Кече Туган мажарасы.
Вложение | Размер |
---|---|
Кече Туган мажарасы. | 11.73 КБ |
Кече туган турында хикәя.
Ерак та, яында булмаган җирдә яшәгәннәр ике бертуган. Алар бертуган булсалар да бер – берсенә ошамагннар. Олы туган һәрвакыт кешеләргә ярдәм итсә, Кече туганның уенда гел киресе булган. Кечкенә балалар Кече туганның начарлыкларын күреп читләшә башлаганнар. Кече туган ялгыз гына йөргән, уйнаган. Шулай ямьле җәй, сары, моңсу көз үтеп киткән. Дөньяны ап-акка төреп салкын кыш килгән. Ябалак- ябалак кар яуган. Сихри матур көннәр башланган. Кар шул хәтле күп булган Олы туган карт, ялгыз әбиләрнең ишек алларын җыештырган, ярдәм иткән. Кече туган ачуыннан балаларны елатып, ясаган кар бабайларны ватып, җимереп йөргән. Яңа ел алдыннан күршегә ике бертуган кызлар кайтканнар. Кызларның матурлыгына, саф күңелле булуларына бөтен күршеләр шаккатканнар. Олы туган тиз арада күрше кызлар белән дуслашкан. Бергә уйнап, тау шуып, кар бабай ясап, ярдәм итеп күңелле итеп көннәрен үткәргәннәр. Кече туган моны күреп бик көнләшкән, ямансулаган. Күрше кызлары белән уйнысы, дуслашасы килгән. Тик күрше кызлары Кече туган турында бик күп начарлыклар ишеткәннәр һәм дуслашасы килмәгән аларның. Яңа ел көне дә килеп җиткән. Күрше кызлары әбигә ярдәм итәсе килеп елгага су артыннан төшеп киткәннәр. Кече туган аларның артларыннан күзәтеп барган. Күрше кызларының берсе елга өстенә басу белән бер аягы боз астына төшеп киткән. Икенче бик ярдәм итәр иде дә көче җитмәгән. Моны барысында Кече туган күреп торган һәм ярдәмгә ашыккан. Күрше кызын коткарган. Кече туганнын андый ук начар булмаганын аңлап дуслашып киткәннәр. Яңа елны бергә каршыларга чакырганнар күрше кызлары. Шул көннән башлап алар бик дус тату яшәгәннәр. Кече туганнын холкы үзгәргән. Кечеләрне рәнҗетмәгән, олы кешеләргә ярдәм итеп яшәгән.
Золотая хохлома
Знакомимся с плотностью жидкостей
Девчата
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Астрономический календарь. Январь, 2019 год