардан ук язам. Минем беренче эшем әле дә исемдә. Ул түбәндәгечә иде:
Әнием минем, кадерлем,
Иртә белән үбеп уята;
Аның нурлы йөзен күреп,
Фәрештә дә, хәтта, соклана.
Беренче уңышым: ”Сабантуй” газетасында шигырем басылу. Бу хәл мин өченче сыйныфта укыганда булды. Шушы көннән башлап мин татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашырга тырышам. 5 нче сыйныфта укыганда районда ел саен үткәрелә торган “Зирәк бала” бәйгесендә җиңүче булдым. Шулай ук юбиляр язучыларга багышлап үткәрелгән бәйгеләрдә дә актив катнашып барырга тырышам. 2012 нче елда Г. Кашаповның тууына 70 яшь уңаеннан районда үткәрелгән “Бүген ярат мине!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесендә 3 нче урын яуладым. Иң зур уңышым итеп “Илһамлы каләм” конкурсында 3 урын яулавымны саныйм. Шулай ук район фән бәйгеләрендә дә бик теләп катнашам: татар теле һәм әдәбиты буенча фән бәйгеләрендә ел да призлы урыннар яулыйм. Шулай ук тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән дә район бәйгеләрендә катнаштым. Иҗат эшләре буенча үткәрелә торган барлык республикакүләм бәйгеләрдә катнашырга тырышам : “Илһамлы каләм”, “Иделем акчарлагы” конкурслары дипломанты булу, төрле республикакүләм үткәрелгән конференцияләрдә дипломант, лауреат дәрәҗәләре алу( Мәсәлән: Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укучыларның һәм укытучыларның 1 республика конференциясенең “Шигърият. “Сөй гомерне, сөй халыкны номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат, “Г. Исхакый һәм татар мәгарифе” республика фәнни – эзләнү укучылар конференциясендә 1 дәрәҗәле дипломант, Кама аръягы язучылар оешмасы үткәргән “Дөнья яшь язучылар күзлегеннән” иҗат конкурсында 1 дәрәҗәле дипломант һ. б.) минем иҗат җиңүләрем. Бүгенгесе көндә мин 11нчы сыйныфта белем алам. Минем хыялым алдагы тормышымны татар дөньясы белән бәйләү. Шуңа күрә бик теләп Яңа гасыр каналында бара торган тапшыруларны карыйм. Аеруча “Аулак өй”, “Татарлар”, “Мәдәният дөньясында”, ТВ архивыннан, ретро концерт программаларын һәм башкаларны карарга яратам. Төрле тестлар үтим. Региональ интернет олимпиадаларда да катнашам. Шулай ук татар сайтларына да кызыксынуым зур. Шуңа күрә дә бу бәйгедә дә көч сынашырга телим.
5. Почта индексы күрсәтелгән өй адресы : 423079 Татарстан республикасы Аксубай районы Яңа Ибрай авылы Комсомол урамы 39 нчы йорт
6. Контакт өчен телефоннар: Үзем: 89872289312, җитәкчем: Мостафина Илһамия Мингали кызы- 89196421922
7. Шәһәр яисә район коды күрсәтелгән өй телефоны : 88434442987
8. Электрон почта адресы: ilgamia71@yandex.ru
Таң ата да, кич була...
Катнашалар:
Бабай – Шакирҗан атлы бер карт, 78 яшьләрдә. Бераз сүлпәнлек хас.
Әби – Камәр атлы карчык, корырак характерлы. Шакирҗанның хатыны, 74-75 яшьләрдә.
Сәгыйть – Шакирҗан белән Камәрнең улы, 30-35 яшьләрдә.
Алия – Сәгыйтьнең хатыны, 25 яшьләрдә.
Радик – Сәгыйть белән Алиянең уллары, 4-5 яшьләрдә.
Мәрзыя.
Шәфкать туташы.
Үлеп барган авыл... Әби белән бабайның өйләре бик иске, буялмаган, такталары каралып беткән. Сул ягы киртә белән терәтеп куелган. Коймаларының берничә “ теше төшкән”. Йорт тирәсе, капка төбе куе чирәм.
1 нче пәрдә.
1 нче күрнеш.
Искелек хөкем сөргән картлар өе. Әби бәрәңге әрчи, бабай киез итеген ямаштырып утыра.
