Туфан Миңнуллин турында язарга утыргач, мин, гомеремдә беренче тапкыр диңгез күргән авыл баласы сыман, чарасыздан аптырап, югалып калдым.Чөнки язучының аерым-аерым әсәрләрен укыганда никадәр генә хозурлансам, никадәр соклансам да, мин диңгезнең аерым-аерым дулкыннарын гына күргәнмен икән.Ә инде бөтен чыккан китапларын, язмаларын күздән кичереп, әсәрләрен өр-яңадан күңелем аша үткәреп утырганда, гүя беренче мәртәбә чынлап торып аның олылыгын тойдым,мин аны тагын да ныграк аңлый башладым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек булдым. Туфан Миңнуллин минем өчен тагын да зураеп, олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып , ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат,фидакарь шәхес булып күз алдыма килеп басты.
Вложение | Размер |
---|---|
Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре | 27.87 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреҗдениесе
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Эльмира Венер кызы
(Конакова Анастасия,
7нче сыйныф укучысы)
Бөгелмә, 2015
Эчтәлек.
I. Кереш.
II. Төп өлеш “Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре”
1. Җитмешенче һәм сиксәненче еллар башы.
2. Әлмәндәр могҗизасы
III. Йомгаклау.
IV. Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Без бер генә минутка үзебезне Тукайсыз итеп күз алдына китереп карыйк. Яки бөек Салих Сәйдәшевсез? Тиңдәшсез Кәрим Тинчуринсыз? Яки Җәлилсез?! Тагын бер генә минутка үзебезне «Шүрәле»сез, «Зәңгәр шәл»сез, «Моабит дәфтәр»сез итеп уйлап карыйк. Шушы бер минут эчендә дә без үзебезнең ни кадәрле ярлы икәнлегебезне чамалап өлгерер идек. Илебездә булсын, чит җирләрдә булсын, танышканда үзебезнең исемнәрдән элек без Тукай, Җәлил исемнәрен атыйбыз, халкыбызның героик үткәне белән, матур бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз.Шушы горурлык хисе дә безгә сәнгать аша, әдәбият аша сеңә.
Бер генә минутка үзебезне, бүгенге татар театрын, драматургиябезне Туфан Миңнуллинсыз күз алдына китереп карыйк әле?! Шул минут эчендә дә без үзебезнең шактый фәкыйрь икәнлегебезне, бик күп уйлардан, шатлыклардан, сөенечләрдән мәхрүм икәнлегебезне бәяләп өлгерер идек!
Туфан...
Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым.Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш...
Үз нәсел-нәсәбенең киләчәге хакында чынлап уйламаган кеше баласына очраклы исем кушмый торгандыр.Әти-әнисе тупырдап торган бу улларына туа-туышка ук олы һәм катлаулы тормыш юрагандыр, шуңа күрә татарда сирәк очрый торган гаҗәеп мәгънәле Туфан исеме сайлангандыр...
Бу исем янына нинди дә булса чагыштыру сүзе кую кыен.Туфан исеменең гайрәте дә, кодрәте дә,хикмәте дә, зурлыгы да үзендә!
Туфан Миңнуллин турында язарга утыргач, мин, гомеремдә беренче тапкыр диңгез күргән авыл баласы сыман, чарасыздан аптырап, югалып калдым.Чөнки язучының аерым-аерым әсәрләрен укыганда никадәр генә хозурлансам, никадәр соклансам да, мин диңгезнең аерым-аерым дулкыннарын гына күргәнмен икән.Ә инде бөтен чыккан китапларын, язмаларын күздән кичереп, әсәрләрен өр-яңадан күңелем аша үткәреп утырганда, гүя беренче мәртәбә чынлап торып аның олылыгын тойдым,мин аны тагын да ныграк аңлый башладым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек булдым. Туфан Миңнуллин минем өчен тагын да зураеп, олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып , ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат,фидакарь шәхес булып күз алдыма килеп басты.
Җитмешенче һәм сиксәненче еллар башы.
Җитмешенче һәм сиксәненче еллар башы – Туфан Миңнуллин өчен әнә төрледән-төрле эш белән тулган чор. Ул гел язып тора. Елына ким дигәндә - ике-өч пьеса, төрле проза әсәрләре, матбугаттагы чыгышлар. Гел каядыр йөри әле. Укучылар белән клубларда, китапханәләрдә, мәктәпләрдә очрашулар, төрле декадалар, фестивальләр һ.б.
Өстәвенә, ул нидер гел төзи. Төзелеш һәм бакча эшләре Туфан аганың шактый вакытын һәм көчен ала иде.Шунысын да әйтергә кирәк, аңа процессы гына кызык.Төзелеп беткән йортлары, язылып беткән әсәрләре, тәмамланган эшләре ничектер аның өчен әһәмиятен югалталар иде кебек.
