Законнар хәркем тарафыннан, кем булуына карамастан, бертигез үтәлергә тиеш
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya_-_2015_-_2.docx | 19.21 КБ |
МБОУ « Кайбицкая основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе
Сочинение-эссе на конкурс «Скажем коррупции «Нет!»
Номинация:
« За активную гражданскую позицию»
« Чем больше в государстве коррупции, тем больше законов»
(Тацит)
Файзуллина Алина Рифкатовна , 9 класс, 16 лет
Фәйзуллина Алинә Рифкәт кызы, 9 сыйныф, 16 яшь
Руководитель: Хасанова НурлисяФирдусовна
Җитәкчесе: Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы
2015 год
Без, матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы.
Илебездә депутатлар тарафыннан кабул ителгән законнар җыелмасы бар һәм аны барлык Россия гражданнары берсүзсез үтәргә тиеш. Аңлатмасы гап-гади: закон каршында барыбыз да тигез хокукта. Әгәр дә син, кем булуыңа карамастан, законның ниндидер пунктын боздың икән, җавап бирергә тиешсең.
Закон каршында тигез булгач, каян килә коррупция, ришвәтчелек? Нигә кайбер төр гражданнар өчен кабул ителгән законнар искәрмәгә әйләнеп кала? Мине менә шундый сораулар борчый. Дөресен әйтергә кирәк, шул ятьмәдән чыгу юлларын да күрмим сыман. Ә бит күңелем шул тискәре күренешләргә, сорауларга җавап табарга тели.
Уйлап карасаң, ришвәтчелек элек-электән үк килгән бер афәттер ул. Укыган әсәрләрдән күп мисаллар китереп була. Гасырлардан гасырга чир булып күчеп безнең җәмгыятебезгә, яшәешебезгә тирән үтеп кергән “йогышлы авыруларның” бер төре дип карарга кирәк.
Бу дөньяда адәм баласы барлык проблемаларын да дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый, шуңа күрә дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Шулай ук ниндидер закон боза икән, анда да шушы юлны сайлый.
Төптәнрәк уйлап карасаң, илебезнең барлык гражданнары да закон алдында бертигез дәрәҗәдә түгел икән бит! Кемнәрдер өчен тагын бер законнар җыелмасы бар – ул “язылмаган законнар”, ягъни рус халкы әйтүе буенча: “неписаный закон”. Тикмәгә генә бу әйтем килеп чыкмаган, минем аңлавымча, кайбер төр кешеләр өчен законнар үзгәрә дә ала икән! Бу бик аяныч хәл!
Мондый күренешләрне гади генә мисаллар белән дә раслап китәргә мөмкин. Мәсәлән, югары урында эшләүче түрә зур тизлек белән юлдан бара. Җәяүлеләр йөри торган юлга да игътибар итмичә, алга ыргыла һәм нәтиҗәдә: кеше гомере. Кемнәрдер якынын, газиз кешесен югалта. Кеше таптатучы түрә тиз арада ришвәт биреп, төп законнан тыш, үзенә файдалы булган, икенче “закон” уйлап таба һәм җәзадан котылып кала. Ришвәт биреп җәзасыз калган түрә икенче тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?!!!!. Кызганыч, җавап юк. Күп мисаллар китерергә мөмкин, чөнки матбугат битләрендә, телевизион каналларда бу турыда даими сөйләп торалар.
Шушындый тискәре күренешләргә, иң беренче чиратта, үзебез гаепле түгелме икән? Ничек итеп ришвәтчелеккә, тигезсезлеккә каршы көрәшергә, нинди юллар табарга, нигә бер төр гражданнар закон алдында үз гаепләре өчен җавап бирәләр, ә икенче төр гражданнар җаваплылыктан котыла. Моның өчен нишләргә, ничек итеп ришвәтчелекнең тамырын эзәргә? Сораулар күп, җаваплар һәм чыгу юллары әлегә бик аз.
Мин ришвәтчелеккә каршы көрәш юлларының, протест йөзеннән,берничә пунктын тәкъдим итәм:
Чынлап та, вакытлар үтү белән ришвәтчелек кимер, ә бәлкем, бөтенләй дә бетәр, ләкин хәзер ул чәчәк ата һәм шушы чиргә карата көрәш – һәрберебезнең, намусыбыз кушканча, бурычы дип саныйм.
Ручей и камень
Кто грамотней?
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Всему свой срок
Три загадки Солнца