Әби. И-и-и, бәрәңгене алырга да вакыт килеп җитте бит, атасы... Сабаклары сап-сары. Көн дә берәр рәт казып, чүпләштерсәк тә...
Бабай. Шулаен шулай да. Сәгыйть кайтмасмы?... Хәбәре юк, бәлки авылга җыенып йөридер.
Әби. Дөрес әйтәсең, Шакирҗан. Я тилифуны ватылгандыр (ялгыш бармагын кисә). Әй-ләем!
Бабай. Нәрсә булды тагы?
Әби. Пычак тиде. Карале, атасы, нипринтый бызовлар юк микән.
Бабай. Иртән карадым, карчык, юк.
Әби. Эше күптер инде. Ярар, пучты Нисаны күргәч анардан да сорарбыз әле, хәбәр-мазары булмасын тагы.
Бабай. Әбәттән соң әллә үзем барып килим микән, карчык, ә?
Әби. Барырсың-барырсың. Әллә килә, әллә юк...
(Тынлык. Икесе дә үз эшләре белән мәшгульләр).
Әби. Шакирҗан, збанит иткәнме улыбыз, карадыңмы?
Бабай. Бая караган идем инде, әнисе. Эше бардыр.
Әби дәшми. Бәрәңгеле чуенын мичкә куя.
Әби. Чыгып кер әле, Шакирҗан, хат юк микән?
Бабай. (Хатынын үпкәләтмәс өчен, шат тавыш белән). Карадым инде, канат кисәгем, юк шул. Әй лә, күгәрченнәр китерер, менә күрерсең.
Өйгә арт урам күршеләре Мәрзыя керә. Кулында чиләк.
Мәрзыя. Әссәламәгаләйкүм, ни хәлләрдә торасыз, Камәр апа, Шакирҗан абый? Авырмыйсызмы?
Бабай. Мөгаләйкүмәссәлам, Мәрзыя килен. Хәлләр ярый болай, таң ата да, кич була. Үзегез ни хәлләрдә?
Әби. Кеше күрергә тилмереп тора идек әле, Мәрзыя.
Мәрзыя. Аллага шөкер, Шакирҗан абый. Тилмерерсең монда... Кичә Мафура әбине дә оланнары Зелнадолга кыш чыгарга апкиттеләр. Куян Мәймүнәләре дә, Аксак Гыйлемхан да, мин дә, сез инде. Кыш юлларны ешрак ачсалар ярый тагы... Былтыр да ике атна буе тозсыз тордым. Ничек сон, Сәгыйтьтән хәбәр юкмы? Кайтам димиме?
Әби. (Сиздермәскә тырышып): гел сөйләшеп-хәбәрләшеп торабыз инде, килен. Аллага шөкер.
Бабай. Яңгырларга киткинчә, бәрәңгене кузгатырга исәп.
Мәрзыя. Дөрес, дөрес, абый.
Әби. Килә алырсың микән, Мәрзыя, булышырга? Малай кайтмаган бит...Минем дә, абзаңның да рәте юк. Әзрәк, чүпләшсәңме, казышсаңмы шунда...(үзе алъяпкыч телләрен барлый).
Мәрзыя. Вакыт юк шул, апа. Эш күп, малай. Оланнар да кайтабыз диләр.
Бабай. Шулай инде, килен, һәркемнең үзенеке көчле.
Мәрзыя. Абый, минем бит сиңа йомыш белән сугылуым иде. Гөмбә җыйган идем, менә болары ашарга яраклы микән? Сабагы да калын, исе дә әллә нинди түгел кебек...
Бабай (әйләндереп карый, исни дә): Бу усак гөмбәсе, килен. Ашый торган.
Мәрзыя. И-и, рәхмәт яусын, Шакирҗан абый. Аптырап беткән идем, күп тә җыелды. Шикләндерә дә. Ташларга да җәл.
Бабай. Исән бул, килен. Кергәлә шулай.
Әби. (Ишек янына җиткән Мәрзыя янына йөгереп килеп) Әйтергә дә онытып торам. Мәрзыя, канатым, шырпы гына биреп тор сәнә. Узган ай Сәгыйть алып кайтканнар бетте, аннары Мәймүнәдән алган идем, ансы да бүген бетәргә тора.
Мәрзыя. Ярар, Камәр апа. Кертермен. Китәм инде. Рәхмәт үзегезгә. (Чыга башлый)
Әби. Чү-чү! Әйтергә дә онытып торам, әйдә, чәй эчеп алыйк, килен. Болай булмый ул, әйдә-әйдә.
Мәрзыя. Кыстама да, апа. Тавыкларым ашатмаган, мунчам томаламаган. Сау булып торыгыз.
Мәрзыя чыга. Әби ишектән озатып кала. Аннары бабай белән икәү пешергән бәрәңгесен ашыйлар.
Бабай. Тезмә әле болай бөтен нәрсәне минем каршыма. Үреләм дә алам, буем җитә.
Әби (күңеле төшә). Мин “аша” диеп кенә инде...(тынлык) Әле моны моңарчы игътибарлаганың юк иде.
Бабай. Белмим.
Әби. Нишлисең бит, вакыты юк, эше күптер инде...
Бабай дәшми. Кәрәзле телефон шалтырый. Ул тавыш картларны җанландырып җибәрә. Бабай йөгерә-атлый телефонны алырга бара. Әбинең кулыннан кашыгы төшеп китә. Бабай телефонын күтәреп кергәндә, әби идәндә дүртаякланып кашыгын эзли.
Бабай. Әнисе, улыбыз шалтыратты. Иртәгә кайтам, көтегез, җыеныбрак торыгыз ди.
Әби. Тагы нәрсә ди??? (Йөзендә шатлык та, моңсулык та, аптырау да чагыла.)
Бабай. Юллар пычрак түгелме ди.
Әби. Тагы нәрсә ди?
Бабай. Нәрсә дисен инде, карчык... Вакытым юк, сау булыгыз ди.
Әби. Хәлегез ничек тә димәдеме?
Карт дәшми.
Әби. Капчыкта ике кашык он калды, шикәр бетте диярлек, шырпыны әҗәткә күршедән алабыз...Шуны әйтер идең.
Бабай. Бәлки апкайтыр үзе.
Әби. Белмим инде, боларын да инде кайчан Мәрзыя кияүләреннән кайтарткан идек ич, атасы.
Бабай тагы дәшми.
Әби. Кашыгым да идән ярыгына төшеп китте. Тартмадан берне алып бир әле. Аякларым чатный.
Бабай (алып бирә). Әллә соң малай белән бүлнискә барып кайтасыңмы, карчык?
Әби. Нинди бүлнис, су эчсәм бетә лә ул.
Әби өстәлне җыя да, ишеккә, стеналарга тотына-тотына, алынгы як бүлмәгә кереп китә. Бабай “Герман көе” н сузып, киез итеген ямый.
2 нче күренеш.
Ишегалдына 4-5 капчык бәрәңге өеп куелган. Сәгыйть шуларны бер-бер машинасына ташый. Бабай йорт тирәсендә кайнашып йөри.
Сәгыйть. Әнкәй, әткәй, тизрәк кыймылдагыз.инде.
Бабай. Өйгә терәү куясы. Болай булмый. Тотырыгы юк бу йорт сәләмәсенең.
Сәгыйть. Бер атна эчендә берни булмас, нужаланма, әти.
Бабай. Безнең өчен бер көн дә бер ел күк инде ул хәзер...
Әби. Улым, бу бәрәңге сыеп бетерме соң машинаңа? Бигрәк бәләкәй бит.
Сәгыйть. Сыя-сыя. Сезгә генә бәләкәй кебек ул. Түлке сиңа, әти, капчык өстенә утырып барасы була инде. Әни алынга утырыр.
Бабай (тавышын әкренәйтеп). Ике сәгать бәрәңгеле капчык өстендә... Хөрмәтлисең дә инде үзең, улым. (Серле генә елмая.)
Әби. Гомергә бер барсаң ярый. Оланын карашырбыз әзрәк. Бер файдабыз тияр. (Аякларын сузып утыра да, гәҗитне ерта-ерта, йомыркалар төрә.)
Сәгыйть. Ярар, әти. (Баш артын кашый) бер капчыкны алмамын ату.
Әби. Шакирҗан, келәттән каклаган казны алып кер сәнә.
Бабай ашыгып кына чыгып китә.
Сәгыйть (әтисе чыгып киткән ишекне бераз күзәтә дә, шыпырт кына). Әни, яшергәнең юкмы?
Әби (аңламый). Нәрсә яшергәнем? Яшереп торылар юк монда, бар да уртак. Шул гомер торып та, бер-береңнән яшеренеп ятсаң...
Сәгыйть. Син аңламадың ахры, әни.
Әби (корт чаккандай). Әстәгыфируллааа... Кит. Улым, кит. Йортымда тотасым юк минем ул шайтан суын.
Сәгыйть. Бар бит инде, әни. Бир инде.
Әби. Башыңа биримме шул калай капкач белән? Азынма, бала.
Сәгыйть (әнисе янына чүгәләп). Тегене бирмәсәң, акча бир.
Әби. Тиенебез дә юк, пинсебезгә Мәрзыя кияүләре ярмалар-оннар кайтардылар. Акчасы биреп бетермәгән иту.
Сәгыйть дәшми.
Әби. Хәлне дә белмисең, улым.
Каклаган казлы төен тотып, бабай керә.
Бабай. Булды, анасы. Келәт ачкычын кая куйгансыңдыр, ишекне каерып ачтым.
Әби. Үлә-ә-ә-әм! Соң шунда гына куйган идем инде.
Бабай. Кая куйган идең?
Әби. Пыяла ишекле шкафның астагы киштәсендәге “сода” дигән чәй савыты эчендәге зәңгәр кулъяулыкта. Шуңа да башың юк.
Сәгыйть. Сез әзерме, әти? Вакыт уздырмыйк.
Бабай. Мин әзер. Кара чумаданга икебезнең дә күлмәк-ыштаннарны әнкәң җыйган. Машинаңа куя торсак та ярыйдыр инде, улым. (Түбәтәен кулында йомарлый)
Әби. Бу күчтәнәчләрне аяк астына куеп алып барырмынмы инде? (Бераз куркып, аңламыйчарак тора)
Сәгыйть. Әйе инде, әни. Кузгалдыкмы? Әйдәгез, мин әйберләрне алып чыга торам.
Әби. Сәгыйть, безнең китүебезне бер адәм дә белми кала бит.
Бабай. Улым, Мәрзыя түтиеңә белгертәсе иде бит киткәнне.
Сәгыйть. Ансы нәрсәгә инде? Төкерә ди, Мәрзыя сезгә.
Әби. Кит, авызыңнан җил алсын ул сүзләреңне. Анардан кала кешебез дә юк булышырлык монда.
Сәгыйть. Ярар, киткәндә берегез сугылып чыгар. Туктармын турыларында.
Әйберләрне ташый башлый. Картлар чыгалар. Шакирҗан карт келәт янында кайнаша. Сәгыйть әйләнеп килә, “китәбез, утырышыгыз” ди. Шакирҗан чыга, әби баскыч төбенә утырган, дога кыла.
Сәгыйть (тавышын күтәреберәк). Әни, әни дим! Әйдә, вакыт тар. Бисмилла укып утырганыңны көтеп торып булмый монда. Ятканда укып ятырсың. Давай тизрәк.
Камәр улының сүзләренә игътибар итми, догасын кылып бетерә. Ишекләрне бикли. Күзләре моңсу. Кузгалалар.
2 нче пәрдә.
1 нче күренеш.
Чиста итеп җыештырылган, заманча җиһазландырылган фатир. Карт белән карчык диванда утыралар. Телевизордан “Аулак өй” тапшыруы бара.
Бабай. Камәр, җаным... Беренче тапкыр бит мин сине Фирдәүсәләр аулак өендә күргән идем. Имән сәкедә сөлге чигеп утырадыр идең... Килеп кергәч, ул карашларың... Күмәч кебек кызаруларың...Бер дә күз алдымнан китми, карчык.
Әби. Җанкисәккәем... Хәтерлисеңмени? Оялтып утырма инде. Мин бит син миңа карыйсың микән дип кенә карадым. Эссе булгандыр инде, шуңа кызарылгандыр.
Бабай (көлеп). Шулайдыр-шулайдыр. Ну, кызый, озаттырмый идең бит башта. Уеннардан соң, җир тишегенә төшкән күк югала идең.
