- татар халкының рухи һәм матди мәдәниятенең чагылышын тел аша ачыклау;
- туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә өндәү, халкыбызның мирасына кызыксыну, мәхәббәт уяту;
- укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
- фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы | 972.57 КБ |
Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы | 30.21 КБ |
Слайд 1
Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы 8нче сыйныф укучысы Вәлиева Гөлназ Әнвәр кызының иҗади эше Җитәкче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Эльмира Венер кызыСлайд 2
I.Кереш II.Төп өлеш. Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы. 1. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе 2. Исемнәр – тарих хәбәрчеләре 3. Алтын Урда дәүләтенең мәдәнияте III. Йомгаклау IV. Кулланылган әдәбият Эчтәлек
Слайд 3
татар халкының рухи һәм матди мәдәниятенең чагылышын тел аша ачыклау; туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә өндәү, халкыбызның мирасына кызыксыну, мәхәббәт уяту; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү. Максатлар:
Слайд 4
Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре Гомеремдә җыйдым гыйлем – Мөгаллимнәр бирде белем. Күңелемә якын итеп Алган сабак – туган телем. (Илдус Гыйләҗев)
Слайд 5
Түзем тел ул – Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда Атылса да, асылса да, Җиңү рухын җуймаган ул. Гильотина өсләрендә Яшәү җырын җырлаган ул! ( Равил Ф ә йзуллин )
Слайд 6
Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы. 1.Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.
Слайд 7
“Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.
Слайд 8
Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар.
Слайд 9
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек. Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Слайд 10
Кыскасы, безнең максатыбыз - туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреҗдениесе
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы
8нче сыйныф укучысы
Вәлиева Гөлназ Әнвәр кызының иҗади эше
җитәкче IIквалификационкатегорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Эльмира Венер кызы
Бөгелмә, 2012
Эчтәлек
I.Кереш _______________________________________________________________3
II.Төп өлеш.Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы.
1.Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.________4
2. Исемнәр – тарих хәбәрчеләре.__________________________________________5
3. Алтын Урда дәүләтенең мәдәнияте._____________________________________6
III. Йомгаклау._________________________________________________________7
IV. Кулланылган әдәбият._______________________________________________8
Максатлар:
Кереш.
Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре
Гомеремдә җыйдым гыйлем –
Мөгаллимнәр бирде белем.
Күңелемә якын итеп
Алган сабак – туган телем.
(Илдус Гыйләҗев)
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алла рухына багышлаган догаларын тугантелендә белдермәгән.
Тел турында яңадан-яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең тәэсире дә көчлерәк. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. М. Җәлил, А. Алишның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчлерәк булганнар. Бу турыда шагыйрь Равил Фәйзуллин шулай язган:
Түзем тел ул –
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
Атылса да, асылса да,
Җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул! –
дип татар телендә булган югары бәясен бирә.
Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы.
1.Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.
Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.
Безнең телебез – бик моңлы тел. Борыңгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кулларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Матур сөйләшә белгән кеше матур уйлый белә, матур уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г.Паустовский болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымның күңел җәүһәрләрен барлыйбыз, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез, киләчәккә ышанычын арттырабыз, милләтебезне саклауда бер юнәлеш булуын азсызыклыйбыз. Чөнки әдәбият аша гына халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була.
2. Исемнәр – тарих хәбәрчеләре.
Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.
Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба.
Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.
Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.
Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшерү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау, тәртипкә cалу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны тормышка ашыра.
Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.
Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик нык артты. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, үстерү зарури вә гаять тә олуг бер эш итеп карала башлады.
Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без беренче чиратта телне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм авыл халкының телен күз алдында тотабыз.
Авылларда сакланып калган җирле сөйләшләр безгә халыкның үзенә генә хас булган кабатланмас тормыш чынбарлыгын, гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы атамалар, сөйләм үрнәкләрен китереп җиткергәннәр. Алар әдәби телнең үз җирлегендә үсүе, эчке ресурслар исәбенә баюы өчен иң ышанчлы чыганак. Телебезнең лексик катламнары, тематик төркемнәре диалектолог-галимнәр тарафыннан, иң ерак авылларга кадәр, җентекләп җыелып, тупланып бара, әмма аларны халыкка, укучыларга кире кайтару өчен күп көч куярга кирәк әле.
Борынгы язма истәлекләрдә халкыбызның рухи мәдәнияте турында җентекле мәгълүматлар бик аз. Шуңа күрә рухи һәм матди мәдәниятнең мөмкин кадәр борынгыларын торгызу, күз алдына китерү җирле сөйләшләр, диалектларны тирәнтен өйрәнү юлы белән генә хәл ителергә мөмкин. Телне өйрәнгәндә, халыкның төрле этнографик төркемнәренә караган җирле сөйләшләр гаять бай, ышанычлы мәгълүмат бирә.Бездә соңгы елларга кадәр халыкның төрле диалектларына һәм сөйләшләренә киместүле караш яшәп килде. Диалект телендә сөйләшергә ярамый, ул бозык тел, борынгылык чагылышы, алар бетәргә тиеш дигән фикерләр алга сөрелде.
3. Алтын Урда дәүләтенең мәдәнияте.
Һич арттырмыйча әйтергә була, яшәешенең куәтенә ирешкән чорында, ягъни XIV йөздә, бигрәк тә аның беренче яртысында, Алтын Урда белән тиңләштерерлек дәүләтне шул чор Евразия дөньясыннан искә төшерүе кыен булыр. Дөнья сәясәтенең игътибар үзәгендә торуы, хәтта шул сәясәткә тәэсир итә алу көче ягыннан аннан элегрәк яшәгән Габбасилар дәүләте (Багдад хәлифәлеге) белән генә чагыштырып булыр иде. Менә шушы олуг дәүләт искиткеч зур матдиһәмрухи мәдәнияткә ия булган. Алтын Урда мәдәниятенең күчмә һәм шәһәр культураларының классик кушылма-симбиозы булганлыгына моңарчы игътибар ителде. Монда шуңа гына басым ясап үтик: бу кушылманың һәр ике төре дә төрки дөнья тудырган гаҗәеп бер байлыкның ачык чагылышы булып тора.
Алтын Урда шәһәрләрендә гаҗәеп зур үсеш алган һөнәрчелек, аның иң әһәмиятле һәм иң таралыш алган төрләре, мәсәлән, архитектура-төзелеш, ювелир сәнгате, металлургия, корал эшләү, нәфис керамика, таш кисү, пыяла өрү — болар һәммәсе үзләренең эшләнү осталыгының затлылыгы, югары сәнгати зәвык кануннарына җавап бирә алулары белән дала һәм урман-дала Евразиясенең Алтын Урдага кадәр дә, аннан соң да булган мәдәнияте өчен чын мәгънәсендә үрнәк булып саналалар. Алтын Урда чорында — булсын үзәк олысының, булсын аңа буйсынган элеккеге цивилизация учакларының матди вә рухи мәдәнияте искиткеч зур, ә кайбер тармакларда тамырдан үзгәрешләр кичерә. Монументаль төзелеш, мозаика һәм майолика архитектурасы, калын ялтыравыклы, затлы савыт-саба, нәфис бизәкләү сәнгате, сусаль алтын техникасы куллану һ. б. күптөрле казанышлар, гомумән, Алтын Урда чорына карый. Боларга урта гасырлар татар дөньясында киң таралыш алган башка төрле яңалыкларны өстәп китү зарури: икътисади вә сәяси тотрыклылык, хәрби осталык, чик саклау, тамгачылык (таможня), салым җыю эшендәге эзлеклелек. Әлбәттә, болар һәммәсе дәүләтнең иң куәтле чагына, мәдәниятенең чәчәк аткан дәверенә карыйлар.
Алтын Урда цивилизациясе турында сөйләгәндә, урта гасыр татар әдәбиятының ядкәрләрен санап үтми һич мөмкин түгел. Сүз иң беренче чиратта Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан», Сәйф Сараиның «Гөлстан» («Китабы «Гөлстан бит-төрки»), «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмалары, Насретдин Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» һәм Мәхмүт Галинең «Нәһҗел-фәрадис» исемле чәчмә әсәрләре хакында бара.
Алтын Урда тарихы, аның гаҗәеп бай матди һәм рухи мәдәнияте, исемен җисеменә туры китереп әйткәндә, цивилизациясе - дөнья тарихының, дөнья цивилизациясенең аерылгысыз өлеше; бу өлеш аның бөтен яшәеше, бөеклеге вә тарихи фаҗигасе белән билгеләнә.
Йомгаклау
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Кыскасы, безнең максатыбыз - туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Кулланылган әдәбият:
Лепесток и цветок
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Снежная сказка
Вода может клеить?