Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Вложение | Размер |
---|---|
insha.docx | 16.48 КБ |
Инша
Горур татар телем
И туган тел, и матур тел
Әткәм- әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Г.Тукай
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Без дә гаиләбездә татар телендә аралашабыз, татар телендә журналлар, китаплар укыйбыз, җырлар тыңларга һәм җырларга яратабыз.
Мәктәптә дә татар теле дәресләренә шатланып, яратып йөрим. Анда без шигырьләр, хикәяләр укыйбыз, матур әдәби телдә сөйләшергә өйрәнәбез. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә, үз фикерләребезне әйтергә тырышабыз. Дәресләрдә шулай ук Татарстан тарихы белән танышабыз.
Минем туган телем- татар теле шундый матур, көйле, аны укыган саен укыйсы килә. Мәсьәлән Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен, без күп тапкыр укыган булсак та, яңадан укыйбыз, яттан өйрәнәбез. Әле А.Алиш, Ш.Галиев, М.Җәлил һәм бик күп башка шагыйрьләребез бар. Шулай ук бөек, затлы татар телендә сөйләшүче галимнәребез, табибларыбыз, төрле фән эшлекләребез артканнан арта бара.
Татарстаннан тыш, татарлар Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Пенза өлкәләрендә, БДБ илләрендә дә, Балтыйк буе дәүләтләрендә дә, чит илләрдә дә яшиләр. Татарларны берләштерү максатыннан беренче Президент М.Ш.Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессын җыю турында фәрман чыгарды. Башкарма комитет Татарстан Республикасының башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга, татар милләтен тупларга ярдәм итә. Конгрессның эшчәнлеге татарларның рухи үсешендә әһәмиятле роль уйный.
Элек чит илләрдәге татарларның Татарстан, Казан белән элемтәләре булмаган, әмма алар туган телләрен онытмаганнар, саклап калганнар, татар халкы турындагы мәглүматларны, истәлекләрне буыннан буынга тапшырганнар. Конгресстан соң чит илләрдә яшәүче татарлар беренче тапкыр Татарстандагы туганнары, дуслары белән очраштылар. Америка татарлары бер-берсе белән аралашалар, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Татарлар шулай ук Канадада да, Австралиядә дә бар. Анда татар гаиләләре бергәләп Сабан туен бәйрәм итәләр, төрки халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынып яшиләр.
Үз телен яхшы белгән кеше башка телләрне дә тиз үзләштерә ала диләр галимнәр. Шуңа күрә акыллы, тәртипле, тәрбияле бала буласың килсә иң беренче туган телеңне белергә, аны онытмаска кирәк дип уйлыйм. Мин туган телемне бик яратам, аның белән горурланам.
Эшләде: 3нче в сыйныф укучысы
Заяц-хваста
В поисках капитана Гранта
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Кактусы из сада камней
Рисуем белые грибы пастелью