Фәнни эштә Олы Нырсы авылы тарихында изгеләр зираты-Зөлкатәнең тоткан урыны турында сөйләнә.
Вложение | Размер |
---|---|
zolkat_-_utkn_tarih_beln_bugengene_bylp_toruchy_izge_uryn.docx | 34.45 КБ |
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБГБУ- Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбе
Эшләде: 8 нче сыйныф укучысы
Мубинов Салават Илдар улы.
Җитәкче: татар теле әдәбияты
укытучысы Мөбинова Гөлнара
Гаптелманнаф кызы.
2014-2015 нче уку елы.
I.Кереш
Туган авылым Олы Нырсыдан ерак түгел генә урнашкан ,халык телендә “Изгеләр зираты”, “Изгеләр чишмәсе “ дип аталган урыннар бар.Алар шушы тирә – як авылларның тарихи ядкаре, бик күптәннән үк авыл халкының иң кадерләп саклаган урыннары.Бирегә дәваланырга дип килгән кешеләрнең шифалы чишмәләр ярдәмендә Тәңребезнең чиксез зур кодрәте белән савыгып китүләре хакында өлкән буыннардан күп ишетергә туры килә.
Ә менә ни өчен “ Изгеләр зираты” , ни өчен “Изгеләр чишмәсе?” Бу изге җирләрнең авылым халкына йогынтысы бармы? Бүгенге яшь буынның бу изге җирләргә карашы ничек? Мин үземнең чыгышымда әнә шулар турында сөйләргә телим.
II.Төп өлеш
“Изгеләр урыны” ерак офыкта куе агачлык булып күренә. Туган авылымда яшәүче һәр кешегә яшәү рухы өстәп торучы бу изге урынның тарихы үзенчәлекле.1500-1556 нчы елларда үзеннән соң килер буынның якты киләчәге өчен башларын салган бабайларыбыз күмелгән биредә.Изге рухлылар зираты ул.Шуңа күрә авылым бабайлары ялгышмый: коры җәйләрдә зират өстеннән күтәрелгән түбәтәй кадәр генә болытлар авылым халкын шифалы яңгырлары белән сөендереп китә.
Шушы “Изге урын” якын – тирәдә яшәүчеләр өчен “Зөлкатә” (Зулкота) исемен алган.Зөлкатә агач койма белән уратып алынган, төньягында тимер капкасы , тактадан ясалган кечкенә генә гыйбадәт йорты бар, койма эчендә агачлар үсә.Урталыкта ике каберлек бар,аларга тимер чардуган , ташлар куелган. Берсе турыпочмаклык рәвешендә ,зурлыгы 130х55х16 сантиметр, бернинди бизәксез,орнаментсыз.Язуы гарәп – татар телендә , ташка батырып язылган.бу таш 1399 нчы елның 19 сентябрь, пәнҗешәмбе көнендә 36 яшендә вафат булган Ибраһим улы Исхак истәлегенә куелган.Икенчесе ,шулай ук, чокып гарәпчә – татарча язылган.Зурлыгы 110х59х20 сантиметр.1443 нче елда июнь аенда якты дөньядан киткән Шәех улы Йосыф кабере өстенә куелган таш. Өченчесе (читтәрәк урнашкан) – иң борынгысы , 1357 нче елда июль-августайларында Сөләйман улы Шәех күмелгән урынга куелган.Әлеге кабер ташлары XIII гасырда ук бу тирәләрдә безнең борынгы мөселман бабаларыбыз яшәгәнлеген күрсәтүче бәяләп бетергесез тарихи һәйкәлләр.
Татарстан фәннәр Академиясе тарих институты директорының фән буенча урынбасары Хәйретдинов Рамил Равилович язуы буенча бу тирәгә урнашкан таш истәлекләр арасында 1300 енче елга кадәрле куелган таш юк. Зөлкатаны беренче тапкыр Н.И. Ильминский дигән галим тикшергән һәм 1851 енче елны язып чыккан. Ул язма архивта Лобачевский урамы 2-31 йортта саклана.
Бу зират турында өлкәннәрдән кызыксынып сораша башласаң,сүзнең очы шул изге урынны карап торган , авылга Уфадан килеп урнашкан Нурмөхәммәд бабай Маннапов исеменә барып тоташа.Менә шул кеше Зөлкатә зиратын һәм Иске Бичер зиратын тәрбияләп, тазартып карап торучы кеше булган. Ике зиратны да җәен урманнан иңенә салып ташыган агач ,ә кышын чанага салып кисеп алып кайткан такталар белән берьялгызы баганалар утыртып әйләндереп койма тоткан. Шул чорларда урман башлыгы булып эшләгән Барый абый сөйләве буенча , ул бер генә тапкыр да агач сорап ялынып йөрмәгән.Үз хезмәтен кызганмаган,кеше борчымаган. Киртәләп тоткач, Изгеләр зираты эченә агачлар утыртып чыккан.Ул агачлар җеп белән утыртылган кебек иңгә – буйга, диагональгә тигез.Язгы ташу вакытында Дөлкатә чишмәсен ләм һәм вак ташлар,агач ботаклары һәр ел саен күмеп киткән. Нурмөхәммәд абый ул чишмәне чистартып, аңа яңадан җан өргән.
Чыгышы белән Нурмөхәммәд абый Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылыннан.Өйләнгән,5 баласы бар, 1 кыз,4 егет.Балалары Мәскәү, Уфа якларында зур урыннарда эшлиләр.Ә Нурмөхәммәд абыйның безнең авылга килеп урнашуы серле, ул беркайчан да ,беркемгә дә үзенең үткәне турында сөйләмәгән.Өлкәннәр аның тормышында бик авыр вакыйга булган, шуннан котылу максатыннан азарынып, үзен шушы изге зиратка багышлаган дип сөйлиләр.Ул кешеләр биргән хәер –сәдака акчаларына буяу сатып алып,ике зиратның да киртәләрен буяп чыга.Үзе вафат булганнан соң , авыл халкы үзен дә шушы изге урынга урнаштырырга карар чыгара,ләкин аны туган авылында җирлиләр.
“Изгеләр зираты”на кагылышлы легенда,риваятьләрнең барысы да христианнар белән мөселманнар арасында булган канлы сугышлар турында сөйли.Шушы җирләрдә Бичерхан исемле зур шәһәр булган. Беркөнне иртәнге сәгатьләрдә биредә канлы сугышлар башланып китә.Шушы сугышта шәһәрнең муллалары,шәкертләре дә үлә.Бу изге җаннарны бик зурлап күмәләр, каберләренә ташлар куялар.
Кече Мирәтәк авылы мулласы Гыйльметдин Зыятдинов сөйләвенчә, бу сугыш Иван Грозный тарафыннан Казанны алганчыга кадәр 100 ел элек булган.Бу вакытта, Казанны саклар өчен, Болгардан Зөлхиата исемле кеше килә.Яу башлыгы булып, үз дине өчен көрәшә.Каты бәрелешләрдә ул һәлак була.Элеккеге вакытларда үз диннәре өчен шәһид киткәннәрне үлгән җирләрендә күмгәннәр,Зөлхиатаның да кабере зират эчендә.Ул башкаларныкыннан зур урын биләве белән аерылып тора.Нурмөхәммәд бабай аны тимер чардуган белән әйләндереп алган булган.Зират исеме дә шушы яу батыры Зөлхиата исеме белән бәйле.
XIV гасырның II яртысында Болгар җире картасында Нырса (Нырсы) авылы дип күрсәтелгән урында зират тамгасы куелган, тарихи һәйкәлләр булган ташларның һәм әлеге картадагы тамганың X-XIV гасырларда биредә тормышның кайнап торганлыгын дәлилли.А.Х.Халиковның “Татар монголлар һәм Алтын Урда, Болгар” исемле китабының ( Казанда Фәннәр Академиясе тарафыннан 1994 нче елны чыгарылган ) 74 енче битендәге әлеге Болгар иле картасында Нырсы шәһәрчек дип төшерелгән һәм 95 енче битендә 1350 нче елларда бу шәһәрнең Нырсы дип кенә аталуы искәртелгән.
Бу изге җир белән бик күп галимнәр кызыксыналар һәм күп кенә тикшерүләр алып баралар.2001 нче елда Константин Руденко җитәкчелегендәге Казан Дәүләт музее каршындагы археологик экспедиция , ә 2002 нче елда Голландия галимнәре килеп, бу изге урынны тикшереп, күп кенә тарихи экспонатлар тапты. Алар әйтүе буенча бу табылдыклар ( сөңге очлары,көнкүрештә һәм сугышта кулланылган ат ияре,пычак очлары,XIV гасырга караган тәңкәләр, X гасырга караган бронзадан эшләнгән хатын - кыз беләзеге, чүлмәк ватыклары ) барысы да Болгар чорына карыйлар. Бу археологик табылдыкларның 1000 еллык тарихы барлыгы расланды. Чөнки алар Казан тирәләрендә табылган әйберләргә бик охшаганнар һәм бу җирләрдә халык инде монгол яуларына кадәр үк яшәгән дигән нәтиҗәгә китерәләр. Шулай булгач, мин ,горурланып,туган авылым Нырсыга 1000 яшь дип әйтә алам.
К.Руденко биредә уздырылган археологик эзләнүләрдән соң, Нырсы авылы янындагы җирләрнең бай тарихлы булуы һәм бу җирләрнең бик үзенчәлекле булуын искәртә. Беренчедән, биредә тарихи бәйләнеш бар, ягъни бу урыннарда бүген дә буыннар чылбырын дәвам итеп , берничә авыл урнашкан; икенчедән,монда төрле тарихи һәйкәлләр булып каберташлары яхшы хәлдә сакланган; өченчедән әлеге җирләр тарихның үзен барларга ярдәм итә.
Шушы “Изгеләр зираты” эченнән бәреп чыккан “Изгеләр чишмәсе” чит җирләрдәге мөселманнарга да билгеле.Җәй көннәрендә алар ераклардан кайтып, изге урыннарны сәяхәт кылып, изге чишмә суын кадерләп, үзләре белән алып китәләр.
Риваятьләргә караганда , изге сугышлар булган урында җир ана түзә алмыйча елап җибәргән һәм дүрт чишмә бәреп чыккан.Бу чишмәләр шуңа да изге дип аталганнар.Халык ышануы буенча, дүрт чишмә дүрт авыруга дәва булып тора.Берсе- күз авыруына, икенчесе – эчке авыруларга, өченчесе - аяк - кул сызлауларга,дүртенчесе – колак, баш авыруларына.Авыл халкы бу чишмәләр янына бик еш йөри.Чишмәләрнең сулары белән юына,шифалы суын эчә,көмеш тәңкәләр ыргытып, теләкләр тели, дога кыла.Монда юыну- тәһарәтләнүурыны да , бит – кулны сөртү өчен сөлге дә һәрвакыт яңартылып тора.Авылга шатлык килсә дә, авыр көннәрдә дә халык шушында җыела , намазын укый, корбан чала , чишмәнең татлы суын татый һәм зиратка узып, андагы каберләргә баш ия.
Бүгенге көндә тирә – як авылларның халкы язын – көзен бу изге урынны карап, тазартып тора.Аларга яшьләр дә , мәктәп укучылары да кушыла.Изге өмә көннәрендә күңелләр чистара. Кеше рухи бушану кичерә. Спасс районының Биләре кебек безнең дә үзебезнең кадерләр, саклар,табыныр, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшырырлык тарихи ядкәребез бар.Кадерле урыннарга хөрмәт, ихтирам өлкән буын тарафыннан яшь буынга күренмәс җепләр аша күчкән кебек, тәрбия чаралары аша тапшырыла. Ел саен үткәрелеп килүче “Изгеләр ашы” турында сөйләми калсам , язмам тулы булмас.
Электән үк бу җирләрдә “Изгеләр аш” ы үткәрә торган булганнар.Алар корбан ашы һәм Тәңредән яңгыр теләү ашы итеп уздырылган.Бу йола хәтта сугыш вакытында да тукталмаган. Әйбер юк чагында тавык чалып , аш пешереп Коръән укыганнар,Аллаһе Тәгаләгә саулык – сәламәтлек , тынычлык теләп мөрәҗәгать иткәннәр.Соңга таба, ризыкка иркенлек килгәч, сарык шулпаларыннан авыл халкын авыз иттергәннәр. Бу көнне зиратта авылның картлары, урта буын , яшьләр һәм бала-чагалар да җыела торган була.Соңгы елларда ни сәбәптәндер шул йола бетеп торды. Дин әһелләре бу йоланы ни өчендер дөрес түгел дип таптылар. Авыл халкының “Изгеләр ашы” н үткәрәбез дигән сүзенә дә карамадылар.Ничек кенә булмасын , элеккедән үк үткәрелеп килгән йола булгач , бу авыл халкының ризасызлыгын тудырды. Ике ел элек булган корылыкны да мәчет картлары шушы “Изгеләр аш” ын туктатудан күрәләр. Үткәрергә кирәк иде диештеләр. Шуннан соң былгы җәйдә бу изге гамәл яңадан башкарылды. Өч авыл халкы, берләшеп , “Изгеләр зираты”нда “Изгеләр ашы”н үткәрделәр.
Без – балалар да монда мөселманча киенеп килдек ,өлкән буын белән янәшә Коръән сүрәләре укыдык,намаз – гыйбадәт кылдык,вәгазь тыңладык.Коръән ашыннан авыз итеп , монда җирләнгән шәехләр рухына дога кылдык.
III.Йомгак
Менә шундый ерак гасырларга барып тоташа туган авылымның тарихы.
Дөньяның иң тыныч бер почмагы - “Изгеләр зираты” белән шау – шулы туган авылым ,янәшә генә торып ,әйтерсең лә безгә фанилык һәм мәңгелек турында искәртеп торалар. Авылым янәшәсендә шундый изге урынның булуын оныттырмыйлар.
Өлкән буынның изгеләр рухына карашы, мөнәсәбәте яшь буынга күчә бара.Авыл бетсә, зират бетә- зират бетсә, тарих бетә ди картлар. Безнең бабаларыбыз гаделлек, иминлек,дуслык – туганлык кебек төшенчәләргә табынып яшәгәннәр, тарихка саклык белән караганнар. Без аларның теләкләрен дәвам итәргә ,алар кадерләгәнне кадерләргә, саклаганны сакларга тиешбез.Алар үзләре исән чакта безне тарихыбыз, ата – бабаларыбыз рухы белән бәйләп тоталар.Ә алардан соң без киләчәк буынны шуңа өйрәтергә тиешбез. Галим Тәлгать Галиуллин килер буыннар турында һәркемгә уйланырлык фикерләр әйтә :” Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда , җәмгыятьне маңкортлар , үз тарихын белергә теләмәгән , бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк”, ди ул.Үз иленең,төбәгенең , туган авылының тарихын белү кешегә үзен “Кеше” буларак танырга ярдәм итә.Изгеләрне хөрмәтләү, ихтирам белән телгә алу безнең кешелек сыйфатларын югалтмавыбызны , алдагы буыннар өчен күңелләребезнең тыныч булуын күрсәтә.
Мәктәптә укучыларга авыл тарихы, “Изге урын”нар тарихы белән таныштырырлык тарих, әдәбият укытучыларыбызга да мең рәхмәтле без. Авыл өлкәннәреннән, ата – бабаларыбыздан кала укытучыларыбыз безгә
бу җирләрне кадерләргә,сакларга кирәклеген,тарихны югалтырга ярамаганлыгын төшендерәләр. Мәктәпнең 1979 нчы елда оештырылган музее да 2005-2006 нчы елларда “Зөлката” зираты тирәләреннән музей эзтабарлары тарафыннан казып табылган чүлмәк ватыклары , борынгы пычак хисабына баетылды. Һәр елны май ахырында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әлеге зиратка барып, чишмә тирәләрен чистарталар, догалар укып , чишмә суын алып кайталар.
Тарих белән бәйләнеш булган, бар һәм киләчәктә дә булачак. Минемчә, һәр буын бу “Изге урын” нарны киләчәк буынга мирас итеп калдырачак.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Весенняя гроза
Есть в осени первоначальной...
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Акварельные гвоздики