Менә шушы кайнап торган еллар уртасында Туфан Миңнуллинның билгеле әсәре “Әлдермештән Әлмәндәр” языла. Г. Камал театры сәхнәсендә бу спектакль өч дистә елдан артык барды, татар театрының классикасына әверелде, уйнаган артистларның, бигрәк тә Шәүкәт Биктимеровның популярлыгын, күкләргә кадәр күтәрде. Шушы спектакль өчен Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Шәүкәт Биктимеровка 1979 елда К.С.Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясен алды.Гомумән, 79нчы ел - премияләргә мул ел. Бу елда Туфан Миңнуллин Әлмәт театры баш режиссеры Гали Хөсәенов һәм искиткеч актриса Дамира Кузаева белән берлектә “Ай булмаса, йолдыз бар” спекакле өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Тагын бер кызыклы факт. Камал театрыннан башка бер татар профессиональ театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куярга батырчылык итмәде.Аның каравы, бөтен СССР буйлап куеп чыктылар бугай. Соңгы куелышларның берсе Йошкар-Олада марияшь тамашачылар театры иде.
Әлмәндәр могҗизасы
Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»дән башка бер генә җөмлә язмаган булса да, татар әдәбияты, татар театрының тарихында иң абруйлы урыннарның берсен яулаган булыр иде, дип Туфан әфәндене мактарга була. Ләкин алай гына була алмый. «Әлмәндәр»не язар өчен Туфан Миңнуллинга иҗат утларын, иҗат дәрьяларын кичәргә, җиз торбалар аша узарга кирәк иде. «Әлдермеш»не тотрыклы рәвештә күтәреп торыр өчен, ул һәйкәлнең нигез ташлары урынына тагын кырык пьеса салырга, булачак һәйкәлнең җирен тыгызларга кирәк иде. Аның өчен Туфан Миңнуллин бер пәрдәлек сәхнә әсәрләре дә, кече күләмле хикәяләр дә, шигъри миниатюралар да, бихисап мәкаләләр язарга да, җәмәгать эшләрен башкарырга да бурычлы иде.
Театрда могҗизабулсын өчен биш шарт бар. Аның беренчесе – яхшы пьеса. «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле яхшы пьесаязылды. Туфан булачак биш могҗизаның беренчесенхасил итте. Бу әсәрсимволларга ия әсәр. Шул ук вакытта ул халыкчан да. Гап-гади авыл карты. Сугышлардан исән чыккан, итагатьле уллар үстергән. Нинди генә авырлыклар килсә дә, шаянлыгын ташламаган тере Әлмәндәрне, куәтле, дәртле татар сурәтен барлыкка китергән автор. Туфан Әлмәндәр сурәтендә бөтен татар милләтенең образын иҗат иткән. Әлмәндәр карт авылның фикер иясе (философы), җиргә, йолаларга ябышып үскән Әлмәндәр кебек картлар дөньяның тототкасы икән ләбаса.
Икенче могҗиза режиссер кулында. Режиссерның тоемлавы шулкадәр төгәл иде ки, Әлмәндәр ролен ул һич икеләнмичә атаклы артист Шәүкәт ага Биктимеровка тапшырды. Шәүкәт аганың үз гомерендә уйнаган бик уңышлы, аеруча уңышлы рольләре күп булды. Мин аның уңышсыз роль башкарганын хәтерләмим. Ул заманыбызның даһи актеры. Шәүкәт аганың Әлмәндәре ул – могҗиза. Утыз ел буена штампка бирелмичә, уйнаган саен яңа табышларга ирешүче, уйнаган саен уйныйсы килеп уйнавы, караган саен карыйсы килеп караган тамашачы Шәүкәт абыйның Әлмәндәрен озын гомерле, үлемсез итте. Шәүкәт абыйдан соң кем Әлмәндәрне уйнап китәр? Бик кызыклы сорау, җәмәгать. Кем генә уйнамасын, Шәүкәт абыйны хәтерләгән тамашачы Әлмәндәр ролендәге башка актерны кабул итә алмаячак.
Сәхнәдә утыз ел буена Әлмәндәр белән Әҗәл могҗизасы яши. Равил Шәрәфи бу рольне Шәрәфидән башка кеше уйнарга тиеш түгеллеген исбатлады.
Әлмәндәр – Шәүкәт белән Әҗәл – Шәрәфи дуэты – камилләшкән аерым әсәр, әсәр эчендә әсәр.
Әлмәндәр белән Әҗәлнең шушы ярашканлыгы янында тагын бер ярашканлык хасил булган. Ул Әлмәндәрнең улы Искәндәр – Ирек Баһман белән Өммия – Нәҗибә Ихсанова дуэты.
Хәер, бу әсәрдә башыннан ахырына чаклы ярашканлык мохите хөкем сөрә. Әлмәндәр белән Хәмдебану – Вера Минкина ярашканлыгы үзе генә дә ни тора. Мут Әлмәндәр белән итагатьле Хәмдебану карчыкның сөйләшүе актерлык осталыгы, тарихилык буенча буыннарга күргәзмә әсбап булып торырлык. Һәм алар үрнәк булып торачак та! Актерларның бүленеше, аларның ярашкан уены дүртенче могҗизаны хасил итә.
Рольләр бүленде. Репетицияләр кайный. Композитор Алмаз Монасыйпов тамашага көйләр язарга тиеш. Музыка юк. Марсель остаз борчыла. Бигрәк тә Әлмәндәр җыры өчен борчыла. Менә, ниһаять, Алмаз әфәнде театрга килеп, Марсель үтенүенә күрә, иң беренче Әлмәндәр җырлаячак көйне уйный башлый. Остазга ошамый бу көй. Тагын уйнарга куша. Алмаз Монасыйпов тагын-тагын уйный. Марсель дә, башкалар да көйне ошатмый. Композиторның да кәефе төшә. Ләкин Алмаз Монасыйпов җырны якларга алына. Бераздан соң тагын уйнап, хәтта шыңшып күрсәтә. Көйне кабул итәләр. Хәзеринде бу тамашаны Алмаз Монасыйповның шушы җырыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу җыр Әлмәндәрнең үз җыры, Әлмәндәр бары тик шушы җырны гына җырлагандыр, мөгаен, дип уйлыйсың. Алмаз әфәнде шушы җыры белән иҗади ярашканлыкның ни икәнен ачык исбатлады. Моны бишенче могҗиза дими, ни диярсең!
Алтынчы могҗиза – утыз ел буена, буыннар алмашына-алмашына шушы биш могҗизаны карый торган тамашачыбыз, ягъни халкыбыз!
Халык могҗиза тудыра, шул халык арасыннан чыккан сәнгатьчеләр могҗизаны халыкка кайтара.
Йомгаклау.
Әлмәндәр карт образы моңсу комедияне язган драматург Т.Миңнуллинны да, әсәрне сәхнәгә күтәргән режиссерыбыз М.Сәлимҗановны да, Г.Камал театры артисты Ш.Биктимировны да буй җитмәслек биеклеккә күтәрде.
Моннан күп еллар элек – 1976нчы елда театр сәхнәсенә меңгән Әлмәндәр карт мәңге дә җуелмаслык булып, халык- тамашычы күңеленә кереп калды.
Драматург Т.Миңнуллин әлеге әсәрендә яшәү һәм үлемнең кискен көрәшен, фани дөньяда яшәүнең мәңгелек фәлсәфәсен чишәргә алына. Кыскасы, Әлмәндәр – халыкның җан җылысын, шаянлыгын-наянлыгын уен-көлкегә хиреслеген, мәхәббәтен, намусын, горурлыгын һәм башка бик күп уңай сыйфатларын үзенә туплаган вәкиле.
Әлмәндәр – ул милләт. Ул бетсә милләт югалачак. Намуслылык, зирәклек, юмор хисе, оптимизм сыйфатларын туплаган карт ул. Аның һәрбер мәсәләгә объектив карашы бар. Әлмәндәр, уйлап карасаң, дөнья хуҗасы.
Әлмәндәр образына салынган актуаль дә, тормышчан да фәлсәфи фикерләрне укучыга җиткерү өчен драматург тиешле форманы тапкан. Комедия, иң беренче, үзенең төрле характерлы булуы, төрле настроениеләргә байлыгы белән белән игътибарны җәлеп итә. Монда җиңел, уйнак юмор да, җитди итеп көлү һәм сатирик үткенлек тә, лиризм һәм драматизм да үзара берләшкән, моңсулык һәм оптимизм тыгыз аралашкан. Шартлылыкка киң урын бирелгән. Ләкин бу- әсәрнең төп реалистик юнәлешен үткенәйтә торган, вакыйгаларны һәм төп фикерне кабул итүне арттыра, көчәйтә торган шартлылык. Автор реаль вакыйгалар һәм тормышчан персонажларны дини-мифик образлар һәм шартлы хәлләр белән үзара оста бәйләгән. Комедиядә барысы да, нигездә, безнең файдага сөйли, яшәү мәгънәсе һәм көрәш турындагы безнең принциплар, бүгенгенең алдынгы уй-фикерләре һәм әхлак нормалары файдасына хәл ителгән.
Кулланылган әдәбият
200-399 б.
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Кактусы из сада камней
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Как нарисовать китайскую розу
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым