Патша уллары.
Вложение | Размер |
---|---|
patsha_ullary.docx | 17.63 КБ |
Патша уллары.
(әкият)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның өч улы булган: Камил, Шамил, Кәрим. Үләр алдыннан патша улларын үзе янына чакырган да болай дигән: “Балалар, тау куышында дию пәрие яши. Кайсыгыз дию пәриен үтереп, аның койрыгын алып кайта, патшалык шуңа калачак”.
Туганнар аптырашта калганнар һәм юлга кузгалганнар. Көн киткәннәр болар, төн киткәннәр, бик арыганнар, ди. Бер тау итәгенә ял итәргә туктаганнар. Ә тау буе бик куркыныч икән. Анда әллә нинди куркыныч тавышлар ишетелә икән. Ләкин малайларның алга барыр хәлләре калмаган, куркыныч булса да, алар шунда төн кунарга уйлаганнар. Кечкенә булганга, Кәрим утырган җирендә үк йоклап киткән. Агалары ашаганнар, эчкәннәр дә, бераз хәл кергәч, план кора башлаганнар: патшалыкны өчкә бүлсәк, өлеш аз тияр дип, Камил белән Шамил Кәримнән котылмакчы булганнар. Калган бөтен азыкны алып, су да калдырмыйча китеп барганнар, ә энеләре берни белми йоклап калган
Бер көн барганнар болар, ике көн барганнар, өч көн барганнар, арып-талып, ял итәргә туктасалар, каршыларына бер елан килеп чыккан һәм сүз башлаган, ди:
– Кәримне ник калдырып киттегез? Туганнарга явызлык эшләгән кеше беркайчан да рәхәт күрми ул, – дигән дә юкка чыккан. Еланнан җиңел генә котылгач, Камил белән Шамил, шатлана-шатлана, алга киткәннәр. Баралар, ди, болар, баралар, ди, каршыларына аю килеп чыккан.
– Кәримне ник калдырып киттегез? Туганыгызга явызлык эшләп, беркайчан да рәхәт күрмәссез, – дигән ул ачулы тавыш белән һәм лап-лап атлап китеп тә барган.
Кәримнең агалары юлларын дәвам иткән. Баралар, ди, болар, баралар, ди, каршыларына тиен килеп чыккан.
– И юләркәйләр, Кәримнән котылмакчы булдыгыз инде сез! Ә ул дию белән сугышып ята! – дигән дә китмәкче булган.
Дию турында ишеткәч, Кәримнең абыйлары шаккаткан.
– Тукта әле, тиенкәй, алып бар безне Кәрим янына, – дип ялынганнар Камил белән Шамил.
– Сез Кәримгә явызлык эшләмәссезме соң? – дигән тиен.
– Беркайчан да начарлык эшләмәбез, – дип ант иткән туганнар.
Тиен аларны тау янына алып килгән. Дию белән сугышып хәлдән тайган энеләрен күреп, бик үкенгәннәр. Кәрим каты итеп диюгә суккан, дию егылган. Дию җирдән торган арада, агалары Кәримгә су биргән. Суны эчкәч, Кәримгә хәл кереп киткән, каты итеп, диюгә сугып җибәргән икән, дию таудан аска очкан, койрыгы Кәрим кулында калган.
Агалары энеләренә карата кылган явызлыкларына бик үкенгәннәр, Кәримнән елый-елый гафу үтенгәннәр. Кәрим аларны гафу иткән, тиз арада өч малай әтиләре янына кайтып җиткән. Диюнең койрыгын күргәч, әтиләре улларының батырлыгын күреп куанган, халыкның бәхетле яшәячәгенә ышанган, Кәримгә патшалыгын калдырып, үзе үлеп киткән.
Кәрим бик акыллы патша булган, байлыкны агалары белән дә бүлешкән, халыкка да өләшкән. Туганлык кадерен белеп, бүген дә дус, тату яшиләр, ди.
Гыйльфанов Румил.
Два морехода
Прекрасная арфа
Зимовье зверей
Подарок
Астрономический календарь. Июнь, 2019