Патша әмере.
Вложение | Размер |
---|---|
patsha_mere.docx | 27.08 КБ |
Патша әмере.
(әкият)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Ул патшаның булган, ди, Таңсылу исемле бик сылу һәм сөйкемле кызы. Патша кызын бик яраткан, иркәләгән, назлаган. Ул кызын югалтудан курыккан, шуңа күрә аны ерак җирләргә җибәрмәгән. Таңсылуга сак куйган, ләкин кызның гел сарайда гына утырасы килмәгән.
Көннәрдән бер көнне, сакчылар йоклап киткәч, Таңсылу тиз генә сарайдан чыгып киткән.
Таңсылу кая барганын да белмичә барган да барган. Менә ул бер урманга килеп җиткән. Урман эченә керсә, мондагы гүзәллеккә шаккаткан. Кыз, берсеннән-берсе матур агачларга сокланып бара-бара, түгәрәк аланга килеп җиткән. Ә анда хуш исле чәчәкләр, татлы җиләкләр үсә икән. Җиләк ашый-ашый, Таңсылу юлын дәвам иткән. Урманның эченәрәк кергән саен матуррак икән. Кыз, җырлый-җырлый, алга киткән. Бара икән, бара икән, аңа бер кош очраган.
– Син нинди кош? – дип сораган Таңсылу.
Кош, бер сүз дә дәшмичә, урман эченәрәк очкан. Таңсылуның ул кош белән бик тә танышасы килгән. Кошны күздән югалтмас өчен, бар көченә аның артыннан йөгергән, ләкин кабат кошны күрә алмаган. Таңсылуның күңеле төшкән, шулай да юлын дәвам иткән. Бара икән, бара икән, аңа бер төлке очраган. Төлке үзе сүз башлаган:
– Чибәркәем, сылукаем, бик ашыгып, кая юл тоттың?
– Мин, – дигән Таңсылу, – әле генә бер кош күрдем, ләкин аны югалттым. Гомеремдә мондый матур кош күргәнем юк иде.
– Әәәә, теге серле кошны әйтәсеңме? Мин аның оясын беләм. Әйдә минем арттан, – дигән төлке.
Беркатлы кыз аны-моны уйлап тормаган, төлке артыннан киткән. Ә төлке-хәйләкәр кызны юри урманның эченәрәк алып кергән, аулакта кызны ашамакчы булган. Шулвакыт болар каршына бер поши килеп чыккан.
– Хәйлә капчыгы, кая юл тоттың? Бу чибәр кызны каян таптың? – дигән.
– Бу кыз миңа кунакка бара. Шулай бит, чибәркәй? – дип, төлке тиз генә пошидан котылмакчы булган. Шунда Таңсылу кош турында сөйләгән.
Поши:
– Әй юләр кыз, син шул явызның сүзенә ышандыңмы?! Минем сыртыма утыр, мин сиңа урманның бар матурлыгын күрсәтермен, кошлар, җәнлекләр белән таныштырырмын, – дигән. Кызны сыртына утырткан да күздән югалган, ә төлке авызын ачып калган.
Поши Таңсылуга бар матурлыкны күрсәткән. Явыз кешеләр турында да сөйләгән.
– Сез, кешеләр, шушы матурлыкның кадерен белегез, урманнарны, кош-кортларны, җәнлекләрне саклагыз! –дигән.
Таңсылу үзенең патша кызы булуын әйткән, бу хакта әтисе белән сөйләшергә вәгъдә биргән. Ул арада кич тә җиткән. Кыз әтисен исенә төшергән.
– Миңа кайтырга вакыт, ләкин юлны белмим, –дигән.
Күз ачып йомганчы, поши кызны сарайга кайтарып та куйган. Патша сарае төбенә җыелган халыкны күреп, Таңсылу шаккаткан. Кызын табудан бөтенләй өметен өзгән әтисенә пошиның үтенечен җиткергән, серле урман, аның матурлыгы турында сөйләгән. Шул вакыт патша бар халыкка әмер биргән: “Моннан соң табигый байлыкларны сакларга, табигатьне пычратмаска, кош-кортларны, җәнлекләрне атмаска, чәчәкләрне өзмәскә! Кем дә кем бу әмерне боза, аңа патшалыкта урын юк!”
Халык патша әмерен бозмаган, матурлыкны саклаган. Патша башка беркайчан да кызын сарайда бикләп тотмаган, Таңсылуны үзе белән сихри урманга еш алып барган. Таңсылу да әтисен борчуга салмаган, сарайдан качмаган.
Менә шулай бәхетле яши, ди, ата белән кыз. Аларда мин дә булдым. Бүген бардым, кичә кайттым.
Гайсина Айсылу.
Астрономический календарь. Май, 2019
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Три орешка для Золушки
Два морехода
Сказка об осеннем ветре