1. Галимнең биографиясен, ижатын тирәнтен өйрәнү;
2. Иҗат эшчәнлегенең күпкырлы булуын мисаллар белән раслау, камилләштерү;
3.Галимнең иҗатына хөрмәт тәрбиялү, әдәбиятыбыз hәм фәнебезнең үсешенә көчле этергеч биреп калдыруын күрсәтү; әхлак тәрбиясе бирү.
Вложение | Размер |
---|---|
Каюм Насыйри –күпкырлы галим | 26.42 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреҗдениесе
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Каюм Насыйри –күпкырлы галим
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Эльмира Венер кызы (Николаева Д., 9нчы сыйныф укучысы)
Бөгелмә, 2014
Максат:
1. Галимнең биографиясен, ижатын тирәнтен өйрәнү;
2. Иҗат эшчәнлегенең күпкырлы булуын мисаллар белән раслау, камилләштерү;
3. Галимнең иҗатына хөрмәт тәрбиялү, әдәбиятыбыз hәм фәнебезнең үсешенә көчле этергеч биреп калдыруын күрсәтү; әхлак тәрбиясе бирү.
Кереш.
Безнең Бөгелмә төбәге Каюм Насыйри истәлегенә багышланган төрле чаралар үткәрә. Бу бик кирәкле эш, чөнки Туган телләрне саклап калу мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди проблема булып тора. Икенчедән, үзенең газиз халкын саклап калуга гомерен багышлаган бөек шәхесләребезнең варислары без — үсеп килүче яшь буын. Милләтне, аның телен саклап калу өчен безнең арадан да, һичшиксез, галимнәребезнең эшен дәвам итүчеләр чыгарга тиеш.
Элек-электән сәясәтчеләр буйсынган халыкларны ассимиляцияләүне (бер халыкны тел һәм гореф-гадәтләр ягыннан икенче халыкка якынайту, әйләндерүне) аларның телен юкка чыгарудан башларга кирәклекне яхшы аңлаганнар. Шуңа күрә дә татар халкы, аның фидакарь уллары — Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Мирсәет Солтангалиев, Әбрар Кәримуллин һәм башка бик күпләр — милләтне, телне саклап калу өчен күп гасырлар дәвамында көрәш алып баралар.
Бөтен гомерләре буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен, үзенең яшәү кыйбласы үткән кешеләр бар: Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәржани, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури h. б. Мондыйлар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Каюм Насыйриның әдәби иҗат эшчәнлеге дә күпкырлы. Аның күпсанлы тәрҗемәләре, үз язмалары, фольклор материаллары әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәләре. Халкыбызның гореф-гадәтләре, этнографиясе, тарихы да галимнәр игътибарыннан читтә калмаган. Аның тел белеме, медицина, музыка, җыр сәнгате буенча әйткән фикерләре дә татар тарихын өйрәнүчеләрдә зур кызыксыну уята.Без, аларның хезмәт җимешләрен өйрәнергә, файдаланырга, саклап калырга тиешбез.
Эчтәлек.
I. Кереш.
II. Төп өлеш “Каюм Насыйри – төрле фән нигезләре белән таныштыручы әдип”
1. Каюм Насыйри – мәгърифәтче.
2. Каюм Насыйри – тел белемен үстерүгә үз өлешен керткән галим
3. Каюм Насыйри – тарихчы.
III. Йомгаклау.
IV. Кулланылган әдәбият.
1. Каюм Насыйри – мәгърифәтче
Мәгрифәтче, чөнки балалар укыта, китаплар яза, аларны узе ук бастырып тарата, календарьлар чыгара.
Әйе, 1825 елның 14 февралендә элеккеге Казан губернасының Зөя өязе Югары Шырдан авылында дөньяга килгән Каюм Насыйри, үз чоры өчен укымышлылыгы ягыннан иң югары баскычка күтәрелеп, татарлар арасында иң беренчеләрдән булып энциклопедик галим дәрәҗәсенә ирешә. Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуны да беренче башлап җибәрүче кеше була.Ул татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елны Каюм Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», — ди.