Әби. Аннары капка төбендә көтеп утырырга тотындың инде, Шакирҗан. Син йолдыз санап утыра идең, ул андагы кыяфәтләрең инде, мин сиңа әйтим. Син йолдыз саный идең, мин кайчан керермен дә, ятырмын дип уйлый идем.
Бабай. Әй, чәчби. Әткәң бирмәгәч, урлап кайттык үзеңне, койрыгыңнан тотарга юк ие, гел качтың.
Әби. Башыма толып яптыгыз да, “ә” дигәнче, чанага салып, дуладыгыз. Үтерәләр дип торам. Әнием кызганыч булды инде. Әй, гомер...
Радик (әби-бабай утырган булмәгә ялт кина килеп керә, кулында уенчык куян). Абика, бабайка, кучите мутики! Я хочу мутики. Выходите отсюда, ну ма-а-аа-ам...(елый).
Әби. Елама, бәбием, елама. Кил әле үземә, “әчеки” иттерәм.
Бала килми. Сәерсенеп карый.
Әби. Күңелеңне дә бушатып булмый бу телсез чыпчыкларга... Бер авыз сүз сөйләшергә юк.
Бабай. Папкың кая соң, улым?
Радик. Ати щас плидёт.
Радик мультфильмнар карап утыра.
Әби. Шакирҗан, гөлләребез корыган микән инде? Мәрзыяга әйтсәм, алып кала иде инде дә бит... Сагындырылды бит, Шакирҗаң.
Радик. Тише, бабушка.
Әби (аңламый). Үз өеңдә үз көең инде ул, атасы.
Бабай. Ай узды, күпме ялындык. Кайтармый ич. Чыгып китеп тә булмый.Бер почмакка кысырлар да, атамнан калган пәлтәңне салдырып та алырлар. Жулик оясы.
Радик. Ну не лазговаливай! (Күзенә яшь тула). Ма-ама-а...
Алия. Ну не кричи, малыш. Они же родители твоего папы. (Картларга эндәшә): Ани, ати, чәй азер. Айдагез, щас и Сагит кайта.
Әби. Рәхмәт, кызым. Ул кайткач утырырбыз инде.
Алия. Ну ярар. (чыга)
Бала мультфильмнар карый. Бабай тәрәз янында, карашы еракта. Әби кулларын күкрәк читлегенә куйган да, тик тора.
Әби (оныгына). Бәбием, садикта кайсы кызны яратасың соң?
Радик. Машу люблю. (ояла)
Әби. Урысмени, улым?
Радик дәшми.
Бабай. Әле боларга ни урыс, ни татар. Берне түгел, унны яратырлар әле.
Әби. Кая боларга ярату әле. Мәхәббәт бер генә була ул.
Бабай. Синең кебек була, бер генә була, карчык. (килеп, кочаклап ала)
Сәгыйть кайта. Алия ирен килеп кочаклый, үбә, Радик аякларына сарыла.
Әби. Кайттыңмы, балам? Кая йөрдең?
Сәгыйть. Кайттым, әни. Йомышлар белән инде.
Бабай. Кайтасы иде бит улым. Дүрт стенага карап утырабыз, сагындырылды.
Сәгыйть. Торыгыз әле. Эчегез пошмасын. Ул йортта яшәргә дә куркыныч.
Бабай. Тишек-тошыгын ямаштырсаң, ничава әле.
Алия. Даваегыз, чәй пить будем.
Әби. Әйдәгез, оланнар.
Дәшми генә чәй эчәләр. Иң беренче булып, әби сүз ката.
Әби. Кайтар инде, улым, безне.
Сәгыйть. Әни... ни бит... (бик әкрен итеп) нәрсә диеп әйтим соң инде... Әни, әти! Мин...мин машина алган кредитны түләү өчен хәлле генә шәһәр пенсионерына сатып җибәрдем йортны.Бик ошатты. Мунчалар, бассейннар салдырам, ди. Фундаментлар салып, яңабаштан төзим ди. Таза гына бер мужик. Бер компаниянең акционеры да булып тора икән.
Әби аңын җуя. Шау-шу. Бабай аңламыйчарак утыра. Әбине аңга китерәләр. Килен ялт кына аш бүлмәсеннән чыгып сыза.
Сәгыйть. Соң, әни, әти, аякка баскач, күрше Габбаслар урынын алып, өй салырбыз. Ап-ак кирпечтән салырбыз. Җылы булыр. Теләсәгез, миче дә булыр.
Әби. Соң, бәбкәм... инде бит безнең бернәрсәбез дә калмалы-ды-ы..Кая барыйк, ни хәл итик? Йа, раббым...Ярдәм бир, Раббым бер газиз Аллаһы Тәгаләм...Алла-а.. бу башкайлары-ы-ым..(елый).
Бабай сүз әйтерлек түгел, каткан да калган. Ара-тирә бүлмә эчендәге җиһазларга күз төшергәли. Килен идәнгә кара чемоданны китереп куя.
Алия. Сделай так, чтобы я больше такого не слышала.
Сәгыйть. Алия, җаным...
Алия. Так будет лучше.
Бабай. Шулай инде...Табып үстер дә...
2 нче күренеш.
Картлар йорты. Ак халатлы шәфкать туташы әбинең кан басымын үлчи. Бабай ятып тора.
Шәфкать туташы. Камәр апа, кан басымыгыз югары – 168, 74. Менә шушы ак төймәләрнең берьюлы икесен кабып куегыз да, ятыгыз. Сезгә тынычлык кирәк.
Бөерләрегезне тикшертәсе булыр тагын
Әби. Мин үләммени, кызым?
Шәфкать туташы. Кая Сезгә үлү әле! Йөрәгегез тап-таза.
Бабай. Газраил безне исемлектән сызган бит, әнисе.
Әби дәшми.
Шәфкать туташы. Кичкә мин булмыйм, апа. Гөлгенә кереп чыгар.
Кыз чыга. Тынлык. Картлар яткан. Бер дә сөйләшмиләр.
Әби. Сәгыйть, Сәгыйть! Бозауны абзарга яп, бакчага чыгып качмасын! Сиңа әйтәм, Сәгыйть!... Атаңа әйтәм, ишетсен колагың!
Бабай. Саташа бугай...Әй, карчык... Нинди көнгә калдык бит.
Әби. Калмадың-калмадың, Хәмдиянең аты китмәгән әле, бар, тиз бул. Пешкән күкәйләр зәңгәр тастымалга төрелгән. Бәләкәй өстәлдән кара.
Бабай. Һәй, чукынчык...
Әби (елмая). Яратасыңмени?
Бабай. Яратмыйча.
Әби. Алдыйсың син.
Бабай. Алдамыйм, карчык. Ник алдыйм ди.
Әби. Каян карчык булыйм ди әле мин сиңа!
Бабай. Кәҗә сакал никах укытканнан бирле.
Әби. Алдакчы син! Мин сине әтиемә әйтәм. Ботыңны суга да, сындыра.
Бабай. Аркам өши, карчык.
Әби. Юрганыңны икегә бөкләп ябын.
Бабай. Аяклар өши бит алай, әнкәсе.
Әби. Кис тә ат. Ниемә сида ул аяклар?
Бабай. Синең янга сбиданкага килергә.
Әби. Ә мин килмим. (елмая) Шакирҗан, җилкапканы яптыңмы?
Бабай. Яптым, әнкәсе.
Әби. Чебиләрнең астына пычкы чүбе сиптеңме?
Бабай. И, әнкәсе, онытылган... Хәзер-хәзер.
Әби. Кара сарык бәрәнләмәгән микән, әтисе?
Бабай. Юк әле, карчык. Корсагы зур, ике булырга охшап тора.
Әби. Берсе үлә инде аның. Сөмбелем кая икән?
Бабай (йөзе үзгәрә, әллә нишләп китә). Батып үлде бит ул, карчык.
Әби дәшми. Карт күзләрен ачмыйча гына, әкрен генә сорый.
Бабай. Ә син мине яраттыңмы, карчык?
Әби дәшми. Ишек шакыйлар. Инде бабай ишек шакучыга эндәшми. Шакирҗан карт торып утыра.
Тавыш. Әти, әни. Бу мин бит. Сәгыйть бит мин. Кайтыйк, әти, әйдәгез, әни. Мин килдем...
Пәрдә.
Как нарисовать ветку ели?
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Ералаш
Мастер-класс "Корзиночка"
Почта