Реферат: "Татарстан – минем Ватаным"
Вложение | Размер |
---|---|
referat.docx | 12.55 КБ |
Әзерләде:
Казан шәһәре 87 нче мәктәпнең
4А сыйныфы укучысы
Тищенко Екатерина Ярославовна
Реферат.
Татарстан – минем Ватаным.
Татарстан – ул минем туган илем, Ватаным.
Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда аннан да кечкенә илләр бар. Кечкенә, чөнки дөньяда аннан да зур илләр бар.
Татарстанның табигате матур һәм бай. Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә, шуңа күрә катнаш урманнар да, ылыслы урманнар да шактый.Алар арасында төз наратлар, нык имәннәр, зифа каеннар, нәфис юкәләр, өрәңге, чыршы, карагай агачлары да бар.Куе агачлар арасында, куаклыкларда зур мөгезле пошилар, аюлар, бурсыклар, бүреләр, төлкеләр, куяннарны очратасың.
Татарстан Республикасын “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. Аның аша Идел, Чулман (Кама), Агыйдел, Нократ елгалары ага. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу елгалары исә - аларның кушылмалары. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Аккош күле, Кабан күле, Зәңгәр күл, Тирән күл һәм башка бик күпләр безнең республикабызда урнашкан.
Татарстан – бай ил. Кырларында бодай, арыш, арпа, борчак, карабодай, төрле яшелчәләр үсә. Җир астында нефть, газ, ташкүмер һәм башка байлыклар күп. Татарстан ул- шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Аның егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан – башкаласы.
Республикабыз халкы – татарлар, рус, чуваш, украин, башкорт, мари, мордва, удмуртлар – туган җиребездә тырышып эшли, дус яши.
Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.
Для чего нужна астрономия?
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Что такое музыка?
Свинья под дубом
Цветение вишни в лунную ночь