Каюм Насыйрига бу эшне алып бару җиңел булмый. Укыту өчен урын — квартира табу, балаларны укуга тарту буенча күп тырышлыклар күрсәтергә, төрле җәфалар чигәргә туры килә. Каюм Насыйри үзенең шул ук очеркында түбәндәгечә язып уза: «...Фатир табып булмый. Аена илле тәңкә бирсәң дә, балалар укытамын дигәч, фатир бирмәделәр... Ахры, Мокрый урамында, бер кабак өстендә фатир алып һәм капка өстенә игъланнамә куеп, алты-җиде, бәлки, унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар... Чыкса, урамы кабахәт... Хәтта бәгьзы адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр; укый торган балаларның мәдрәсәдәге хәлфәләре, «русча укыма» дип, һәркайсын яткырып сукты. Бервакытны тагын балалар бетеп китте... Вә һәм адәм күп иҗтиһат белән янә берничә бала җыйды... Захарьев урамында икенче фатирга күчеп, вывеска кадаклагач, чиркәү вывескасы дип исем чыгардылар. Вә һәм бәгъзылары: «Бу эшне туктатырга мөмкин булмасмы икән», — дип, фартальныйга барып шикәят кылганнар...»
Шул рәвешчә, реакцион көчләрнең каршы килүләренә карамастан, бик авыр шартларда, зур газаплар күреп, Каюм Насыйри татар балаларына рус теле өйрәтү юлында, беренче буларак, зур тырышлыклар күрсәтә.
2. К. Насыйри − тел белемен үстерүгә искиткеч зур өлеш керткән галим
К. Насыйри − тел белемен үстерүгә искиткеч зур өлеш керткән галим. Ул Шиһабетдин.Мэржани, Габдрахман.Ильяси кебек укымышлылар белән Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография, жәмгыяте утырышына йөри, докладлар ясый, дәреслеклэр, китаплар яза, гаризалар язып бирә, тәржемә итә, китаплар сата . Ул сүзлекләр төзи. Математика, география, табигать фәннәре буенча татарча терминнар сүзлеге − безгә олуг галим калдырган мирас. Татар теленең беренче фәнни грамматикасы да аның хезмәте.
Каюм.Насыйри үзенең гыйльми эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлап җибәрә. Аның үзе исән вакытта ук татар hәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дөнья күрә .
Ул уку китаплары hәм дәреслекләр язган :
6.Элек гарәпчә булганнары урынына Каюм Насыйри керткән терминнар: сан, бүлү, калдык.
“Кыйрәте рус”, “Нәмүнә яки Әнмүзәҗ” (рус теле грамматикасы, русча-татарча сузлекләр).
Телебездэ булган бәетлэр , шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар , башваткычлар гаять төзек ритмлы hәм рифмалы итеп төзелгәннәр; мәгънәне тулы hәм матур бирүдә башка телләрдән hич тә ким түгел. Каюм Насыйри: “Без-татарлар , телебез-татар теле , мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул ”,- дигән.
3. Каюм Насыйри – тарихчы.
Тарих фәне буенча төрле мәкаләләре: “Хәтердә тотарга тиешле вакыйгалар” (1872,1873),” Русияннең башлангычы” (1871); махсус китаплары: “Патша хәзрәтләренең нәселләре” (1872) бар. Казан тарихы хакындагы язмалары кызыклы,андыйлардан: “Казан шәһәре”(1881-1882), “Казан бәете” (1881) . Шулай ук күп кенә татар авылларының тарихы хакында да мәкаләләр яза .Ул буш вакытында халык телендәге материалларны, каберташ язмаларын”Некролог вә кабер ташлары” (1871), төрле шәҗәрәләрне , кулъязма hәм басма китапларны ныклып өйрәнә. К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. Каюм Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.
Йомгаклау.
Бу галимнең омтылышы каян барлыкка килгән? Әлбәттә,үз халкын кайгыртып, аны яктылыкка чыгарырга тырышудан киләдер.Каюм Насыйри татар халкын белемле, тәрбияле итәргә, татарны татар итеп танытырга хыялланып яшәгән. Каюм Насыйриның рухи коелары искиткеч тирән. Ул бүген дә татар халкының рухи сагында. Аның хезмәтләре сәнгать эшлеклеләрен яңадан яңа иҗат баскычларына күтәрә.
Үз заманасының казанышлары да, каршылыклары да, фаҗигасе дә аның иҗатында һәм тормышында чагылыш таба. Бүген дә ул безнең өчен үзенчәлекле тикшеренүче, мәшһүр мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, гомумән үз халкына намуслы хезмәт иткән гүзәл шәхес булып кала.
Кулланылган әдәбият
Что есть на свете красота?
Голубая лягушка
Лавовая лампа
Петушок из русских сказок
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью